КВН Габдулла Тукай
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Фазылзянова Рамиля Фирдинадовна

1-4 сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_tukay.doc101 КБ

Предварительный просмотр:


hello_html_2c767a2c.png

КВН - ярыш

“Без – Тукай шәкертләре!”

(1-4 сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара)

2017 ел

Тема: КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»

И туган тел, и матур тел,

әткәм- әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

                                                Габдулла Тукай

Максат: 1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү.

2. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укуда, татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү.

3. Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнү.

Җиһазлау: такта, рәсемнәр, ребуслар, альбомнар, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

- Исәнмесез укучылар, укытучылар! Без бүген татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган КВН – ярышка җыелдык. Аны «Без - Тукай шәкертләре!» дип исемләдек , чөнки татар әдәбияты дәресләрендә Габдулла Тукайның күп кенә шигырь - әкиятләрен укыйбыз. Аны белмәгән кеше дөньяда да юктыр. Бүгенге ярышта 2 команда көч сынашачак. Хөрмәтле укытучылар, сезне җюри булырга чакырабыз. Һәр тукталышта сезне кызыклы сынаулар көтә. Сүзне командаларга бирәбез:

1 команданың исеме «Кызыклы шәкерт»

2 команданың исеме «Су анасы»

Командаларның капитаннары билгеләнә.

  1. Һәр команда үзенең девизын әйтә.

«Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»

«Кешенекен алма

Үзеңнекен бирмә!»

  1. Беренче тукталыш. Сез Габдулла Тукай тормышын яхшы беләсезме? Тест биремнәрен үтәү.

- Г. Тукай кайчан туган? (1)1912, 2)1913, 3)1914 ел.

- Әтисе кем булган? (1) эшче, 2) җырчы, 3) мулла

- Белемне кайда алган? (1) мәдрәсәдә, 2) мәктәптә, 3) гимназиядә

- Нинди авылда туган? (1) Кырлай, 2) Өчиле, 3) Кушлавыч

- Ничә яшьтә ятим калган? (1)2, 2) 5, 3) 4

- Аның тууына ничә ел? (1) 115, 2) 125, 3) 127

3. Икенче тукталыш. Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дә тикшереп китик .

Бу юллар кайсы әсәрдән? Аларны кем әйтә?

  1. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә. (Маэмай. “Кызыклы шәкерт”

  1. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам

Чыкмамын тышка,уенга булмйча дәрсем тәмам.

Беренче һәм икенче бирем буенча җюрига сүз бирелә.

4.Өченче тукталыш. Г.Тукай шигырь-табышмакларының җавапларын табыгыз.

“Ел фасыллары”

  1. Боз һәм кар эреде,                             2. Ашлыклар үсте,

           Сулар йөгерде,                                     Башаклар пеште,

           Елап елгалар,                                       Кояш пешерә,

          Яшьләр түгелде,                                   Тиргә төшерә,

        Көннәр озая,                                          Халык ашыга,

        Төннәр кыскара.                                    Китә басуга,

        Бу кайсы вакыт?                                    Урагын ура,

       Я, әйтеп кара.                                         Бу кайчан була?

 

  3. Кырлар буш кала,                           4. Һәр җир карланган,

       Яңгырлар ява,                                         Сулар бозланган,

       Җирләр дымлана -                              Уйный җил,буран,

        Бу кайчак була?                                  Бу кайчан, туган?

5.Дүртенче тукталыш. Бу предмет кайсы әсәрләрдән? (Балта, алма, тарак; Ярык бүрәнә, ат, поднос)

6. Бишенче тукталыш. Шүрәлене барыбыз да яратабыз. Бу әкият героен кем ничек ясар икән? (Күз бәйләп рәсем ясау.)

7. Алтынчы тукталыш. Һәр командага өй эше итеп Г. Тукайның берничә шигыренә ребус әзерләргә иде. Командалар әзерләнә.

8. Җиденче тукталыш. Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.

  • Нәкъ кеше кебек үзе ,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”,- дип акыра,

Туганнарын чакыра? (Шүрәле)

  • Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Сарык.) (“Кәҗә белән Сарык”)

  • Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт) (“Кызыклы шәкерт”.)

  • Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк.) (“Бала белән Күбәләк”)

9. Кайсы әсәргә рәсем ясадың? Ясап килгән рәсемнәрне атау.

10. “Кем иң озын сүз төзи”.             

      ч, г, л, а, к, р, ы, а      (карлыгач)          

10. Йомгаклау. “Туган тел” җырын җырлап КВН-ярышны тәмамлау.

Җюри нәтиҗәләр чыгара. Җиңүче команданы билгели. Истәлек бүләкләр бирү.

Укытучы Шулай итеп, укучылар, безнең бүгенге уен – ярышыбыз тәмамланды. Күренекле якташыбыз – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын бик яхшы беләсез икән. Барыгызга да рәхмәт, сау булыгыз!

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла[1].

Тарих

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПСС Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде[2]1961 — 1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.

Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя[3].

Премияне тапшыру

Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыкатеатрцирк эстрадасы, киноархитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белемеәдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.

Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.

Раслыйм:

                                                                Директор                  Файзрахманова Т.З.

“Туган тел һәм милли тәрбия” айлыгы

Уздырылачак чара

Вакыты

Җаваплы

1

Линейкада айлыкны хәбәр итү һәм уздырылачак чаралар белән таныштыру.

03.04

Фазылҗанова Р.Ф.

2

Г.Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган сыйныф сәгатьләре.

04.04

Сыйныф җитәкчеләре

3

Әңгәмәләр:

- Татар халык ашлары.

- Татар халкының гореф-гадәтләре.

- Татар халкының милли киеме, көнкуреш әйберләре.

11.04

Сыйныф җитәкчеләре

4

Туган телгә багышланган бәйрәм иртәсе.

3 атна

Тәрбиячеләр

5

Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү.

14.04

Сыйныф җитәкчеләре

6

Г.Тукай бүләге лауреатлары кемнәргә һәм ни өчен бирелә.

26.04

Сыйныф җитәкчеләре

7

Язгы шәфкатьлелек атнасы. Мәктәп-бакча территориясендә язгы эшләр.

Ай дәвамында

Сыйныф җитәкчеләре

8

Укучыларның туган телгә, Г.Тукайга багышланган иҗади эшләре. Әсәрләренә иллюстрацияләр ясау.

Ай дәвамында

Сыйныф җитәкчеләре

9

“Күңелле балачак” – еллык отчет концертына әзерләнү.

Ай дәвамында

Сыйныф җитәкчеләре

10

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВН-ярыш.

29.04

Фазылҗанова Р.Ф

11

4 нче сыйныф укучылары белән бөтенрәсәй тикшерү эшләрен уздыру.

Ай дәвамында

Галиахметоа А.М


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....

Габдулла Тукай турында....

Укучыларның белемнәрен тикшерәбез: Тест биремнәре...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....