Күңел кыңгыраулары
материал (1 класс) по теме

Ахметзянова Алсу Шайхулловна

Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, туган телебезгә, аның гүзәл табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunel_kyngyraulary_-_klasstan_tysh_chara.docx18.88 КБ

Предварительный просмотр:

              Күңел кыңгыраулары.

 (башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара)

Кичә үткәреләчәк зал матур итеп бизәлгән: гөлләр, агачлар, бер почмакта казан эленеп  куела. Стенага кош рәсемнәре беркетелә. Ике якта балаларга утыру өчен бүрәнәләр куела. Балалар татар халкының милли күлмәкләреннән киенә.  

Ерактан  “Туган авыл” җыры ишетелә. Әтәч кычкыра. Балалар йөгерешеп ишек алдына чыгалар.

Таң атты,таң атты.

(Балалар ишек алдындагы бүрәнәләргә тезелешеп  утыралар. Күмәк рәвештә “Әссәламегаләйкүм”җыры башкарыла)

Кыз: Дуслар,әйдәгез, “Тәңкә салыш”уенын уйныйк әле. Биисе,җырлыйсы килеп китте. (Салмак кына бию көе уйнала. Бер малай бии-бии тәңкә сала)

-Тәңкә кемдә? Сикереп чык!

-Тәңкә миндә.

-Дуслар, Алсуны нишләтик?

-Җырласын.

Алсу:  Мин И.Закировның  Р.Миңнуллин сүзләренә язган “Әнкәмнең догалары “җырын башкарам.

(Йөзек салу дәвам итә. Икенче бала мари халык биюен башкара. Өченче балага татар халык биюен башкарырга кушыла. Башка балалар такмак әйтеп кул чабалар)

Өй артында карабаш,

Чәчкәк ата аралаш.

Сездәй матур кызларга

Такмак әйтми ярамас.

Алып баручы: Балалар, бик нык тавышланасыз бит. Кечкенә энеләрегез, сеңелләрегез йокларга ятты, тынычрак уеннар уйнагыз әле.

Балалар: Апа, без алар өчен бишек җырлары башкарыйк әле. Безнең көйгә рәхәтләнеп изрәп төш күреп  йокласыннар. (Балалар бишек җырлары җырлыйлар, кулларына тоткан курчакларын тирбәтәләр)

Кыйгач кашым, асыл ташым

Йоклаек икәү,

Йокла иркә, йокла бәбкә

Бәүкәй,  бәлли-бәү.

А.б. Бигрәкләр дә матур җырлыйсыз инде, балакайларым, рәхмәт. Бәбиләребез тыныч кына йокласыннар, ә без табышмак-мәкаль әйтешсәк тә ярар.

-Егет кешенең һөнәрләр саны?

-Җәяүлегә нәрсә авыр?

-Тиленең сикерү биеклеге?

-Нәрсә капчыкта ятмас?

-Сөйдергән дә, биздергән дә нәрсә ул? (Балалар җавап бирәләр)

А. Б: Дуслар, әдәпле, инсафлы, игелекле, мәрхәмәтле булып үсәргә теләсәк, без ата-бабаларыбызның акыллы гыйбарәләрен, зирәк кисәтүләрен хәтердән чыгармаска тиешбез. Менә алар:

-ишек алдында үскән агачка балта чапма, бәхетеңә чабарсың.

-ишек алдын урамга таба себермә, байлыгың таралыр.

-яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер.

-мунчада су эчмә, эчең авыртыр.

-җиргә ятып йоклама, чир кагылыр.

-утка төкермә, авызың кутырлар.

-чәчеңне теләсә кая ташлама, кош алып оя корыр, синең башың әйләнер.

-урман үстер, ачлык күрмәссең.

-сыерчыкларга оя яса, эшең уңар.

Алып баручы:  (күккә карап)

Тилгән, тилгән!        Кызлар бәбкәләрегезне саклагыз, тилгән ала күрмәсен.

Барысы бергә:         Тилгән,  тилгән . Бәбкә алырга килгән.                                                                                                    

                                    Бер аягы тимердән,  бер аягы камырдан,

                                   Бер бәбкәне ала алмый , көне буе тилмергән                                                                                                                      

                                   Көш-шү, көш-шү.

(  Балалар уеннарын дәвам итәләр. Бакалар тавышы ишетелә.)

     Кыз:        Бака, бака ба-ка-ка , бака җылы ярата

                      Бар тавышка : “ Яңгыр килә!”

                      Дигән хәбәр тарата.

   Малай:     Дуслар, сезнең бакалар сөйләшкәнен ишеткәнегез бармы?              

   Кыз:          И, бакалар сөйләшәләрмени алар?

 Малай:       Тыңлый белеп тыңласаң, сөйләшәләр икән алар. Без тыңлаган идек, менә ниләр ишеттек. ( Бака маскалары кигән ике бала )

А.Б.: Ана бака үзенең картына үпкәләп әйткән ди:

Кыз:  Кәкре – бөкре аягым

          Ука башмак күрмәде.

          Тубырчыктай башкаем

         Энҗе калфак кимәде.

Малай:  Сабыр ит! Сабыр ит!

              Чү,чү карчык, сабыр ит!

              Ялт-йолт иткән таз башыңа

              Укалы такыя алырбыз

              Кылдый- былдый ботларыңа

              Комач ыштан алырбыз

              Бил-итәксез буйларыңа

               Атлас - камзул  алырбыз.

Икесе бергә:  Менә җәйгә чыгарбыз

                         Мүктән түшәк түшәрбез.

                         Сикереп күлгә чумарбыз

                          Бырр-рыйк, бырр-рыйк уйнарбыз.

                          Сабыр ит! Сабыр ит!

А.Б. Җәй коры килгән елларда чәчү беткәч, безнең әби – бабайларыбызны бер кызыклы тамаша көткән. Ул карга боткасы дип аталган. Ул үзе бөтен авыл халкы бәйрәме булса да, аны оештыру күбрәк бала-чагага тапшырылган. “Карга боткасы” буласы көнне бер төркем булып җыеласың  да китәсең урам буйлап. Без дә өйләргә барыйк, дуслрны чакырыйк, сый-хөрмәт җыйыйк.

- Әйдәгез, әйдәгез.

(Балалар өй янына баралар. Бии - бии җырлыйлар)

Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә,

Сулар сибеп үстерәбез

Тәрәзә төпләрендә.

(бер йортка барып, ишек шакыйлар)

Бала: Өйдәме түтәй?

          Җәтрәк бир күкәй,

         Бирсәң безгә өч күкәй,

         Тавыгың салыр йөз күкәй.

(түтәй чыгып сый бирә)

Икенче “өй” янына киләләр.

Бала:  Өйдәме түтәй?      

             Май кирәк, ярма кирәк.

             Карга туена бар да кирәк.

            Тагын булса он чыгар,

             Пешерербез без чумар.

А.Б.: Шулай бөтен авылга сөрән салып чыккач, карты – яше, баласы – чагасы итен – маен, ипи – тозын алып су буенда болынга җыела. Казан асалар, ботка пешерәләр, ашыйлар – эчәләр, матур сүзләр сөйләшәләр. Аннан китә инде су сибешү. “ Нигә миңа сиптең?”- дип, беркем дә үпкәләми, чөнки йоласы  шундый. ”Карга туенда су сибешеп уйнасаң, җәй көне яңгыр җитәрлек ява, игеннәр уңа” – диләр. Карга боткасы хатирәсе ел буена җитә. Кышын җылы өйдә, табын янында җыйнаксызрак утырсаң,  шундук  исеңә төшерәләр.

Бала: Утыр, бәбкәм, ашарга,

           Түгеп – чәчеп ашама.

           Тәти утыр табында

           Алдыңа күл ясама,

           Ипи валчыгыңны койма,

           Аяк асты ташлама.

           Карга боткасы түгел бу –

           Аягүрә ашарга.

А.Б.: Балалар, сез табын янында үз –үзеңне матур итеп тотуның  нинди кагыйдәләрен беләсез?

- Әти – әнидән алда, табын янына килеп утырма.

- Әти – әнидән алда кашыкка үрелмә.

- Ипи валчыкларын коеп ашама, ипинең рәнҗеше төшәр.

-  Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән өсте әйбер юк.

А.Б.: Балалар иман белән, акыл белән көн итәргә өйрәткән бу изге теләкләрне тормыш кагыйдәгез итеп үзләштерегез.

Карагыз, яңгыр бабай сезнең теләкләрегезне ишеткән. Яңгыр да ява башлады. (яңгыр тавышы)

“Бәллүр тамчы” җыры башкарыла.

Балалар барысы бергә:

Яңгыркаем, тукта

Явасың бит юкка

Тукта  инде , тукта

Кайт та ятып йокла.

Яңгыркаем тукта,

Кайт та ятып йокла.

Бала: Яңгыр туктады, кояш чыкты. Күбәләкләр оча башлады. Без дә яңадан уйнарга керештек.