Яңа ел бәйрәме 2019
план-конспект

Катнашалар: Кар кызы, Кыш бабай, Убырлы, Яңа ел, Шүрәле, Куян кызы, Аю, балалар, Төлке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_byrme_2019.doc30.51 КБ

Предварительный просмотр:

                БАШЛАНГЫЧ  СЫЙНЫФЛАРДА  ЯҢА  ЕЛ  БӘЙРӘМЕ

Максат: балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: чыршы, кар бөртекләре, маскалар, бизәлгән зал.

Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел, Убырлы, Шүрәле,Төлке, Куян кызы, Аю, укучылар.

Зал Яңа ел бәйрәме өчен әзерләнгән. Уртада бизәлгән чыршы тора.  Залга Куян кызы чыга.

Куян кызы:

Нинди матур безнең алан!

Ап-ак йомшак кар яуган,

Агачларны куакларны,

Мамык кебек бәс сарган!

                 Барлык җәнлек, балаларны

                 Яңа ел белән котлыйм!

                 Бар дөньяга, һәрберсенә

                 Изге теләкләр юллыйм!

(“Эһ, эһ” – дигән тавыш ишетелә).

Куян кызы. Чү, кем бар монда? (Аю килеп чыга). Аю абзый! Нишләп йөрисең? Нәрсә булды?

Аю. И-и, менә беркем дә очрамаган иде әле. Күңелсез иде. Ярый син очрадың әле, куянкай. Рәхәт булып китте. Миңа бит врачлар күбрәк җәяү йөрергә куштылар. Кыш буе өнеңдә йоклап кына ятма, көн саен урманны бер әйләнеп кайт, сәламәтлегеңә дә әйбәт булыр, фигураң да бозылмас,- диделәр. Менә шуңа урманны әйләнеп кайтыйм дип чыккан идем әле. (Иснәнә). Йокым килә үтереп. Синең йокың киләме?

Куян кызы. Юк, юк, Аю абзый, нинди йокы килсен мондый матур көндә. Кара әле син, нинди матур чыршылар, наратлар. Урман матур, җырлыйсы килә хәтта! (Еракта тавышлар ишетелә). Аю абзый, ишетәсеңме, ниндидер тавышлар килә. Әйдә, агач төбенә качыйк!

Аю. Аучы була күрмәсен, әйдә.

(Бер көтү бала килеп чыга).

1 нче укучы.  Карагыз әле, нинди матур алан! Монда менә җырласаң да, биесәң дә була, ичмасам. Әйдәгез әле, урманны бер шау–гөр китерик.

2 нче укучы.  Бүген бездә бәйрәм – Яңа ел,

                         Күңелләрдә шатлык, тантана

                         Җиребезгә тагын кышлар килде,

                         Өр – яңа ел инде башлана.

3 нче укучы.  Кил син тизрәк, көттек сагынып,

                         Көннәреңне санап, зарыгып.

                         Уң аягың белән атлап кер,

                         Ишекләрне ачып, каерып.

                       (Җыр)

4 нче укучы. Әй, Яңа ел, барыбер киләсең син,

                       Вакытларны булмый туктатып.

                       Яхшы яңалыклар алып  кил син,

                       Начарлары берүк булмасын.

5 нче укучы. Илгә-көнгә ышанычлы караш,

                        Тынычлык һәм муллык алып кил.

                        Бер – береңә ярдәм кулы сузып,

                        Гел яшәргә язсын сөенеп.

6 нчы укучы. Ак карларың мулдан яудыр әле,

                        Капласыннар басу – кырларны.

                        Таулы ит син бала – чага халкын,

                        Сөендер аксакал картларны.

7 нче укучы. Суыкларың, бураннарың белән

                         Рәхим ит Туган ил түренә.

                         Яңа елның ак карлары аша

                         Өметле киләчәк күренә.

         

 8 нче  бала. Шушы аланда бер биеп тә китик әле, дуслар!

                                (Күмәк татар халык биюе)

9 нчы бала. Дуслар, Кыш бабай белән Кар кызы килгәнче, әйдәгез, мәктәпкә кайтыйк. (Китәләр).

(Аю белән Куян кызы агач астыннын чыгалар).

Аю. Вәт, булдырдылар ичмаса. Бигрәк осталар. Кемнәр булдылар соң болар?

Куян кызы. Син, Аю абзый, танымадыңмени? Ә мин таныдым. Җәй көне шушы аланга җиләк җыярга килгәннәр иде алар.  

Әйдә, без дә Яңа ел бәйрәменә барыйк әле, Аю абзый.

Аю. Ярар, мин шигырь сөйләрмен.  Син биерсең.

Яратам мин кыш айларын,

Яңа ел бәйрәмнәрен,

Кыш бабай белән Кар кызының

Тәмле күчтәнәчләрен.

                           

                           Елга ике булсын иде

                           Мондый кызык бәйрәмнәр.

                           Гел биреп торсыннар иде,

                           Баллы кәнфит, прәнникләр.

Куян кызы. Маладис, Аю абзый, булдырдың!

Аю. Әй, йокы килмәсә, биер дә идем әле.

Куян кызы. Ярар, үзем биермен, Аю абзый. Менә шушылай              (Куян бии, Аю кул чабып тора).

Аю. Бигрәк матур биедең, Куянкай. Әйдә, киттек бәйрәмгә! (Китәләр).

( Себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыя алмыйча интегә, берничэ тапкыр чыршыны урап чыга.)
Убырлы: Тр-р-р. Нинди җир бу? (иснәнеп) әдәм исе килә тугелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (Шүрәле килеп керә)
Шүрәле: Нишләп йөрисең син монда урман әбие?
Убырлы: Сәлам. Әйдэ булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр тугел, бармагыңны кыстырмам, себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.
Шурәле: эле яна гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, укучылар  нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.
Убырлы: Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?
(
Төлке килеп керә.)
Төлке: Нинди җыелыш бу?
Шүрәле: Менә урман әбие үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.
Төлке: Ничек?! Бу бит гади генә чыршы тугел, Яңа ел чыршысы!

Шүрәле: Ур-ра! Без  дә бәйрәм итәбез!

Убырлы, Төлке: Ур-ра!  Ур-ра!  

(Буги-буги, о-кей! биюен өчесе бииләр)

(Шулвакыт Шүрәленең кесәсендэ телефон шалтырый.
Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай белән Кар кызы, Яңа ел юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.
Убырлы: Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.
( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)                                          
Убырлы: Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә  карап торасыз?
(Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының  машинасы кабына, Шүрәле дә аңа утырып китә.
Төлке: әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче  чыршы тирәли җырлап әйләник әле.
(Җыр)

(Убырлы килеп керә  Шүрәлене себеркесенә утыртып, музыка куела “Нас не догонят”)
Убырлы: Каршы алыгыз дусларым Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килеп җитте!
(Барысы бергә керәләр. Куян белән аю да алар белән керә)
Кыш бабай: Исәнмесез дусларым! Яңа ел белән барчагызны!
Кар кызы: Исәнмесез кадерле дуслар! Бәйрәм белән!
Төлке: Саумы, Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә түрдән уз Яңа ел! Хәерле сәгатьтә.
Яңа ел: Исәнмесез! Мин — Яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!
Яңа йортның ишеген ачкан кебек
Сезнең янга мин дә килеп кердем,
Нигезләрем минем ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Беләм, миннән һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.
Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!                                                                 (Яңа елны котлап кул чабалар.)

Кыш бабай: Дусларым, чыршыгыз бигрәк матур булган. Бергәләп чыршы тирәли  җыр җырлап әйләник  әле. “В лесу родилась ёлочка”             Шүрәле кар кызына карап торганнан соң:
Ай-яй матур икән безнең Кар кызы. Шундый матурлыгың белән син матур җырлар да җырлыйсындыр әле.
Кар кызы: әйе, дусларым. Сезне бәйрәм белән котлап җыр башкарасым килә.
(Кар кызы жырлый.)
Кыш бабай: Балалар, мин сезгә күчтәнәчләр белән килдем. Мин бик ерактан килдем. Бик арыдым. Мин ял итим, сез миңа һөнәрләрегезне күрсәтерсез.  (Кыш бабай утыра, балалар шигырьләр сөйлиләр, Кыш бабай аларга конфетлар бирә)

1нче укучы: Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Куңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.                            

2нче укучы: Зур өметләр белән каршылыйбыз
2019 нчы ел башын,
Игелек һәм михербанлык кына
Булсын иде елның юлдашы.

3нче укучы: Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтте йөрәкләр,
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Куңелләрдә яңа теләкләр.

4нче укучы: Әй дустым, каршыла
Яңа ел юллары уң булсын.
Елларның көне күп, шуларның барсы да
Куанып яшисе көн булсын.

5 нче укучы: Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды
Туган ягын сагынып кыш килде.
Ак мамыктай  йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.

6 нчы укучы: Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм? диеп сорасагыз,
Бүген бездә Чыршы бәйрәме!

Кыш бабай: Молодцы, балалар булдырасыз икән. (Балаларга бүләк өләшә). Сез чыршы тирәли җырлап әйләнә торыгыз, мин кунакларга да бүләкләремне өләшим әле. (Кыш бабай кунакларга бүләк өләшә)

Кыш бабай: Кадерле дусларым, сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә  китәргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә  көтәләр.
Убырлы: Кыш бабай,  сез киткәнче әйдәгез әле бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк. (Чыршы тирәли бию)
Кыш бабай: Хушыгыз дусларым, киләсе елга кадәр.
Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгә иминлек, матурлык, татулык телим.

Балалар: Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы.
(Биюдән соң Кыш бабай, Кар кызы һәм башкалар барысы да бергә  чыгып китәләр)

1нче укучы: Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бәхет дигән ачкычны
Яңа елның яңа капкаларын
Төпкә кадәр каерып ач, дустым.

2нче укучы: Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик әле җырлы көннәрдә.
Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,
Хыял-төшләр күчсен өннәргә.

3нче укучы: Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Хәерчелек ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

 Яңа ел программасының беренче өлеше тәмам. Барыгызны да Яңа еллар белән!


Хәзер уеннар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа воспитания и социализации обучающихся начального и основного общего образования на 2018-2019 год .(план работы на 2018-2019 г )

Целью воспитательной работы класса  на 2018 – 2019  учебном году является совершенствование воспитательной деятельности, способствующей формированию и развитию нравственной, физич...

Выписка из таблицы результатов успеваемости по предметам русский язык и математика с 2018-2019 учебного года по 2019-2020 учебный год

Выписка из таблицы результатов успеваемости по предметам русский язык и математика с 2018-2019 учебного года по 2019-2020 учебный год...

Приказ №299б от 18 октября 2019 года о проведении апробации цифровой образовательной платформы "Яндекс. Учебник" на уровне начального общего образования в 2019-2020 учебном году

Приказ №299б от 18 октября 2019 года о проведении апробации цифровой образовательной платформы "Яндекс. Учебник" на уровне начального общего образования в 2019-2020 учебном году...

Приказ 10.09.2019 № 459 "О проведении входного контроля в 2019-2020 учебном году".

Приказ 10.09.2019 № 459 "О проведении входного контроля в 2019-2020 учебном году"....

Сборник заданий муниципального этапа Малой олимпиады школьников 2015-2016, 2016-2017, 2017-2018, 2018-2019, 2019-2020 по математике и русскому языку для учащихся 4 классов

В начальной школе олимпиада занимает важное место в развитии школьника. Само понятие «школьная олимпиада» - это соревнования, которое имеет большое воспитательное и обучающее значение. В н...