Рабочая программа для групп продленного дня
рабочая программа (4 класс) по теме

Гильмуллина Рамиля Нургаяновна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tematik_plan_2012-13.doc242 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралган»                                             «Килешенгән»                                                          «Раслыйм»

МБ җитәкчесе:                                   Тәрбия эшләре буенча                                      Мәктәп директоры:

                                                               директор урынбасары:                        

  _____   Г.Р.Мөбәрәкова                     _______ Р.М.Нәбиева                                           _____ С.М. Каюмов

 

        2012 нче елның 22 нче августы,             2012 нче елның 22 нче августы          2012 нче елның 22 нче августында                                                        

       беренче номерлы  беркетмә                                                                            чыгарылган 26 нчы номерлы боерык (п.9)                                                                                                                                                                                                                                                                                

                                                                                                       

                   

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль белем бирү учреждениесе

озайтылган көн төркеме буенча

  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

2012-2013 нче уку елы  

 Тәрбияче: Гильмуллина Рамилә Нургаян  кызы

 

Педагогик киңәшмәдә каралган

                                                                                                                               2012 нче елның 22 нче августы,  

                                                                                                                    беренче номерлы беркетмә  

Аңлатма язуы

      Хәзерге мәктәпнең төп бурычы - белем бирү генә түгел, ә укучыда шәхес булдыру, укуга кызыксыну уяту, үз-үзеңне камилләштерергә омтылыш тәрбияләү. Дәрес программасы катлаулы булганлыктан, барлык балаларга да үз шәхесен камилләштерергә мөмкинлекләр юк. Озайтылган көн төркеменең микроклиматы моңа идеаль туры килә.

    Татар мәктәпләренең  башлангыч  сыйныфларда  озайтылган көн төркемнәре  өчен махсус төзелгән  программалар юк диярлек, методик кулланмалар да бик аз. Әлеге программа клуб сәгатьләре үткәрү өчен тәкъдим ителә.

    Озайтылган көн төркемендә эш режим нигезендә алып барыла:

  1. Методик сәгать.
  2. Балаларны кабул итү.
  3. Ял сәгате.
  4. Төшке аш.
  5. Мөстәкыйль дәрес хәзерләү.
  6. Клуб сәгате.
  7. Балаларны озату.

    Клуб сәгатьләренә һәр көнне дәрес хәзерләгәннән соң, 20-30 минут вакыт бирелә. Атнаның һәр көнендә эш төрләре чиратлаштырыла. Бу балаларның кызыксынуларын арттыра, аларны ялыктырмый һәм укучыларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.

    Дәрес хәзерләгәннән соң, клуб сәгатьләре кызыклы итеп үткәрелә икән, балалар өйгә бирелгән эшләрен тизрәк һәм теләп башкаралар, уку хезмәте алар өчен җиңелрәк була һәм мәктәпкә балалар ашкынып, яратып йөриләр.

    Программада һәр эш юнәлешенә 34 сәгать вакыт каралган (атнага бер сәгать исәбеннән). Һәрбер эш юнәлешенә темалар күрсәтелә, сәгатьләр саны бирелә. Бу темаларны һәр тәрбияче мәктәпнең тәрбия планына һәм ил күләмендә, республика һәм туган төбәктә барган вакыйгалар, үткәрелгән чараларга бәйле рәвештә үзгәртә яки өстәмәләр кертә ала.

    Программада милли-региональ компонентларга һәм татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелә. Чөнки әдәп-әхлак нормалары югалып барган хәзерге чорда, тәрбия өлкәсендә халык педагогикасына, аның гасырлар буе тупланган тәҗрибәсенә таянып эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Балаларга милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртә бирелсә, шулкадәр яхшырак. Без педагоглар һәм ата-аналар халык мирасын бала тәрбияләүдә ныклы нигез, үтемле чара итеп куллана белсәк, белемле, тормышта үз урынын мөстәкыйль табарга сәләтле, олыларга игътибарлы, хезмәт сөючән, намуслы, үз милләтен һәм башка халыкларны хөрмәт итүче шәхесләр үстерә алачакбыз.

Программаның төп максаты:

  1. һәр баланың иҗади потенциалын ачу;
  2. бала интеллектын формалаштыру;
  3. җәмгыятьнең аңлы, сәламәт әгъзаларын тәрбияләү;
  4. танып-белү процессын максатчан үстерү.

Программаның төп бурычлары:

  1. озайтылган көн төркемендә балаларның сәламәтлеген ныгыту, гәүдә тотышын дөресләү, физик үсешкә ярдәм итү, тышкы мохитнең җайсыз шартларына каршы тора алу сәләте тәрбияләү;
  2. эшчәнлекнең төрле төрләре аша  балаларда эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфаты тәрбияләү;
  3. балаларның танып-белү күзаллауларын рухи, әхлакый һәм эмоциональ компонентлар аша формалаштыру;
  4. балаларда иҗади күзаллау, кызыксынучанлык формалаштыру;
  5.  шәхси гигиена, көндәлек режим, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә, эшчәнлеккә һәм хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә йогынтысы хакында башлангыч белем формалаштыру.
  6. кече яшьтәге мәктәп балаларында эстетик, экологик, рухи, патриотик, физик тәрбия оештыру.

Тәрбия эшчәнлеген оештыру таләпләре:

  1. тәрбиянең сыйфатын булдыру;
  2. тәрбиянең эчтәлеге, форма, метод, бурыч һәм максатына туры килүе;
  3. педагогик таләпләрнең системалы һәм бердәм булуы;
  4. укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар булдыру;
  5. шәхескә юнәлдерелгән юнәлешне тормышка ашыру;
  6. укучыларның индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып тәрбия эшчәнлегендә өзлексезлекне һәм дәвамчылыкны булдыру;
  7. хокук бозуларны булдырмау өчен профилактик эш алып бару;
  8. балалар оешмаларына педагогик ярдәм күрсәтү.

Клуб сәгатьләрендә  эш юнәлешләре:

Дүшәмбе - әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре

Сишәмбе – рәсем ясау

Чәршәмбе – китапханәгә йөрү, китап уку

Пәнҗешәмбе – уеннар, кичәләр, экскурсияләр

Җомга – “Уңган куллар” түгәрәге

Программаның эчтәлеге

Әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре

   Бу юнәлеш башлангыч сыйныф укучылары белән алар өчен мөһим булган төрле темаларга сөйләшүләр, фикер алышуларны күздә тота. Әңгәмәләр вакытында балалар  тәрбиячене тыңлыйлар, теге яки бу тема буенча үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнәләр. Алар Россиядә, республикада, чит илләрдә нинди яңалыклар булуы, истәлекле даталар, халкыбызның бәйрәмнәре, яхшы һәм яман гадәтләр турында беләләр.

   Укучыларның сөйләм теле үсешендә, өйдә. мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен культуралы , әдәпле тоту күнекмәләре тәрбияләүдә әдәплелек сәгатьләренең роле зур.

Рәсем занятиеләре

     Рәсем занятиеләре балаларга эстетик тәрбия бирү, заман таләпләре буенча культуралы, зәвыклы кеше тәрбияләү бурычын тормышка ашыруга ярдәм итә.

   Кече яшьтәге мәктәп балалары  рәсем ясарга бик ярата. Алар рәсем аша үзләренең уй-фикерләрен чагылдыралар, матурлыкны күрергә өйрәнәләр, аларның рәсем ясау күнекмәләре үсә,  балаларда үз-үзләренә ышаныч уяна. Шуңа күрә клуб сәгатьләрендә бу эш төре кертелде.

Балалар язучыларының әсәрләрен уку.

     Бу юнәлеш балаларда укуга кызыксыну арттыруны, мөстәкыйль уку, китап белән эшләү күнекмәсен үстерү, укучыларның  әйләнә-тирә  дөнья турында белемнәрен арттыру, сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү, патриотизм хисе тәрбияләү бурычларын тормышка ашыруда ярдәм итә. Түбәндәге эш төрләре алып барыла:

  1. татар һәм балалар язучыларының әсәрләрен уку;
  2. халык авыз иҗаты үрнәкләрен уку;
  3. шигырьләрне сәнгатьле уку;
  4. әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
  5. балалар өчен чыга торган газета-журналлар уку;
  6. мәктәп һәм район китапханәсенә йөрү.

Уеннар, кичәләр, экскурсияләр

     Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларның дәрес хәзерләүдән тыш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру бик мөһим.

     Балалар төрле уеннарны бик яраталар, теләп катнашалар һәм өйрәнәләр. Уеннарның тәрбияви роле  бик зур. Программада татар халык уеннарын өйрәнү, дидактик уеннар кертелде, ә хәрәкәтле уеннар ял сәгатьләрендә оештырыла.

     Башлангыч сыйныф укучыларының шәхес буларак формалашуында  дәрестән тыш чараларда катнашу аеруча мөһим, чөнки уку материалын авырданрак үзләштерүче, оялчанрак балалар да мондый чараларда үзләрен күрсәтә алалар. Төрле бәйрәм һәм кичәләр балалар тормышын кызыклырак итә, алар хәтта мәктәпкә дә теләп һәм яратып йөри башлыйлар.

     Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе һәрвакыт эзләнергә, балаларга укырга да, ял итәргә дә кызыклы булырлык итеп эшне оештырырга тиеш. Озайтылган көн төркемендә бик күп төрле чаралар үткәрергә мөмкин.  Бәйрәм һәм кичәләрнең күбесе әти-әниләр белән бергә үткәрелә. Әлеге чараларны үткәргәндә яңа информацион-коммуникатив технологияләр куллану – аларны тагын да кызыклырак итәргә,озайтылган көн төркеме тәрбиячесенә заман белән бергә атларга ярдәм итә.

      Балаларга халкыбызның күркәм традицияләрен, мирасын тапшыру, аларның күңелендә өлкәннәргә шәфкать, әти-әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт, Туган илебез һәм туган телебез  белән горурлану хисләре уяту бурычларын тормышка ашыруда саф татар телендә кичәләр үткәрүнең  әһәмияте зур.

      Экскурсияләр балаларның  әйләнә-тирә дөньяны танып белүен, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә. Экскурсияләр вакытында алар туган төбәгебезнең күренекле һәм истәлекле урыннары белән танышалар. Табигатькә экскурсияләр вакытында  алар туган як табигатенең матурлыгын күрәләр, үзебезнең якта үсүче үсемлекләр, дару үләннәре, агачлар, хайваннар белән танышалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр, табигый материаллар, дару үләннәре  җыялар. Экскурсияләр күп вакыт җәяү үткәрелә, ә бу исә балаларның сәләмәтлеген ныгыту һәм  чыныктыру өчен  нәтиҗәле чара булып тора.

“Уңган куллар” түгәрәге  занятиеләре

     Хезмәт тәрбиясе – шәхеснең һәрьяклап үсешенең аерылмас өлеше, кеше тормышында хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез.

       Кече яшьтәге мәктәп балаларында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, хезмәт күнекмәләренә өйрәтү өчен озайтылган көн төркемендә “Уңган куллар” түгәрәге  үткәрү бик нәтиҗәле. Бу түгәрәктә бик күп төрле эшләр башкарыла:

  1. табигый материаллар җыю, киптерү, алардан төрле әйберләр ясау;
  2. кәгазь, һәм картоннан уенчыклар, открыткалар һ.б. әйберләр ясау;
  3. пластилин, тукыма һ.б материаллар белән эшләү;
  4. бәйрәмнәргә әти-әниләргә. әби-бабайларга бүләкләр  әзерләү;
  5. гөлләр үстерү;
  6. сыйныф бүлмәсен җыештыру;
  7. мәктәп бакчасында эшләү;
  8. макулатура җыю;
  9. төрле конкурсларда катнашу.

Бу эшләрне балалар бик яратып башкаралар. Аларда хезмәт күнекмәләре формалаша, төрле эш коралларын кулланырга, эш урынын пөхтә тотарга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Әңгәмәләр.

  1.  Укучылар тема буенча фикер алыша белә.
  2. Әдәп- әхлак кагыйдәрен белә, төгәл үти.
  3. Өлкәннәрне хөрмәт итә, шәфкатьле булырга омтыла.
  4. Туган иле һәм төбәге белән горурлана.
  5.  Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белә һәм үти.

Рәсем занятиеләре.

  1. Төп төсләрне  таный һәм дөрес куллана ,төсләрне кушуның элементар кагыйдәләрен белә.
  2. Рәсем ясауның эзлеклелеген саклый.
  3. Сурәтләнә торган әйбер белән үзенең рәсемен   чагыштыра.
  4. Сюжетта кызыклы, нык тәэсир итә торган өлешне аера, рәсемдә иң мөһим үлчәм, төс белән басым ясап бирә.
  5. Әйберләрнең формасын, пропорциясен, төзелешен, пространстводагы торышын, төсләрне рәсемдә дөрес бирә, карандаш һәм пумала белән иркен эш итә белә.

Балалар язучыларының әсәрләрен уку.

      1. Әдәби китапны мөстәкыйль укый.

      2. Укылган әсәр буенча фикер алыша.

      3. Кыскача эчтәлеген сөйли.

      4.Укылган әсәргә карата куелган сорауларга җавап бирә.

      5. Китапханәдән балалар өчен чыгарылган китапларны алып укый.

      6. Татар һәм рус балалар язучылары һәм шагыйрьләрен белә.

Уеннар, кичәләр, экскурсияләр.

  1. Үткәрелгән чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
  2. Дус һәм тату, бердәм коллективта булырга омтыла.
  3. Музыка сәнгатенә,  иҗади сәләтләренең, үсеше.
  4. Туган төбәгенең күренекле урыннарын, кешеләрен, завод, фабрикаларын белә.
  5. Табигатькә сакчыл карый.
  6. Халкыбызның традицияләрен, уеннарын белә.
  7. Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен белә, спорт белән кызыксына, физик яктан нык булырга омтыла.

“Уңган куллар” түгәрәге  занятиеләре

  1. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үти.
  2. Кәгазь, катыргы, табигый материаллар белән эшли белә, төрле әйберләр ясый.
  3. Чиста, пөхтә эшли, эш урынын тәртиптә тота.
  4. Эш материалларын экономия белән куллана.
  5. Сыйныф бүлмәсендә чисталыкны саклый, гөлләр тәрбияли, бакчада эшләү күнекмәләрен белә.

Программаны төзүдә кулланылган методик әдәбият:

  1.  Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Тәрбия дәресләре” Казан,1998.
  2. Ф.Ф. Харисов, Л.А.Харисова “ Уен- милли тәрбия чарасы” Чаллы “Камаз”, 1994.
  3. Саттарова Н., “Озайтылган көн группасында алты яшьлек балалар белән эшләү”.Казан, 1988
  4. Саттарова Н., Мөхетдинова Р., “ Озайтылган көн группасында балаларның дәрестән тыш вакытларын оештыру”, Казан, 1981
  5. Коростелев Н.Б., “ Гармоничное развитие личности младших школьников», Москва, 1988
  6. Кель О.С. «Воспитатель группы продленного дня», Москва, 1977
  7. Манке Г.Г., «Учебно- воспитательная и оздоровительная работа в школах и группах продленного дня», Москва, 1988
  8.  Васильков Г.А., Васильков В.Г. «От игры к спорту» ,Москва, 1985
  9. Чузов Ю. «Ты не бойся ни жары и ни холода», Ленинград, 1977
  10. Чикин С.Я. “Сәламәт булыйм дисәң” , Казан, 1983
  11.  Ситдиков Ф.Г. “Сәламәтлек нигезләре” Казан, 2003
  12.  Харисов Ф.Ф. «Воспитание культуры здорового образа жизни обучающихся в РТ», Казан, 2003
  13.  Абзалов Р.А. «Физическая культура», Казан, 2005
  14.  Брязгунов И.П. «Беседы о здоровье школьников», Москва, 1992
  15. Галихметова Г.Н. Программа “Школа здоровья”  
  16. Обухова Л.А. « Новые 135 уроков здоровья, или школа докторов природы» Москва ,2007

Әңгәмәләр, әдәплелек кагыйдәләре.

№ п/п

Тема

 Үтәлү вакыты

Искәрмә

үтәлеш

 фактик

1.

1 сентябрь – Белем бәйрәме

2.

Укучылар өчен кагыйдәләр

3.

Туган ягым Кукмара

4.

Ашханәдә үз-үзеңне тоту

5.

Укытучы һөнәре

6.

Көзге табигать

7.

Яшел витаминнар

8.

Дүрт аяклы дусларыбыз

9.

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

10.

Урамда үз-үзеңне тоту

11.

Исәнләшү әдәбе

12.

Ана – бөек исем

13.

Табигать һәм без

14.

Кызыл әтәч

15.

Кунакта үз-үзеңне тоту

16.

Юл йөрү кагыйдәләренә сәяхәт

17.

Без табигать дуслары.

18.

Туган ягыма кыш килде

19.

Китап- белем чишмәсе

20.

Су- яшәү чыганагы

21.

Чәчәкләр дөньясы

22.

Без һәм йорт хайваннары

23.

Урам тулы машина

24.

Тылсымлы сүзләр

25.

Бүләк этикеты

26.

Нәрсә ул матурлык?

27.

Кошлар – безнең дусларыбыз

28.

Һәрбер һөнәр мактаулы

29.

Икмәк – зур байлык

30.

Туган ягым музее

31.

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар

32.

Хәрәкәттә- бәрәкәт

33.

Челтер-челтер ага агымсу

34.

Исәнме, җәй!

                                             

Рәсем ясау.

№  п/п

       Тема

  Үтәлү вакыты

Искәрмә

үтәлү

фактик

1.

Алтын көз

2.

Мультфильм геройлары

3.

Көзге бизәкләр

4.

Мин яшәгән авыл

5.

Кош рәсеме ясау

6.

Әкияттән иллюстрация

7.

Әкияти кош

8.

Янгын темасына рәсем

9.

Матрешка бизәү

10.

Яулык рәсеме

11.

Юлда йөри беләсеңме?

12.

Безнең өй

13.

Чәчәк букеты

14.

Кышкы уеннар

15.

Йорт хайваннары

16.

Чыршы бизибез

17.

Китап рәсеме ясау

18.

Түгәрәк эчендә бизәк

19.

Бизәкле тәрәзә

20.

Читек рәсеме

21.

Минем яраткан уенчыгым

22.

Әтиләр бәйрәме

23.

Кош оясы рәсеме ясау

24.

Әнием- алтыным

25.

Дару үләннәре

26.

Күбәләкләр

27.

Квадрат эчендә бизәк

28.

Мин яшәгән авыл

29.

Яз килде

30.

Ирекле рәсем

31.

Кошлар кайта туган якларга

32

Җиңү бәйрәме

33.

Тукай әкиятенә иллюстрация

34.

Җәйге табигать

       

Китапханә дәресләре (хикәяләр, әкиятләр)

№ п/п

      Тема

 Үтәлү вакыты

     Искәрмә

үтәлү

фактик

1.

Көз турында табышмаклар

2.

Яхшы сүзләр сүзлеге

3.

Әкияти дөнья

4.

Г.Андерсен әкияте

5.

Табышмаклар

6.

“Салават күпере”ндә кунакта

7.

“Ак бүре” әкияте

8.

“Серле балдак” әкияте

9.

«Дутан батыр» әкияте

10.

“Сертотмас үрдәк” әкияте

11.

“Таңбатыр”

12.

“Теремкәй”

13.

Р.Вәлиев шигырьләре

14.

“Непоседа” журналына сәяхәт

15.

Тизәйткечләр өйрәнү

16.

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

17.

“Кем көчле” әкияте

18.

«Убырлы карчык белән үги кыз» әкияте

19.

Кроссвордлар чишү

20.

Кызыл китап нәрсә ул?

21.

“Кырык бер күгәрчен” әкияте

22.

М.Җәлил шигырьләре

23.

Ә.Фәйзи әкияте

24.

Ф.Яруллин иҗаты

25.

Р.Батулла “Ташсуар патша”

26.

Тиен малае Тим-Тим

27.

Н.Каштанов «Күчтәнәч»

28.

«Тутый кош»- әкият

29.

“Үги кыз” –тат.халык әкияте

30.

Г.Тукай шигырьләре

31.

Кара бәхет

32.

Йорт хайваннары

33.

Гуси лебеди

34.

Китаплар тышлау

                         

Уеннар, кичәләр, экскурсия

№  п/п

           Тема

Үтәлү вакыты

   Искәрмә

үтәлү

фактик

1.

“Көйне таны”

2.

Туп белән хәрәкәтле уеннар

3.

Көзге экскурсия

4.

Математик КВН

5.

Ребуслар чишү

6.

Йолдызлы сәгать

7.

Уен-викторина «Әкият геройлары»

8.

Сөмбелә бәйрәме

9.

Шашка, шахмат ярышлары

10.

Күңелле стартлар

11.

Викторина «Урман табышмаклары»

12.

Кошлар безнең дусларыбыз

13.

Шигырь конкурсы “Кыш килде”

14.

Космоска сәяхәт

15.

Татар халык уеннары

16

Яңа ел бәйрәме

17.

Әти, әни һәм мин- сәламәт гаилә

18.

Викторина «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы»

19.

Кроссворд чишү

20.

Уен “Хәреф югалган”

21.

Могҗизалар кыры

22.

Брей-ринг

23.

Ягез, әле, егетләр!

24.

Юлда йөри беләсеңме?

25.

Әниләр турында җырлар

26.

“Табышмак әйтәм-тап”

27.

Экологик ассорти

28.

Өстәл уеннары

29.

Яраткан геройларда кунакта

30.

Саф һавада уеннар

31.

Кызыклы грамматика

32.

Ничә сүз?

33.

Мульфильмнар карау

34.

Табигатькә экскурсия

                           

Уңган куллар.

№ п/п

                  Тема.

    Вакыты

 Искәрмә

үтәлү

фактик

1.

Нәркиз чәчәге ясау

2.

Саламнан аппликация

3.

Чәчәк һәм яфрактан аппликация

4.

Кипкән орлыклардан ваза

5.

Пластилиннан җиләк- җимешләр

6.

Йомырка кабыгыннан аппликация

7.

Пластик шешәдән күбәләк

8.

Губкадан куян

9.

Салфеткадан чәчәкләр

10.

Квиллинг

11.

Квиллинг

12.

Тозлы камырдан чәчәк

13.

Тозлы камырдан чәчәк

14.

Кар бөртеге

15.

Котлау открыткалары

16.

Чыршы ясау

17.

Балык ясау

18.

Гвоздика чәчәге

19.

Читек бизәү

20.

Тасмадан чәчәк

21.

Тасмадан чәчәк

22.

Әтиләр бәйрәменә аппликация

23.

Тозлы камырдан җиләк

24.

Тозлы камырдан җиләк

25.

Әниемә бүләк

26.

Сәйлән белән эшләү

27.

Сәйлән белән эшләү

28.

Веер ясау

29.

Веер ясау

30.

Җеп белән эшләү

31.

Чеби ясау (модульле)

32.

Чеби ясау(модульле)

33.

Папье-маше

34.

Папье-маше

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа для группы продленного дня.

Рабочая программа для группы продленного дня....

Рабочая программа для группы продленного дня

Помощь воспитателям гпд для состовления рабочей программы....

Рабочая программа для группы продленного дня.

Пояснительная записка, ожидаемые результаты, календарно - тематическое планирование....

Рабочая программа для группы продленного дня на 2017 - 2018 учебный год

Рабочая программа воспитателя  группы продленного дня составлена для учащихся1 класса...

Рабочая программа для группы продленного дня .

Данная программа разработана для проведения работы в группе продленного дня. 3 класс....

Рабочая программа воспитателя группы продленного дня

Основную часть времени учащиеся начальных классов проводят в школе. Именно вторая половина дня - дает им возможность реализовать свою самобытность и творческий потенциал. В свободном общении, не связа...

Рабочая программа для группы продленного дня

Рабочая программа, разработанная для группы продленного дня в 1 классе...