"Мин татарча сөйләшәм" конкурсына иҗади әш. "Әбиемдә кунакта"
методическая разработка (3 класс) по теме

Это внеклассное мероприятие было проведено на этапе школьного тура республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм".

Бу чараның максаты:

-балаларныхалкыбызныңмилликиемнәре, ашларыбеләнтаныштыру;

 -акыллы, мәрхәмәтле, миллисәнгатебезнеяратучыбалалартәрбияләү;

 -сәнгатьлесөйләү, җырбашкару, аралашукүнекмәләренүстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biemd_kunakta.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

"Мин татарча сөйләшәм" конкурсына иҗади әш.

"Әбиемдә кунакта"

2011ел.

Максат:

-балаларны халкыбызның милли киемнәре, ашлары белән таныштыру;

 -акыллы, мәрхәмәтле, милли сәнгатебезне яратучы балалар тәрбияләү;

 -сәнгатьле сөйләү, җыр башкару, аралашу күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау.

Өй күренеше. Түрдә - сандык. Бер читтә - өстәл. Аның өстендә - милли ризыклар. Сыйныфның бер өлешендә әниләр һәм әбиләрнең, кул әшләреннән оештырылган күргәзмә.

Айгөл.

Әбием! Әйтергә дә онытып торам, бүген безгә минем дусларым килергә тиеш. Мин аларга синең сандыкта кадерләп саклаган милли киемнәр турында сөйләгән идем. Аларның бу әйберләрне күрәсе килз. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь, җыр бию дә өйрәндек.

Әби.

Иптәшләреңне чакырып бик яхшы әшләгәнсең, кызым. Тәмле ризыклар –үзебезнең милли ашларны пешердем. Сыйлармын үзегезне. Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да өйрәтермен.

Айгөл. (тәрәзәдән карый)

 Әбием! Кунакларым киләләр!

Балалар.

Исәнмесез! Хәерле көн!

 Әби.

Әссәламегаләйкем, балакайларым. Күптән инде үзегезне күргәнем юк, үсеп тә киткәнсез. Түргә узыгыз, утырышыгыз.

Айгөл.

Әбиебез сандыгында сакланмый ниләр генә.

 Әйдәгез сорыйк үзеннән, ачып күрсәтсен безгә.

 (әби сандык янына юнәлә)

Гөлназ.

Каян аңлап алды икән әби безнең  теләкне?

Турдә торган сандыгын ул үзе ачарга теләде.

(әби сандыгын ача, тубәтәй ала)

Әби.

Балакайларым!

Татар хатын - кызларыбыз әшнең серен белгәннәр,

 Кич утырып, җырлар җырлап, оста чигү  чиккәннәр.

-Менә бу бабагызның түбәтәе. Мин аны бик кадерләп, аның истәлеге итеп саклыйм. Ә сезнең түбәтәй турында ишеткәнегез бармы? Соңгы вакытларда түбәтәй кигән кешеләр дә ешрак очрый башлады.

Айгөл.

Әбекәй, без түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек, кул әшләре дәресендә хәтта без аны кәгазьдән бизәп әшләдек. Әбием, безне тыңла әле.

Римма.

Балкып тора түбәтәйләр әнҗе бөртекләре белән.

Алар монда килгән гүя чын әкият иленнән.

Айдар

Мөселманга фарыз баш киеме-

Үзе матур, үзе бәләкәй.

 Әллә кайдан нурлар сибеп тора Кызлар чиккән милли түбәтәй. Түбәтәйне кем кигән?

 Иң әлек бабам кигән.

 Бераз үсә төшкәчтен

 Әтием алып кигән.

Кигән аны малайлар, Яшүсмерләр, агайлар.

Түтәбәйне син сакла,

Аны башыңнан салма.

Әби.

Бу татарның милли баш киеме

Килешә ул кемнәр кисә дә.

Исендә тот, балам, кадерен бел Гасыр буйлап килгән ул безгә.

(Әби малайларга тубәтәйләр буләк итә)

 -Әйдәгез әле, бер уен өйрәтәм. "Түбәтәй уенын уйнау.

Әби.

Рәхмәт, балакайларым! Олы кешене соендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. Кая әле, яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.

(Калфакны кызына курсәтә, башына кидерә)

Оныгы

Сандыкта ятты озак әбием чиккән калфак Ул калфакны әнием дә кадерләп кигән һәрчак. Милләтемнең нуры анда ука, чугы, чачагы. Онытма, ядкарь бүләк - әбиемнең калфагы.

Калфак - останың күз нуры, кулларының җылысы, күңел көзгесе. Кадерләп киелә ул, саклана.

Гөлназ белән Айдар "Кәләпүшем, калфагым " дигән җыр башкаралар.

Р.Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр- Волгари көе.

Әби.

Рәхмәт, балакайларым, матур җырыгыз өчен. Алсу кызыма сокланым карап туймыйм. Без яшь чагында тага торгам чулнылар таккан. Кайлардан алдыгыз аны?

Венера

Чың-чың итеп чьңлыйлар толымнарда чулпылар.

Иң башыма хәтле төште матур көмеш алкалар.

Минем йөрәгемне кага збиемнең чулпы чыңы

Яңа буын оныклар да чьңлатыр микән аны?

Әби.

Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәнагатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас. Аларны киючеләр көннән-көн күбәер, алла боерса.

Әльвина.

Калфак, яулык, күлмәк, камзул -Бол ары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

 Татада читек - кәвеш?

Илнар.

Мин беләм.Теләсәгез сөйлим.

 Борын-борын заманнарда Болгар иле булган, ди.

 Безнең борынгы бабайлар шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән читекләр чиккәннәр, ди.

Читек киеп, дөнья буйлап, сәүдә дә иткәннәр, ди.

Шушы нәни генә читек таныткан ди халыкны,

 Хезмәт сөю бабайларга китергән ди байлыкны.

 Бизәк төшкән итекләрне читекләр дип йөрткәннәр, Аларны татар кызлары бәйрәмнзрдә кигәннәр.

Әби.

Әфарин, балакайларым! Милли киемнәр турында күп беләсез икән, мине сөендердегез. Айгөл, кызым, яңа уен өйрәндек дип кайткан идең мәктәптән, шуны уйнап күрсәтегез әле.

"Чума үрдәк, чума каз"уены.

-Бик рәхмәт, балалар, бик рәхмәт.

Балалар"Арча читекләре " көенә бию башкаралар.

Әби.

Бигрәк оста биисез, читекләр бигрәк үзегезгә килешеп тора. Болай булгач, сандыгымдагы алъяпкычымны да сезгә күрсәтим әле. Айсылу, кызым, кил әле. Бусын сипа бүләк итим әле.

Айсылу.

Алъяпкычымның бизәге нурлар сибә йөземә.

 Чәчәк төшкән һәрбер кием килешәдер үземә.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Алъяпкычымныц бизәге әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән, килешәдер үземә. Алъяпкычлы татар кызы бигрәк матур сез бүген.

Милли киемнәргә карап, камаша ике күзем.

 Ал чәчәкле киемебез, гөл чәчәкле өебез.

Аллы-гөлле чәчәк кебек балкыр безнең илебез.

Әби.

Амин! Шулай булсын. Сез сөйләгән шигырьләрне, җырларны тыңлап вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Сандыгымда сезгә күрсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә, әскәтерләрем дә, башка әйберләрем дә бар. Алары инде икенче вакыт. Аларның матурлыкларына карап, бергә сокланырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, үзегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Бергәләп, тәмле итеп, чәйләр эчик.

Фәридә.

Бу байлыкны урнаштырып, әби сандыгын япсын.

Безнең кебек балаларга аны ачып күрсәтсен.

Әби.

Бу чигешләр, бу бизәкләр килә ерак чорлардан,

Үсәр татар балалары илһам алып шулардан.

 Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр ишәйгәннән - ишәя бара.

Шуңа күрә дә гореф - гадәтләребез яшәр, чәчәк атар. Ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.

"Әбием васыятьләре " - җыр.

Әлъмира Шәрифуллина сузләре. Луиза Батыр-Болгари көе.

Әбиемнең васыятьләре офыгымны киңәйтү.

 Иңнәремдә фәрештәләр изгелеккә өйрәтә.

 Изгелеккә өйрәтә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 класска математикадан татарча эш программасы

1 класска математикадан татарча эш программасы. УМК "Перспектива". Дәреслек Дорофеев....

2сыйныфта татарча эш программасы(ПНШ-әдәби уку)

Татар мәктәпләре өчен әдәби уку фәненнән эш программасы...

Авторская программа "Мин татарча сөйләшәм"

Программа разработана для детей, плохо владеющих татарским языком. Главная цель, решаемая при реализации данной программы по родному (татарскому) языку состоит в том, чтобы обеспечить языковое развити...

2 класс. КИМ по изо (татарча)

2 сыйныфта  сынлы сәнгатьтән укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан төзелгән тест биремнәре....

Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.

1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....

"Мин татарча сөйләшәм"

Татарстанда берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелә...

Татарча мультфильм

Мульфильмны татар теле дәресендә карарга була. https://vk.com/wall-172379933_10...