Звездный час
методическая разработка (4 класс) по теме

Гиниятуллина Таслима Моратовна

Внеклассное мероприятие ко дню птиц.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoldyzly_sgat.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

                               

Тема. Йолдызлы сәгать

(Кошлар көненә карата уен)

Җиһазлау: -урындыклар

                     -ярдәмчеләргә өстәлләр

                     -җәнлек, кош картиналары

                     -призлар

                     -җиңүчеләргә призлар

                     -магнитафон

Залның бизәлеше:

                                  -“Йолдызлы сәгать” язуы

                                  -йолдызлар

                                 -уенчыларга йолдызлар

                                 - хәрефле карточкалар

                                 -хәрефләр

                                  -саннар

                                -сәгать

               Музыка астында уенчылар залга чыга. Алып баручы алар белән таныштыра.

     - Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучыларыбыз! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм: 3 һәм 4 нче класс укучылары катнашында “Йолдызлы сәгать” уены була. Әйдәгез, хәзер уенчылар белән танышып китик.

                   

I тур

КАРЛЫГАЧ          КОЛИБРИ        ПОПУГАЙ          КӘККҮК

1. Дөньядагы  иң  кечкенә  кош.    2. (КОЛИБРИ)

       

Өстәмә:  Колибриның  авырлыгы  2 грамм.  Ул  теләсә  нинди  юнәлештә,  гәүдәсен  бормыйча  гына  оча.  Аның  йөрәге   минутына  мең  тапкыр  тибә.

2. Безнең  якларда  яшәүче,   сарай,   печәнлек,  абзар корыл-маларының  түбә  астында  оя  коручы  кош.  1. (КАРЛЫГАЧ)

Өстәмә:  Карлыгач  сыерчыктан   кечкенәрәк.  Күмәкләшеп  очалар. Җиргә  кунмыйча,  бөтен  вакытын  һавада  үткәрә. Суны  да  очып  барганда  гына  эчә.Оясы  кәрнизләрдә,  ярда  була.

3. Кайсы  кош  әнисен  белми?  4. (КӘККҮК)

Өстәмә:  Күгәрченнән  кечкенәрәк   була.  Ялгызы  гына  йөри. Урманда  яши.   Күчмә  кош. Оя  кормый.  Йомыркаларын  башка  вак  кошларның  ояларына  сала.

БӨРКЕТ         КАРЧЫГА           КӨРТЛЕК            ЯБАЛАК

4.   Кайсы  кош  ау  кошы  булып  санала?  1. (БӨРКЕТ)

 

Өстәмә:  Каздан  зуррак  кош. Ташлы  тауларда  урманда  яши.  Куян  һәм  аннан  кечкенәрәк  җәнлекләр,  кошлар  аулый. Оясы  агач  башында  яки  таш  сикәлтәләрендә  була.  Ауга  йөрү  өчен  кулга  ияләштергәннәр.

5.  Кайсы  кош  тавышсыз  оча?  4.(ЯБАЛАК)

Өстәмә:   Ябалаклар  башлыча  җирдә  йөри,  агачка  сирәк  куна. Киң  таралган  күчмә  кош.  Җирдә,  агач  төпләрендә,  тамыр  араларында  оялый. Тычкан   тотып,  файда  китерә.

6.  Кайсы  кошның  өе  кар  астында?   3. (КӨРТЛЕК)

Өстәмә:  Көртлекләр  Көнбатыш  Себер   һәм  Казахстанның  урманлы   далаларында,  каен  һәм  усак  урманнарында,  урман  зонасындагы  мүкле  сазлыкларда,  тундраларда  яшиләр.

СЫЕРЧЫК          ПЕСНӘК           САЕСКАН          ТУКРАН

1. Иң  күп  ашаучы  кош.  2. (ПЕСНӘК)

Өстәмә:  Песнәкләр   кышын  иртәдән  кичкә  кадәр  ашарга  эзли. Кайры  ярыкларында  кышлаган  бөҗәкләр  белән  туклана. Ә  җәй  көне  ике  тапкыр  сигезәр-унар  бала  чыгара.  Ата  һәм  ана  кош  нәниләренә  көненә  400-600  тапкыр  төрле  бөҗәк  китерәләр.

2.Кайсы  кошның  койрыгы  тормышы  өчен  әһәмиятле? 4.(ТУКРАН)

Өстәмә:  Чөнки,   тукраннар   агачта   сыгылмалы  койрыгы  белән  терәлеп,  утырып  тора  Теле  башыннан  озынрак  (14 см.га  кадәр)  Ул,  шул  телен  борау  сыман  итеп,  кортларны  кайрыдан  тартып  ала. Шуңа  күрә  “урман  санитары”    дип  атала.

3.Барысы  да  безнең  якларда  кышлаучы   кошлармы?  1.(СЫЕРЧЫК)

Өстәмә:  Сыерчык   бөрчек-бөрчек   яшькелт,   шәмәхә  төсләре белән  җемелдәп  тора. Ул  -  игенче  ярдәмчесе. Җәй  буена  уннарча  мең  корткычны  юк  итә. Салкын  көзге  яңгырлар  сибәли  башлагач,  көньякка  китә.

ЛАЧЫН         ТӘВӘ КОШЫ         АККОШ          Т ОРНА    

1. Дөньядагы  иң  авыр  кош. 2.(ТӘВӘ  КОШЫ)

Өстәмә:  Тәвә  кошының  авырлыгы  120 кг.га  җитә.

2. Иң  тиз  очучы  кош.   1.(ЛАЧЫН)

Өстәмә:   Гади  лачын  иң  югары  тизлектә   сәгатенә  270 км.  оча  ала.

3. Кайсы  кош  үз  парын  гомерлеккә  сайлый?   3.(АККОШ)

Өстәмә: Аккошлар  үз  парларын  гомерлеккә  сайлыйлар.  Америка  галимнәре   аккошта  25000  чамасы  каурый  барлыгын  исәпләп   чыгарганнар.   Бер  самолет  очучысы   8230 метр  биеклектә  аккошлар  төркеме  күргән.

II тур

    - Кадерле укучылар! Бу турда без сезнең белән хәрефләрдән сүзләр төзербез. Бу уенга тамашачылар, ярдәмчеләр дә катнаша. Иң озын сүз төзүчегә бүләк биреләчәк.

  1. Тамашачылар арасында иң озын сүз төзүчегә бүләк.
  2. Ярдәмчеләр арасында иң озын сүз
  3. Уенчыларга 1 әр йолдыз.

                                  К Ч А Ы Л Р Г И

        1 уенчы уеннан чыга. Бүләкләүләр.

III тур

ЧЫПЧЫК         ТУРГАЙ        ЧУКЫР           САНДУГАЧ

1. Кайсы  кошлар  бездә  кышлый?  1.(ЧЫПЧЫК)  3.(ЧУКЫР)

2. Кышын  бала  чыгаручы   кош.  3.(ЧУКЫР)

Өстәмә:  чукыр    безнең  урманнарга  ноябрь- декабрь  айларында  килә.  Яз  башында  ул  төньякка  китә. Нарат  һәм  чыршы   күркәләре  уңмаган  елны  аны  очрата  алмыйсың. Бу  кошларны салкын   куркытмый.  Алар декабрь-февраль   айларында  бала  чыгаралар.

3. Кайсы  кош   вертолет  сыман  бер  урында  очып  тора  ала?  2.(ТУРГАЙ)

Өстәмә: Тургай  кечкенә  генә  кош,  тавышы  бик  матур. Ул  бер  елда  8-10 млн. бөҗәкне  юк  итә. Бигрәк  тә  баласы  күп  ашый.

4. Дөньяда  иң  күп  очрый  торган  кош. 1(ЧЫПЧЫК)

Өстәмә: Чыпчыклар   кеше  янәшәсендә  яшиләр.   Бик  әрсез,  кыю,  үткен  кошлар.  Ул  җепшек  көнне  карда,  җәй  көне  тузанда  коенырга  ярата. Безнең  якларда  яшәп  бер  җәй  эчендә   3  тапкыр  бала   чыгара  торган   бердәнбер   кош.

ФИНАЛ.

          2 уенчы кала.

          Бирем: 2 минут эчендә хәрефләрдән сүз төзиләр.

                       Кемнең сүзе бетә, ярдәмчесе чыга.

                  С А Н Д У Г А Ч

          сан                агач             ачу

          дуга               чана             дага

          ана                 дан               дус

          су                   ас                

          дача               чагу              уч

          агу                 суд

          ага                  нага*           чан

          Җиңүчеләрне бүләкләү.

  1. Менә безнең уеныбыз ахырына якынлашты. Уенда җиңүче

................ булды. Аның бүген йолдызлы сәгате.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Звездный час

Внеклассное мероприятие по сказкам для учащихся 3 класса....

Звездный час

Цель: развитие внимания, наблюдательности, познавательной активности путем вовлечения детей в соревновательную игру....

Интеллектуальная игра для учащихся 3 класса "Звездный час"

Интеллектуальная игра "Звездный час" для учащихся 3 класса имеет общепредметную направленность. Цель игры-повторить знания из разных областей в занимательной форме....

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Звездный час"

На данное мероприятие в форме игры  были обобщены знания по теме "Местоимение". Использовался познавательный материал занимательного характера....

Интегрированный урок по темам"Правописание сочетаний ЖИ-ШИ"и "Звездное небо,заглянем в будущее"

Этот урок проводится для обобщения изученного материала по указанным темам....

Звездный час по творчеству В.П.Астафьева

Звездный час, посвященный творчеству В.П. Астафьева. Для учащихся  начальных классов. Цель: сохранение творческого наследия великого русского писателя В.П.Астафьева Задачи: ...