3 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
рабочая программа по технологии (3 класс) на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең мөһимлеге шунда, ул шәхес сыйфатларын камилләштерә, образлы күрү, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен, күз үлчәмен,осталыкларын үстерә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologiya39.docx59.45 КБ

Предварительный просмотр:

           «Каралды»

    МБ җитәкчесе

 ________/Таҗиева А.Н./

Беркетмә № 1       

                                        август    2015ел.

«Килешенде»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

___________/Шәрәфетдинова А.Р./

 «__»________________2015ел.

«Расланды»

       Мәктәп директоры

______/Шәрәфиева Г.Б./

  Приказ№    о/д          август 2015ел.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Яңа Җөлби филиалы

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф  укытучысы

Гайфуллина Гөлсинә Мәхмүт кызының

3 нче сыйныфта  “Технология” фәне буенча   эш программасы

(база дәрәҗәсе)

“Перспектив башлангыч мәктәп”

                                                                                                           2015 – 2016 нчы уку елы

                                                                                  Аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен технология фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

- Законы РФ и РТ «Об образовании» ;

-  2015-2016 нчы уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү  мәктәбе” укыту планы (2015 нче елның 28 нче августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган , Приказ № 86-о/д 29 нчы август, 2015нче ел.)

- Федеральный государственный образовательный стандарт  начального  общего образования: текст с изм. и доп. на 2011 г. / М-во образования и науки Рос. Федерации.- М.: Просвещение, 2011. (Стандарты второго поколения).

-Основная образовательная программа по федеральному государственному образовательному стандарту второго поколения для 1-4 классов на ступени начального общего образования Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение –  «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района (Приказ № 1 от 28.08 2015  по школе)

- Оценка достижения планируемых результатов в начальной школе. Система заданий. В 3ч. Ч. 1/М. Ю. Демидова, С. В. Иванов, О. А. Карабанова и др./ ; под ред. Г. С. Ковалевой, О. б. Логиновой.- М. Просвещение, 2011. (Стандарты второго поколения)

- Закон РФ «Об образовании»: статьи 7, 9,32.

     - 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планы (Приказ №9282/11);

    - 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

    - Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасы;

    - “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры  килгән дәреслекләр исемлеге;

    -  Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китерелеп, перспектив башлангыч мәктәп концепциясе.

Дәреслек:

 Рагозина Т.М,  Гринева А.А.  «Технология» 3 класс: дәреслек. - М.: Академкнига / Дәреслек, 2012.

Курска гомуми характеристика

         Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең мөһимлеге шунда, ул шәхес сыйфатларын камилләштерә, образлы күрү, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен, күз үлчәмен,осталыкларын үстерә.

 3 нче сыйныфта технология дәресләрендә 1 һәм 2 сыйныфларда алган белемнәр тирәнәйтелә. Балалар яңа технологиянең яңа төшенчәләре, яңа төр материаллар белән танышалар Терлекләрдән һәм үсемлекләрдән алынган тукымалар төзелешен тикшерәләр, үзлекләрен чагыштыралар. Металлар һәм үтильләштерелгән матеираллардан төрле эшләнмәләр ясыйлар.Эш кораллары һәм җайланмалар белән эшләүнең иң гади күнекмәләрен алалар. Эшләнмәне әзерләү технологиясетиешле нәтиҗәгә ирешү өчен нинди эшләрне һәм нинди тәртиптәбашкарырга кирәклеге турында сөйли.Ә килеп чыккан нәтиҗәнең сыйфаты  баланың белем һәм күнекмәләренә бәйле. Берәр эшләнмә ясау өчен, аны эшләүче кеше технологиядә күрсәтелгән эшләрне булдыра белергә һәм эшләү техникасына ия булырга тиеш.

  Барлык дәресләр дә балаларны проект эшчәнлегенә әзерли. Проект төшенчәсе ачыклана, аны үтәү эзлеклелеге күрсәтелә.

Үз куллары белән үзе һәм якыннары өчен төрле-төрле матур әйберләр эшли белү (яхшы итеп эшли белү!) балаларның үз-үзләренә булган ышанычларын тагын да арттыра.

Программа башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты, уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр, башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты, “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе, Т. М. Рогозина, И. Б. Мылованың, Гринева А.А. технология дәреслеге һәм шулар ук  авторлыгындагы программа, уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр  нигезендә төзелде.

Программада кече яшьтәге укучыда белем алу осталыгы нигезләрен формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алынды. Технология курсын өйрәнү дәвамында укучыларда танып белү универсаль уку гамәлләре – төзелгән модельдән  мәгълүмат аерып чыгару, анализлау, нәтиҗә чыгару, исбатлау, проблема кую һәм аны чишү осталыгы формалашачак. Максат кую, планлаштыру, фаразлау, төзәтмәләр кертү, бәяләү, үз-үзеңне көйләх кебек регулятив  уку гамәлләре ныгытылачак. Укучылар башкалар белән хезмәттәшлек итү, партнерга аңлаешлы сөйләм төзү, үз фикереңне әйтә һәм яклый белү осталыгын үз эченә алган коммуникатив универсаль уку гамәлләрен өйрәнәчәк. Тормыш кыйммәтләрен һәм мораль нормаларны аңлап кабул итү, әйләнә-тирәдәгеләргә үз карашың формалашу кебек шәхсиятле универсаль уку гамәлләре үстереләчәк.

“Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Технология дәресе  баланың үсешендә бик зур роль уйный. Дөньяны танып белергә өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Бала дөньяга карашын, үзенең хис-кичерешләрен, тәэсирләрен чагылдыра. Эш барышында ул үзенең хәтерен, күзаллавын, фикерләү сәләтен, хисләрен эшкә җигә.

  Эш программасының төп идеясе – технологиядән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру.

Технология “Технология” фәннәре  өлкәсенә карый.

Технологиянең тәкъдим ителгән башлангыч курсы түбәндәге максатларны куя: кече яшьтәге мәктәп укучысының шәхси үсешен тәэмин итү һәм аның иҗади потенциален ачу, иҗади фикерләвен үстерү.

Стандарт таләпләре буенча технологиядән программа түбәндәге бурычларны карый:

  • Кулларның сенсорикасын һәм моторикасын, пространствода күзалллау, техник һәм логик фикерләүләрен, күз белән үлчәү,  төрле информация чыгынаклары белән эшләү кәнекмәләрен үстерү;
  • Технологик процессларны үзләштерү, үз идеяләрен тәкъдим итү, конкрет эшләнмәне планлаштыру һәм ясау яки хезмәт күрсәтү өчен белемнәрен һәм осталыкларын ничек файдаланырга икәнлегенә өйрәнү;
  • Укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру.
  • Хезмәт ярату, хезмәт кешеләренә  хөрмәт, табигатькә сакчыл һәм экономияле караш тәрбияләү.

Уку эшчәнлегенең төп төрләре:

  • Материалларның үзлекләрен тикшерү һәм күзәтүләр алып бару, аларны эшкәртү алымнары;
  • Конструкцияләрне анализлау, аларның үзлекләре;
  • Бала яшенә туры килгән технологик мәсәләләрне чишү, гади проектлаштыру, компьютерда эшләү практикасы.

Технологиядән эш программасы  атнага – 1 сәг.исәбеннән , елга-35 сәгатькә ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2010 елда чыккан  №6871/10 «О введении ФГОС НОО»исемле хатына, 4нче модель Базис укыту планына нигезләнеп төзелде.

3 нче сыйныф ахырына технология курсы программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү;

-үз зшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу;

- мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”)

- үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.

Регулятивуниверсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

- иптәшләре белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләсен куярга;

- укытучы ярдәмендә бирелгән биремне анализларга, билгеле һәм билгесезләрне аерып алырга;

 - кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

 - уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

 - ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

 - яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә;

- укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

- уку мәсьәләсен чишү өчен кирәкле мәгълүматны дәреслектән (текст, иллюстрация, схема, сызым) энциклопедиядән, белешмәдән, Интернеттан эзләү һәм сайлау;

- күзәтүләр, дәреслек материалын өйрәнүләр аша яңа белемнәр табу;

- табылган мәгълүматны эшкәртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериацияһәм классификация башкарырга;

- рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга;

- фикерләүдә логик чылбыр төзергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

- партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

- килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

- төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координациясенә омтылырга;

- төрле технологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштырырга һәм көйләргә;

- тормыш тәҗрибәсен куллану.

Укучылар өйрәнәчәк:

  • авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле профессияләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләргә;
  • биремнәрне анализларга, хезмәт процессын планлаштырырга һәм эшне этаплап башкаруга контроль ясарга;
  • коллектив эшләгәндә килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
  • кагыйдә, инстркуцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;
  • үзлекләре буенча картон сайларга;
  • инструментлар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә;
  • яктыга куеп, линейка һәм почмаклык белән билгеләгәндәматериалларны сакчыл кулланырга;
  • гади техникдокументация белән эшләргә; гади сызымнарны һәм эскизларны укырга, шуларны кулланып эшләргә;
  • үзлекләренә карап, материал сайларга (картон, текстиль материаллар, үтильләштерелгән материаллар), аларны кулдан эшкәртүнең төп алымнары;
  • детальләрнетоташтыру төрләре;
  • төрләрне үзгәртү һәм детальләрне тоташтыру алымнары буенча конструктив характердагы гади мәсьәләләрне чишү;
  • модельләрне  үзгәртү һәм модельләштерү;
  • рәсем, гади сызым, эскиз, үрнәк һәм план нигезендә катлаулы булмаган эшләнмәләр ясау.

 «Компьютерда эшләү практикасы» бүлеге буенча:

мәгълүмат чыганаклары турында сөйләү;

  • компьютерда эшләгәндә эшне оештыру кагыйдәләре турында сөйләү;
  • компьютерның төп җайланмаларын атарга (системаблогы, монитор, клавиатура, тычкан, наушниклар, микрофон);
  • өстәмә компьютер җайланмаларын атарга (принтер, сканер, модем, цифрлы фотоаппарат, цифрлы видеокамера, видеопроектор, тавыш колонкалары);
  • компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә;
  • компьютерны яндырырга һәм сүндерергә;
  • дисковод һәм  электрон диск белән эшләргә;
  • тычкан белән эшләүалымнары;
  • текст һәм сурәтләр белән эшләргә;
  • клавиатура белән эшләгәндә санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәү.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • үз регионыңның хезмәт династиясе традицияләрен бәяләргә;
  • проект эшчәнлеге: информация җыю, яхшы вариантны сайлау, эшләнмәне сынап карау;
  • төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып, кирәкле мәгълүматны табарга.

Курс эчтәлеге. Тематик планлаштыру.Укучылар эшчәнлеге төрләре.

Хезмәт культурасы нигезләре, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү.

Кеше тормышында хезмәт эшчәнлеге

Авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле булган киң таралган профессияләр

Технологик процесслар турында гомуми күзаллау

Биремнәрне анализлау, хезмәт процессын планлаштыру, эш барышына контроль, хезмәттәшлек итү күнекмәләре.

Элементар иҗади һәм проект эшчәнлеге

Эшләнмәләр турында информация җыю, яхшы вариантны сайлау, эшләнмәне тикшерү.  “Авыл  хуҗалыгы машиналары паркы” – проекты нәтиҗәләре.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү

 Йорт хуҗалыгын алып бару, декоратив бизәү.

Тематик планлаштыру

Тема

Сәг.саны

Материалларны кулдан эшкәртү технологиясе.

1.

Кәгазь һәм картон  

9

2.

Текстиль материаллар

5

3.

Металллар

1

4.

Үтильләштерелгән материаллар

3

5.

Конструкторлаштыру һәм модельләштерү

6

6.

Компьютерда эшләү практикасы

10

Экскурсия

1

Барлыгы

35

Материалларны кулдан эшкәртү технологиясе. (18 сәг)

Ясалма материаллар

Кәгазь һәм картон  (9 сәг)

Дәресләрдә кулланылган кәгазь төрләре: төсле  һәм  принтер өчен, киптергеч, күчергеч, креп, калька.  Кәгазьнең үзлекләре: төс, үтә күре-нүчәнлеге, калынлыгы, ныклыгы, өслеге..

Картонны тормышта практик куллану; дәресләрдә кулланылган картон төрләре:төсле, тартма ясый торган, гофрланган. Картонның үзлекләре: төс, ныклыгы, калынлыгы, бөгелүчәнлеге, өслеге. Кәгазь һәм картонның үзлекләрен чагыштыру.

Эшләнмәләр ясаганда үзлекләрен һәм тышкы билгеләрен исәпкә алып, картон сайлау. Күз белән чамалап, күчергеч аша, шаблон буенча, линейка һәм почмаклык кулланып үлчәгәндә кәгазь һәм картонны сакчыл куллану.Практик мәсьәләләр чишкәндә гади сызым, эскиз, схемалар куллану. Сызымның линияләрен билгеләү.Шартлы график сурәтләрне уку.Гади сызымга, эскизга таянып, детальләрне тамгалау. Рәсем, гади сызым, эскиз, схема ярдәмендә эшләнмәләр ясау.

Кәгазь һәм картон эшкәртү өчен эш кораллары һәм җайланмалар: гади карандаш, кайчы, пычак, без, линейка, почмаклык, бортлы линейка, клей өчен пумала, шаблоннар, пычак һәм без белән эшләү өчен тишекле такта. Кайчы, пычак, без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

  Кәгазь һәм картонны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр: үлчәү, кайчы белән кисү, пычак белән кисү, без белән тишү, бөкләү, бору, детальләрне җыю һәм беркетү, үрү, аппликация, киптерү.

  Практик эшләр: яңа елга эленмәләр,  декоратив композицияләр, тартмалар, язу кирәк-яяракларын кую өчен подставкалар, планшетлар,театр өчен хәрәкәт итүче картон фигуралар.

Текстиль материаллар (5 сәг)

Текстиль материаллар турында гомуми күзаллау, аларны тормышта практик куллану..

Дәресләрдә кулланылган тукымаларның төрләре: үсемлекләрдән һәм хайваннардан алынган.Төп үзлекләре буенча тукымаларны чагыштыру, сайлау.Парлы детальләр ясаганда тукымаларны сакчыл  куллану.

Дәресләрдә кулланылган җепләр: тегү,  чигү өчен мулине. Эшләнмәләр ясаганда үзлекләре буенча җепләр сайлау.

Текстиль материалларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар: тегү һәм чигү энәләре, башлы энәләр, кайчы, акбур, өлгеләр.Энә һәм булавкиларны сакчыл куллану, куркынычсызлык кагыйдәләре.

  Текстиль материалларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : җепләрне үлчәү, төйнәү, күчергеч ярдәмендә тамгалау, өлге ярдәмендә детальләр тамгалау, кайчы белән кисү, детальләрне тегү, чигү.

   Практик эшләр: чигелгән картиналар, китап тышлары, открыткалар, закладкалар, аппликацияләр, бармак курчак театры өчен курчаклар, эленмәләр, коллаж.

Металллар (1 сәг)

Дәресләрдә кулланылган металллар: фольга, чыбык. Фольганың үзлекләре: төсе, ялтыравы, калынлыгы, ныклыгы, бегелүчәнлеге,  форманы саклау үзлеге.

  Тамгалаганда материалларны сакчыл куллану.

  Металларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар: кайчылар, шариклы ручканың буш стержены, такта.

  Металларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : күз белән тамгалау, шаблон буенча, кайчы белән кисү, бору.

Практик эшләр: яңа елга уенчыклар , картоннан ясалган фигураларның детальләрен беркетү.

Үтильләштерелгән материаллар (3 сәг)

  Материалларның төре: күләмле пластмасскапсулалар.

  Үтильләштерелгән материалларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар:кайчы, без, фломастер, без белән эшләү өчен такта. Кайчы һәм без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Үтильләштерелгән материалларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : шаблон буенча тамгалау, кайчы белән кисү, без белән тишү, детальләрне җыю.

Практик эшләр: уенчык-сувенирлар ясау.

Конструкторлаштыру һәм модельләштерү (6 сәг)

Эшләнмәнең конструкциясе турында төшенчә. Конструкциянең төрле төрләреһәм аларны җыю алымнары. Эшләнмәгә төп таләпләр (материалның туры килүе).

  Схема, гади сызым, эскиз һәм бирелгәннәр буенча конструкторлаштыру һәм модельләштерү.Практик эшләр.

Компьютерда эшләү практикасы(10 ч)

Компьютер һәманың төп җайланмалары (2 ч)

Компьютер мәгълүмат белән эшләү өчен универсаль техник чара. Компютерның төп җайланмалары һәм аларның үзлекләре.

Компьютерга ялганучы өстәмә җайланмалар. Мәгълүматны белдерү рәвешләре. Электрондиск. Дисковод. Электрон диск белән эшләү алымнары, аны саклау.

 Компьютер белән эшләү (5 ч)

Компьютерда эшне оештыру. Компьютерны эшкә әзерләү. Компьютерны дөрес сүндерү.Компьютер белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитария нормалары.

 Тычкан. Тычканның төзелеше.  Тычкан беләнэшләү алымнары. Компьютер программасы. Компьютер белән эшләүнең беренчел төшенчәләре. Тычкан ярдәмендәкомпьютер  программасының эшен идарә итү.

Клавиатура – компьютергамәгълүмат кертү җайланмасы. Клавиатурада эшләгәндә санитар-гигиена нормаларын үтәү.

 Инструментальпрограммалар белән эшләү технологиясе (3 ч)

Графические редакторны эшләтеп җибәрү һәм аның эшен тәмамлый белү.Рәсемнәрне йөкли һәм саклый белү. Рәсем иҗат итү һәм алар өстендә төрле гамәлләр башкара  белү.

Дәрес тәртибе

Бүлек

исеме

Дәрес темасы

Дәрес

тибы

Эчтәлек элементлары

Укучыларның әзерлек дәрәҗә-сенә таләпләр

Тикшерү төре

Өстәмә эш элементлары

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Кәг.,

картон

 Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Язукирәк-яраклары өчен аскуйма ясау

катнаш

Рәсем, схема, эскиз, сызым ярдәмендә эшләнмәнең формасын, размерын, эш этапларын ачыклау. Үрнәккә  анализ ясау, материаллар сайлау. Детальләрне клей ярдәмендә тоташтыру.

Ө: картонның үзлекләрен; төп технологик процессларны.

ӨМА:картоннан карандашлар һәм ручкалар өчен аскуйма ясарга; күзәтүләр үткәрергә; эшләнмә өчен картон сайларга; сызымны анализларга һәм үтәргә; ябыштырырга; эшләнмәне декоратив бизәргә.

Әңгәмә, практик эш

Эшләнмәне сынап карау

2

Кәг.

картон

Алына торган капкачлы тартма ясау

катнаш

Эшләнмәне җыю. Бизәү өчен  кәгазь сайлау.Нәтиҗәне үрнәк белән чагыштыру.

Ө: биремнәрне анализлау; хезмәт процессын планлаштыру һәм эш барышына контроль ясау.

ӨМА: вак предметларны саклау өчен картоннан тартма ясау; кәгазь һәм картонның үзлекләрен чагыштыру; сызым буенча эшләү; тамгаланган деталләрне кисү; бөкләү; эшләнмәне декоратив бизәү.

Әңгәмә, практик эш

Эшләнмәне сынап карау

3

Кәг.,

картон

Һава циркуляциясен күрсәтүче прибор.

катнаш

Папирос кәгазенең үзлекләре.

Эш урынын әзерләү планын тикшерү. Материалларны һәм коралларны рациональ урнаштыру.

Ө: материалларны-папирос кәгазе, скотч, шпагат

ӨМА: приборны ясау өчен кулланылган материалларның үзлекләрен (төс, ялтыравы, ныклыгы,  калынлыгы, өслеге); эшләнмә өчен детальләр әзерләү; тасмалар сызу өчен линейканы шаблон урынына файдалану, приборның детальләрен скотч ярдәмендә тоташтыру; әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә приборны эштә сынап карау.

Әңгәмә, практик эш

Эшләнмәне сынап карау

4

Кәг., картон

Почмак үлчәгеч ясау

катнаш

Эшләнмәнең детальләрен коллектив тикшерү. Эш эзлеклеген ачыклау.

Ө: картонның үзлекләрен.

ӨМА: картон белән эшләргә; эскиз буенча эшләнмә ясарга, кирәк сандагы детальләр ясау өчен шаблон кулланырга; эшләнмәне математика һәм сынлы сәнгать дәресләрендә файдаланырга.

Әңгәмә, практик эш

Эшләнмәне сынап карау

5

Кәг., картон

Гофрланган картоннан котлау открыткасы ясау.

катнаш

Картонның үзлекләре. Күләмле эшләнмәләр ясау.Үлчәү кораллары һәм шаблон кулланып, детальләрне үлчәү.Эшләнмәләрне декоратив бизәү.Эшләрне анализлау.Эшләрдән күргәзмә оештыру.

Ө: гофрланган каартонның үзлекләрен

ӨМА: клей ярдәмендә детальләрне ябыштыру; эскиз буенча детальләрне тамгалау; детальләрне кисү; открытканың нигезен урталай бүлү; этикетканы декоратив бизәү; тишем ясау һәм открытканың нигезен этикетка белән лента ярдәмендә тоташтыру.

Әңгәмә, практик эш

6

Кәг.. картон.

Декоратив панно

катнаш

Эшләрне анализлау. Әзер эшләрдә күргәзмә оештыру. Эшчәнлекнең нәтиҗәләрен бәяләү.Текстиль материаллардан эшләнмәләр ясау һәм декоратив бизәү. Детальләрне беркетүнең төп төрләре.

Ө: “планшет”, “кант”, “декоратив панно” төшенчәләрен..

ӨМА: күргәзмәгә декоратив панно әзерләү; планшет ясау һәм аны кант белән ябыштыру; тасмаларны урталай бүлү һәм картонга ябыштыру; эш эзлелеген саклау; шоколад конфетның пластик кәгазьләреннән чәчәк ясауның этапларын аналаизлау; әзер формалардан үз композицияңне төзү; композициянең детальләрен әзер планшетка ябыштыру.

Әңгәмә, практик эш

15.10

7

Кәг.. картон

Картоннан театр өчен хәрәкәт элементлары булган фигуралар ясау.

катнаш

Кәгазь һәм картонның үзлекләре. Шаблоннан һәм үлчәү коралларыннан файдаланып, детальләрне ясау.Кәгаз һәм картоннан эшләнмәләр ясау. Детальләрне җыю. Чыбык, клей ярдәмендә тоташтыру.

ӨМА: театр өчен картоннан фигуралар ясау; эш өчен төсле кәгазь һәм төсле картон әзерләү; кәгазьгә һәм картонга эшләнмәнең детальләрен билгеләү; детальләрне кисү; гәүдәнең икеле детальләрен тоташтыру; без ярдәмендә тишемнәр ясау; детальләрен парлап чыбыклар ярдәмендә тоташтыру;

Әңгәмә, практик эш

22.10

8

Кәг.. картон

Открытка-ландшафт

катнаш

Кәгазь белән төрле эшләр башкару: бөкләү, дуга формасы бирү, параллель сырлар. Эшләнмәне декоратив бизәү.Үзең уйлап эшләнмәләр ясау. Күргәзмә оештыру.

Ө: “открытка”,  “ландшафт” төшенчәсе. Әйләнә-тирә дәресе өчен “Урман этажлары” дигән открытка.

ӨМА: альбом битеннән открытканың нигезен ясау;эскиз буенча тасмалар сызу һәм кисү; бөгү линияләрен билгеләү; башта агачларны һәм куакларны ябыштыру;  ботакларны һәм сабакларны ябыштыру; күз белән алан детален билгеләү; агач һәм куакларны яруслап ябыштыру;  аланны декоратив бизәү; әзер эшләнмәләрдән күргәзмә оештыру.

Әңгәмә, практик эш

29.10

9

Кәг., картон

Яңа ел уенчыклары

катнаш

План бенча Ттехник һәм технологик мәсьәләләрне чишү өчен информацияне эзләү, үзгәртү, саклау һәм куллану. Шаблон буенча детальләрне билгеләү. Эшләнмәләрне декоратив бизәү.Үзең уйлап эшләнмәләр ясау. Эшләрне анализлау. Күргәзмә оештыру.

Ө: сызымдагы шартлы билгеләрне.

ӨМА: план буенча эшне башкарырга;  яңа ел уенчыклары ясарга; детальләр әзерләргә һәм ПВА клее белән ябыштырырга.

Әңгәмә, практик эш

10

Текст. матер.

Җепләрдән аппликация

катнаш

Җепләр һәм аларның билгеләнеше буенча төрләре. Төсләре, ныклыгы, йомшаклыгы, калынлыгы буенча җепләрне чагыштыру.Текстиль материаллар белән эшләгәндә эш кораллары һәм җайланмалар. Инструментлар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.Эшләнмәләрне декоратив бизәү. Үзең уйлап эшләнмәләр ясау. Эшләрне анализлау. Күргәзмә оештыру.

Ө: “панно”, “композиөия” төшенчәләрен.

ӨМА: өйләрне бизәү өчен җепләрдән декоратив панно ясау; парларда эшләү; рәсемдә күрсәтелгән ысуллар белән эш өчен җепләр һәм инструментлар әзерләү; панноның нигезен картоннан ясау; композицияне уйлау һәм ясау; клей һәм пумала кулланырга; рәсем өстенә ваклап киселгән җепләр салырга.

Әңгәмә, практик эш

11

Текст. матер.

Эшләнмәләрне чигеп декоратив бизәү.

катнаш

Эшләнмәләрне декоратив бизәү.Үзең уйлап, эшләнмәләр ясау. Эшләрне анализлау.Күргәзмә оештыру.

Ө: чигү технологиясе; кулдан иң гади җөйләр ясау технологисен.

ӨМА: чигү өчен кирәкле һәр әйбернең кулланылышын; сызымны уку; чигү бизәкләрен; детальләр ясау; орнаментлар төшерүдә калька куллану; чигүгә әзерлек этапларын; энәне “алга атлату” җөе, ”шнурлау” җөе, “сабак” җөе, “тамбур” җөе, икеләтелгән җепне беркетү; эшләнмәне чигеп бизәргә.

Әңгәмә, практик эш

12

Текст.  матер.

Тукымадан  эленмәләр әзнрләү.

катнаш

Тексстиль материаллларның төрләре. Уң һәм сул як. Инструментлар һәм җайланмалар.Текстиль материалларны һәм җепләрне сакчыл куллану.Шаблон һәм үлчәү кораллары ярдәмендә детальләрнебилгеләү. Эшләргә анализ ясау. Күргәзмә оештыру.

Ө: төрле структурадагы тукымаларның үзлекләрен; эластиклыгын; тукымаларның нинди үзлекләре аларның структурасына , ниндиләре килеп чыгышына бәйләнгәнлегенә.

ӨМА: бәйрәм костюмын бизәү; сызым буенча өлгеләр ясау; бисерләрдән бизәк ясау һәм бизәү; шнур бәйләү.

Әңгәмә, практик эш

13

Текст. матер

Бармак театры өчен курчаклар ясау.

катнаш

Төрле текстиль материллардан үрнәк, рәсем, эскиз һәм сызым буенча эшләнмәнең детальләрен тоташтыруның төп ысулларын үзләштерү.Үзең уйлап эшләнмәләр ясау. Эшләнмәләрне декоратив бизәү. Күргәзмз оештыру.

Ө6 “Выкройка” төшенчәсе

ӨМА: выкройка кулланып, бармак курчак театры өчен курчаклар ясау; калька аша өлге ясау;  өлге буенча тукыманы тамгалау һәм кисү; курчакның күзләрен, борыннарын төймәләр,  мәрҗәннәр кулланып ясау; курчакны декоратив бизәү һәм уйнап карау.

Әңгәмә, практик эш

14

Текст. матер.

Картон нигезгә җепләрдән графика

катнаш

Текстиль материалларның һәм җепләрнең үзлекләре. Парусник ясау өчен материаллар сайлау. Эшләнмәне укытучы карамагында башкару.Техник һәм технологик мәсьәләләрне чишү өчен информация эзләү, табу, үзгәртү, саклау һәм куллану. План буенча эшләү.Эшләрне аналаизлау. Күргәзмә оештыру. Эшләрне бәяләү.

Ө: “Җепләрдән графика” техникасының эш ысуллары

ӨМА: Эшләнмәләр ясау; нигезен сызымга карап билгеләү; без белән тамгаланган урынга тишемнәр ясау; бирелгән алгоритм буенча эшне башкару; җепләрне почмакларга бирелгән эзлеклелектә тарттыру; эчке якка җепләрнең очларын беркетү.

Әңгәмә, практик эш

15

Металллар

Фольгадан уенчыклар

катнаш

Фольганың үзлекләре. План буенча эшләнмә эшләү эзлеклелеген коллектив тикшерү. Технологик операцияләрне укытучы җитәкчелегендә башкару Эшләнмәнең детальләрен тоташтыру. Эшләнмәне декоратив бизәү.Үзең уйлап эшләнмәләр ясау.Эшләрне анализлау. Күргәзмә оештыру.

Ө: фольга белән эшләү кагыйдәләрен; ни өчен кулланылышын һәм үзлекләрен.

ӨМА: бүләк итәр өчен фольгадан эшләнмәләр ясау; шаблон буенча фольганы тамгалау; юка стерженга фольганы чорнап, трубочкалар ясау; җеп кертү һәм очларын бәйләү; схема буенча трубкалардан чыршы уенчыклары ясау.

Әңгәмә, практик эш

16

Үтиль

ләштерелгән мат.

Пластмасс капсулалардан уенчык-сувенирлар

Яңа мат. аңлату

Ярымфабрикатлардан эшләнмәләр ясау. Техник һәм технологик мәсьәләләрне чишү өчен информация эзләү, табу, үзгәртү, саклау һәм куллану.Эшләрне анализлау. Күргәзмә оештыру.

Ө: үтильләштерелгән материалларның кулланылышын.

ӨМА: кечкенә пластмасс капсулалардан уенчыыклар ясау; рәсем буенча зш ысулларын анализлау; эш өчен кирәкле материалларның үзлекләре турында сөйләү; уенчыкларны мөстәкыйль ясау һәм декоратив бизәү.

Әңгәмә, практик эш

17

Пластмасс капсулалардан уенчык-сувенирлар

катнаш

18

Пластмасс капсулалардан уенчык-сувенирлар

катнаш

19

Констр.

модел.

Конструкторның детальләре белән эшләү алымнары

Яңа матер.аңлату

Эшләнмәнең детальләрен тоташтыруның төп алымнары. Эш эзлеклелеге.

Ө: конструктор белән эшләү кагыйдәләрен; детальләрнең исемнәрен һәм эш алымнарын.

ӨМА: конструктордан модельләр җыю;  деталләрне монтаж инструментлары ярдәмендә җыю; рәсемгә карап детальләрне тоташтыру алымнарын өйрәнү; сәгать моделе ясау; модельне эштә тикшерү.

Әңгәмә, практик эш

20

Сәгат моделе ясау

Катнаш

Әңгәмә, практик эш

модельне эштә тикшерү

21

Арба-платформа

Катнаш

Ө: конструктор белән эшләү кагыйдәләрен; детальләрнең исемнәрен һәм эш алымнарын.

ӨМА: арба-платформа моделе ясау; рәсемгә карап детальләрне тоташтыру; модельне эштә тикшерү.

Әңгәмә, практик эш

модельне эштә тикшерү

22

Проект «машиналар паркы»

Проект

Модельләрнең төп элементлары. Информация җыю һәм анализлау. Укытучы җитәкчелегендә планнар эзләү һәм төзү. Яхшы вариантларны коллектив сайлау.

Ө: “проект” төшенчәсе; проектлаштыру этаплары; машиналар.

ӨМА: конструктор детальләреннән машиналар моделе төзү; машиналарныы җыйганда технологик операцияләрнең эзлеклелеген укытучы җитәкчелегендә башкарыру.

Әңгәмә, практик эш

23

Проект «Авыл хуҗалыгы техникасы паркы»

Проект

Ө: хәзерге заман авыл хуҗалыгы машинааларын, аларның әһәмиятен.

ӨМА: хезмәт объектларын анализларга; төрле модельдәге авыл хуҗалыгы машиналарының төп элементларын белергә; модельләрнең конструкциясен төзергә, кирәкле материалларны һәм инструментларны сайларга; эш этапларын ачыкларга; модельне ясарга.

Әңгәмә, практик эш

24

Проектлар конкурсы

Конкурс

Һәр төркемгә үз проектын якларга

25

Комьпю-терда практик эш

Компьютер җайланмалары

Яңа белем

Компьютерны яндыру һәм сүндерү.Аңа техник җиһазларны тоташтыру. Компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагый-дәләрен үтәү.Техник җиһазларны саклау.

Ө: “информация” төшенчәсе; информаияненичек табарга һәм сакларга;

ӨМА: техник җиһазларны анализларга.

Әңгәмә, практик эш

.

26

Компьютер

Катнаш

Ө:  компьютер- мәгълүмат белән теләсә нинди эшне башкару өчен программа ярдәмендә идарә ителә торган җайланма.  “Система блогы”, “монитор”, “клавиатура”, “тычкан”, “наушник”, “микрофон” төшенчәсе;  компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

ӨМА: компьютерның составына ниләр керүен һәм  аларның ни өчен кирәклеген аңлатырга; компьютерда эшләү кагыйдәләрен үтәргә.

Әңгәмә, практик эш

Информация эзләүнең гади алымнары

27

Компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитария нормалары.

Катнаш

Әңгәмә, практик эш

28

Компютерга төп җайланмалары.

Катнаш

Техник җиһазларга сак караш.

компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә;

компьютерны яндырырга һәм сүндерергә;

дисковод һәм  электрон диск белән эшләргә;

тычкан белән эшләү алымнары;

текст һәм сурәтләр белән эшләргә;

клавиатура белән эшләгәндә санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәү.

Әңгәмә, практик эш

29

Мәгълүмат тапшыручылар

Яңа белем.

Кешенең мәгълүматны белдерү рәвешләре. Мәгълүматны саклау, тапшыру эшкәртү, эзләү.

Әңгәмә, практик эш

.

30

Электрон диск белән эшләү

Контрол

Электрон диск белән эшләү. Техник җиһазларга сак караш.

Әңгәмә, практик эш

31

Компьютер программалары

Яңа белем.

Компьютер программалары белән танышу.

Әңгәмә, практик эш

32

Тычкан белән эш

Тест.

Канаш

Тычкан.

Әңгәмә, практик эш

33

Компьютерның клавиатурасы. График редакторлар.

катнаш

Клавиатура. График редактор. Рәсемнәр ясау.Клавиатура белән эшләгәндә санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәү.

Әңгәмә, практик эш

34

Йомгаклау. Мин компьютерда эшли беләм

Практик

эш

Балаларның белемнәрен ачыклау.

Прак-тик эш

35.

Атказанган колзозчы Насибуллина Минвафа апа янына кунакка бару.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:                                                                                                                  

1.Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасы;

2. “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән дәреслекләр исемлеге;

3. Т.М. Рагозина  (образовательная программа «Перспективная начальная школа»)  программасы.

4. Рагозина Т.М. Технология [Текст]: 3 кл.: Учебник / Т.М.Рагозина, А.А.Гринева/ под ред. Р.Г.Чураковой. -2-е изд. — М.: Академкнига/Учебник, 2012.-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү ө...

4 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Әйләнә-тирә фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. ...

4 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Математика фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә...

4 нче сыйныфта “Музыка ” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Цели и задачи учебной программы «Музыка»Жизнеспособность программы «Музыка» обусловлена необхо­димостью приобщения младших школьников к музыкальному искусству, что направлено на достижение следующих ц...

4 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең...

4 нче сыйныфта “Әдәби уку” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге  мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны - әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәл...

4 нче сыйныфта “ Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре “ фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

“Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләре” курсын укытуның максаты:  -Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары,гореф-гадәтләр...