Белем иленә сәяхәт. 1 нче класс. Әлифба бәйрәме.
план-конспект урока по теме

Хайруллина Фарида Харасовна

Прощание с букварём.Игра- путешествие в мир знаний.Почему нам нужны знания? Знания нужны, чтобы получить желаемые профессии.Показ родителям своих знаний.Праздник можно проводить перед праздником 8 марта,поздравить дорогих мам с праздником.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_ilen_syaht._lifba_byrme_1_klass.docx39.81 КБ

Предварительный просмотр:

   

 Внеклассное мероприятие на татарском языке.            

 Белем иленә сәяхәт. 1 нче класс. Әлифба бәйрәме.

Тема: Белем иленә сәяхәт. Әлифба бәйрәме.

Максат: Әлифба белән хушлашу, “Туган телгә күчү; укучылар белән могҗизалар” ачу, бәйрәм атмосферасы тудыру; кечкенә укучыларда характерның иң гүзәл сыйфатлары ─ игътибарлылык, ихтыяр көче, тырышлык, зирәклек,         үз-үзләрен әдәпле, культуралы тота белү күнекмәләре формалаштыру; хезмәт сөючәнлек тәрбияләү; белем алуга омтылыш тудыру.

Җиһазлау: “Белем иле”нең символик картасы, самолёт моделе, шарлар, ак күгәрченнәр, плакатлар, әлифба, туган тел, азбука рәсемнәре, әкиятләргә иллюстрацияләр, билетлар,электробритва (самолёт тавышы чыгарыр өчен), кроссворд, магнитофон, компьютер, экран.

Дәрес барышы:

Укытучы. Кадерле укучыларым! 6 ай элек сез кыюсыз гына атлап, безнең гимназиябезнең тупсасын атлап кердегез. Шушы 6 ай эчендә сез матур итеп язарга, укырга, исәпләргә, җырларга, биергә өйрәндегез! Нәни генә бакча балаларыннан тырыш, акыллы укучыларга әйләндегез. Ә бүген без сезнең белән бер кызыклы сәяхәткә чыгарбыз. Мин сезгә Хәкимҗан Халиков абыегызның “Белем иле” дигән шигырен укып күрсәтәм. Ә сез уйлап утырыгыз. Нинди ил соң ул Белем иле?

Белем иле кайчак миңа

Никтер серле урман кебек

Ә юллары кызыктырып

Гел чакырып торган кебек

Уңдагысы: “Тырыш эшче

Булыйм дисәң әткәң кебек

Энем, менә шушы юлдан

“Кит син,” ─ диеп әйткән кебек

Сулдагысы: “Миннән китсәң,

Врач булырсың” дигән кебек

Өченчесе ни өчендер,

Бүтән киңәш биргән кебек

Сукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек

Тик, нигәдер, бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

─ Нинди ил соң ул белем иле? (Белем ала торган җир)

  1. Без белемне кайда алабыз? (Мәктәптә)
  2. Ә ни өчен белем алырга кирәк? (Профессия алыр өчен)
  3. Ә сез кем булырга телисез? Ни өчен? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)
  4. Чыннан да, эшләмичә яшәп булмый. Ә профессия алыр өчен белем кирәк. Менә ни өчен без бик яхшы укырга тырышабыз икән!
  5. Балалар, әйтегез әле, нинди китап сезне беренче тапкыр белем дөньясына алып керде? (Әлифба, азбука)
  6. Әйе, балалар, әлифба, азбука ярдәмендә без белем иленең ишеген ачып кердек. Ул безне бик күп нәрсәгә өйрәтте.

1 нче укучы. Әлифба, әлифба, беренче битеңне

                      Ачкан көн хәтердә ─ зур бәйрәм шикелле.

2 нче укучы. Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең

                       Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.  

3 нче укучы. Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде

                       Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!  

4 нче укучы. Әлифба, әлифба, китәсең бит инде

                       Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

Күмәк җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.  

5 нче укучы. Әлифба китәсең

                       Килмәсең моннан соң  

                       Әмма син гомергә

                       Күңелдә каласың.

6 нчы укучы. Беләбез алмашка

                       “Уку китабы” киләчәк  

                       Ул безгә тагы да күбрәк  

                       Белемнәр бирәчәк.

  1. Балалар, әйдәгез, Уку китабын үзебезгә кунакка чакырабыз.

Балалар. Уку китабы ! Уку китабы!безгә кунакка кил!

Уку китабы. Исәнмесез, минем нәни дусларым, исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Дусларым, мин Уку китабы  булам.

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя

Мәкальләр күтәреп

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы

Тик менә үтенеч ─

Таплама китапны.

7 нче укучы. Уку китабы ! Уку китабы!

                       Боларны беләбез  

                       Өйрәндек күп нәрсә

                       Әлифба белән без.

Туган тел. Сез Тукай абыйны

                   Беләсез һәммәгез

                   Ул язган бер җырны

                   Җырлыйбыз, әйдәгез!

Җыр “Туган тел”. 

Укытучы. Балалар, мин бит сезгә бүген белем иленә сәяхәткә чыгабыз дигән идем.

Табышмак әйтәм.

─ Что за птица:                            Җыр җырламый,
            Песен не поет, гнёзда не вьет,                         Көй көйләми,
            Людей и груз несет?                                         Бала чыгармый,        
                                            (Вертолет)                          Оя кормый.

                                                                                 Кош кебек оча

                                                                                 Кешеләр һәм йөкләр йөртә.      

  1. Дөрес, балалар, без бүген белем иленә вертолётта очарбыз. Хәзер мин сезгә билетлар сатам. Билетлар матур сүзләр белгән укучыга гына бирелә (волшебные слова) (рәхмәт, рәхим итегез, хәерле иртә, зинһар өчен, тыныч йокы, ашларыгыз тәмле булсын, кәефегез ничек, сәламәт булыгыз).
  2. Билетыбыз бар. Без сезнең белән вертолёт салонында утырабыз. Без бүген бик күп тукталышлар ясарбыз. Ә анда бик күп биремнәр.

Укытучы. Дусларым, мин дә сезнең белән очам. Мин дә билет алам. Дөрес җавап биргән укучыларга жетоннар бирәм, иң күп жетон алган укучылар очучы һәм очучы ярдәмчеләре булып киләчәктә дә вертолётта оча алачаклар һәм аларга аэродром җитәкчеләреннән кечкенә генә бүләкләр бар. Креслоларга яхшылап утырдык. Күзләрне йомдык. Һавага күтәреләбез. (Тавыш) Очабыз. Менә белем иленә килеп тә җиттек. Беренче тукталышка төшәбез.

  1. Хәрефләр һәм сүзләр калкулыгы.

Хәрефләр кәрсәтәм, укучылар шул аваз турында сөйлиләр.

8 нче укучы. Ана сүзен һәммәбез дә

                      Яратабыз, сөябез

         А          Шуңа күрә “А” хәрефен

                      Беренче өйрәнәбез.        

9 нчы укучы. “А” ны бик мактыйсыз

                       Әллә “У” ямьсезме

         У           “Укы” ди ул безгә

                       “Уйла” ди һәр сүзне.

10 нчы укучы. “Ә” хәрефе дә сөйкемле

                         Чакырып тора безне

         Ә             Әни белән рәттән куям

                         “Әтием” дигән сүзне.

11 нче укучы. “Балам” диеп туган телдә

                         Эндәшә миңа бабам.

         Б             “Әбием” дип дәү әниемә

                                  Мин туган телдә әйтәм.

Сораулар.

  1. Күлдә бар, елгада юк

    Үрдәктә бар, казда юк

    Ул нәрсә?  (ү авазы).

  1. Юл хәрефеннән язылсам, мин чәчәк, Баш хәрефтән язсагыз, мин кызга әйләнәчәк. (Роза, Ландыш, Лилия, Фиалка, Миләүшә)
  2. Эсседә бар, суыкта юк

    Энҗедә бар, сәйләндә юк. (Э)

  1. Чем кончается лето и начинается осень. (О)
  2. В каких словах по сто одинаковых согласных. (стол, стоп, стон, стой, стог)
  3. С л ─ лить слёзы заставляю,

  С ж ─ по воздуху летаю. (лук ─ жук)

  1. С ё ─ колючий,

  С у ─ ползучий. (ёж ─ уж)

  1. ─ Биремнәрне яхшы гына үтәдек, хәзер без Буталчыклар тыкрыгына очабыз. Мин хәзер сезгә җөмләләр укыйм, анда ниндидер сүзләр буталган, шул сүзләрне табып, дөресләргә кирәк.
  1. Әни кибеткә барган

ч

            Зур куркак сатып алган. (курчак)

ч

  1. Карлыган җитез оча

    Зәңгәр киңлекне коча.

к

  1. Елгага бармак салдым

    Зур балык тартып алдым.

  1. Закричал охотник “Ой!

Двери гонятся за мной”. (звери)

  1. Тает снег. Течёт ручей

На ветвях полно врачей. (грачей)

  1.  Синеет море перед нами,

Летают майки над волнами. (чайки)

  1. Маша мчится к маме

─ Там ползёт зелёный лук (жук)

С длинными усами.

Слова “перепутались”.

  1. Есть сладкое слово ─ ракета (конфета)

Есть быстрое слово ─ конфета (ракета)

     Есть кислое слово ─ вагон (лимон)

     Есть слово с окошком ─ лимон (вагон)

  1. Есть слово колючее ─ дождик (ёжик)

Есть слово промокшее ─ ёжик (дождик)

     Есть слово весёлое ─ снег (смех)

     Есть слово пушистое ─ смех (снег)

  1. Могҗизалар кыры тукталышы.

1.

Ә

2.

Л

3.

И

4.

5.

6.

Ф

Б

А

                      

               

                      

  1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)
  2. Бабай нидер утыртты, ә ул зур булып үсте. Бабай әбине чакырды. (шалкан)
  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан куяннан кача алган, ә төлкедән кача алмаган. (Я от бабушки ушёл, я от дедушки ушёл) (икмәк)
  4. Җылы якта яши

    Урманнан утын ташый. (фил)

  1. Йодрык кадәрле йомры...их,тәмле соң,бигрәк тәмле...Татар халкының яратып ашый  торган ризыгы.
  1. Татар халкының милли бәйрәме. (сабантуй) . Әгәр дә бу кроссвордны чишсәк, бу атнада булачак бик зур бәйрәмнең исемен укырбыз.

Ә

н

и

е

м

      2.

б

                 3.

4.

ә

5.

й

6.

р

ә

8.

м

е

1.

               

7.

       

              

  1. ─ Әйт миңа син өч матур сүз,

    Уйлап әйт син, бәбкәем!

    ─ Мин яраткан иң матур сүз,

    Иң якын сүз: ─ әнкәем! (Әнием)

  1. Көзге уңыш бәйрәме. (Сөмбелә)
  2. Татар халкының иттән һәм бәрәңгедән әзерләнә торган милли ашы. (бәлеш)
  3. Без көтеп алабыз, яратабыз, әзерләнәбез, ял итәбез, кунакларга барабыз. (бәйрәм)
  4. Кыш озату, язны каршылау бәйрәме. (нәүрүз)
  5. Күп укыган ─ күп белә.

Сабыр төбе ─ сары алтын. Бу нәрсә?(мәкаль)

  1. Беркем аны югалтмаган

    Ләкин һаман табалар.

     Бигрәкләр дә кызыксына

     Аның белән балалар. (табышмак)

  1. Сөйдергән дә, биздергән дә (тел)

  Ананың балага биргән иң зур бүләге ─ тел.

  1. Тапкыр табышмак бакчасы.
  1.  Стоит дом,

Кто в него войдёт

Тот ум приобретёт. (школа)

  1.  Сели на странички

Тридцать три сестрички

Сели рядом, не молчат,

Нам загадки говорят. (алфавит)

  1.  Белый камушек растаял,

На доске следы оставил. (мел)

  1.  Чёрные, кривые

От рождения все немые

А как только встанут в ряд

Сразу все заговорят. (буквы)

  1.  Дружно с ними мы живём

Их не пачкаем, не рвём.

Жить без них никак нельзя

Это лучшие друзья. (книги, тетради)

  1.  Пишет он, когда диктуют

Он и чертит, и рисует.

А сегодня вечерком

Он раскрасит мой альбом. (карандаш)

  1. Фикер Зирәгевичта кунакта.
  1.  К медведю на праздник

Пришли соседи

Ёж, барсук, енот, косой

Волк с плутовкою лисой

А медведь никак не мог

Разделить на всех пирог

От труда медведь вспотел

Он считать ведь не умел

Помоги ему скорей

Посчитай-ка всех зверей. (7)

  1. Ты ─ машинист. У тебя 6 вагонов, на станции прибавили ещё 4 вагона. Сколько лет машинисту?
  2. Мама купила в магазине 2 апельсина, 3 морковки, 2 яблока, 1 капусту. Сколько фруктов купила мама? (4)
  3.  У крылечка протекала речка

     Отражались в речке той

     Дед с седою бородой,

Внук ─ мальчишка озорной

Бабушка с лукошком

Пёс и рыженькая кошка

Сколько в водичке

Отражалось птичек. (0)

  1.  Әкиятләр иленә сәяхәт.

Кайсы әкиятләрдән рәсемнәр? Иллюстрацияләр күрсәтәм, укучылар нинди әкияттән икәнен әйтәләр. (“Су анасы”, “Шүрәле”, “Үги кыз”, “Шалкан” һ.б.)

  1.  Не лежалось на окошке ─

Покатился по дорожке. (колобок)

  1.  Красна девица грустна

Ей не нравится весна

Ей на солнце тяжко!

Слёзы льёт бедняжка. (Снегурочка)

  1.  По тропе

Шагая бодро

Сами воду

Тащат вёдра. (По щучьему веленью)

  1.  Отворили дверь козлята

И … пропали все куда-то. (Волк и семеро козлят)

  1.  Колотил да колотил

По тарелке носом

Ничего не проглотил

И остался с носом. (Лиса и журавль)

Дөрес җавап тапкан укучыларга жетоннар бирелә. Иң күп жетон алган укучыларны билгеләү. 1 очучы, 2 очучы ярдәмчесе, 2 стюардесса ─ 5 укучыга дипломнар тапшыру. Аларга утырып Күңел ачу аланына очу.

  1. “Күңел ачу” аланы.

─ Менә инде без иң соңгы тукталышка күңел ачу аланына килеп җиттек. Без бүген шушы аланда калабыз. Ә самолётны инде очучылар аэропортка илтеп куя.        

Бәйрәм әти-әниләр, әби-бабайлар белән чәй өстәле янында дәвам итә. Төрле концерт номерлары башкарыла, әлифбаны март аенда тәмамлау сәбәпле, әниләр бәйрәме итеп дәвам итәргә була.

  1. Дорогие родители! Поздравляем вас с праздником! Желаем крепкого здоровья, долгих лет жизни, благополучия во всём! Будьте счастливы!
  2. Әниләрне, әтиләрне

    Әбиләрне, бабайларны

    Кызларны, малайларны

    Кадерлибез, зурлыйбыз

    Чын күңелдән һәммәгезне

    Бәйрәм белән котлыйбыз.

“Әнием” турында җыр.

  1.  Бүген әниләр бәйрәме

Сигезенче март буген

Һәркемнең үз әнисе бар

Шуңа күңелем шат минем.

  1.  Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый

Әни сүзен таптарга!

  1.  День весенний, не морозный

День весёлый и цветочный

Это мамин день.

         День просторный, не капризный

         День подарочный, сюрпризный

         Это мамин день!

  1.  Разная в мире бывает вода

Вода из лесного пруда

Вода из колодца

Чиста и вкусна

А самая горькая в мире вода ─

Это мамины слёзы.

Будь сыном хорошим

И пусть никогда

Из маминых глаз

Не льётся вода.

  1.  Март ─ это песня

Март ─ это сказка

Март ─ это сплошь чудеса и весна

Март ─ это свежесть,

Март ─ это праздник

Добрых и милых мам!

  1.  Сделать на свете

Многое сможем

В глубинах морских

И в космических тоже.

Дел и дорог

Будет в жизни немало

Ну, а где их начало?

Вот он, ответ наш

Правильный самый

Всё, чем живём,

Начинается с Мамы.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 класс "Әлифба бәйрәме"

"Әлифба бәйрәме" эшкәртмәсе...

Белем иленә рәхим итегеҙ! 1-се кластар өсөн асыҡ ишектәр көнөнө байрам сценарийы.

Буласаҡ беренсе кластар һәм уларҙың ата- әсәләре өсөн асыҡ ишектәр көнөнә әҙерләнгән байрам...

Урок башкирского (родного) языка в 1 классе :"Әлифба [б] өнө. Б б хәрефе."

урок башкирского языка . Знакомство с буквой Бб...

Рабочая программа внеурочной деятельности "Белая ладья" для 1, 2, 3 класса

Рабочая программа «Белая ладья» предназначена для организации внеурочной деятельности спортивно-оздоровительной направленности. Программа разработана с учётом возрастных особенностей детей...

Белем иленә беренче адым әлифбадан башлана

статья: Знание начинается с букваря...

"Силуэт. Чёрное на белом" Презентация к уроку ИЗО 2 класс

Презентация к уроку изобразительного искусства во 2 классе по программе В.Я.Кузина "Силуэт. Черное на белом"....