Внеурочное мероприятие
план-конспект занятия (3 класс)

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

Внеурочное мероприятие на тему "100 летие ТАССР"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchi-schou-gallyamova.docx30.88 КБ

Предварительный просмотр:

«Тамчы-шоу» интеллектуаль уены

(ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана)

Максат:

  1. Укучыларның Татарстан тарихы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү;
  2. Татарстанның күренкле шәхесләре белән таныштыру, алар турында белгәннәрне ныгыту;
  3. Туган ил белән горурлану, аның тарихы белән кызыксыну, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Файдаланылган интернет-ресурслар:

  1. http://100tatarstan.ru
  2. Презентация PowerPoint программасында эшләнде.
  3. https://yandex.ru (фотолар һәм рәсемнәр).
  4. https://www.youtube.com (Казан Кремле, Болгар тыюлыгы, Җиңү паркы турында видеолар).
  5. https://online-video-cutter.com/ru програмасы ярдәмендә видеолар кисеп кыскартылды (обрезать видео).
  6. Х.Бәдигый “Саумы, Татарстан”.
  7. Җыр “Туган ил” (Н.Исәнбәт сүз.).
  8. “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры.

Уенда 3-4 нче татар сыйныфы укучылары катнашты.

Уен барышы:

1 алып баручы.

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

Күңелләрдә ныграк саклана.

2 алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Без бүген сезнең белән «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык. Бүгенге уеныбыз ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

1 алып баручы.

1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет кабул ителә. Шул вакыттан бирле Татарстаныбызда бик күп үзгәрешләр булды. Яңа шәһәрләр һәм авыллар, заводлар һәм фабрикалар төзелде. Кырларында мул игеннәр үстерелә. Татарстаныбыз Россиянең иң алга киткән регионнарының берсенә әверелде. (3 слайд)

2 алып баручы.

Татарстан!

Нинди горур исем!

Яңгырыйсың матур җыр кебек!

Дөнья мәйданында даннар яулап,

Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!

1 алып баручы. Республикабызның иң зур байлыгы- аның тырыш, уңган, күп милләтле халкы. Республикабызда 100 дән артык милләт вәкиле үзара дус-тату, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яши. (4 слайд)

2 алып баручы.

Татарстан!

Саумы, туган җирем!

Саумы, Казан, гүзәл башкала!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта

Дуслык җыры белән башлана!

1 алып баручы.

Татарстан!

Республикам минем!

Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,

Авылларың ямьле барчасы! !

2 алып баручы.

Татарстан!

Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

1 алып баручы.

Бүгенге уенда 3-4нче класс укучыларыннан торган ике команда канаша.

1нче команда - “Татарстанның яшь варислары”

2нче команда - “Киләчәк буын яшьләре”

Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен мин аларга бирәм.

Командаларыбыз үзләре белән таныштыралар.

2 алып баручы:

Безнең уенда өченче команда да катнаша , ул –безнең укучыларыбызның чыгышларына бәя бирүче жюри составы. Алар белән таныштырып китәбез.

Шулай итеп, беренче турны башлыйбыз.

1 алып баручы.

I тур “Батыр – берне, белемле – меңне егар” дип атала. (6слайд)

Командаларга “ТАССР төзелүгә – 100 ел” дигән темага өй эше бирелгән иде. Ә хәзер белемнәрне тикшерәбез. Һәр командага бишәр сорау бирелә. Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә. Команда җавап бирә алмаса, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Уенны башлыйбыз. (7-21 слайдлар)

  1. Татар АССР төзелү турындагы декретка кайчан кул куела?
  2. Ничәнче елда Яшел Үзәнгә (Зеленодольск) шәһәр статусы бирелә?
  3. Ничәнче елда Кама автомобиль заводы конвейрында беренче автомобиль җитештерелә башлый?
  4. Ничәнче елда Казан футбол буенча дөнья чемпионатының алты матчын үзендә үткәрде?
  5. М.Шаймиев ничәнче елда ТР президенты итеп сайланды?
  6. К.Тинчурин исемендәге театр ничәнче елда оеша?
  7. Герой-шагыйрь Муса Җәлил ничәнче елда җәзалап үтерелә?
  8. Ничәнче елда Казанда вертолетлар җитештерелә башлый?
  9. Яңа шәһәр һәм КамАЗ заводлары төзелә башлаган ел.
  10. Ничәнче елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча кырык бишенче дөнья чемпионаты уздырылда ?
  11. Татарстанда ягулык салу станцияләре (АЗС) кайчан төзелә башлый?
  12. Казаньоргсинтез ничәнче елда полиэтилен җитештерә башлый?
  13. Түбән Кама (Нижнекамск) поселогы ничәнче елда шәһәр статусы ала?
  14. Кол Шәриф мәчетенең ачылу вакыты .
  15. Казан шәһәре кайчан үзенең 1000-еллыгын бәйрәм итте?

2 алып баручы.

I тур тәмам. Нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

II тур. "Видеотабышмак" бәйгесе. (22 слайд)

  1. алып баручы.

Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турыбыз- "Видеотабышмак" дип атала. Элеге турда экранда Татарстандагы истәлекле урыннар белән бәйле видеоязмалар күрсәтелә. Командалар әлеге истәлекле урынның ничек аталуын әйтергә һәм аның турында кыскача сөйләп бирергә тиеш. Һәрбер дөрес җавап 5 балл белән бәяләнә. Игътибар, экранга карыйбыз.

  1. Казан Кремле комплексы. (23 слайд) Казанның үзәге – Казансу елгасы ярындагы калкулыкта урнашкан Кремль. Казан Кремле иң элек имән диварлар белән уратып алынган була. Ак таштан диварлар XVI гасырның икенче яртысында салына.

Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле урнашкан: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзер – Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкерлар училищесы, XV-XVI гасырга караган хан сарае комплексына кергән тарихи биналар, хан мәчете, хан йорты (аларда хәзер музейлар урнашкан). Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә урнашкан. Бу – ике дини конфессиянең дустанә яшәвенең бер үрнәге.

  1. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. (24 слайд)Татарстан АССРның Спас районы территориясендә 1965 елда оештырылган музей-тыюлык. ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелгән (2014).

  1. Казандагы мемориаль җиңү паркы (25 слайд)— Казанның Яңа Савин районында, Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы кисешү урынында урнашкан парк. Парк мәйданы якынча 50 һектар тәшкил итә. Парк 1970-елларда нигезләнгән. Сазламыкта Бөек Ватан сугышының көннәре саны буенча 1418 агач утыртылган. Мемориаль комплексы 1995 елда төзелгән. Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мемориаль комплексы мәңгелек уты әйләнәсендә урнашкан.

II тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

Музыкаль тәнәфес. Җыр “Туган ил” (Н.Исәнбәт сүз.)

III тур “Игътибарлылык бәйгесе”. (26 слайд)

2 алып баручы.

Өченче турда без күренекле шәхесләр турында сөйләшербез. Һәрбер командага күренекле шәхесләрнең портретлары күрсәтелә. Сез аларны танып, кем икәнен әйтергә, алар турында белгәннәрегезне сөйләп бирерә тиешсез. Дөрес җаваплар ике балл белән бәяләнә.

Өченче турны башлыйбыз.

  1. Муса Җәлил- герой-шагыйрь. “Моабит дәфтәрләре “ авторы. 1944нче елның 25 августында җәзалап үтерелә. (27 слайд)
  2. Бакый Урманче- рәссам, график, скульптор һәм архитектор. Кырлай авылында Габдулла Тукайга мемориал архитектура комплексы авторы. (28 слайд)
  3. Андрей Туполев- авиаконструктор. Аның җитәкчелегедә 100 артык төрдәге самолетлар проектлаштырыла. (29 слайд)
  4. Рудольф Нуриев- балет артисты, балетмейстер. (30 слайд)
  5. Рөстәм Яхин-композитор. Татарстан Республикасы гимны авторы.(31 слайд)
  6. Владимир Чагин- автоузышчы, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе. (32 слайд)
  • Ә хәзер III тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

IV тур. Блиц – турнир. Капитаннар ярышы.

1 алып баручы. Безнең соңгы уеныбыз “Капитаннар ярышы”. Әлеге турда капитаннар катнаша. Аларга унышар сорау бирелә. Алар “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә тиеш. Һәрбер дөрес җавап бер балл белән бәйләнә.

1 команда капитаны сез әзерме? Сораулар сезгә.

  1. Татарстанда ике дәүләт теле (әйе)
  2. Казан – Татарстанның башкаласы (әйе)
  3. Кукмара үзенең сәгатьләре белән дан тота.(юк)
  4. Татарстан флагында яшел, ак, зәңгәр төсләр. (юк)
  5. Түбән Кама шәһәрендә автомобиль шиннары ясала. (әйе)
  6. Казан шәһәре янында Агыйдел елгасы ага. (юк)
  7. Сабантуй бәйрәме язгы кыр эшләре беткәч уздырыла. (әйе)
  8. Татарстан Республикасы президенты Р.Миннеханов. (әйе)
  9. Әлмәт – нефтьчеләр башкаласы (әйе)
  10. Чистай шәһәрендә киез итек фабрикасы бар. (юк)

2 команда капитаны сез әзерме? Сораулар сезгә.

  1. М.Шәймиев –ТР президенты (юк)
  2. Казан шәһәрендә Опера һәм балет театры А.Алиш исемен йөртә. (юк)
  3. 2013нче елда Казанда Универсиада узды. (әйе)
  4. Г.Тукай Кушлавыч авылында туган. (әйе)
  5. “Шүрәле” поэмасын Р.Миңнуллин язган (юк)
  6. Татар алфавитында 39 хәреф. (әйе)
  7. “Көмеш кыңгырау”- балалар өчен чыга торган газета. (әйе)
  8. Яр Чаллы шәһәре Кабан күле янында урнашкан. (юк)
  9. Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр. (әйе)

10.ТР гимны авторы Р.Яхин (әйе)

1 алып баручы.        Безнең ярышыбыз тәмам. Командалар уеннарга бик яхшы әзерләнгәннәр. Үзләренең Татарстан, аның тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре турында бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра, командалар дипломнар һәм истәлек бүләкләр белән бүләкләнә.

2 алып баручы.

Татарстан!

Туган җирем минем!

Бәхет-шатлыкларның ал таңы!

Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,

Халкыбызның данлы Ватаны!

Уен “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Использование ИКТ на уроках, внеурочных мероприятиях, школьных конференциях,

  «Использование ИКТ на уроках, внеурочных мероприятиях, школьных конференциях, творческих уроках»             Выполнила Сущенко Елена Николаевна ...

Внеурочное мероприятие "Спасибо тебе, Азбука" 1 класс

Материал содержит разработку внеклассного мероприятия, посвященного празднику прощания с Азбукой. В нем участвуют учащиеся 1 класса и их родители, а так же учащиеся 2-4 классов....

Разработка внеурочного мероприятия по математике в 1 классе

Данный материал включает в себя презентацию с логическими заданиями по математике для 1 класса и технологическую карту внеурочного мероприятия....

Внеурочное мероприятие по математике В гостях у Квадратика в специальном классе школы 8 вида

Документ содержит конспект и презентацию внеурочного мероприятия по математике. Может быть использован в качестве урока - закрепления по теме "Геометрия" в 1 классе...

Внеурочное мероприятие по внеурочной деятельности "Здоровей-ка"

Тема открытого мероприятия  "Спорт в жизни детей"Привлечение детей заниматься в спортивных секциях....

Внеурочное мероприятие по внеурочной деятельности "Здоровей-ка"

Тема открытого мероприятия  "Спорт в жизни детей"Привлечение детей заниматься в спортивных секциях....