Табигатькә сак карашта булыйк !
классный час (1 класс) по теме

Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белү. Халык авыз иҗатында урман образы кулланылышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_tabig_sak_karashta_bulyyk.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

               Тема: Табигатькә сак карашта булыйк!


Максат: Укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү; табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү; халык мәкальләрендә урман образы кулланылышы; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искә төшерү.

Исәнмесез, якын дуслар, хуш килдегез, рәхим итегез, рәхәтләнеп күңел ачып, кичәбезне карап китегез.
Безнең бүгенге кичәбез «Урманда кунакта» дип атала.
_ Ә хәзер укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын дөрес әйтсәгез, без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз.
Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә . (
Урман)
- Балалар без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгабыз. Тик урманга кергәнче, безгә төп өч кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?
- Шаулама!
-Чүпләмә!
- Рәнҗетмә!
- Дөрес, балалар. Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам. 
(
Урманга керәләр)
- Карагыз әле, балалар, урман нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый, кошлар сайрый. 
Нинди генә агачлар, куаклар үсми, нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләрне әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә урманыбыз чиста, матур , саф һавалы. Ә бит безнең урманыбызга кунаклар күп килә. Кайсы җиләк , кайсы гөмбә җыярга, кайсы ял итәргә килә. Шундый кунаклардан соң урманыбызны танып та булмый. Чәчәкләр, үләннәр таптала, тимер банкалар, чүп-чарлар күпләп кала. Урман бик ямьсезләнеп кала. 
- Сез дә шундыймы балалар ?
-Юк, без андый түгел. Без урманны яратабыз.
- Балалар, сез урманга кергәндә иң беренче нәрсәләр күрдегез? (агачлар)
-Чынлап та, төрле-төрле агачлар күп монда. Менә бусы- 
каен. Аның кәүсәләре ак, ә яфраклары түгәрәкләнеп тора. Каен агачыннан хуш исле себерке ясыйлар. Ә каен бөреләрен дару итеп кулланалар.(Слайд)
- Бу агач 
– имән. Аның кәүсәсе коңгырт төстә. Имән – озын гомерле агач. (Слайд)
Чыршы белән наратны да сез инде күргәнегез бар. Алар үзләренең яшел төсләрен ел буе да югалтмыйлар. Аларның ылысларыннан бик файдалы дарулар ясыйлар. (Слайд)
Әйдәгез әле, урман аланында әзрәк ял итеп алыйк. Үзебезнең туган җиребезнең, туган авылыбызны, урманыбызга багышлап бер җыр җырлап алыйк:
( Җыр:” Авылым»)

Нинди генә чәчәкләр үсми урманыбызда. Матур-матур хуш исле чәчәкләр безне әнә ничек елмаеп каршы алалар

Ә мин 
 Кыңгырау чәчәк:
Охшасам да кыңгырауга,
Шалтырамыйм, чыңламыйм,
«Эт эчәгесе» шикелле 
Үләннәргә чорналмыйм.(Слайд)


Ә мин Энҗе чәчәк:
Энҗедәй чәчәк атам мин,
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәлек булганда.      (Слайд)

Укытучы: Энҗе чәчәк күләгәле урыннарда гына үсә. Аның яфраклары киң, сусыл, ә чәчәкләре кечкенә тамчылар кебек асылынып үсә. Энҗе чәчәкнең җимешләре агулы була. Ә хуш исле булуы белән ул аерылып тора. Бу чәчәк май аенда чәчәк ата, кыйммәтле дару үләне дә булып санала.

Ә мин Ромашка:
Кечкенә көнбагыш кебек
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара,
Әгәр булсаң бик түзем.  (Слайд)

Укытучы: Ромашка да дару үләне булып санала. Ул май аеннан алып җәе буе чәчәк ата. Аның чәчәкләрен киптереп төрле төнәтмәләр ясыйлар. Буыннар сызлаганда, бәрелгән сугылган җирләрне суы белән дәвалыйлар. Чәчтәге кавыкларны бетерә, чәчне үстерә. 
- Әйе, балалар, урманның матурлыгы искиткеч. Ул үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый. Безнең илебездә 500 дән артык дару үләне үсә. Ә кешеләр аларны күпләп җыеп юк итәләр. Шунлыктан кайбер чәчәкләр хәзер бик сирәк күренәләр. Сирәгәеп барган үсемлекләрне, чәчәкләрне , җәнлекләрне табигатьнең 
Кызыл китабына керттеләр. Бу китапка кертелгән үсемлекләрне җыярга, җәнлекләрне ауларга ярамый. Алар саклауга мохтаҗ.
- Балалар, чәчәкләрне,  җыйган вакытта менә бу кагыйдәләрне һәрчак исегездә тотыгыз:
-Чәчәкләрне күпләп җыймагыз!
- Өзгән очракта, тамыры белән йолкынмасын, сак булыгыз
- Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне бөтенләй өзмәгез!
-Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә

.

1 бала:

Без урманда  озак йөрдек
Шауламадык, чүпләмәдек.
Бернәрсәне куркытмадык,
Урманда без кунак булдык.

2 бала:
И күңелле бу урманда,
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту,
Кирәктер шул чагында.
Агачларны сындырмагыз
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла-чүп атмагыз!
Әссе чакта коры чакта,
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул безнең әни,
Табигатьне саклагыз.

-Укытучы: Ә хәзер балалар, урман белән хушлашыйк, аңа рәхмәт әйтик.
_ Рәхмәт сиңа урманым. Сау бул!
-Без әле сиңа тагын кунака килербез.
(
Җыр: Туган авылым.»)

Менә балалар без урманга килеп никадәр яңалык белдек, дару үләннәре белән таныштык. Анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшердек..Бу кагыйдәләрне онытмагыз, урманы,табигаттне саклагыз.!Урман – безнең байлыгыбыз. Исегездән чыгармагыз!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....

Табигатькә-кояш, кешегә белем кирәк.

Дәрес, класс сәгатьләре өчен материал...