Белем иленә беренче адым әлифбадан башлана
статья (1 класс) по теме

Назмиева Эльза Римовна

статья: Знание начинается с букваря

Скачать:


Предварительный просмотр:

           Белем иленә беренче адым Әлифбадан башлана.

             Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә.

        Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә журналистмы , инженермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

             Безнең Иске Богады урта белем бирү мәктәбендә дә зур бәйрәм -“Әлифба бәйрәме”булды. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.

          Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар тырышып белем алдылар: укырга, язарга өйрәнделәр.Әлифба аларны матур языргада өйрәтте.Шунлыктан сыйныфыбыздан район күләмендә үткәрелгән “Алтын канат”дигән конкурста катнашып Шарафутдинова Амалиябез 2 нче урынны яулады.

           Балаларның Әлифбаны яхшы үзләштерүендә әти-әниләрнең дә өлеше бик зур. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә. Укуны энә белән кое казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бергә бик зур хезмәт башкарганбыз .

          Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезгә һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

                                                                                      Эльза  Назмиева,

                                                                     Иске Богады белем бирү мәктәбенең

                                                                        башлангыч класслар укытучысы.

                                                                                   

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПНШ буенча әлифбадан тематик план

Атнага 2 дәрес укытылганда бу  тематик планны кулланырга була....

Белем иленә сәяхәт. 1 нче класс. Әлифба бәйрәме.

Прощание с букварём.Игра- путешествие в мир знаний.Почему нам нужны знания? Знания нужны, чтобы получить желаемые профессии.Показ родителям своих знаний.Праздник можно проводить перед праздником 8 мар...

Әлифбадан биремнәр

Әлифбадан белем һәм күнекмәләрне тикшерү...

Белем иленә рәхим итегеҙ! 1-се кластар өсөн асыҡ ишектәр көнөнө байрам сценарийы.

Буласаҡ беренсе кластар һәм уларҙың ата- әсәләре өсөн асыҡ ишектәр көнөнә әҙерләнгән байрам...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт&r...

Әлифбадан ярдәмлек 1 сыйныф

1 сыйныфка әлифбадан ярдәмлек, эш битләре....