Сыйныф сәгате "Һәр һөнәр мактаулы"
классный час (2 класс) на тему

Фахрутдинова Гульзидя Зуфаровна

Укучылар әти-әниләренең һөнәре белән таныштыралар.Төрле мәкаль,әйтем,табышмаклар аша хезмәткә мәхаббәт тәрбияләү.Яңа төр һөнәрләр белән "Первоклассная газета"аша танышу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                 Һәр һөнәр мактаулы.

Максат:Балаларны һөнәр төрләре белән таныштыру;

Укучыларның әти-әниләренең хезмәтенә.башка хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Хезмәткә карата кызыксыну,омтылыш тәрбияләү.

Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлә.”Әти-әниемнең һөнәре “дигән темаларга ясалган Лэпбуклар эленгән.

1.Оештыру өлеше.

Рәхмәт,кояш!Таң китердең,            (кояш  рәсеме тактада)

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

Исәнләшик ,күрешик          (бер-берләренә карыйлар)

-Кулны-кулга бирешик.

Матур итеп елмаеп,

Белем иленә юл алыйк.

Укытучы:-Укучылар,бүген без сезнең белән бик тә таныш бер сүз турында сөйләшербез.Ә ул нинди сүз икәнен табышмакның җавабын тапкач үзегез үк әйтеп бирерсез.

Ялкаулар аннан кача,

Тырышлар бик ярата.

Аны яраткан кешенең

Кадер-хөрмәте арта.(эш) (тактада эш сүзен әйләндереп куябыз аннан соң хезмәт һәм һөнәрне)

Ә эш сүзен тагын ничек дип әйтеп була?(һөнәр,хезмәт)

-Без бүген һөнәр исемнәре белән танышырбыз.Ә нәрсә соң ул һөнәр?Ожоговның аңлатмалы сүзлегендә һәнәр сүзенең аңлатмасы шулай язылган:һөнәр,-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төп төре.Гомер-гомергә татар халкы мәкаль әйтемнәр иҗат иткән һөнәр турында бик күп мәкаль һәм әйтемнәр бар.Әйдәгез мәкальләрнең беренче өлешен мин әйтәм ,икенче өлешен сез дәвам итәсез.

 Эш беткәч,уйнарга ярый

Оста кулда (һөнәр бар)

Егет кешегә җитмеш төрле(һөнәр дә аз)

Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез (көн күрмәс)

Һөнәр ашарга сорамый(үзе ашата)

Һөнәрленең кулы алтын,(акыллының акылы алтын)

-Укучылар сез инде эшнең нәрсә икәнен беләсез.Сезнең төп эшегез уку. Укудан тыш

 гаиләгезгә ничек ярдәм итәсез?Нинди эшләр башкарасыз?(укучылар сөйли)

Өлкәннәр сезне бу хезмәтегез өчен мактыйлар.

Димәк ,яхшы эш мактауга лаек.

Үткән сыйныф сәгатендә без эш башлаган идек.Сез шул эшне төгәлләргә тиеш идегез.Кемнең чыгышы әзер? (укучылар сөйли)

Рания:Малайлар юкка сез

            Доктордан куркасыз.

            Бик әйбәт ул ,димен:

             Әни бит ул минем.( Әниемнең исеме Гөлгенә.Ул хастаханәдә фелдшер булып эшли.Аның һөнәре бик җаваплы, чөнки авыруларның тормышы аларга бәйле.Әниемне һәрвакыт мактыйлар,хөрмәт итәләр.Аның мактау граматалары да бар.Мин әнием кебек табиб булачакмын.)

Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.(Камил әтисе турында сөйли)

Ә мин бик көчле булам,әтием төсле булам,

Әти кебек илебезгә “Кар алтынны табам”.(Әнвәр әтисе турында сөйли)

Ә башкалар кем булырга хыяллана?

Мин төзүче компаниядә менеджер булып эшлим (Мәликә)

Ә мин бик озын булам,я батыр солдат булам,я космонавт булам.(Салих)

Ә мин кибетче булам,яисә бутик ачам.(Диләрә)

Ә мин начальник булам да ,йөрим “Мерседес”та гына.(Рәдиф)

Ә мин Пугачева кебек сәхнәдә генә балкыйм.(Әминә)

Ә миңа әни зур үскәч, куша кеше булырга!

-Әйе,балалар,нинди генә һәнәр сайласагыз да,яхшы кеше булып калыгыз!

Сез бик күп һөнәрләр санадыгыз,ә аларның нинди эшләр башкарганын беләсезме икән?Күзләрне йомып торыгыз әле(Аерым битләрдә һөнәр исемнәре,икенче баганада алар башкарган эшләр бирелгән.Дөрес тоташтырырга.)

Табиб иген үстерә

Рәссам машина йөртә

Укытучы сыер сава

Шофер рәсем ясый

Игенче балалар укыта

Очучы әсәрләр яза

Язучы киемнәр тегә

Артист кешеләрне дәвалый

Тегүче сомолет йөртә

Терлекче рольләр башкара

Булдырдыгыз балалар!

БЕРГӘЛӘП БАСЫЙК ӘЛЕ,

ТҮГӘРӘК ЯСЫЙК ӘЛЕ.

МЕНӘ НИНДИ ТҮГӘРӘК,-

Әйтерсең лә күбәләк.(Күбәләк кебек очыгыз да түгәрәккә басыгыз.)

У


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема : “Һәр һөнәр мактаулы” Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс. Оста кулда һөнәр бар. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Слайд 2

Һөнәрләрне башкарган эшләренә тоташтырырга Табиб терлекләр карый Очучы йортлар сала Язучы киемнәр тегә Төзүче балалар укыта Рәссам кешеләрне дәвалый Савымчы машина йөртә Тегүче рәсем ясый Укытучы сыер сава Терлекче әсәрләр яза Шофёр сомолет йөртә

Слайд 4

Повар молекулярной кухни – довольно редкая профессия, которая появилась всего несколько лет назад

Слайд 5

Молекулярная кухня близка настоящему искуству

Слайд 6

С реди поваров молекулярной кухни есть физики ,химики и микробиологи

Слайд 7

Кулинару чтобы заниматься эксперемнтами ,нужно сначала научиться хорошо готовить обычные блюда

Слайд 8

В ресторане молекулярной кухни нельзя верить внешнему виду блюда

Слайд 9

В молекулярной кулинарии есть свои секреты томатный суп или борщ чаще всего подают в виде спогетти .

Слайд 10

Табышмаклар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)

Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Сыйныф сәгате "Һәр һөнәр мактаулы"

Укучылар әти-әниләренең һөнәре белән таныштыралар.Төрле мәкаль,әйтем,табышмаклар аша хезмәткә мәхаббәт тәрбияләү.Яңа төр һөнәрләр белән "Первоклассная газета"аша танышу....

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...