1 нче сентябрь - Белем бәйрәме
методическая разработка по теме

Альмиева Гульзия Мансуровна

Бәйрәм кичәсе өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1mktbem.docx15.02 КБ

Предварительный просмотр:

1Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

2Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

3Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

4Дулкынланып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем,

Син – минем киләчәгем.

5  Без кайтабыз мәктәпкә

Хушлашып Җәйләр белән

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән.

Җыр  Иң гүзәл кеше икәнсез.    (№23)

6Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй түребездә гөлләр

7  Мәктәпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

8Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

9  Алыгыз сез  бүләк итеп

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!(Чәчәк бирү)

10Куанып бергә үтәбез

Якты түрләргә

Шуннан менеп китәрбез

Биек үрләргә

11Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачабыз

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз.Җыр.

А.б. Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез әле үзләренә сүз бирик

12. Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

13 Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

14 Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып  укыганда

Уңышка ирешербез

Хор. Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

Директорга да сүз бирәбез

Бик- бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч,

Белем сараен ачарга.

Директор. Нәни дусларыбыз! Сезгә мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз.Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер.

Гаҗәеп белем иленә

Ул сезне алып керер.

15 Җир йөзендә төрле телдә

Ни кадәрле китап бар!

Безнең  өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма  барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап бар.

Ул нинди  китап ?-“Әлифба” китабы.(Әлифба китабы тапшыру.)

А б: Ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан  ныграк дулкынланалардыр мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә  озату-алар  өчен дә зур сынау. Йөрәк  түрләрендә саклап йөрткән  иң  изге теләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели. Сүз сезгә хәрмәтле ата-аналар.

А. б:Әти-әниләр сүз бирде

Сезгә ярдәм итәргә.

Хәрефләрне өйрәтергә,

Мисалларны чишәргә.

Шулай булгач,сезгә кирәк

 Тик тырышып укырга.

Артык шаярмыйча,дуслар.

Зирәк,тапкырбулырга.

Горурланып, һәрбер әни:

-Бу минем балам, дияр.

Чын күңелдән алар Сезгә

Хәерле юл   телиләр.

17Әйдә, дустым, хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

 Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

18Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сентябрь – Белем бәйрәме.

Башлангыч класс укучылары белэн уткэрелгэн Белем бэйрэменэ сценарий....

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме

Максат: 1. Укучыларны белем иле- мәктәпкә туплау, аларда мәктәпкә уңай позицияләр формалаштыру; 2. Сораулар, табышмаклар аша укучыларның белемнәрен тикшерү, кызыксынучанлыкларын арттыру; 3...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

1 сентябрь - Белем бәйрәме.

Белем бәйрәменә багышлап чыгарылган стена газетасының электрон варианты....

Сценарий праздника "1 сентябрь- Белем бәйрәме"

Готовый сценарий праздника ко дню Знаний...