Сценарий на Новый год
материал (4 класс)

Ярулина Заиля Сабитовна

Данный сценарий может быть использован учителям начальных классов, педагогам-организаторам, воспитателям для праздника Новый год.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Җыр “Карлар ява”.

(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый).

Убырлы. Тыр-тыр-тыр… Тыр ,- дим!  Йә алла, тыр, - дим. Һич кенә дә туктатып булмый минем “Мерседес”ны. Йә,йә, тынычлан, тынычлан. (себеркесен сыйпый).

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен жилләтеп йөри башлый, йөгереп кергән Шүрәлене күрми - бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын жәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)

Убырлы. Хи-хи-хи... Беткән бу!
Шүрәле. (Сикереп тора). Кем беткән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәле аны танымагандай ике ягына да чыгып карый).

Шүрәле.(Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?
Убырлы. (Сөенеп)  И- хи –хи , әйе шул. Котымны алдың... Нишләп йөрисең? (Кылана).
Шүрәле. Ә-ә, минме? Менә балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.
Убырлы. (Шатланып.) Вәт, ичмасам. Мин дә шуңа йөрим ич, ихи-хи-хи –хи.
Шүрәле. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.
Убырлы. Ничава, мин барында курыкма син.
Шүрәле.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?
Убырлы. Беләм!
Шүрәле. Нәрсә беләсең соң син, чүпрәк баш! Әйбәтләп тыңлап бетер!
Убырлы. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар, ярар.
Шүрәле. (Як-якка каранып ала). Безгә ничек тә бәйрәмне бозарга кирәк. Әйдә, чыршыны урлыйбыз?!
Убырлы. Чыршыны?! Әйдә, чыршысыз бәйрәм булмаячак.
Шүрәле. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.

Ике клоун керә. Бииләр.

1клоун. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык жыелган!
2 клоун.Ә безнең Чыршы-дус кая соң?
1 клоун. Әнә бит!

2 клоун.Юк, бу бәйрәм чыршысы. Ул кабызылмаган, йолдызы да янмый әнә.  Аңа юлны безнең дус – Чыршыкай гына белә.

1 клоун. Алайса киттек. Чыршыкайны эзләргә. (Җитәкләшеп чыгып китәләр).

(Качкан жирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).

Шүрәле. Әһә, тегеләр Чыршыкайны алырга киттеләр.
Убырлы. Безгә ничек тә боларны алдалап,  Чыршыкайны  урларга кирәк.
Шүрәле. Әнә, әнә, чыршыны алып та киләләр .
Убырлы. Әйдә, тагын качып торыйк.( Качалар).

(Чыршы булып киенгән баланы житәкләп клоуннар керә).

1клоун. Менә чыршы да булды. Тик кемдер җитми?
2 клоун. Әйе,  хәзер Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа елны алып килергә кирәк.
1клоун. Чыршыны калдырып китәбезме?
2клоун. Без бик тиз килеп житәбез бит.
1клоун. Чыршыкай, син безне көтеп тор, без тиз генә Кыш бабайны чакырып киләбез. (Китәләр).
Чыршыкай. (Елап жибәрә) Үземне генә калдырып киттеләр.

(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шурәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).

Шүрәле. Әһә, менә бу чыршы безнеке.
Убырлы. Тик нигәдер күңелсез бу. Бизәргә кирәк моны.
Шүрәле. Чуртым белэн бизикме аны?!
Убырлы. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монысын узган жәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Танай урманында кошларга атып йори иде. (Чыршыга элеп куя).“1”ле, «2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым. Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.
Шүрәле. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.
Убырлы. (Шүрәленең кулыннан тартып ала) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.
Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).
Шүрәле. Хи-и-и, бигрәк матур булды инде.

(Икесе бергә жырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәжбүри биетәләр, әйләндерәләр).

Убырлы һәм Шүрәле.

Чыршы яшел тунын киеп,
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизәндердек,
Әзерләндек Ёлкага.

Җырлыйбыз да, биибез дә,
Без чыршы тирәсендә.
Чыршысыз калды балалар
безнең Ямаширмәдә.

Убырлы. Әйдә, бау бир , бәйлибез.
Шүрәле. (Бау тартып чыгара.) Хи- и, бар ул андый нәрсә, мә.

(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).

Шүрәле. Хи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.

(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).

1клоун. Ә чыршы кайда соң?
2 клоун. Юк… Кая китте икән ?
1клоун. Нишлибез инде хәзер? Кыш бабай да килеп җитәр.
2 клоун. Аларга нәрсә дип әйтербез?
1 клоун. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.
2 клоун. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек.
1клоун. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могжиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.
2 клоун. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.

(Тылсымчы керә).

Тылсымчы. Я кайсыгыз мине чакырды?
1клоун. Сез кем буласыз?
Тылсымчы. Танымыйсызмыни?
Клоуннар икесе бергә. Тануын таныйбыз да…
2 клоун. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.
Тылсымчы. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мәмкин. Ә дус, бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр, Чыршыны шулар урладылар.
1клоун. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак…
2 клоун. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.
Тылсымчы. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач,  ул табышмакларның жавабын белми икән.
Клоуннар. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.

Тылсымчы. (1клоунга ) Беренче табышмакны син тыңла.
Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч,

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә,

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә

1клоун. Таптым! Кыш бабай – бу табышмакның жавабы.


Тылсымчы. (2 клоунга) Ә хәзер син тыңла.
Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә.

Суга әверелергә.

2 клоун. Белдем! Кар кызы.

Тылсымчы. Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белэн Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап жибәрә).

(Чыршыны житәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).

Шүрәле. Балалар безне гафу итегез инде, без ялгышканбыз.
Убырлы. Без бүтән алай эшләмәбез.
Тылсымчы. Гафу итәбезме аларны?
1клоун. Әйдәгез, гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.

2 клоун.

Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп,

Яшел чыршы янына.

1 клоун.

Исәнме, чыршы, исәнме!

Тагын бер ел үтте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 клоун. Ә хәзер инде Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа елны чакрыйк.

Бергә. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел!

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)

Кар кызы:

Кар- буранда тудым мин, кар биләудэ үстем мин.
Кар биләүләрдә үстем мин, кар сулары эчтем мин.
Карлы –бозлы күлмәгем, капрон челтәр итәгем.
Ап- ак, ап-ак кар чәчәклэр сезгэ бүләк итәрмен.
Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда
Биеп аргач, ял итәмен чыршыүскән урманда.
Мин салкыннан курыкмыйм, мин кар – буран яратам
Бизәп йөрим бар дөньяны, кар бөртеге таратам.
Кыш көне мин кар чәчәк, язга чыккач ал чәчәк.
Сезне чын – чын күнелдән котлыйм Яна ел белән!

Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык — пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!

Яңа ел

Мине каршы алыгыз һәм танышып калыгыз!
Исемем минем – Яңа ел, мин бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне өзелеп яратучы.
Сезне өзелеп сагынганга, килдем мин яныгызга.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек телимен барчагызга.
Үз телемдә үз жиремдә бәйрәм белән котлыйм сезне.
Яңа елның имин булсын һәрбер көне!

Кыш бабай.

Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп життем мин.

1 Клоун.

Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы. Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай. Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны жибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

2 клоун.

Нидер житми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?

Кыш бабай. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.

1 клоун. Ахалай, махалай, утлар ян! (2 тапкыр)

Кыш бабай.

Басыгыз чыршы тирәли
Бер жырлап алыйк әле,
Бер биеп алыйк әле.
Яшел чыршы тирәсендә
Җилкенеп калыйк әле.

Чыршы тирәли җыр

1 клоун. Дуслар, бүген Яңа ел! Күңел ачыйк, җырлыйк биик!

2 клоун. Ә инде безнең биючеләр, җырчылар күптәннән көтә. Каршы алыгыз.  

(концерт номерлары)

1 клоун. Ә без бәйрәмне дәвам итәбез. Безнең инде Кыш бабай ял итте. Биетеп алсак та ярар.(Кыш бабай бии)

Кыш бабай.

Бик күңелле үтте бәйрәм,
Безгә китәргэ кирәк.
Телим сезгә Яңа елда
Тагын да зур үсәргә.

Кар кызы.

Дус булыгыз хезмәт белән,
Шатлык китерсен һәр кон.
Яңа елда мәрхәмәтле,
Бәхетле булсын һәркем.
Сау булыгыз!

Киләсе елга да очрашырга язсын!

1 клоун.

Хуш , сау бул, Кыш бабай
Уңсын юлыгыз!
Киләсе елга да
Без көтеп калабыз!

( Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр)

2 клоун. Менә саубуллашыр вакытлар да килеп житте. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз һәм барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашар дип ышанып калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Новый год"

Сценарий праздника...

Сценарий праздника " Новый год"

Скоро Новый год. Сценарий для проведения праздника в начальной школе....

Сценарий праздника "Новый год" (1-4кл.)

Сценарий праздника "Новый год" (1-4кл.) составила учитель начальных классов Гвоздеева Елена Анатольевна. Праздник проходил в начальной школе.Очень получился интересным. Все роли исполняли учителя МОУС...

Сценарий праздника "Новый год"

Сценарий разработан для учащихся 2 классов...

Сценарий праздника "Новый год"

Сценарий новогоднего утренника для 1 - 2 классов....

Сценарий спектакля "Новый год в Африке, или Бармалей на новый лад"

Новогодний спектакль, с участием артистов театра "Шутка", учителей и родителей....

Сценарий к новому году. Здравствуй Новый 2017год.

Сценарий к новому году. Здравствуй Новый 2017год....