технология работа с бумагой
методическая разработка по технологии (2 класс) по теме

 Аппликация из бумаги     2 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kgaz_beln_eshlu_._tien_applika._2_kl.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы  Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык урта мәктәбе

ТЕМА:Кәгазьбелән эшләү.

Тиен  аппликациясе.

                                      2- класс   технология

  технология укытучысы :  Мөхәммәтҗанова З.Р.

МАКСАТ:  геометрик фигуралардан аппликация төзәргә өйрәтү; укучыларның  иҗади сәләтен үстерү;материалны саклап һәм пөхтә тотарга өйрәтү;инструментларны дөрес файдалану;эш урынын  чиста тотарга өйрәтү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал һәм инструментлар: тиен аппликациясе,тиен йомшак уенчыгы, төсле кәгазь, кайчы, клей, кисточкалар, гади карандаш.

Үтәләчәк эш төре:шаблон ярдәмендә геометрик фигуралар ясау, кисү, картонга ябыштыру.

                                        ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I. Оештыру өлеше.

Балаларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

II. Яңа тема өстендә эш.

1. – Балалар, без үткән дәрестә нинди апплиацияләр ясадык?

 - Дөрес , “Өй”һәм “Ракета” ясадык. Алардан тыш җәнлекләрнең һәм кошларның аппликациясен ясарга була. Укучылар, берничә шундый эшне карагыз әле.(альбомнан аппликацияләр күрсәтү). Ошадымы сезгә алар?

2. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

-Бүген без сезнең беләншул җәнлекләрнең берсен ясарбыз. Нинди җәнлек икәнен белү өчен башта табышмакның җавабын табыгыз.

Кош түгел,  оча,

 Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.(тиен)

-Дөрес  укучылар. Бүген безнең дәрескә тиен малае, Тим-Тим килгән.  Менә ул. (йомшак уенчык күрсәтү)

-Аның кайда яшәгәнен беләсегез киләме?  

3. (Фәнис Яруллинның “Тиен малае Тим-Тим” әкиятеннән өзек уку.) Карурманның карасында, бер биек агач башында яшәгән, ди, тиен малае Тим-Тим. Көне буе ботактан-ботакка сикереп уйнаган ул. Әллә үзе бик шаян һәм шук  булганга дуслары- иптәшләре бик якын иткән аны.  Тим-Тим иң озын агачның иң-иң югары ботагына менеп бер сызгыруга, аның барлык дуслары  җыелып җитә икән.

Чикләвекне бишташ итеп тә уйнаганнар алар,сикерешле дә. Ә инде бөтен төрле уеннар уйналып беткәч, дуслары таралышкач , Тим-Тим агач ботагына чалкан ятып болытларга чикләвек ыргыта башлый икән.

-Укучылар  сезгә Тим-Тим ошадымы?

Ул кайда яши? Нәрсә белән туклана? Нинди төстә? Сез тиен турында нинди шигырьләр, әкиятләр беләсез?(укучыларның җаваплары тыңлана.)

Бүгенге дәрестә без сезнең белән тиен малаеның аппликациясен ясарбыз.

4. Тиен аппликациясе ясалган үрнәкне күрсәтү.

-Ул нинди геометрик фигуралардан төзелгән?

-Ничә фигура кирәк булачак?

-Нинди төстәге кәгазь  кирәк?(кызгылт сары, кара)

-Эшләү өчен нинди инструментларкирәк булыр?(кайчы, клей,кисточка)

5. Эш планын төзү:

а) Шаблон ярдәмендә геометрик фигуралар ясау.

б) Кисү.

в) Ябыштыру тәртибен аңлату:

1) колаклар;2) баш;3)гәүдә;4) койрык;5)күзләр;6) борын.

6. Кайчы һәм клей белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.

7. Физкультминутка.

8.Укучыларның мөстәкыйль   эшләве.(авыррак эшләүче балаларга ярдәм итү)

9. Ясаган аппликацияләргә билгеләр кую.

III. Дәрескә йомгак ясау.

-Без дәрестә нинди аппликация ясадык? Аның исеме ничек? Укучылар, урманда яшәүче җәнлекләргә тияргә һәм аларны өйгә алып кайтарга ярамый. Аларны сакларга кирәк, рәнҗетергә ярамый.

-Безнең дәрес тиен малаена бик ошаган. Әйдәгез Тим-Тимгә иң матур аппликацияләребезне бүләк итик, ул аларны урмандагыиптәшләренә күрсәтер(иң яхшы эшләрне күргәзмә өчен җыеп алу)

-Дәрес тәмам. Сау булыгыз.(эш урынын җыю)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технология. Работа с бумагой. Выкладывание мозаичного изображения.1класс (технологическая карта)

. Цели урока  1.Научить детей размечать по лицевой стороне заготовки рисунки, закрепить знания  учащихся в укладке  мозаики. Обучить разрезанию бумаги по прямым линиям, наклеивани...

мастер-класс по технологии:" Работа с бумагой и картоном. Кусудама."

Цели: •    познакомить со значением слова «кусудама», выполнить объёмную работу в технике оригами; •    расширять кругозор; •    развивать мышление, пам...

Урок технологии. Работа с бумагой. Модульное оригами. Кактус.

Познакомить с искусством “Оригами”;   со свойствами бумаги:  пластичностью, упругостью, прочностью.  Научить сгибать бумагу к линиям сгиба, .дать представления о цветах - ба...

Конспект по технологии : Работа с бумагой. Аппликация из бумаги

            Класс 1               Тема: «Работа с бумагой. Аппликация из бумаги»            ...

Конспект урока по технологии: "Работа с бумагой. "Птица счастья" в технологии оригами" 2кл.

Цель деятельности учителя: расширение знаний у учащихся о способах обработки бумаги, приёмах складывания изделий в технике оригами; формирование знаний об основных понятиях и приемах.Планируемые...