Проект "Кошларга ярдәм ит"
план-конспект урока по теме

Низамутдинова Гузалия Рифхатовна

Этот проект выполнен с целью ,познакомить учащихся с зимующими   в наших краях  птицами,воспитания любви и заботы к птицам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_proekt.docx265.63 КБ
Файл proekt_nachalo.pptx188.13 КБ
Файл proekt_konec.pptx2.14 МБ

Предварительный просмотр:

Проектлы эзләнү эшчәнлеге

        Кече яшьтәге мәктәп балалары белән  проектлы – эзләнү эшчәнлеге үткәрү –ул, яңа белемнәр алу буенча  иҗади  эшчәнлек.Ул балаларны активлаштыру чарасы булып тора ,яңа белемнәр алырга этәрә. Проектлы - эзләнү эшчәнлеге проблемасы хәзерге вакытта бик актуаль.  Яңа белем алу стандартлары бала шәхесен мөстәкыйль , актив, проблемаларны чишкәндә иҗади фикер йөртә белүче итеп тәрбияләүне бурыч итеп куя. Проект – эзләнү эшчәнлеген  башлангыч мәктәптә  кертү ,бала шәхесенең киләчәк тормышында уңышларга ирешүенә ярдәм итәчәк.

Проектлы эзләнүле  эшчәнлеге фәнни-өйрәнү эшчәнлегенең бер төре булып тора. Күп кенә авторлар яңа ачыш ясаган галимнең акыл эшчәнлеге һәм үзе өчен яңа белемнәр ачучы баланың акыл эшчәнлеге үзара охшаш дип ассызыклыйлар. . Иң мөһиме, бала өчен әзер белемнәрне алуга караганда ,аларны үзе эзләп табу күпкә җиңелрәк .Укытучы җитәкчелегендә проектлы-эзләнү эшчәнлеге үткәргәндә , укучылар берничә алымны кулланалар . Ул – проблеманы табу , информацияне, материалны өйрәнү , рефлексив эшчәнлек һ.б. Проектның этаплары һәм аны үткәрү чаралары эзләнүче укучының яшенә туры килергә тиеш. Бала үзе өчен яңа белем-күнекмәләр алырга тиеш, иҗади яктан үсәргә тиеш.

Проектлы –эзләнүле эшчәнлек процессы  берничә этаптан тора .

Теманы сайлау

Эзләнүнең максатын һәм бурычларын кую.

Планлаштыру

Эшчәнлек алымнарын сайлау

Информация эзләү;

Күзәтүләр,сораштырулар, анкеталар үткәрү

Нәтиҗә ясау;

Үзанализ һәм үзбәяләү;

Группалы проектлы эзләнү эшчәнлеге “Кошларга ярдәм кирәк”

Кереш өлеш

Проектның идеясы

Безнең якта кышлаучы кошлар турында белемнәрне барлау.

Проектны оештыру планы.

Актив үзәкләр оештыру:

Конструкторлык үзәге

Күзәтүләр үзәге

Сәнгать үзәге

Әдәби уку үзәге

Нәтиҗә ясау

Проектның максаты – кошлар турында мәгълүмат булдыру , кошларга җимлекләр ясау.

Бурычлар : Укучыларда безнең якларда кышлаучы кошлар турында белемнәр булдыру.

Активлык үзәкләрендә балаларның эшен оештыру:

Җимлекләр әзерләп аларны агачларда урнаштыру;

Кошларга җим җыю буенча акцияләр оештыру;

Күзәтүләр үткәрү (җимлекләргә килгән кошларның санын, төрләрен ачыклау);

Кошларны фотога төшерү;

Рәсемнәр ясау;

Сочинениеләр язу.

План:

1. Бездә нинди кошлар кышлый?

 2. Кышын кошларның туклануы

3. Җимлекләр нинди була?

4. Укучылар ясаган җимлекләр.

 5. Күзәтүләр

. 6. Кошлар турында шигырьләр , “Мин ничек кошларга ярдәм иттем” дигән темага иншалар язу ,рәсемнәр ясау,фотолар төшерү.

.

2.Безнең якларда кышлаучы кошларны ачыклау:

Песнәкләр

Песнәк-кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычларда н чистарта,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.Песнәк – файдалы кош . Бер песнәк җәйге айларда  көненә

500 – 600 зарарлы  бөҗәк  ашый.

Карабүрекләр

Карабүрек-безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул яз,җәен урманда яши ,ә кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк-җимеш калдыклары белән туена.

чыпчыклар

Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да ,Себердәдә , Африка һәмАмерикада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.

Чукыр

 Ул ылыслы урманнарда яши. Читтән караганда чукыр попугайга ошаган. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалшайган була, ягъни өске томшык аска караган, ә аскы томшык өскә карап тора. Ләкин аларның туганда томшыклары туры була. Әниләре аларны туендырганда аларга чалыш томшык кирәкми дә. Ә үзләре азык табып ашый башлауга аларның томшыклары кәкерәя башлый. Чукырлар чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар кышның нәкъ уртасында, иң салкын вакытта бала чыгаралар. Балалары өшемәсен өчен ояларын да калын итеп, ике катлы итеп ясыйлар. Алар чыршы, нарат күркәләренең орлыкларын ашыйлар. Шуны ашаганга күрә алар өшемиләр.

3.Үзләренең белем –күнекмәләре дәрәҗәләрен ,кызыксынуларын һәм теләкләрен искә алып балалар белән план төзелә.

-        Конструкторлык үзәгендә- ата-аналар белән җимлекләр ясала һәм җим өчен чимал җыела.

-        Күзәтүләр үзәгендә – җимлекләргә ничә кош килгәне санала һәм нинди кошлар килгәне күзәтелә.

-        Сәнгать  үзәгендә – рәсемнәр ясала , фоторәсемнәр төшерелә.

-        Әдәби уку үзәгендә - кошлар турында шигырьләр , “Мин ничек кошларга ярдәм иттем” дигән темага иншалар язу

    Саф һавада ял итү сәгатьләрендә укучылар җимлекләргә нинди кошлар килүен күзәтәләр. Дәресләрдән соң , җимлекләргә җимнәр салган вакытта ничә кош килүен саныйлар. Нәтиҗәләр таблицага язылып барыла.

4. Конструкторлык үзәгендә:ата-аналар белән бергәләп 17 җимлек әзерләнде һәм мәктәп территориясенә элеп куелды.

1.Җимлекләр ясау өчен кулланылган материаллар:

Пластик шешәләр;

Соктан ,сөттән бушаган тартмалар;

Яңа ел бүләкләреннән бушаган  тартмалар;

Агач эшләнмәләр.

2. Җимнәр әзерләү

Җимлеккә,балалар алып килгән, ипи валчыклары ,көнбагыш орлыклары, арпа, бодай  ярмалары,туң май кисәкләре куелды .

Проектны тормышка ашыру вакыты арасында кошлар 20 кг җим ашадылар.Тары -5 кг, бодай -4 кг, солы- 2 кг, конбагыш орлыклары -6 кг , туң май кисәкләре.

Һәр көнне өч укучы җимлекләргә җим салып чыктылар. Көненә 200 грамм җим салынды. Әти –әниләр һәм дәү әниләр исә ял көннәрендә җимлекләрнең тулы булып торуын тәэмин иттеләр.

Күзәтүләр үзәгендә :Саф һавада ял итү сәгатьләрендә укучылар җимлекләргә нинди кошлар килүен күзәттеләр. Дәресләрдән соң , җимлекләргә җимнәр салган вакытта ничә кош килүен санадылар. Нәтиҗәләр таблицага язылып барылды.

көннәр

һава торышы

Кошлар саны

Кошлар төре

15.11.11

17 кош

Карабүрекләр ,чыпчыклар

16.11.11

10кош

Чыпчыклар һәм песнәкләр

17.11.11

15 кош

Карабүрек һәм чыпчыклар

18.11.11

3 кош

Песнәкләр һәм күгәрчен

19.11.11

9 кош

Песнәкләр һәм күгәрченнәр

20.11.11

8 кош

Песнәкләр

21.11.11.

21 кош

Песнәкләр һәм чыпчыклар

22.11.11.

6 кош

Песнәкләр

23.11.11.

8 кош

Күгәрчен һәм песнәкләр

24.11.11.

14 кош

Песнәкләр һәм чыпчыклар

25.11.11.

2 кош

Саескан һәм песнәк

26.11.11

12 кош

Песнәкләр һәм чыпчыклар

Эш барышында җимлеккә 125 кош очып килде.

Сәнгать үзәгендә:фоторәсемнәр һәм рәсемнәр ясалды.

Әдәби уку үзәгендә: шигырьләр язу,иншалар язу.

Җимлекләргә күр әле

Карабүрекләр килгән

 Сый барлыгын белгәнме,

Песнәк тә монда икән.

Рәсем дәресендә бергә

Без җимлекләр ясадык.

Кошларны да    онытмадык,

Песнәкне искә алдык

Кызылтүшләр,чыпчыкларны

Матур итеп ясадык.

. 5.Нәтиҗә ясау:

Проект балаларда зур кызыксыну уятты.Беренчедән,кошларга бу бик зур ярдәм. Икенчедән җәмгыятькә файдалы хезмәт.Өченчедән шәхси кызыксыну – балалар “Яшь натуралистлар” түгәрәгенә йөрергә телиләр.

Ата-аналар,укытучы һәм балалар белән бергә проект ысулы ярдәмендә уңайлы нәтиҗәләргә ирештек

Кулланылган әдәбият:

«Большая энциклопедия Кирилла и Мефодия»

А.А.Плешаков Атлас-определитель «От земли до неба».


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1 Проектлы эзләнүле эшчәнлек ; Низаметдинова Гүзәлия Рифхәт кызы Кайбыч районы Кече Кайбыч башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы;

Слайд 2

Кече яшьтәге мәктәп балалары белән проектлы – эзләнү эшчәнлеге үткәрү –ул, яңа белемнәр алу буенча иҗади эш.

Слайд 3

Проект – эзләнү эшчәнлеген башлангыч мәктәпкә кертү ,бала шәхесенең киләчәк тормышында уңышларга ирешүенә ярдәм итәчәк.

Слайд 4

Проектлы –эзләнүле эшчәнлек про ц ессы берничә этаптан тора . Теманы сайлау Эзләнүнең максатын һәм бурычларын кую. Планлаштыру Эшчәнлек алымнарын сайлау Информа ц ия эзләү ; Күзәтүләр,сораштырулар, анкеталар үткәрү Нәтиҗә ясау; Үзанализ һәм үзбәяләү;

Слайд 5

Кошларга ярдәм ит !

Слайд 6

Проектның максаты – кошлар турында мәгъ лүмат туплау , кошларга җимлекләр ясау. Укучыларда безнең якларда кышлаучы кошлар турында белемнәр булдыру. Актив үзәкләрдә балаларның эшен оештыру : Җимлекләр әзерләп аларны агачларда урнаштыру ; Кошларга җим җыю буенча акци яләр оештыру ; Күзәтүләр үткәрү ( җимлекләргә килгән кошларның санын , төрләрен ачыклау ); Кошларны фотога төшерү ; Рәсемнәр ясау ; Сочинениеләр язу . 2

Слайд 7

Безне ң яктагы кышлаучы кошлар


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Песнәкләр

Слайд 2

Карабүрекләр

Слайд 3

Чыпчыклар

Слайд 4

Чукырлар

Слайд 5

Проектны тормышка ашыру чаралары .

Слайд 6

Актив үзәкләр эше

Слайд 7

Конструкторлар үзәгендә 1.Җимлекләр ясау 3 Җимлекләр ясау өчен кулланылган материаллар: Пластик шешәләр; Соктан ,сөттән бушаган тартмалар; Яңа ел бүләкләреннән бушаган тартмалар; Агач эшләнмәләр.

Слайд 8

4 2 . Җимнәр әзерләү Җимлеккә,балалар алып килгән, ипи валчыклары,көнбагыш орлыклары, арпа, бодай ярмалары,туң май кисәкләре куелды . Проект башыннан кошлар 20 кг . җим ашадылар.

Слайд 9

5 Барлык кошлар 3. Күзәтүләр үзәгендәге эш көннәр һава торышы Кошлар саны Кошлар төре 15.11.11 17 кош Карабүрекләр ,чыпчыклар 16.11.11 10кош Чыпчыклар һәм песнәкләр 17.11.11 15 кош Карабүрек һәм чыпчыклар 18.11.11 3 кош Песнәкләр һәм күгәрчен 19.11.11. 9 кош Песнәкләр һәм күгәрченнәр 20.11.11 8 кош Песнәкләр 21.11.11. 21 кош Песнәкләр һәм чыпчыклар 22.11.11. 6 кош Песнәкләр 23.11.11 8 кош Күгәрчен һәм песнәкләр 24.11.11 14 кош Песнәкләр һәм чыпчыклар 25.11.11 2 кош Саескан һәм песнәк 26.11.11 12 кош Песнәкләр һәм чыпчыклар 125

Слайд 10

6 4.Сәнгат ь үзәге һәм әдәби уку үзәгендәге эш Фотога төшерү Җимлекләргә күр әле Карабүрекләр килгән Сый барлыгын белгәнме , Песнәк тә монда икән!

Слайд 11

4 5. Рәсемнәр ясау . Рәсем дәресендә бергә Без җимлекләр ясадык . Кошларны да онытмадык, Песнәкне искә алдык Кызылтүшләр,чыпчыкларны Матур итеп ясадык. .

Слайд 12

6. Нәтиҗә ясау . Проект балаларда зур кызыксыну уятты.Беренчедән,кошларга бу бик зур ярдәм . Икенчедән җәмгыять кә файдалы хезмәт.Өченчедән шәхси кызыксыну – балалар “Яш ь натуралистлар” түгәрәгенә йөрергә телиләр. Ата-аналар,укытучы һәм балалар белән бергә проект ысулы ярдәмендә уңайлы нәтиҗәләргә ирештек 8

Слайд 13

Кулланылган әдәбият: 1)”Большая энциклопедия Кирилла и Мефодия” 2)А.А.Плешаков .Атлас – определитель “От земли до неба “