классны час на тематику ВОВ
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Мухаметшина Ирина Азватовна

1941ел 22 июнь. Җәйге таң атып килә. Авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне утка тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды1941ел 22 июнь. Җәйге таң атып килә. Авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне утка тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Классный час "ВОВ"15.96 КБ

Предварительный просмотр:

  Муса:

1941ел 22 июнь. Җәйге таң атып килә. Авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне утка тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Әминә: Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир-егетләр яуга китәләр.

“Озату җыры” 1куплет гына башкарыла

Мәрьям:Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды,ятимнәр.

Күз яшьләренә буылып

Озата барды газиз аналар.

Кулъяулыгын болгап, сөйгән ярлар,

Юл кырыенда авып калдылар.

Ялан аяклы балалар елый-елый

Тузанлы юллардан чаптылар

Ул көннәрдә түгелгән күз яшьләләре

Елга-елга булып актылар.

“Озату җыры”дәвам итә.

Муса: Авылда картлар, тол хатыннар,ялгыз аналар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк- игенен  дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бетмәс- төкәнмәс налогын да түләргә...

Авыр булды тормышлар,

Китеп беткәч ир –атлар.

Өстәвенә килеп торды

Җан әрнеткеч карга хатлар.

Ат кебек эшләдек без

Колхозны да күтәрдек

Төне буе бәйләү бәйләп

Фронтка да җибәрдек.

Бар сыебыз була иде

Алабута күмәче

Аның янына ярыйсы булды

Черек бәрәңге кәлҗемәсе.

Ашау ягы начар булды,

Авыр булды яшәргә.

Түбә саламнары да бетте-

Ашаттык без малларга.

Ирләрен-улларын фронтка озаткан солдат хатыннары, солдат аналары эштән соң, бергә җыелып, фронт өчен оекбашлар бәйләгәннәр,тәмәке янчыклары,кулъяулыклар чиккәннәр, моңлы-сагышлы җырлар көйләгәннәр.(Хатын-кызлар,кич утырып, фронт өчен оекбашлар бәйләгәннәр,тәмәке янчыклары,кулъяулыклар чигү күренешен күрсәтәләр).

 Әминә:Сугыш...  Нинди шомлы, авыр сүз бу.

Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән,аналарны тол калдырган.

Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, гөрләп торган авыллар юкка чыккан.Илебез Бөек Ватан сугышында бик күп кызын һәм улын югалтты.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башларын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар.

Муса:Безнең Түбән Биш авыл җирлегеннән 419 кеше сугышка китеп, шуның бары 102 се генә туган авылларына әйләнеп кайта ала. Ә 317 авылдашыбыз еракларда – чит җирләрдә ятып калдылар.

Әйдәгез, ераклада ятып калган авылдашларыбызны 1 мин. тын калып искә алыйк!

Каберең кайдадыр билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмәсен күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

4.Чабатадагы,тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан.

Чыгып киткән алар симәнәгә

Хатын – кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән семена.

Бу турыда бүген сөйләгәндә дә

Алар һаман елап җибәрә.

Әминә:Бер шырпысыз түзгән керосинсыз,

Чәй – шикәрсез түзгән авыл ул.

Сыер боты кадәр малайлары

Ил туйдырган - шундый авыл ул.

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә-икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Мәрьям:Авылда калган яше-карты шулай бердәм булып, авырлыкларга, ачлыкка бирешмичә, тырышып эшләгәнгә күрә илебез бу сугышта җиңә алган. Рәхмәт Сезгә сугыш һәм тыл ветераннары!

Муса:Һәр елның 9 маен Җиңү бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Шушы көнне булса да ветераннар белән очрашып, аларны бәйрәм белән каотлыйбыз. Елдан-ел аларның сафы да кими бара. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарыбыз, сезгә тиешенчә кадер-хөрмәтне күрсәтә дә алмыйбыздыр, гафу итегез. Ләкин сезнең алда бурычлы икәнебезне беләбез. Бүгенге көндә без яшибез икән,  ул бит- сезнең өзелеп калган аяклар, киселгән сыңар куллар, сукырайган күзләрегез бәрабәренә.

Ятып калды сугыш кырларында

Кырык бердә безнең бабайлар.

Күпме уллар калды, сөйгән ярлар,

Кайталмады көткән аталар.

Оныттылар,диеп рәнҗемәгез,

Урыныгыз булсын оҗмахта.

Сезнең җаннар- безнең бүгенге көн,

Сезнең исем кала тарихта.

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Тыныч картлык, кайгы- хәсрәтсез, тыныч, имин еллар телибез!

Картаймагыз әле, ветераннар,

Илебезне саклап калган ирләр.

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Тиеш әле Сезгә бик күп назлар.

Хор “Матур булсын!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тематика классных часов в начальной школе

Приблизительные темы классных часов в начальной школе на весь учебный год....

Тематика классных часов для 2 класса на учебный год

Тематика классных часов подобрана и соотвествует возрастным особенностям учащихся 2 класса. В начале учебного года детям неоходимо напомнить правила поведения в школе, на переменах, общественных места...

Классные часы на тематику "Здоровый образ жизни"

Классные часы  являются неотъемлемой  частью образовательного процесса. Залогом успеха в проведении классных часов являются презентации....

Классные часы на тематику "Дружба"

Воспитательный процесс немыслим бех проведения классных часов....

Классный час на тематику ВОВ

Ул елларның батырларын ничек онытасың...Максат:Бөек Ватан сугышы елларының тарихи фактлары, халык тормышы белән  балаларны таныштыру.Кешеләрнең кичерешләрен аңларга, кешеләрне тыңларга өйрәтү.Пат...

Классный час правовой тематики, посвященный Всемирному дню прав ребенка (20 ноября), Конвенции «О правах ребенка».

Классный час имеет целью обобщить знания об основных правах ребёнка; показать единство прав и обязанностей; сформировать отрицательное отношение к противоправным поступкам; воспитывать уважение к прав...

Работа классного руководителя .Тематика классных часов в 3-А классе

в разработке представлена тематика класных часов классного руководителя Порчинской Н.А. для обучающихся 3-А класса на весь учебный год по месяцам, с формами проведения и обсуждаемыми вопросами...