Спорт бәйрәме
план-конспект по теме
Предварительный просмотр:
2009 ел—ТР президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип билгеләнде. Һәр гаилә сәламәт тормыш алып барсын. Кеше өчен Җир йөзендә иң кирәге кояш, һава, су—яшәү чыганаклары. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез, яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга.
Тормыш юллары һай борма-борма,
Кирәк ышанычлы пар канат.
Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,
Күңелләрдә ярсып, шаулап аксын,
Аккошлардай бер-береңне ярат!
Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,--
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Бәйрәмнәрдә-- бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы.
Гомер буе озата бара безне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.
Әйе, бүген зур бәйрәм, чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез -- әти-әниләребез. Бүген без гаиләләребез белән “Сәламәт бала – сәламәт гаилә” исемендәге бәйрәм кичәгә җыйналдык. Кичәбезнең беренче өлеше: “ Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә”.
Бу бәйгедә сезнең татулык, бердәмлек, спорт яратуыгыз, осталыгыгыз сыналыр. Монда тик утыручылар булмасын иде: берегез ярышканда, икенчегез көч-куәт биреп , булышырга әзер булуыгызны теләп калабыз.
Бергә җыелганбыз икән
Нигә күңел ачмаска
Һти-әни улы, кызы,
Ник бергә җырламаска?
Балачакка кире кайтып
Туйганчы уйнамаска?
Жюри әгъзалары сайлау. Командаларга бирелгән өй эше.
- Исем кушу.
- Девиз сайлау
- Җыр сайлау.
- Герб ясау.
Командалар ярышы:
- «Горизонталь мишень».
Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү. Һәр команда кешесе 3 омтылыш ясый. Очколар кыпшауга кергән һәм тигән туплар санынча. Ераклык: балага 6м., әнигә 7м., әтигә 8м. озынлыкта.
- “Футболист”
Тупка артлары белән басалар, күз бәйләп 5 адым китә һәм борылып килеп тупка тибә. Очко: тисә-5, тимәсә 4, читкә китсә 3
.
- Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү. Аумаса 5, ауса 4, бөтенләй ауса 0.
- Күз бәйләгән килеш кыршауга кире кайту. Ераклык: әтиләргә 8, әнии 7, бала 6. Очко: кыршауга кайтса 5, кыршауга тисә 4, читкә китсш 3.
- Тамашачылар арасында утырган гаиләләр арасыннан музыкаль сәлам.
- Табышмаклар ярышы:
- Чит кеше сыртында бара, үзе йөк салып бара? (рюкзак)
- Бер тишектән кердем, өч тишектән чыктым. Чыккан кебек тоелдым, чынлыкта исә кердем (майка кию)
- Кашыкта аягын салындырып утыра? (токмач)
- Кайсы елны кешеләр күбрәк ашый? (кәбисә елында)
- Числосыз, атна исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән атагыз. (өченчекөн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)
- Жирафның кайсы аяклары озынрак? (тигез)
- Скакалка сикерү (әтиләр өчен)
Очко 1 урын – 5, 2 урын – 4, 3,4 урын – 3.
Кыршау әйләндерү (әниләр өчен)
Очколар вакытка карап бирелә: 1урын-5, 2 урын- 4, 3 урын-3.
Кулларны артка куеп, идәнгә утыриыйча идәндәге кечкенә тупны кул белән алу (балалар өчен)
- Эстафета “Пингвиннарча” йөгерү
Тездән өскә туп кыстырып билгеле араны йөгереп үтү,
Сикереп йөрергә ярамый.
- Командалар арасында музыкаль сәлам.
- Эстафета. Кыршау эчендә йөгерү.
- Билгеләнгән араны кыршау эчендә әти йөгереп барып килә.
- Әти кыршау эченә әнине барып алып килә.
- Кыршау эчендә өчесе бергә барып килә.
Урыннар билгеләнә. Тамашачыларга сораулар:
1.Саба районында ничә мәчет бар?
2. Авылда ничә кеше яши?
3. Сайлау кайчан була?
4. Татарстанда ничә район бар?
5. Татарстанда Универсиада ничәнче елда була?
6. Кайсы ай календарьда юк?
7. Суда нинди таш булмый?
8. Сакалы бар акылы юк?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Спорт – здоровье! Спорт – помощник!»
АннотацияСпортивно-семейное мероприятие проводится с целью пропаганды здорового образа жизни; развития контакта между родителями и детьми; выявления общих семейных интересов и склонностей; воспитания ...
Спортивное мероприятие в начальной школе «Спорт ребятам очень нужен, мы со спортом очень дружим»».
Пропаганда здорового образа жизни. Развитие личности ребенка на основе овладения физической культурой. Воспитание чувства коллективизма, товарищества, взаимовыручки, творческого мышления....
Викторина "Спорт, спорт, спорт!"
Подбор материалов к классному часу о спорте....

Внеклассное мероприятие «Спорт, спорт, спорт!»
Спортивные эстафеты, веселые конкурсы, стихи на тему спорт....

Сотрудничество с МАУ "Дворец спорта". Дополнительная образовательная программа организации воспитательной работы и социально-направленной деятельности спортивно-оздоровительного направления с МАУ "Дворец спорта" "Здоровей-ка!" (срок реализации- 4 года)
Сотрудничество с МАУ "Дворец спорта"...

Загадки, пословицы, поговорки и стихи про спорт и различные виды спорта
Загадки,пословицы ,поговорки про спорт....
Олимпийские виды спорта. Водные виды спорта
В интерактивной презентации кратко разобран материал по истории олимпийских игр. Представлены олимпийские виды спорта и водные виды спорта. Даны интерактивные задания....
