Классный час по теме "Урок мужества"
классный час (3 класс) на тему

Методическая разработка.Урок мужества.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_muzhestva.docx471.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан   Республикасы  Апас  муниципаль районы

                      Иске Йомрал урта гомуми белем бирү мәктәбе

Җирдәге тынычлык хакына

Батырлык дәресе

(Әфганстанда хезмәт иткән  Миннегалиев Наил

 белән очрашу–кичә)

                             

                               Миннегалиева Рүзилә Хәбир кызы                

                              башлангыч сыйныфлар укытучысы

                       

                                  2012 нче ел

Җирдәге тынычлык хакына

Батырлык дәресе

(Әфганстанда хезмәт иткән  Миннегалиев Наил белән очрашу–кичә)

Максат.

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру
  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

                                                 Кичә барышы.

        I     Кереш сүз

 Айгөл.      

        Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, нефть тә табыла, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз мул була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир-егетләребез тора. Ләкин бүген дә дөнья күгенең тыныч булганы юк әле. Әфган, Чечня сугышларында шактый улларыбыз мәңгегә ятып калды.

       Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Туган ил алдындагы бурычын үти. Әфган җирендә совет солдатлары, беренчеләрдән булып, халыкара терроризм белән күзгә-күз очраштылар. Көньяк чикләребезнең тынычлыгын тәэмин иттеләр. Әфганстанда совет солдатлары беренче тапкыр оппозиция көчләренә каршы көрәштеләр, халык хуҗалыгы һәм хәрби объектларны сакладылар. Сугыш вакытында тарихи һәм мәдәни объектлар җимерелмәде. Әфганстанда безнең хәрби көчләр җиңмәде дә, җиңелмәде дә, ә үзләренең конституцион һәм гражданлык бурычын үтәделәр.

Диана.          Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

            Хәтерләрдән тиз җуела торган.

            Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

            Күңелләргә - җанга уела торган

Марсель.       Кайсы тауның ташларыннан икән

               Батырлыкка һәйкәл куясы?

               Чорлар җиле ташларны да уя,

              Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Сабрина.     Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

             Күпме аны күккә күтәрмик,

             Ише бармы бөеклекнең солдат

             Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Айгөл.  Игътибар иткәнсездер, безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында  булачак.

  - Х. Әюпнең “Интернациональ бурыч” шигырен укучылар  сөйли.

Руслан.Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

Аида.“Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы ...-

Нигә меңгәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Динара.Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

Илгизә.Илдә нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?

Сабрина.Интернациональ бурыч имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы”  булып,

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары?

Диана.Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

“Бурыч” түләр өчен  түгелме?

Айгөл.  Әфганстан. Бу ил турында 1980 нче елларда күпчелек кеше дәреслекләрдәге кыска   гына  укып беләләр: Гомуми мәйданы 647 км  булган илдә әле 1982  елда да автомабиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

     Менә шушы илгә совет солдатлары кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә телевидение буенча Леонид Ильич Брежнев үзе хәбәр итә. Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

    1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,

    1981 дә – 1300 гә,

    1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның  саны уннарча меңгә җитә.

    1983 елда – 1500 гә, 1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта.

    Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.

Марсель. Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз.

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Ирләр булып калдыгыз

Диана.Абыйлар! Без сезнең кебек үк,

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

Аида.Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз! Сакларбыз!

Юлия.Куркытмас авыр киртәләр ,

Очраса да безнең юлларда ,

Эстафета  булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Динара.Сез батыр солдат булгансыз,

Мин дә солдат булачакмын.

Сез тыныч ял итсен диеп,

Ил чигендә торачакмын.

Диана.Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

Юлия.Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.

Чит–ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь–яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

Айгөл.

     Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар завод фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден–медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрдә һаман ышаныч юк.

  Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

   БезнеңАпас районында хәзерге вакытта 80 әфганчы яши. Алар тыныч тормышта да тырышып хезмәт итәләр. Һәм бүгенге кичәбездә шуларның берсе –Миннегалиев Наил  катнаша.

 

  Хәзер сүзне аңа бирәбез.     ..

  Укучылар сезгә сораулар әзерләде. Шуларны тыңлап китик.

Сораулар:

1.Сугыш вакытында сезгә авыр булдымы?

2.Иптәшләрегез арасында татарлар бар идеме?

3. Әти әниләрегездән хатлар еш килә идеме?

4. Әфган сугышында ничә ел хезмәт иттегез?

          5. Сезгә нинди авырлыклар кичерергә туры килде?

6 Бер – берегезгә булыша идегезме? 

                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час «Урок мужества»

1. Начало войны2. Великие битвы3. Великие подвиги4. Дети герои5. Май 1945...

КЛАССНЫЙ ЧАС. «Урок мужества и патриотизма. Посвящается Вячеславу Рассохину»

Классный час. который нацелен на формирование положительной нравственной оценки таких качеств, как порядочность, честь, верность долгу. В ходе классного часа раскрывается значение слова "патриот", вос...

КЛАССНЫЙ ЧАС «900 ДНЕЙ МУЖЕСТВА»

27 января 1944 года – это дата полного снятия немецко-фашистской блокады с Ленинграда....

Классный час. Тема "Урок мужества". 4 класс

Классный час. Тема "Урок мужества". 4 класс....

Классный час «ДЕВЯТЬСОТ ДНЕЙ МУЖЕСТВА»

Классный час «ДЕВЯТЬСОТ ДНЕЙ МУЖЕСТВА»...

Классный час к Месячнику Мужества

Данный материал посвяён великой Отечественной войне, а именно Тане Савичевой....

Классный час на тему «Мужество отцов- сыновьям в наследство»

    Мужество — одна из добродетелей, отражающая нравственную силу при преодолении страха.  Учащимся  необходимо знать  о подвиге  волжан во время чернобыльск...