"Сау бул, әлифба!" 1 класс
классный час (1 класс) на тему

Открытое внеклассное  мероприятие  перед  родителями  школы по теме  "Сау бул, әлифба!" в  1  классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon novyy_alifba_prazdnik.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

“Әлифба”  бәйрәме  сценариясе

Убырлы карчык белән Шүрәле керә.

Убырлы карчык:

 - Бүген Олы  Мәтәскә  мәктәбендә  Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып.

  Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән?

  Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара!

Шүрәле:

Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар.

Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк!  (Чыгып китәләр)

 Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр , укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә.

  1. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй, сөендек шул чакта.

  1. Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

                   .

Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

(Укучылар һәрберсе үзе турында шигырьләр сөйләп таныштыралар).

ҖЫР  Дуслык турында җыр ( русская песня караоке № 83)

3. Бүген бездә зур бәйрәм,

    Һәммәбез дә шат безнең.

    Соңгы битен укыдык

    Кичә Әлифбабызның!

4. Без бит хәзер һәммәбез дә

    Укый-яза беләбез.

    Моның өчен Әлифбага

    Бик зур рәхмәт, диябез!

5. Әлифбам өйрәтте

    Хәрефләр танырга,

    Тукталып тормыйча,

    Гел алга барырга.

6. Хәрефләр диңгезе

    Чайкалды каршымда.

    Хәрефләр бер төсле

    Тоелды барысы да.

7. Аларны танырга

    Әлифбам булышты.

    Шәп укый алырлар,

    Диеп ул тырышты.

8. Һәр көн бер авазның

    Исемен белдек без.

      Сузыкка, тартыкка

      Аларны бүлдек без.

9. Сузыкны җырладык

    Туган тел көенә.

      Ә тартык сузылмый,

      Җырламый һич кенә.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.

Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

Әлифба:  Исәнмесез, дусларым.

Балалар: Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Укытучы:  Әйе,  Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар):

Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар  алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

10. Ә    Әтәчем иртән тора,

       Һава ярып кычкыра.

       Ашыгырга куша ул

       Мәктәп – белем иленә.

11. Л     Күзләремнән яшьләр чыкты ,

       Капкан идем лимонны .

       Сары булгач , бик тәмле дип

       Белгән идем мин аны .

12. И   И хәрефе ипидә бар,

      Бар ул ил һәм иректә.

      И хәрефе икелегә

      Укымаска өйрәтә.

13. Ф  Ябалакның зур күзләре

.       Ялтырый караңгыда.

        Ф хәрефенә бик охшаган

.      Туп – туры караганда.

14. Б  Бәр барабан , уйна быргы,

      Бар кешеләр ишетсен.

      Б дан башка бәйрәм югын

      Барчасы күреп китсен.

15. А  А хәрефе – алмада,

      А хәрефе – агачта.

      А хәрефен яратабыз,

      Өйрәнәбез иң башта.

БЕРГӘ:     ӘЛИФБА .

ҖЫР:   “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүлергә

Нәниләрне сөяргә ,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә  

Бишкә бишне кушарга

Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мктәпләрдә, мәктәпләрдә

Таңның ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мктәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.

    Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы?

    Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

    1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?

    Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

    Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!

    Балалар: Алфавит.

    2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

    Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

    Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?

    Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

    Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

   Убырлы. Мин боларга карап соклана да,  кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк  әле.

  Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.

  Укытучы:

  • Әйдәгез,  утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.

 Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.  

 1 укучы:

Хәрефләр төрле-төрле

Хәрефләр тере-тере...

Үзләре сәйлән-сәйлән,

 Бииләр әйлән-бәйлән

Тезелгән әнә бергә,

Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә,

хәрефләр бәйрәменә.

2 укучы:

Хәрефләр серле-серле,

Хәрефләр тылсым-тылсым,

Тылсымлы бу хәрефләр

Һәрвакыт юлдаш булсын.

3 укучы:

Хәзер инде без, дуслар,

Тылсымчылар үзебез.

Рәхәтләнеп укыйбыз

Китапның һәрбер сүзен.                                    

2.  39 хәреф белән

    Таныштык без дәрестә.

    Олы ярдәмче булдың син,

    Рәхмәт инде, Әлифба!

    Сәнгатьле итеп сөйләргә,

    Аңлаешлы укырга,

    Табышмаклар чишәргә

    Өйрәттең син, Әлифба.

3. Өйрәтте  Әлифба безне

   Табигатьне сөяргә.

   Кечкенә дусларыбызга

   Бул син , дустым , дияргә.

   Курыкмаска салкыннан

    Яңгыр, яшен, карыннан.

    Дус булсагыз , яратсагыз,

    Файда тияр барыннан.

4. Өйрәтте чиста булырга

    Пөхтәлекне сакларга.

    Усал , ямьсезләрдән безгә

    Кечеләрне якларга .

    Өйрәттең син безне

    Ватанны сөяргә,

    Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

    Мең рәхмәт дияргә.

Әлифба:  

                  Нәни дусларым,

                  Рәхмәт сезгә дә.

                  Әлифбаны нык

                  Үзләштергәнгә.

                  Белем сараен

                  Керергә ачып

                  Сезнең кулларда

                  Хәзер бар ачкыч.

                  Нәни дусларым,

                  Шуны белегез:

                  Фәкать  әлифба

                  Белемгә нигез.


Укытучы:   Әлифба,әлифба,

                    Китәсең бит инде.

                   Җыр итеп җырлыйбыз

                   Иң соңгы битеңне.

Әлифба: Кадерле,балалар,

                 Мин китәм, хушыгыз!

                 Акыллы булыгыз,

                 Гел бишкә укыгыз.

  • Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга дустым  “Туган телне”  һәм  “Әдәби уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Укытучы  - Әлифба,  без бит әле  сиңа бүләкләрдә әзерләдек.

   “Әлифба” турында шигырь

... Әй Әлифба, Әлифба!

Утта янмас атлы син,

Һәр  халыкка  якын син,

Шуның белән хаклы син,

Әй Әлифба, Әлифба!

Синдә – күңел ачкычы,

Синдә- белем баскычы.

Туган телем – гомерлек,

Мәңге балкып торырлык,

Әй Әлифба, Әлифба!

Җыр  “Әлифба”

1.Һәр партада иң уртада

Әлифба дигән китап

  Сурәтләре бигерәк күп

Алып карыйбыз кайткач

КУШЫМТА:

Белем дөньясына ишек

Әлифба дигән китап

Рәхмәт   әйтеп   җыр  җырлыйбыз

Шушы китапка атап.

2.Укытучы әлифбадан 

Безгә хәреф өйрәтә

Тактага язып күрсәтә

Аннан кабат сөйләтә

3.Сызыклардан   ыргаклардан

Тора икән хәрефләр

Хәрефләрдән сүз төзергә

Өйрәнәбез дәрестә.

4.Укытучы тәвәкәллек

      Кирәк  ди бит һәр эштә

     Әлифбаны   кыю ачкач

     Серне сизә хәреф тә

Әлифба:  - Рәхмәт  сезгә. Мин бик шатмын. Сау булыгыз!

Укучылар:  Рәхмәт сиңа,Әлифба,

                      Хуш, сау бул, Әлифба!

Әдәби уку: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – .”Әдәби уку” китабы булам.

Укучылар: Исәнме, Уку китабы!

Туган тел:

- Исәнмесез, балалар һәм кунаклар!! Мин сезне “Әлифба” бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүген һәм киләчәктә дә алар сезнең дусларыгыз булыр.

- Мин дә сезгә бирем әзерләдем Менә бу сүздән яңа сүзләр табарга.  (Кырмыска).

  • Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (Дәреслекләр  өләшә)

Укытучы:

  • Исәнме, китап!

Төшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар

Шундый буявын?

Әдәби уку:  Дусларым, якыннарым –

                      Сүзләр, хәрефләр

                      Китердем мин сезгә бик күп

                      Бүләк дәресләр.

                      Бүгеннән без фән иленә

                      Бергә барабыз.

                      Ләкин башта ни беләсез,

                      Әйтеп карагыз!

    Укучы:  Туган телдә аңлашабыз,

                   Әкиятләр сөйлибез.

                   Бигрәк матур, бигрәк назлы

                   Безнең татар телебез.

    Укучы:  Бөек Тукай шигырьләрен

                  Язган татар телендә.

                  Тукай шигырьләрен укып

                  Шатланабыз без көн дә.

    Укучы: Татар теле - анам теле,

                 Изге туган тел.              

                 Бишек җыры белән көйләп

                 Назлый торган тел.

Әдәби уку:  Көттем мин бергәләп

                     Укыр көн җиткәнен.

                     Мин әле өр- яңа

                     Бер тапсыз битләрем.

                     Килдем мин никадәр

                     Җыр, шигырь, хикәя,

                     Мәкальләр күтәреп.

                     Май  ае беткәнче

                     Укырга җитәрлек.

                     Тап кына җавабын

                     Табышмак ничаклы.

                     Тик менә үтенеч -

                     Таплама китапны.

Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк.

ҖЫР:   ТУГАН ТЕЛ.

(“Туган тел” (Г. Тукай сүзләре) җыры башкарыла)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу телберлән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр  буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән анлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез Һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Әткәй - әнкәй , газизләрем

Гомер биргәнсез безгә

Изге итеп үстердегез

Мең рәхмәтлемен сезгә .

Барлык  укучы. Сезнең алда сүз бирәбез

                              Тырыш булырга

                              Ялкауланмаска. ;

                              Артта калмаска.

                              "2” ле алмаска.

                              Алмабыз һич тә

                              Укырбыз "5” кә

                              Вәгъдәне үтәрбез

                              Теләккә җитәрбез

                              Туган илгә хезмәт итәрбез.

Укытучы: Балалар !  Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

     Өйрәтте сезне Әлифба

     Туган илне сөяргә

     Биергә дә , җырларга

     Дус һәм тату яшәргә.

     Әлифбадан башлап киттегез

     Юлны белем иленә

     Зур белемле булып үсеп

     Кеше булыгыз сез илегездә.

  - Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!

Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

   -Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба 1 класс к хәрефе

Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...

Белем иленә сәяхәт. 1 нче класс. Әлифба бәйрәме.

Прощание с букварём.Игра- путешествие в мир знаний.Почему нам нужны знания? Знания нужны, чтобы получить желаемые профессии.Показ родителям своих знаний.Праздник можно проводить перед праздником 8 мар...

1 класс "Әлифба бәйрәме"

"Әлифба бәйрәме" эшкәртмәсе...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...

ӘЛИФБА I КЛАСС. ТЕМА: ЧЧ Өн-хәрефен тамғалау.

Методическая разработка урока по Букварю в I классе.  ТЕМА:  ЧЧ өн-хәрефен тамғалау....

Әлифба бәйрәме сценарие 1 класс өчен

"Әлифба бәйрәме" - укучыларның беренче җиңүләре, зур бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә укучылар узләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар....

Хәрефләр аланы (1 нче класс укучылары белән үткәрелгән әлифба бәйрәме)

1 нче класс  укучылары белән үткәрелгән  әлифба бәйрәме...