Өлкәннәр көне
методическая разработка (2 класс) на тему

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olknnr_kone.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий.

1 а.б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

2 а.б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

             Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

Сезнең өчен  җыр    

1 а.б.  Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде  сугыштан соң хәерчелек.

              Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп.

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз

     Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

1 а.б.Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Бию ________

2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Сезне хөрмәтләп ___________________

  1 а.б. Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

-Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

-Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

2 а.б.       Бәйрәм итик шатланышып

               Туганнар бергә-бергә,

               Безнең бергә булуыбыз

               Китсен бөтен гомергә

1 а.б. Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

     Без телибез якты киләчәк.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

2 а.б. Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,

Бигрәк уңганнар икән

Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.  

1 а.б.

     Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

Җыр

2 а.б.

Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

1 а.б

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

2 а.б.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.  (Жыр)

1 а.б.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

 (Хөрмәтле, кунаклар, дуслар, авылдашлар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.  Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.)

“Өлкәннәр көне”

уңаеннан үткәрелгән концерт программасы

 А.Б.: Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык әшләр дә алар кулы аша үткән.

     Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

    Сезне бәйрәм белән котлап җырлый кызлар вокаль ансамбле “Чишмә җыры”

 

     (Сәхнәнен сул почмагында убырлы карчык өе, 3-4 агач тора. Сәхнә уртасында төп, түмгәкләр. Уң якта бер урындык.)

Китап һам бәйләм тотып, 1 нче кыз керә. Урындыкка утыра.

1   нче   кыз.

Уф, телевизор карый-карый бәйләүдән да туктаганмын, йоклар вакыт та жит-кән икән

— Әй, буген өй әше итеп "Уги кыз" әкиятен биргәннар иде бугай! (Укый).

— Бер ир белан хатынның 2 кызы Ьем уллары булган. Бер кызы уги булганга, аны чит күрганнар, яратмаганнар.

Беркөнне абыйсы сеңлесен урманда адаштырып калдырган. Уги кыз узе белән бер йомгак жеп һам кәрзин алган булган, ди. (Исни.)

Кайтыр юлын әзли торгач, убырлы карчык өенә барып чыккан бу кыз.

——Тәгәри китте йомгагым, курмәден-ме, әбекәй? —•• дип сораган кыз әби-дән. (Йокыга китә.)

"Карурман" көе ишетелә. Чиләк-кәрзин тотып, сахнәга 5 кыз чыга. 1 нче кыз да кәрзине белән бәйләмен тотып, аларга иярә. Өй янына килеп тарәзәгә шакыйлар.

Орчык каба тотып, убырлы карчык чыга.

1   нче   кыз.

Тәгәри китте йомгагым, курмәденме, әбекәй?

Карчык.

Тьфу-тьфу! Кем йөри монда әш калдырып?

(Кабасын  1  нче   кызга  биреп, орчыгын тоттыра.)

1   нче   кыз.

Әбекәй, без Богады урта мәктәбе укучылары Менә жиләк-гомбә жыярга дип, урманга барган идек та, адаштык.

2   нче   кыз.

Безгә   юлны курсәтсәнә,   әбекәй!

Карчык.

Мәктәп укучылары дисезме? Минем 3 шартым бар, шуларны утәсәгез, жиләк-гөмбәле да булырсыз, авылыгызга да юлны  табарсыз.

3   нче   кыз.

Барлык йомышларынны узен өйраткәнчә әшләрбез, юлны гына курсәт, әбекәй.

КарчыкМенә шушы урманда 250 ел яшим, бер рәхәтләнеп күңел ачканым да юк. Минем күңелемне ача алсагыз, мин сезгә авылыгызга юлны күрсәтермен.

 1 Кыз Рәхим итеп карагыз.

1.Җырлый 5 класс укучысы Галимова Альбина “Әниемә”

2.Сәхнәдә зонтик биюе.

3.Н.С. “Ай, тешем” Укый 2 класс укучысы Илзира Мирасова.

 

Карчык:

Бик күңелле яшисез икән , балакайларым. Менә минем дә чәчемне тарасагыз икән, тырма өй артында гына.

3 кыз:

И, әбекәй, тырма башыңны авырттырыр. Синең бит бик яхшы тарагың да бар.

(Әбинең чәчен тарап үрә.)ул арада концерт номеры.

 4. Җырлый 2 класс укучысы Айгиз Салахов”Кәләпүшем”

1.Кыз  Әбекәй, минем әбием башына ак яулык ябынып йөри, сиңа да бик килешә икән.(Ак яулык бәйләтә)

2 Кыз  Әбекәй, бу киемнәреә дә искергән икән, матур күлмәкләреңне сандыктан алып киеп куйыйк әле.

Карчык:

Ай рәхмәт, балалар, Карт кешене олыладыгыз. 100 елга яшәрдем ахры, биисем килеп китте.(Бии) Уф, ардым.

Уңган, булган балалар икәнсез. Минем янымда гына калсагыз икән! Ярый, әти-әниләрегез көтәдер, юл күрсәтим әле үзегезгә.

Кызлар:

 Рәхмәт сиңа , әбекәй. Безгә кунакка кил.

Карчык

 Ярар, балалар. Менә минем серле йомгагым сезгә юлны тиз күрсәтер.(Балалар чыгып китәләр)

1кыз урындыкта утырып кала (Уяна, исни)

-Әллә йоклап алдым инде, өй әшләрен тырышып әзерли торгач. Нинди кызык төш керде миңа: урман имеш, убырлы имеш... Әбәү, бу нинди йомгак тагын, убырлының серле йомгагымы әллә...

 А.Б.

 5. Безнең концертыбыз дәвам итә. Сезнең өчен җырлый Илсинә Фаттахова “Тәрәзәләр”

 6.Сәхнәдә татар кызы биюе. Башкара Хафизова Алисә.

  7. Көннәр үткән, тәннәр үткән

      Ни арада картлык җиткән.

      Җилдәй искән гомеркәем

      Газиз әбкәй ялгыз кичкән.

                         Әби кеше гел яхшылык тели

                          Гаебебез булса, кичерә.

                          Гомер буе калыйк тугрылыклы

                          Әби дигән изге кешегә

Сезнең бөчен җырлый Айсылу Гыйндуллина “Язгы Казан”

 

Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

            Оныкларга терәк булып,

             Яшәгез сез шатлыкта.

             Сәламәтлек , ак бәхетләр

              Юлдаш булсын картлыкта.

Мөнир Гыйльманов башкаруында”Син минем җанымның яртысы” җыры сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

 Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

              Ак төннәр телибез сезгә,

              Матур тыныч төннәр.

               Тагын ниләр телик сезгә

               Безнең Өлкәннәр.

 Хөрмәтле, Өлкәннәрбез. Шуның белән безнең концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.