Сценарий "Хат ташучы Кар бабай"
материал (4 класс) на тему

Хамидуллина Гузель Мохлисулловна

"Хат ташучы Кар бабай" сценариесы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хат ташучы Кар бабай15.43 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел сценариесы.

Хат ташучы Кар бабай.

( “Снеговик-почтовик” мультфильмына нигезләнеп).

Катнашалар:

Ике малай

Кар бабай

Эт баласы

Куян

Төлке

Әтәч

Кыш Бабай

Ишек алды. Йосыф белән Илфар.

Йосыф: - Илфар, Илфар иртәгә Яңа ел, ә безнең чыршыбыз да юк. Нишләргә инде? (башын тота).

Илфар: - Тапкансың борчылыр нәрсә. Хәзер урманга барабыз да алып кайтабыз. Син минем беләнме?

Йосыф: - Нәрсә ди бит, ә (тамашачыларга карап), барган ди, хәзер. Күрдеңме анда нинди буран, адашсаң, беркем таба алмас.

Илфар: - ( як-ягыңа каранып). Шулайрак бугай шул. Әйдә алайса без кар бабай ясыйк, бәлки ул безгә чыршы алып кайтыр.

Йосыф: - (шатланып). Әйе-әйе, без аңа хат тапшырырбыз. Кар бабай урманга барыр Кыш бабайны табар, аңа хатны тапшырыр. Хатны укып Кыш Бабай безгә урманның иң матур, иң йомшак чыршысын биреп җибәрер.

Илфар: - Киттек тизрәк!

(Кар тәгәрәтәләр, Кар бабай ясаган ишарәләр ясыйлар, шигырь сөйләп такмаклыйлар. Кар Бабай булып киенгән малай чыгып баса).

Йосыф: - Кар бабай, Кар бабай,

Курку белмәс кар бабай,

Син безнең почтальон бул!

Илфар: - Карурманга барырсың

Кыш бабайны татарсың,

Син бу без язган хатны

Тиз аңа тапшырырсың. (Кар бабайның башлык астына хат салалар).

Йосыф һәм Илфар (бергәләшеп):

Кар бабай, Кар бабай

Матур чыкты Кар бабай,

Шундый ук матур чыршы

Алып кайт син Кар бабай!

(Малайлар кереп китә. Кар бабай уяна).

Кар бабай: - Бррррр! Исәнмесез! Мин Кар бабай! Сез мине беләсезме? Мин нишләп вакыт әрәм итеп торам соң әле? Минембит зур эшем бар (башлыгын алып хатны карый). Менә табышмак. Миңа хәзер кая барырга? (аптырап хатны кире тыгып куя).

(Эт баласы керә).

Эт баласы: - Әйдә, ал мине үзең белән. Бергә-бергш күңеллерәк булачак.

Кар бабай: - Әйдә, үзең риза булсаң. Син мине һәм хатны сакларсың.

(Атлап китеп баралар. Әйләнеп киләләр. Урманга килеп җитәләр. Каршыларына Куян йөгереп чыга. Курыккан кыяфәттә).

Куян: - Качырыгыз! Куркам! Бетте баш! Тииииз!(Кар бабай артына кача).

(Төлке чабып чыга).

Төлке: - Кая, кая, кая минем куяным?

(Куянны Төлке, Төлкене Эт баласы куа башлый. Кар бабай тирәли әйләнәләр. Чабып чыгып китәләр. Кар бабабйның башы әйләнеп егыла).

Кар бабай: - Ой, ой, ой! (Башлый, кишер-борын, бияләйләр аунап ята. Хат читкә очкан).

(Төлке үзе генә керә.)

Төлке: - Качтым, качтым. Каян килеп чыккан диген, кар урманга бу эт баласын. Ә бу нәрсә? (хатны ала). Иснәп карыйм әле. Ярый  ни икәнен белмәсәм дә, кирәге чыгар әле, үзем белән алыйм (хатны алып чыгып китә).

(Эт баласы белән Куян керә).

Эт баласы: - Кар бабай син каааая? (таралып яткан Кар бабайны күрә). Тизрәк Куянкай ярдәм ит, Кар бабайны яңадан җыярга кирәк. (Кар бабайны торгызалар, башлыгын, борынын, бияләен кидерәләр).

Кар бабай: - Бррр! Рәхмәт Сезгә дусларым, миңа беркем дә ярдәм итмәс дип уйлый идем инде. Рәхмәт бик зур! Ягез, әйдә хәзер безгә тизрәк Кыш бабайны табып хатны тапшырырга кирәк (хатны алып карамакчы була, хат урынында юк).

Кар бабай: - Кая хат? Эзлик әле, бәлки ул шушында гына төшкәндер. (Эзлиләр).

(Әтәч керә).

Әтәч: - Ниһаять, мин Сезне таптым. Белсәгез иде, мин бик ардым. Менә сезнең хатыгыз.

Эт баласы: - Ничек? Хат сина ничек килеп эләкте?

Куян: - Әтәчкәй, син бу карурманда нишләп йөрисең?

Әтәч: - Сөйлим, барысын да сөйлим. Сезнең хатны Төлке алып киткән. Аны Бүре күреп, хатны сораган, Төлке бирергә теләмәгән. Бүре Төлкене авылга хәтле куган. Куркуыннан хатның ничек төшеп калганын да сизми калды ул. Ә мин табып алып, сезгә китердем (хатны Кар бабайга тапшыра).

Кар бабай: - Рәхмәт сиңа Әтәчкәй! Син бик яхшы күңелле, акыллы, ярдәмчел икән. Әйдәгез, хәзер Кыш Бабайга ашыгыйк!

(Барысы бергә, Кыш Бабай янына китәләр. Әйләнеп киләләр. Кыш Бабай чыршы бизәп басып тора).

Барысы бергә: Исәнмесез, Кыш Бабай!

Кар бабай: - Без Сезгә хат алып килдек. Аны балалар язды (хатны тапшыра).

Кыш Бабай: - (хатны укып) Ах, соңга калдыгыз бит инде, чыршыны алып кайтып җиткерә алмаячаксыз, тиздән Яңа ел!

Барысы бергә: - Ничек инде? Ярдәм итегезче! Безнең хатны Төлке урлаган иде, Без шуңа соңга калдык.

Кыш Бабай: - Алай икән, барысы да аңлашылды! Менә Сезгә  урманымның иң матур, иң йомшак чыршысы.  Ә менә монысы минем тизйөрешле чанам, ул Сезне “ә” дигәнче, алып кайтып җиткерер.

(Чанага утырып барысы бергә чыгып китәләр).

Ишек алды. Чыршы тоткан Кар бабай басып тора.

Тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пазл сказки "Баба Яга"

Для работы на интерактивной доске или индивидуально на компьютере....

"Проказы Бабы Яги" Новый год

Праздник подготовлен для одного класса.В главной роли Баба Яга, которая старается заменить Снегурочку....

«Образ Бабы Яги в русских народных сказках».

Выполняя проект, ребята смогут проанализировать образ Бабы Яги в русских народных сказках и сделать вывод о его сущности....

Образ Бабы-Яги в русском фольклоре

Презентация для начальной школы...

Сценарий детского развлечения "Соблюдаем ПДД с Бабой-Ягой или догонялки с Бабой-Ягой"

Предоставляю Вашему вниманию сценарий детского развлечения "Догонялки с Бабой-Ягой". Надеюсь, что ВАм будет полезно и интересно...

П.И. Чайковский «Детский альбом», пьеса «Баба яга» Урок музыки в 1 классе по теме «Разыграй сказку. «Баба - Яга» - русская народная сказка.»

Методическая разработка урока в 1 классе. В документе описывается работа с классом с использованием метода создание композиции. Описывается работа с детьми на инструментах Карла Орфа....