Әлифбаны озату кичәсе
план-конспект урока (1 класс) по теме

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifbany_ozatu_kichse.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кичә барышы.

1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда                        

              Без җыелдык бәйрәмгә.                            

              Безнең шатлык эчкә сыймый                  

              Сезгә ничек сөйләргә?          

2-ук.                      Бездә бүген зур бәйрәм,

        Олы шатлык, тантана!

        Сөекле әлифбабызга

                           Кичәбез багышлана

3 укучы:    Әтием дә , әнием дә

                   Бу көнне бик көттеләр.

                   Балалардай дулкынланып

                   Мине озата килделәр

БЕРГӘ:  Без инде зур үстек,

               Мәктәпкә дә килдек.

1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

1.Исемем минем Ришат                            

   Йөзем балкый, гел шат.                          

   Сөйләшергә яратам                                    

   Барысын үземә каратам.                            

2. Мин Айгөл-тырыш кыз мин  

   Барысына да өлгерәм

   Җырлыйм,биим,дәресемне дә

    Бик оста сөйләп бирәм.

3. Мин Рамазан – бер генә                            

   Яратам күп укырга                                          

   Башваткычлар чишәргә                                

   Чиста,пөхтә язарга.                                        .

4. Гаиләдә без алты кеше,

    Кечкенәсе мин булам                                  

    Карлар көрим,утын ярам    

    Укуда да булдырам.                                                                                        

 5. Русча дөрес,матур сөйлим

    Яратам исәпләргә.

     Матур-матур сүзләр өстәп

     Әкиятләр сөйләргә

 6. Апамнан калышмыйм диеп

    Тырышам бар көчемә.

     Тәртипле бул,күпне бел,-дип

      Максат куйдым үземә.

  7                                           БЕРГӘ:     Әгәр ничәү дисәгез ?

                                                                Без класста  өчәү .  

                                                                Аерылмас дус булып

                                                                Тату булып үсәбез .

     Укытучы: Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

    Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. «Тырышкат табар, ташка кадак кагар» диләр. Булдырдыгыз. Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый, яза, саный белә.  Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

Бәхетле мин әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде әлифбам

Тәртипкә дә өйрәндем.

 Утыз тугыз хәреф белән

Таныштык без тиз генә.

Олы ярдәмчең булдың син

Рәхмәт инде Әлифба.

 Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

 Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

 Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

 Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

                “Әлифба”  җыры  башкарыла.

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

            УКЫТУЧЫ. Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.(Укытучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

Укытучы Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

1) Бежит по дороге

Чёрная собака

Такая умная

Такая рыжая

Такая добрая собака.

2) Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

Далеко, далеко.  

 Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле,

Сәламәт, җитез булырга,

Өйрәтте алар безне.

Ял минутлары:          (Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

    1) Әни уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Алсуга  ул биргән шар,

        Илгизәргә самовар.

        Илсур улына барабан,

        Гөлназ кызына диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

    2) Керпе гөмбәгә барган

        9 ак гөмбә тапты

        3 не куйды энесенә

        Калганын кәрзиненә.

        Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

    3) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

    4) Айдар китте урманга

         Тәмле җиләк җыярга

         Менә 10 җиләк тапты

         5 не авызга капты.

         Ничә калыр чиләккә?

     5) Ак каенда 3 чыпчык

         Түбәдә 5 сыерчык.

         Әйтмәс микән берегез,

         Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

                 Ашыга-ашыга “5”ле керә.

“5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

1 ук. Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

“5” ле Исәнмесез – саумысыз

Минем нәни  дусларым!

Кемнәр авырлыктан качмый

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый

Дөрес һәм матур яза.

Һәм тырышып көч сала,

Алса мине шул ала.

1 ук. Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

“4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.

(“4” ле билгесе керә).

“4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

“4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.

(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).

“3” ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?

“2” ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

“3” ле. Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

“2” ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

2 ук. Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

3 ук. Матурлык зур роль уйнамый

Кеше булсын намуслы.

Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.

Эчкерсез һәм ягымлы.

4 ук. Дөрес итеп утырып,

         Язам җайлап, матурлап,

         Ярамый бит дәфтәргә

         Төшерергә кара тап.

         Апа әйтә: хәрефләр

         Тигез генә язылсын,

         Синең язган язуны

         Бар кеше дә танысын.

         Әлифбаны карадым,

         Бар хәрефне таныдым,

         Авылга хат языйм әле,

         Бабамны бик сагындым.

Туган тел. Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба. Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

                         Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Әлифба. Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

“5” ле белән дус булыгыз,

“3” ле эләктермәгез.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик(Укучыларның үз куллары белән әзерләнгән бүләкләре тапшырыла).

9 ук. Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

           Әниләргә бүләкләр тапшырыла.

             “Әнием “  җыры башкарыла

Туган тел. Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Азбука. Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

Туган тел. Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

Математика. Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Туган тел. Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

               “Китап”  җыры башкарыла.

Белем сараен ачып керергә

Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

10 ук. Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.

Белмәмеш керә. Дусларым – дусларым туктагыз. Сезгә минем хатым бар . Хат бик серле.  Биремле хат диләр аны. Шуны сезгә тапшырыйм әле.

Укытучы. Рәхмәт дустым. Укучылар без Белмәмешкә ярдәм итик инде. Биремнәр үтәлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...