Һәр һөнәр мактаулы
классный час по теме

Файзрахманова Гульназ Ильсуровна

Классный час "Һәр һөнәр мактаулы" расширяет знания детей о профессиях и готовит учащихся к выбору профессии.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hr_honr_maktauly_klass_sgate.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Һәр һөнәр мактаулы. (тәрбия сәгате) 

Максат: - Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү;

                   - Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату;

                   - Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-

                     әниләр  хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Укучыларның кул эшләре күргәзмәсе, төрле һөнәрләрне сурәтләгән рәсемнәр, һөнәр исемнәре язылган карточкалар, мәкальләр язылган плакатлар: «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», « Эш сөйгәнне ил сөяр».

Материал: «Әдәплелек дәресләре», 1 – 3 сыйныф, Л. И. Галиева, Л. В. Баязитова, Казан, «Мәгариф», 1995, 115 -117нче битләр; «Татар халык мәкальләре» Яр Чаллы, «Идел-йорт», 2003, 72 – 79нчы битләр; «Көч һәм рух тамырлары», Казан, «Мәгариф», 1998, 52нче бит; Г. Тукай «Сабыйга», Казан, «Татарстан китап нәшр.», 1982, 14, 19, 36нчы битләр.

Дәрес барышы.

І. Оештыру өлеше. Сәламләү.

ІІ. Төп өлеш.

Укытучы: - Укучылар, бүген без сезнең белән бик тә таныш бер сүз турында сөйләшербез. Ә ул нинди сүз икәнен, бер әкиятне тыңлагач, үзегез үк әйтеп бирерсез. (Укытучы «Үги кыз» әкиятен сөйли башлый, бераз сөйләгәч, туктап кала.)

 - Укучылар, бу әкият сезгә танышмы?

 -  Аның исеме ничек? Кайсыгыз әкиятне дәвам итә? ( Бер укучы сөйли)

 - Укучылар, әкияттәге үги кыз ни өчен өенә баеп кайта? Бу кыз турында ниләр әйтә аласыз? ( Укучыларның фикерләре тыңлана.)

 - Балалар, димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез? ( Эш, хезмәт, һөнәр)

 - Әйе, безнең дәреснең темасы  - «Һәр һөнәр мактаулы»

 - Укучылар, сез инде эшнең нәрсә икәнен беләсез. Әйтегез әле, сез нинди эшләр башкарасыз? (Укучылар санап китәләр)

 - Әти-әниләрегез, өлкәннәр сезне бу хезмәтләрегез өчен мактыйлар, шулай бит? Димәк, һәр яхшы эш  - мактауга лаек. Сезнең әти-әниләрегез дә, балалары өчен, тормышны яхшы итү өчен тырышып эшлиләр. Ә сез аларның һөнәрләре турында беләсезме? ( Укучылар сөйли.)

 - Балалар, сез үзегез дә кечкенәдән үк, үскәч кем булу турында уйлыйсыздыр, әйеме? Әйдәгез, Р. Миңнуллинның «Малайлар сөйләшә» шигырендәге малайларны тыңлап карыйк әле. ( Шигырьне рольләргә бүлеп малайлар сөйли:

1 малай: - Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.

                 Тагын аучы булам да, көн дә йөрим сунарга.

2 малай: - Ә мин бабай булгач та, гел әйбәт малай булам.  

                 Үскәч кем буласымны, әлегә әйтми торам.

3 малай: - Ә мин бик көчле булам, әтием төсле булам.

                 Әти кебек корыч коям, чуен коючы булам!

4 малай: - Ә мин бик озын булам,

                 Я батыр солдат булам, я космонавт булам.

5 малай: - Ә мин Третьяк булам да, капкада сакта торам.

6 малай: - Ә мин кибетче булам, яисә итче булам.

7 малай: - Ә мин начальник булам да, йөрим «Волга»да гына.

8 малай: - Мин комбайнчы булам, кырда иген урырга.

                 Әни миңа зур үскәч, куша кеше булырга!

- Әйе, балалар, нинди генә һөнәр сайласагыз да, яхшы кеше булып калыгыз! Ә хәзер безгә кызлар әйтсеннәр әле, бу шигырьдә нинди һөнәрләр турында сүз барды? ( Кызлар җавап бирә.)

 - Укучылар, сез киләчәктә бик тырышып укып, мәктәпне тәмамларсыз һәм сезнең алдыгызга «Кем булырга?» дигән сорау килеп басар. Ә сез барлык һөнәрләрне дә беләсезме? ( Укучылар санап китәләр, рәсемнәре күрсәтелә.)

 - Балалар, сез бик күп һөнәрләр санадыгыз, ә аларның нинди эшләр башкарганын беләсезме икән? Күзләрне йомып торыгыз әле. ( Тактага һөнәр исемнәре язылган карточкалар куела, икенче баганада алар башкарган эшләр бирелгән. Һөнәрләрне башкарылган эшләр белән дөрес итеп тоташтырасы.)

                  Табиб                               иген үстерә

                  Рәссам                                  машина йөртә

                  Укытучы                              сыер сава

                  Шофёр                                  рәсем ясый

                  Игенче                                  балалар укыта

                  Очучы                                  әсәрләр яза

                  Язучы                                   киемнәр тегә

                  Артист                                  кешеләрне дәвалый

                  Тегүче                                   самолёт йөртә

                  Терлекче                               рольләр башкара

- Булдырдыгыз, балалар, киләчәктә сез нинди һөнәр сайласагыз да, ул һөнәрнең кешеләргә һәм илебезне алга җибәрүдә файдалы эш икәнен белерсез дип ышанып калабыз.

- Укучылар, халкыбыз элек-электән хезмәт кешесенә, тырышлыкка дан җырлаган, ә ялкаулыкны хурлаган. Бу турыда без халык мәкальләрендә ачык күрәбез. Сез эш, хезмәт, һөнәр турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучы мәкальне башлый, ә калганнар әйтеп бетерәләр.)

- Булдырдыгыз, балалар! Без сезнең белән сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көненә багышлап, шигырьләр өйрәндек. Шул шигырьләр арасында хезмәт, эш турында язылганнары бар. Тукай абыегыз балаларны кечкенәдән тырыш булырга, эш сөючән булып үсәргә өйрәтә. Аның кайбер шигырьләрен тыңлап китик әле. (Укучылар Г. Тукайның «Эш», «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү» шигырьләрен сөйлиләр.)

 - Укучылар, безнең дәресебез ахырына якынлашты. Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (Укучылар җавабы.) Киләчәктә сез тырыш, эш сөючән, уңган һәм булган балалар булып үсәрсез, кешеләргә һәм илебезгә файда китерә торган эшләр генә башкарырсыз дип өметләнеп калабыз.

ІІІ. Йомгаклау.  - Дәрестә актив катнашкан өчен рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате "Һәр һөнәр мактаулы"

Укучылар әти-әниләренең һөнәре белән таныштыралар.Төрле мәкаль,әйтем,табышмаклар аша хезмәткә мәхаббәт тәрбияләү.Яңа төр һөнәрләр белән "Первоклассная газета"аша танышу....

Сыйныф сәгате "Һәр һөнәр мактаулы"

Укучылар әти-әниләренең һөнәре белән таныштыралар.Төрле мәкаль,әйтем,табышмаклар аша хезмәткә мәхаббәт тәрбияләү.Яңа төр һөнәрләр белән "Первоклассная газета"аша танышу....