Әлифба бәйрәме 2018 ел
методическая разработка (1 класс) на тему

Гилмутдинова Минзиля Назибовна

1 сыйныфлар өчен Әлифба бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme_2018.docx45.33 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме.

(Зал бәйрәмчә бизәлгән)

Бәйрәмне укытучы ача:

- Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче класс укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!

(1 слайд)

«Хәерле көн» җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.

    -Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

 - Мин Зәмирә -тырыш кыз,

Барысына өлгерәм.

Җырлыйм,биим,дәресемне

Бик оста сөйләп бирәм.

   Исемем минем Раяз                              

   Йөземдә балкый гел нур.                          

   Сөйләшергә яратам                                            

   Барысын үземә каратам.                          

    -Минем исемем- Илмир

Мин гаиләдә өлкән малай

Булышам бөтен эштә.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга теләп.

    Ә мин -Энҗе

    Гаиләдә без күп кеше,                          

    Кечкенәсе мин булам                                

    Карлар көрим,утын ярам                          

    Укуда да булдырам.                                      

 - Минем исемем Рамил,

 Яхшы укырга диеп

 Тырышам бар көчемә.

 Тәртипле бул,күпне бел,-дип

 Максат куйдым үземә.

 -Минем исеме – Фәния

 Гаиләдә мин бер генә                                      

 Яратам  мин күп укырга                                                                                                            

 Чиста,пөхтә язарга.    

   

    БЕРГӘ:    

Әгәр ничәү дисәгез ?

Бер класста алтау без.

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәрбез.

 Әйе,вакыт бик тиз узып китә.Әле кичә генә мәктәп бусагасыннан балаларыгызны җитәкләп беренче сыйныфка укырга алып килгән идегез.Бүген сезнең каршыгызда укый-яза,саный белгән ул-кызларыгызны күреп ,эчтән генә сөенеп утырасыздыр.        

Бүгенге көнне якынайту өчен без барыбыз да зур тырышлык куйдык. Белгәнегезчә, нәтиҗәсе  начар түгел:барлык  балалар да укырга,язарга,санарга,мисаллар чишәргә сәләтле. Бик күп белемнәргә ия булдылар. Бәйрәм итү өчен тулы хакыбыз бар. (2 слайд)

         Бөтен хәрефләрне беләм.

         Алардан сүзләр тезәм.

         Тукталып уйлап куям:

        «Мин бит өйрәндем!» - диям.

     Алфавитта булган

Барлык хәрефләр таныш безгә

Хәзер инде жөмләләп тә

Укый беләбез без дә.

   

     Тәртип безнең парталар да

Чиста пөхтә киемнәр.

Чын укучы син балам дип

Әйтә безгә әниләр.

Күтәренке куңелле

Бар да көләч , шат бүген.

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

   Җырлыйсы килеп кенә        :

   Тора бүген минем дә.

   Көтеп алган бәйрәме

  Бүген һәммәбезнең дә.

Гади бәйрәм түгел бүген ,

Зур уңышлар бәйрәме.

Шуңа күрә җырлап -биеп        

Бәйрәм итик әйдә әле.

  Җыр : “Хәрефле шакмаклар”

Укытучы: Ә хәзер үткәннәргә сәяхәткә чыгарбыз .Күзләрегезне йомыйк та 1 нче сентябрь иртәсенә юнәлик.(Тактада бизәлгән сентябрь сүзе килеп чыга)

(3 слайд)

  Без бит әле быел гына    

 Мәктәпкә диеп килдек.

  Аңарчы көннәр буенча

  Бакчада йөри идек.

   Шатланып мәктәп ишеген  

  Ачып кердек без.

  Белемнең зур көч икәнен      Шунда белдек без.

  Мәктәпкә укырга килдек    

 Җәен  көч туплап.

 "Сез беренчеләр" дип дәште  

 Апабыз зурлап.

Кемнәр алар беренчеләр    

Белеп карагыз?

Бу сорауга җавапны без

Бик тиз табабыз.

 Беренче ул кем була? Теләсә кемнән сора. Беренче дигән кеше ул

 Иң өлгер кеше була.

Беренчеләр һәрвакытта

Иң беренче булалар.

Чөнки алар бик тә тырыш,

  Бик тә уңган балалар.

Җыр: Өйрәтәләрмәктәпләрдә.

   ( 4 слайд)

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Көзнең  тагын бер матур бәйрәме- өлкәннәр көнен искә төшерик әле. Кемнәр алар өлкәннәр? Безгә ничек ярдәм итте соң алар?

 - Әбиләребез.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә.

Ягымлы сүзләре белән

Безнең куңелне күрә.

 Яратам әбиемне,

 Сөйли ул көлә-көлә.

 Укыганын да күрмим,

 Миннән күбрәк белә.

 Аңламасам аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөре,кеше бул,

Иреш,- ди теләгеңә.

Җыр : “Әй әбием,әбекәем”

(5 слайд)

Көз-бәйрәмнәргэ бик бай. Сезне һәркөн мәктәптә каршы алып,укырга-язарга өйрәтүче,моң - зарларыгызга колак салучы, тирән белемле булсыннар дип бар көчен бирүче кем ул? -  Әйе,укытучы.

Барыбызга бер генә

Белмим, ничек өлгерә?

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым. Күңелемә иң  якын

Кеше ул шуның өчен. Ул-минем укытучым.      Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса көенә.

Көн дә белем өләшеп

Илтә белем иленә.

Жыр  “Мәктәп – ул ямьле”

( 6,7 слайдлар)

   Сәяхәтебезне иң гүзэл бер бакчада дәвам итәрбез.Сезнең өчен иң күп көч куючы кешеләр-әниләрегез әлбәттә.

Мин сокланып бүген баш иямен

Иң гүзәл бер ана каршында.

Тик белмим сүзләрем җитәрме

Аңлатып бирергә барысын да.

Син, әнием, безнең өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

 Бар өйгә нур бөркелә.

 Иң кадерле кешебез син,

 Сөекле әниебез.

 Син булганга без бәхетле,

 Тыныч, рәхәт яшибез.

Тик син генә әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың,

Юрганымны килеп япкансың. 

Тик син генә балам, җаным диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Елмайганмын, әнкәм сиңа карап,

Сиңа карап, телем ачылган.

Беренче тел ачылуга

"Әннә" ди һәрбер бала

Чөнки һәркем күңелендә

Иң кадерлесе -ана..

Җыр: “Әнием”

(8 слайд)

  Сәяхәтебезне Әкиятләр патшалыгында дәвам итик әле.Абау,бу нинди өй?(теремкәй) Бу өйдэ кемнәр яши икән!?(шакый,аннан беркем дә чыкмый.Укучылар берәрләп кереп хәрефләр алып чыгып тезелеп басалар.)

  Кая барсаң, күз алдында,

  Һәрчак күңелдә яши.

  Ул – безнең иң якын кеше,

  Ул кеше – безнең … (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

  Сары булгач, тәмледер дип,

  Капкан идем мин аны.

  Әче булса да, файдалы,

  Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

Ике туган ,ике сеңел

Икесе дә уңганнар.

Әти-әни бәхетенә

Күрә шулай туганнар. (и хәрефе)

Иңегездә фәрештәләр

Ди безгә ак әбием.

 Фәрештәм сез дип сөялэр

Әнием һәм әтием.( ф хәрефе)

Барыбыз бергә чагында

Бик күңелле өебез.

Безнең бердәм икәнлекне..

Сез дә килеп күрегез. (б хәрефе)

Ачык безнең капкабыз,

Якты безнең йөз-чырай.

Кунакка рәхим итегез,

Тору урыныбыз уңай.( а хәрефе)

( 9 слайд)

Яле,нинди сүз яшеренгән бергә,укып карыйк. Нинди сүз килеп чыкты? Менә беренче китабыгызның  исеме. Рәхмәт сезгә, балалар!

 - Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабына бер җыр җырлап күрсәтик әле.

            Җыр: «Әлифба”

Укытучы Мин онытып торам ,ӘЛИФБА бәйрәмгә ник килмәгэн? Чирләп киткәнме әллә?Әйдәгеә эле чакырып карыйк эле без аны.(чакыралар)

ӘЛИФБА керә.

  • Исәнмесез ,нәни дусларым,кадерле әти-әниләр,килгән кунаклар.

Мин – Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Хәзер инде зур кешеләр –

Укучы булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратап укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган.

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр-

Бар да могҗиза икән.

Барлык кеше дә кайчандыр

беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып

Әлифба өйрәнгәннәр.

-  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

И,әлифбам ,мин укыган

Иң беренче китап син.

Сине укып чыгарга да

Мине үзең өйрәттең.

И,әлифбам,җирдәге бар

Белемнәрнең башы син.

Белем иленә юлны да

Әлифбадан башлыйсың.

 Шушы китапка җыелган

Күңелемнең бар гаме.

Белдем,белдем, ӘЛИФБА ул

Туган телнең Коръәне.

Гади китап кына түгел,

ӘЛИФБА ул бер генә.

 Аның һәрбер хәрефеннән

Иман нуры бөркелә.

 Беренче китап син булдың,

 Әлифба дус, хуш инде...

 Юк ла, хуш димик, исән бул –

 Син аерылмас дус инде!

       Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

ӘЛИФБА.  Ә хәзер сезнең белемнәрегезне сынап карыйк. Табышмакчының сорауларына  кемнәр җавап бирә алыр икән?

(12-17 слайдлар)

ӘЛИФБА. Сез бик тапкыр.Ә әниләрегез минем биремемне үти алырмы?

 (18 слайд)

Сыйныфтагы укучыларны исемнәре буенча алфавит тәртибендә тезеп бастырырга кирәк. Ә аңарчы бер әни телдән алфавитны әйтеп чыксын.

Молодөы! Минем әле укучылар сезгәдә,әниләргә дә уен-биремнәрем күп.

1.Ребуслар (20-22  слайдлар)

2.Тапкырлыкны тикшерү.(23-28 слайдлар)

3. Зирәклекне тикшерү (29-36 слайдлар)

4.Ял итү.(37 слайд)

5. Тылсымлы сүзләр әйтешү(38 слайд)

6.Җитезлекне  тикшерү (39-40 слайдлар)

7.Болар кайсы әкияттән? (41-45 слайдлар)

Укытучы : Әлифба,бу укучылар да,әниләре дә бик тапкыр.зирәк,уңган,булганнар икән.Без аларга әйдә,бүләкләр тапшырыйк эле.(укучыларга – дипломнар, әниләргә –рәхмәт хатлары тапшыру)Бәйрәм күңелле булса да Әлифба дус сиңа инде китәргә кирәк.Әйдәгез әле,укучылар, Әлифбабызга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

(46 слайд)

Әлифба.

Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер. (47 слайд)

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

  • Сау бул,Әлифба! (48 слайд)

Укытучы: Укучылар!  Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, хәзер инде әниләребез каршында сүз бирик.

     Сезнең алда сүз бирәбез                                

     Ялкауланмаска.                                          

     Артта калмаска.                                                          

     Тырыш булырга                                            

     “5” кә укырга.                                             

Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

     Нәни кулларыбыз белән

     Тик сезгә генә диеп

     Әзерләдек  бүләкләрне

     Бик зур көчләрне куеп

Ә хәзер укучылар әниләрегезне  якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлап үзегезнең бүләкләрегезне тапшырыгыз.

    Кояш,кояш мэңге балкый

    Мәңге нур сибә

    Кояш гомере телим мин

    Әнием сиңа,әнием сиңа.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...