Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк
классный час (1 класс) на тему

классный час

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 181_jal.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

БЕР – БЕРЕБЕЗГӘ МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫЙК

Максат:

укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Иҗади фикерләү сәләте үстерү.

План

1. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй  эшләрен тикшерү.

З.Уку мәсьәләсен кую.

"Китаб-әт-тәрбия" китабыннан тормыш кагыйдәләрен тыңлау

4.Уку мәсьәләсен чишү.

Дәрес барышы.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Мәрхәмәтле булыйк олыларга

Миһербанлы булыйк кечегә.

Яхшы сүзебезне кызганмыйк без

Дөньядагы һәрбер кешегә.

Гомер бит ул аккан сулар кебек

Шаулый-шаулый үтә дә бара.

һәр эшләгән яхшылыгың синең

Кешеләрнең күңелендә кала

                                              Р.Гарифуллина шигыре.

2. Өй  эшләрен тикшерү.

-Укучылар, кешеләрдә бик күп төрле матур сыйфатлар бар: мәрхәмәтлелек, игелеклелек, яхшылык. Сезгә "Мин кешеләргә, хайваннарга карата нинди яхшылыклар эшләгәнем бар?" - дигән темага әзерләнеп килергә кушылган мде. Әйдәгез, сезне тынлап үтик. (һәр укучы яхшы эшләре, өлкәннәргә булышулары, хайваннарны кыерсытмаулары турында сөйлиләр).

З.Уку мәсьәләсен кую.

-Хәзер "Китаб-әт-тәрбия" китабыннан тормыш кагыйдәләрен тыңлыйк әле:

Илле икенче тәрбия. "Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булуың яхшы. Берәүгә бер яхшылыгың тисә-сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң-онытма."

Алтмышынчы тәрбия. "Әй угыл, белеп тор, сиңа изгелек кылган кешегә яманлык кылма, нигъмәт биргән кешене хурлама, кимсетүле караш белән карама."

Алтмыш дүртенче тәрбия. "Тел җәрәхәте кылыч җәрәхәтеннән ачырак. Әй угыл, һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, яман сүз әйтмә. Кешегә ашыгып сүз әйтмә."

Укучылар, сез дә бу кагыйдәләрне үтәргә тырышырсыз. Өлкәннәргә, әти- әниләрегезгә, иптәшләрегезгә мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле кешеләр булып үсәрсез дип ышанып калам.

Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (Миһербанлылык, мәрхәмәтлелек турында).

4.Уку мәсьәләсен чишү.

-Укучылар, сез мәрхәмәтлелек дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди мисаллар китерә аласыз? (Җаваплар тыңлана).

- Әйе укучылар, мәрхәмәтлелек - кешеләрдәге иң матур сыйфатларның берсе. Мәрхәмәтле кешеләр алар, киң күңелле, олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмчел, көнләшүне белмәүче изге кешеләр.

-Сез кылган гамәлләрегез буенча үзегезне миһербанлы кеше дип саныйсызмы? (Барысы да кул күтәрәләр.) Мин сезнең күңелегезнен яхшылыкта булуы өчен сөенәм, балалар. Без моны өй эшләрен тыңлау нәтиҗәсендә күрдек инде. Укучылар, үзегез укыган әдәби әсәрләрдән, әкиятләрдән, теливизордан караган мультфильмнар буенча мәрхәмәтлелеккә, яхшылыкка нинди мисаллар китерә аласыз?(Укучылар җавабы тыңлау.)

-Әйе укучылар, әкиятләр аша без яхшы кешеләрне начарлардан аерырга өйрәнәбез. Менә бу әкият геройларын карап үтик әле (рәсемнәр күрсәтелә). Аларны уңай һәм тискәре сыйфатларына карап ике төркемгә бүлегез (Укулар ике төркемгә бүләләр).

-Уңай геройларның төп сыйфатларын санап чыгыйк әле(Кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле, акыллы, игътибарлы, юмарт, мәрхәмәтле).

-Ә тискәре геройлар нинди сыйфатларга ия? (Көнчел, тыңлаусыз, усал, кире, явыз, хәйләкәр)

-Әйе, укучылар, болар барысы да кешеләргә хас сыйфатлар. Ә без үзебездә бары тик уңай сыйфатлармы тәрбияләргә тырышыйк. Яхшылардан гына үрнәк алыйк. Яман гадәтләргә иярмик.

Безнең татар халкында игелеклелек, мәрхәмәтлелек турында мәкаль-әйтемнәр бик күп. Шуларның кайберләре белән танышып китик:

-Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәм белән мактанмас.

-Яхшылык эшләсәң, яхшылык күрерсең.

-Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. - Мәрхәмәтле кеше- мәһабәтле кеше.

  1. Күңеле яхшы—ашка, күңеле яман-орышка.

- Яхшы сүз шифалы, тылсымлы юа ул яраны, борчуны.

Бу мәкальләр безне әлбәттә яхшылыкка, миһербанлылыкка өйрәтә. һәрбер кешенең матур, җылы сүз ишетүгә җаны эреп китә, күңелләр күтәрелә. Менә сез нинди шифалы, әдәпле сүзләр беләсез, бер- берегезгә әйтеп карагыз әле?

Хәерле иртә, рәхим итегез, ашыгыз тәмле булсын, рәхмәт, зинһар өчен, хәерле көн, исәнмесез, гафу итегез, кәефләрегез ничек? киләсе очрашуларга кадәр.

Күбәләгем, сандугачым, сөекле дустым.

-Рәхмәт укучылар. Гел шулай тәмле телле булыгыз. Өлкәннәргә дә, кечеләргә дә матур сүзләрегезне кызганмагыз.

-Халкыбызда борынгыдан ук ятимнәргә, язмыш кимсеткән кешеләргә карата бер гадәт яшәп килгән. Анарның хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр. Мондый кешеләргә карата мәрхәмәтле булганнар. Бүгенге авыр заманда мәрхәмәтле булу бигрәк тә кирәк. Ата-ана назын күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Үз балалары булып та картлар йортында, үз әти-әниләре булып та балалар йортында тәрбияләнүчеләр йөрәкне әрнетә.

Балалар, без дә булдыра алганча, изге эшләрдә катнашыйк, ятимнәргә ярдәм итик, әти-әниләргә, туганнарга, картларга, иптәшләребезгә мәрхәмәтле булыйк. Бүгенге дәресне Ф.Яруллинның "Мәрхәмәт" шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Теткәләнә, туза бик тиз.

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч  терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтерәк.

КЛАСС СӘГАТЕ

Класс җитәкчесе: Гареева

                Чулпан

Шамиловна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....

Табигатькә сак карашта булыйк !

Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белү. Халык авыз иҗатында урман образы кулланылышы....