Рәхмәт сиңа,Әлифба!
методическая разработка (1 класс) на тему

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rhmt_sina.doc105 КБ
Microsoft Office document icon rhmt_sina.doc105 КБ

Предварительный просмотр:

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Кичә җыр белән башлана:”Әссәламәгәләйкем”

1.Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

2.Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч шат, бүген.

Безнең “Әлифба” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

 Укытучы: 

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме. 1 сыйныф укучылары беренче дәреслекләре Әлифба белән саубуллашалар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә,мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр.

   Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!

Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур!

Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хэзмәт башкарганбыз икән.

   Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа

уңышлар телим.

Күчкәнме бу залга – дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле.

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

Җыр: Г. Тукай “Бәйрәм бүген”

Убырлы карчык:

Сәпәй  мәктәбендә  Әлифба бәйрәме искән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып.

     Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән?

     Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара!

Шүрәле: 

Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар.

 Убырлы карчык: Әйдә киттек тизерәк!    

  1. Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

  1. Бик күп нәрсә белдем мин

Туган телем турында.

Мин бит инде зур үстем

Әлифбам бар кулымда.

  1. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек

Мәктәптән без туймадык.

  1. Язарга да өйрәндек без

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек ап-ак

Тигез, туры юлларга.

  1. Аннары мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәдек.

  1. Дус, тату, матур яшәүнең

Серләренә төшендек

Бик тырышып укыганга

Уңышларга ирештек.  

Убыр белән Шүрәле керә.

Балалар: Исәнмесез,Убырлы. Исәнмесез, Шүрәле.

Укытучы:

Балалар, безнең бәйрмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит.Исәнмесез, кадерле кунаклар.

Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

Шүрәле:

Без бит болай матур сөйләшә белмибез.

Убырлы карчык:

Ты-ыррр.(Себеркесенә атланып әйләнеп чыга.)

Шүрәле:

Ай, нинди йомшак, тәмле балалар. Азрак кети – кети уйнарга иде шулар белән.

Убырлы карчык:

Син бит алар белән кети-кети уйнарга дип килмәдең!

Укытучы:

 Ә сез нигә килмәдегез соң, дуслар?

Убырлы карчык:

 Без сезнең бәйрәмне өзәргә, бозарга дип килдек. Без кешеләрдән  

 көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып якшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.                                                                                                                                                                                                    

Укытучы:

 Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?

Шүрәле:

 Безнең кечкенәчакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.

Укытучы:

 Ә-Ә, менә эш нәрсәдә икән. Укучылар, аңладыгызмы инде укымауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Г. Тукай нәрсә дигән әле?

Балалар:

-Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

- Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

- Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә.

- Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.

- Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга.

- Уенга салмаса ихлас- менә бәхете аның шунда.

Укытучы:

Ә сез, дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?

Убырлы карчык:

Кем тапкыр, кем зирәк

Сынап карыйк әйдәгез.

Шүрәле:

Без табышмаклар әйтәбез

Сез җавабын табыгыз.

Убырлы карчык:

  1. Ялт итте- йолт итте

     Елгага төшеп китте.

Шүрәле:

2.  

Убырлы карчык:

 ( көлә-көлә) Ха, менә монысын таба алмыйсыз.

  1. Таң белән торып

Агач башына менеп утырган.

Агач башы тукылдатып

Тукый-тукый тук булган.

Шүрәле:

4. Кышын ак, җәен соры, кечкенә койрыклы, озын колаклы.

Убырлы карчык:

     5. Язын ямь-яшел, назлы,

   Көзен моңая, сары.

Шүрәле:

      6. Без-без итә, тырыша,

    Кышлыкка дип бал җыя.

Убырлы карчык:

Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң, Шүрәле?

Шүрәле:

Убырлы, мин боларга карап соклана да кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар.Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә шуларны карап кына утырыйк  әле.

Укытучы:

Әллә бетте дә инде , дуслар?

Әйдәгез,  утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.

Җыр:  “Әлифба”

1 укучы:

Хәрефләр төрле-төрле

Хәрефләр тере-тере...

Үзләре сәйлән-сәйлән,

 Бииләр әйлән-бәйлән

Тезелгән әнә бергә,Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә, хәрефләр бәйрәменә.

2 укучы:

Хәрефләр серле-серле,

Хәрефләр тылсым-тылсым,

Тылсымлы бу хәрефләр

Һәрвакыт юлдаш булсын.

3 укучы:

Хәзер инде без, дуслар,

Тылсымчылар үзебез.

Рәхәтләнеп укыйбыз

Татарның һәрбер сүзен.

Һәрбер хәрефкә шигырь юллары укыла:

Ә -  “Әни”дип телем  ачылган

         Әни сөйгән, назлаган,

         Кайсыбыз соң дәфтәренә

         Ә хәрефе язмаган?

Л -    Күзләремнән яшьләр чыкты

         Капкан идем лимонны.

         Сары булгач, бик тәмле дип,

         Белгән идем мин аны.

И -    Иң тугры дус,

         Пар һәм юлдаш,

         Таяныч, терәк.

         Әгәр янда ул атласа,

         Шомланмый йөрәк.

Ф -    Фәкать яши зоопаркта ул бездә.

          Иң зур хайван дип санала ул җирдә,

          Ләкин курка ди ул тычкан күрсә дә.

Б -     Безне шушы сүз белән

          Атап йөртә өлкәннәр,

          Ләкин шушы исемне

          Алар да бит йөрткәннәр.

А -    А хәрефе алмада,

         А хәрефе агачта.

         А хәрефен яратабыз,

         Өйрәнәбез иң башта.

- Я инде, укучылар, нинди сүз килеп чыкты? Димәк, без сезнең белән иң элек нинди китапны өйрәндек?

“ Әлифба” керә.

1 укучы:

Әлифба, син барлык фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле, туган телемнең

Алтын ачкычы.

2 укучы:

Иң якын дусларың

Булдык гел без синең

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

3 укучы:

Кызык әкиятне укуы рәхәт

Рәхмәт, Әлифба, сиңа зу-ур рәхмәт.

“Әлифба”:

Нәни дусларым. Рәхмәт сезгә дә

әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып кергәнгә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Нәни дусларым, шуны белегез,

Фәкать әлифба белемгә нигез.

4 укучы:

Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

 Иң соңгы битеңне.

Җыр “Әлифбам”.

Укытучы: укучылар, әйдәгез “Әлифбаны” матур итеп озатыйк.

“Әлифба”:

 Кадерле, балалар,

Мин китәм,хушыгыз!

Акыллы булыгыз, гел “5”кә укыгыз!

Беләсез алмашка

Туган тел киләчәк,

Ул сезгә бигрәк күп

Бүләкләр бирәчәк.

Укучылар: Рәхмәт сиңа, хуш, саубул, Әлифба!  

- Укучылар, әлифба белән бер рәттән сезне хәреф танырга тагын бер китап өйрәтте бит. Әйдәгез әле ул  китапның исемен табыйк.

А - Аист с нами прожил лето,

       А зимой гостил он где-то.

З -  Звёзды видели мы днём,

       За рекою, над кремлём.

Б -  Бегемот разинул рот:

       Булку просит бегемот.

У -  Ученик учил уроки-

       У него в чернилах щёки.

К -  Кот ловил мышей и крыс,

       Кролик лист капустный грыз.

А -  Аист прожил с нами лето,  

       А зимой гостил он где-то.

- Что же это за книга?

- конечно же это Азбука.

1укучы: Смех и слёзы, радость и печаль

               За полгода довелось нам испытать.

               Но стараний наших нам не жаль-

               Книги нам легко теперь читать.

2 укучы: Вдень осенний, в день чудесный

                В класс несмело мы вошли.

                “Азбуку”- для всех в подарок-

                Старшеклассники внесли.

3 укучы: Вдоль картинок мы шагали,

                По ступенькам-строчкам шли.

                Ах, как много мы узнали!

                Ах, как много мы прочли!  

4 укучы: Был наш путь не очень долгим,

                Незаметно дни бегут.

                А теперь на книжной полке

                Нас другие книжки ждут.

5 укучы: Тем, кто любит приключенья,

                Мы откроем свой секрет.

Хором:   Увлекательнее чтенья

                Ничего на свете нет!

6 укучы: Всем полезно чтение

                Про себя и вслух.

                Книга - самый верный,

                Самый лучший друг.

7 укучы: Из неё узнаешь

                Обо всём на свете,

                На любой вопрос она

                Без труда ответит.

Җыр: “ Ты да я, да мы с тобой.”

Туган тел керә.

  1. Исәнмесез, нәни дусларым!

Таныш булыйк, мин Туган тел.

Укучылар:

     - Исәнме, Туган тел.

Туган тел: Көттем мин бергәләп

                   Укыр көн җиткәнен.

                   Мин әле өр-яңа

                   Бер тапсыз битләрем.

                   Килдем мин ни кадәр

                   Җыр, шигырҗ, хикәя,

                   Мәкалҗләр күтәреп,

                   Май ае беткәнче

                   Укырга җитәрлек.

                   Тап кына җавабын

                   Табышмак ничаклы,

                   Тик менә үтенеч –

                   Таплама китапны!

- Нәни дусларым, мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. Ә сез тырышмы, тапкырмы? Хәзер сезне сынау өчен мин сораулар бирәм:        

  1. Нәрсә ул алфавит?
  2. Татар алфавитында ничә хәреф? Ә рус алфавитында ничә хәреф?
  3. Тартык авазлар ничә?
  4. Сузык авазлар ничә?
  5. Ә ъ һәм ь нинди хәрефләр?
  6. Алфавит кай ларда кулланыла?

1 бирем: әниләрнең исемнәрен алфавит тәртибендә төзегез.

2 бирем: әтиләрнең исемнәрен алфавит тәртибендә төзегез.

Җыр: “ Татар теле.”

  1. Укучылар, ә сез әлифбадан нинди табышмаклар өйрәндегез?

Ягез әле, әти-әниләргә әйтеп карыйк әле, җавабын табырлар микән?

  1. Армый, талмый

Ат артыннан калмый.

  1. 5 олан, 5 чолан

     Чолан саен бер олан.

  1. Йомры, йомшак йон йомгак

    Йортта чирәм йолкадыр.

  1. Йзә, йөри, йөгерә,

Чума да, оча белә.

  1. Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара, юлы юк.

- Дөрес җавап бирдегез, әниләр. Рәхмәт сезгә! Ләкин башны эшләтүдән туктамыйбыз әле. Мин дә сезгә табышмаклар әзерләдем.

Менә сезнең балаларыгыз мәктәптә укый башладылар. Бер класста алар дүртәү. Бер-берсе белән бик дуслар, ярдәмчел. Мин шулай дип уйлыйм: сез дә әти-әниләр балаларыгыз кебек бер класс укучыларына  әверелдегез. Һәммәгез дә башка балаларның ничек укуы белән, аларның гаилә тормышы белән дә кызыксынасыз. Һәм барысын да белеп торасыз дип уйлыйм. Шуңа күрә мин сезгә һәрбер укучы турында шигъри табышмаклар тәкъдим итәм, ә сез уйлап җавабын табыгыз.

  1. Апам белән абыем

Үсте инде, зур хәзер.

Әти белән әниемә

            Булышырга мин әзер.

            Бик оста мин җырга да,

            Сөйләшергә яратам,

            Барысын үземә каратам. ( Динарис)

  1. Төпчек кыз гаиләбездә

Өч олы апам да бар.

Әнием азнакайда эшли

Эшем күп, вакытым тар.

Тик шулай да тырыш кыз мин

Барысына да өлгерәм:

Җырлыйм. биим, дәресемне дә

            Бик оста сөйләп бирәм. ( Александра)

  1. Ике энем өчен

     Иң кадерле абый мин.

     Әбием, бабам, әтием, әнием бар

     Бик бәхетле бала мин.

     Русча дөрес, матур сөйлим,

     Яратам исәпләргә,

     Матур-матур сүзләр өстәп,

     Әкиятләр сөйләргә. ( Денис)

  1. Апамнан калышмыйм, диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул, күпне бел, дип

Максат куй дым үземә.

Спортны мин бик яратам,

Яратам мин укырга,

Башваткычлар чишәргә,

Чиста, пөхтә язарга.( Ильвиза)

  1. Гаиләдә без 7 кеше.

Кечкенәсе мин булам.

Карлар көрим, себерәм, җыям

Бар эшне дә булдырам.

Абыем белән бергәләп

Эшлибез өй эшләрен.

Апаларымны яратам,

Аларга ярдәм итәм

Минсез бер эш тә башланмый,

Көтегез бәгерьләрем.( Айзат)

  1. Мин гаиләдә олы малай

Булышам бөтен эштә.

Нәни сеңлемне карау да

Әле бит минем өстә.

Кибеткә дә баргалыйм,

Юл ачам, карлар көрим.

Бик тырышам мәктәптә дә,

Яхшы укырга телим. ( Алик)

  1. Гаиләбездә мин берүзем.

Бар җирдә дә җитез мин,

Әниемне саклыйм мин,

Әбиемне яклыйм мин.

Зур теләгем бар минем-

Рәссам булырга телим. ( Ролан)

  1. Уртанчы малай булам мин.

Бар абыем һәм энем.

Бик күп уйныйм, күп өйрәнәм,

Хәтердән бик тиз сөйлим. ( Илнар)

  1. Ә мин безнең гаиләбездә

Иң яраткан кече кыз.

Абыем да, әнием дә

Бик яраталар мине.

Бик күп укыйм, күп эзләнәм,

Чиста, пөхтә язам мин,

Күп белергә омтылам мин,

Алдан барырга телим. (Диана)

  1. Рәхмәт сезгә, әти-әниләр.

Җыр: “ Рәхмәт сезгә”

Укытучы: укучылар, сезне бәйрәм белән котларга кунаклар килгән ахры. Керегез рәхим итегез!

“5”ле керә: Мин бит “5”ле бик көчле.

                    Юкка гына куймыйлар.

                    Кем тырыша, көч сала –

                    Шулар минем чын дуслар.

- Дусларым, бүген бәйрәм белән котлап мин сезгә шарлар алып килдем. Алар гади генә шарлар түгел, серле шарлар. Шарның сере эчендә.

Һәрбер укучыга шарлар таратыла. Укучылар шарларны шартлатып, эчендәге сорауларга җавап бирергә тиеш..

- Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: ялкауланмагыз! Артта калмагыз! “2”ле алмагыз! Тырыш булыгыз!

Укучылар: Сезнең алда сүз бирәбез:

                    Ялкауланмаска!

                   “2”ле алмаска!

                   Артта калмаска!

                   Тырыш булырга!

                   “5”кә укырга!

1 укучы:

Мәктәп юлы – якты юл

Зур уңышларга илтә.

Укырбыз, өйрәнербез,

Сынатмабыз без һичһтә!

2 укучы:

Мәктәп – син белем йортыбыз,

Күңел сиңа тартыла.

Иртән бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә.”

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...