Театр здоровья "Приключения зайки"
план-конспект урока (1 класс) по теме

Сафина Резеда Рашатовна

сценарий театра здоровья в младших классах на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatr_zdorovya.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

      Әтнә муниципаль районы Күәм урта мәктәбе.

     

       Нәни куян

      маҗаралары

 

 (башлангыч сыйныфта сәламәтлек театры)

                 

                   

                         Сыйныф җитәкчесе: Сафина Резеда

                                   

                           

                                 2012ел                

        Максат: укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш; батырлык, кыюлык, хезмәтне ярату сыйфаты, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү.

Катнашалар: Куян баласы, Аю,  Керпе бабай, Тиеннәр, Төлке, Саескан, Бүре.

Урманда бер куян баласы кайгырып, елап йөри.

Җырлый.  Мин бер нәни куян баласы

                  Калдым мин япа-ялгыз.

                  Әниемне шушы урманымда

                  Атып китте бер аучы явыз.

                  Кая барыйм, кемнән киңәш сорыйм,

                  Куркуымны ничек җиңәргә?

                  Батыр, кыю куян булыр өчен

                  Ничек миңа тизрәк үсәргә?

Ай-яй-яй. Кая килеп чыктым мин болай? Беләсезме, мин шушы урманда япа-ялгыз калдым. Агач төбендә берничә көн куркып елап яткач, куркуымны җиңәр, батыр булыр өчен качкан урынымнан чыгарга булдым. Башкаларга тәрбияне, киңәшләрне әниләре бирә. Ә минем әнием юк шул инде. Очраган җәнлекләрдән ничек зур һәм батыр булырга икәнен өйрәтүләрен сорармын.

(китә)

Аланда Аю бал, тәмле әйберләр ашап утыра.

Куян. Исәнмесез, сез кем буласыз?

Аю. Мин аю абзаң булам. Бу урманның хуҗасы. Ә син кем буласың?

Куян. Мин кечкенә генә куркак куян баласы. Ничек тизрәк зур үсәргә һәм батыр булырга икән дип, Сездән сорамакчы идем.

Аю. Тизрәк зур үсәр һәм көчле булыр өчен тәмле ашарга кирәк: Бал, май, тәмле бәлешләр ашарга һәм көне-төне йокларга кирәк.

Куян. Ә кайдан алыйм соң мин ул тәмле әйберләрне?

Аю. И-и, аның өчен күл буена гына барырга кирәк. Анда җәй буе ял итүчеләр бетми. Төне буе бәйрәм итәләр дә, күл буен чүп-чар белән тутырып китәләр. Мин алар көтмәгәндә генә килеп чыгам да, алар мине күргәч куркып качып бетәләр. Шуннан мин бөтен әйберләрен җыеп алып кайтам да, рәхәтләнеп сыйланам. Аңладыңмы?

Куян. Аңладым, Аю абзый.  Рәхмәт.

(китә)

 

Куян. Ай-яй. Ачыктым. Бәлеш урларга барырга йөрәк җитмәде. Куркыта. Ашыйсы да бик каты килә.

Керпе очрый.

Керпе. Нишләп йөрисең болай, куянкай? Туңып беткәнсең бит инде.

Куян. Исәнмесез. Сез кем буласыз?

Керпе. Мин Керпе бабаң булам. Нәрсә булды сиңа?

Куян. Мин ялгыз калдым, куркам, ачыктым. Аю абзый күл буена барып, бәлешләр аша дигән иде дә, куркыта шул.

Керпе. И-и, балакай, бик кечкенә шул әле син. Аю абзаң сиңа дөрес киңәш бирмәгән.

Беренчедән, кеше әйберенә сораусыз тияргә ярамый. Караклык була ул. Сорап кына алырга кирәк.

Икенчедән, яшь организмга үсәр  өчен витаминнар кирәк. Бәлеш, тәм-том ашап кына үсеп булмый ул. Сиңа җиләк-җимеш, яшелчә: кишер, кәбестә ашарга кирәк.

Куян. Миңа нәрсә булса да ярар иде әле. Кайдан алыйм соң мин ул кәбестәне?

Керпе. Мә, авыз итеп кара. Сиңа эшләргә өйрәнергә кирәк. Җирне казып, кишер, кәбестә утыртып, үстерсәң, кыш буе рәхәтләнеп сыйланасың. Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы булыр.

Куян. Ә юк, минем эшлисем килми. Кечкенә бит әле мин. Ярый, керпе бабай, сау бул. Берәрсе ярдәм итәр әле. (китә)

Бүре очрый.

Бүре.  Кая барасың болай, Куян баласы. Тотып ашар идем дә үзеңне, тире дә сөяк кенә икәнсең.

Куян. И, Бүре абзый, минем тизрәк зур үсәсем, көчле буласым килә.

Бүре. Зурлар алар күп итеп тәмәке тарталар. Зур буласың килсә, мә, тәмәке тартып кара. Бәлки үсеп китәрсең.

Куян тартып карый да бик каты йөткерә башлый.

Куян. Аһ, үләм, үләм. Башым әйләнә, косасым килә, тыным кысыла. Бу кадәр тәмсез әйберне нигә дип тарталар икән? Фу.

Тиен балалары чыга.

Нәрсә булды, куянкай?

Куян. Минем тизрәк зур үсәсем, көчле буласым килә дигәч, бүре абзый тәмәке биреп китте. Буылып үләм дип торам. (йөткерә)

1нче тиен. И-и, юләркәй. Тәмәке тартканнар үсми дә бит алар. Син ул тәмәке тарткан бүрене күрмәдеңмени, кеп-кечкенә бит ул, үсмәгән дә.

2нче тиен. Аннан соң, тәмәке тартсаң, тешләрең дә, йөзләрең дә сап-сары була. Ә үпкәләрең – черек гөмбә кебек тишелеп-тишелеп, череп бетәчәк. Синең дә шундый буласың киләмени?

Куян. Юк, әлбәттә. Ә нишләргә соң миңа?

Тиеннәр. Менә карап тор.    Һәм безгә кушылырсың.

                 (“Буратино” көенә гимнастика ясыйлар)

                      Без тиеннәр, тиеннәр,

                      Без шаяннар, наяннар.

                      Без бик иртә торабыз,

                      Суык су белән юынгач,

                       Тешләребезне чистарткач,

                       Гимнастика ясыйбыз.

                      Гим-нас-ти-ка.

                     Яшәргә ул көч бирә,

                     Яшәргә ул дәрт бирә.

                     Һәрвакытта матур була,

                     Кемнәр иртән йөгерә,

                     Әйдә ясыйк без бергә:

                      Гим-нас-ти-ка.

Куян арып егыла.

Куян. Ә-ә, юк, гимнастика бик авыр икән. Суык су белән дә юынасым килми, я чирләрмен.

Тиеннәр. Ярый куянкай, үзеңә кара инде, сау бул. Сәламәт, таза буласың килсә, гимнастика, физкультура белән дус бул.

Куян. Сау булыгыз.

Төлке килеп чыга.

Төлке.Бу матур куян монда нишләп ята? Арыган, талчыккан, әйдә минем өемә рәхим ит. Мин сине ашатырмын, йомшак урынга салып йоклатырмын, рәхәттә генә яшәрсең.

Куян. Рәхмәт апакай. Мин бик арыдым. (Төлке алып китә)

Саескан. Коткарыгыз, коткарыгыз. Төлкебикә куян баласын өенә алып кайтып китте. Урмандагы җәнлекләр, куянкайга ярдәм итегез.

Җәнлекләр куян баласын төлкедән аралап алалар. (Татар халык көенә бию)

Керпе. И, юләркәй. Төлкегә ышаналармы инде. Аздан гына шуның көндезге ашына әйләнми калдың бит. Җиңел генә бер нәрсә дә бирелми, һәрнәрсәне көч куеп табарга кирәк.

Куян. Рәхмәт сезгә, дусларым. Мин сезне тыңламадым, гафу итегез. Инде мин һәр көн иртән йөгерермен, гимнастика ясармын, салкын су белән дә юынырмын. Үзем эшләп ашарга тырышырмын. Тизрәк зур үсәр өчен сез өйрәткәннәрнең барысын да эшләрмен.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированной НОД по коммуникации во второй младшей группе, тема "Зайки-попрыгайки"

1. Упражнять детей в правильном и четком произношении звука З, звукоподражаний и слов с этим звуком; закрепить произношение звука З во фразовой речи....

Программы "Отличник" и "Зайка"

Уважаемые родители! Скачайте, пожалуйста, программы "Отличник" и "Знайка". 15-20 минут в день ребёнок может работать в этих программах.http://detskieradosti.ru/stuff/19-1-0-636http://otlichnyk.ru/...

Презентация к уроку изобразительного искусства "Рисуем зайку"

В презентации представлено поэтапное рисование зайчика....

Наш друг зайка Незнайка

Автоматизация звука [З] в слогах, словах, предложениях. Индивидуальное занятие для учащихся 1 класса коррекционной школы VIII вида....

Рисуем ЗАЙКУ

Рисуем ЗАЙКУ...

Поделка "Зайка"

Поделка "Зайка"...

Подставка для яйца на Пасху (зайка)

Презентация показывает поэтапное выполнение подставки для яйца на Пасху (зайка) в технике "Оригами"...