Сәламәт булыйм дисәң...
классный час (4 класс) по теме

Сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamt_bulyym_disn.docx20.9 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт булыйм дисәң...
(Сыйныф сәгате)

Максат : Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү.

Җиһазлау : “Тәмәке төтене һәркем өчен зарарлы” дигән темага укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, викторина сораулары язылган карточкалар, сәламәтлек турында мәкальләр язылган карточкалар; инсценировка кую өчен кирәкле маскалар.

Барышы

1. Оештыру өлеше.
- Укучылар, карагыз әле, тактада бүгенге дәреснең темасы язылган : “Сәламәт булыйм дисәң...”
- Сез ничек уйлыйсыз, сау-сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?
- Һәр җирдә чисталык сакларга, дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә, санитария-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска тиеш.
2. Укытучы сөйләве:
- Сез инде тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында күп тапкыр ишеттегез. Бүген без кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында сөйләшербез.
- “Ни өчен тартасыз?” – дигән сорауга өлкәннәр еш кына : “Гадәт”, - дип җавап бирәләр. Ләкин бу - начар гадәт.
Кайбер балалар, өлкән булып күренергә тырышып, тәмәке тартып, вино эчеп карыйлар. Начар гадәткә ияләнү җиңел, әмма, бу гадәтләрдән арыну күпкә авыррак.
Тәмәке тартучы үзенең организмын ничек агулавын башта аңламый.Тәмәкедә бит бик көчле агу – никотин бар.Ул канга җиңел үтеп керә, эчке органнарда туплана һәм әкренләп аларны тарката. Ләкин кеше моны тиз генә сизми. Әйе, беренче сигарет күңелне болгата, башны әйләндерә. Бу - организмның киләчәк авырлыкны тоеп сигнал бирүе. Күп кенә укучылар тәмәкене тартасы килеп түгел, ә өлкән булып күренер өчен тарта. Ләкин аларның һәркайсы да көчле характерлы булып, сигареттан баш тарт а алмый. Һәм, берничә ел үткәннән соң, тартучы кеше йөткерә башлый. Аның йөгергәндә, хәтта җәяү йөргәндә дә тына бетә. Ул тиз арый.Тәмәке тартучы кешене сулыш юлы авырулары : астма, туберкулез, үпкә рагы һ.б. сагалап тора.
Тәмәке тартучылар янында басып тору да зыянлы, чөнки агулы төтен суларга туры килә бит. Тәмәке төтенен иснәүне икенче төрле “пассив тарту” дип тә атыйлар. Кеше тәмәке тарткан вакытта тәмәке әкренләп янып көлгә әйләнә.Төтен зарарлы матдәләр күплегеннән тора. Алар арасында 30 төрле агулы матдә, шул исәптән, никотин, исле газ һәм тәмәке сумаласы бар.
Никотин йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, йөрәк тиз таушала. Исле газ организмга кислород керүне авырлаштыра, ә тәмәке сумаласы үпкәне зарарлый.
Галимнәр шуны ачыкладылар, биш сигареттан чыккан төтен кроликны үтерә, ә йөз сигарет төтене – атны.
Нәрсә соң ул тәмәке? Тәмәке – пасленчалар семьялыгыннан берьеллык үсемлек, аның яфракларында никотин бар.
Европада әле күп еллар тәмәкенең нәрсә икәнен дә белмиләр. Аның белән иң беренче Христофор Колумб экспедициясендә катнашучылар таныша. Алар индеецларның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар.
Тәмәкене Европага 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта.1560 нчы елда тәмәке Франциягә эләгә. Португалиядәге Франция илчесе Жан Нико аны баш авыртуы (мигрень) белән интегүче Екатерина Медичига бирә. Нико тәкъдиме белән королева тәмәкене ваклый һәм исни.Чынлап та, берникадәр вакытка бу аңа җиңеллек китерә, һәм Жанно Нико хөрмәтенә бу дәва чарасын Екатерина Медичи никотин дип атый. Шулай итеп, тәмәкене һәртөрле авырулардан дәвалану чарасы итеп куллана башлыйлар. Ләкин бу озак дәвам итми.Тәмәке белән еш агулану, тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан пожарлар кешеләрне аптырашта калдыра. Ниһаять, алар тәмәкенең зарарлы әйбер икәненә төшенәләр.
Россиягә тәмәкене инглиз сәүдәгәрләре алып килә.Ул вакытларда тәмәкене тарту һәм иснәү катгый рәвештә эзәрлекләнә.Тотылган кешеләрне төрлечә җәзалыйлар, камчы белән кыйныйлар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр. Властька Петр I килгәннән соң тәмәкене тыю турындагы законны юкка чыгара. Шуннан соң әкренләп кешеләр тәмәке тартуга тартыла башлый.Тәмәке составында үзенә бәйле итә торган матдәләрнең булуы тәмәке тартучылар санының тиз арада күпләп артуына китерә.

3. “Мозаика” уены

Укытучы 6 карточканы тактага арты белән ябыштыра.Укучыларга сораулар бирелә.Аларның дөрес җавапларыннан соң , эзлекле рәвештә карточкалар ачыла бара һәм “Тәмәке белән бергә тартучы да яна” дигән язу лы рәсем ачыла.
Сораулар :
1.Тәмәкенең туган иле?(Көньяк Америка)
2. Тәмәке үләнме, үсемлекме?(Үлән)
3.Тәмәкене иң беренче булып Европага кем алып кайткан?(Жан Нико)
4.Нәрсә ул никотин?(Агу)
5.Ни өчен аны никотин дип атаганнар?(Жан Нико хөрмәтенә)
6.Никотин организмнан ничек чыгарыла?(Берничек тә)

4. Инсценировка. “Аю һәм тәмәке әкияте”.
Катнашалар : алып баручы, аю, төлке, бүре, тукран.

Алып баручы : беркөнне аю урманда тәмәке тапкан һәм аны көн дә суыра башлаган.Ул аңа шул кадәр ияләшкән, тәмәкесе беткәч, коры яфракларны төреп тарта башлаган. Аюның бернәрсәдә дә гаме калмаган.Ул тәмәке тарта да теләсә кая ятып йоклый икән. Барысына да түзәр иде әле, ләкин ул бик нык йөткерә башлаган. Бервакыт аю урман аланында төлкене очрата.Төлке аюны күреп шакката.

Төлке: Аю дустым, синме соң бу?
Ни хәлләрдә йөрисең?
Бик нык ябыккансың димме,
Авырмыйсыңдыр бит син?
Аю(авырлык белән генә):
Ни булгандыр минем белән?
Саулыгым бик какшады.
Сөякләрем бик авырта ,
Йоным коела башлады.
Аппетитым юк бөтенләй,
Йота алмыйм капсам да.
Йокыга һич китә алмыйм
Ничек иртә ятсам да.
Йөткерүдән буылып мин
Уянам иртәләрен.
Йөрәк кага , кул калтырый,
Чәнчиләр үпкәләрем.
Төлке : Сиңа кирәк кичекмәстән
Тукранга барырга.
Урман докторы өйрәтер
Ничек дәваланырга.
Алып баручы : Менә тагын бер атна үтте, аннан икенчесе...Аюның хәле көннән-көн начарлана барды. Бервакыт , тирән чокыр яныннан үтеп барганда , ул Бүрене очратты. Бүре Аюны күрү белән арт аякларына утырды.
Бүре(шаккатып) : Аю дустым, таушалгансың,
Нишләдең соң син болай?
Йоннарың бик нык коелган ,
Тының да бетә бугай.
Аю: Әйе, бик нык йөткерәм, тамакларым гыжлый, тыным бетә...
Бүре: Нәрсә булды соң сиңа?
Аю: Җеп өзәрлек тә хәлем юк,
Ватылган бөтен гәүдәм,
Гел йоклыйсым килеп тора,
Ашаганым юк күптән.
Төне буе йоклый алмыйм,
Тыным бетә кич – иртән.
Йөрәкләрем... Үпкәләрем...
Бетәм инде мин, бетәм...
Бүре: Нигә тукранга бармыйсың,
Син бит аны беләсең.
Әйбәтләп карар, тикшерер,
Аннан бирер киңәшен.
Аю: Аңа иртәгә барам.
Бүре: Табарсыңмы соң?
Аю: Табам.
Алып баручы: Менә Аю Тукранны эзләп тапты.Тукран, карт наратны шакылдатып, үзенә кышка куыш әзерләп ята. Аю нарат төбенә килә һәм көч – хәл белән генә башын югарыга күтәрә.
Аю: Тукран, Тукран, кил әле,
Бераз хәлем бел әле.
Тукран: Абау, аю, бу синме?
Сау гына йөрисеңме?
Аю: Күрәсеңдер үзең дә
Саулыгым юк бит бер дә.
Сөякләрем бик нык сызлый,
Туктамый көн дә, төн дә.
Йоннарым бик нык коела,
Хәлсезләнде аяклар.
Йөрәк кага, баш авырта
Кая китте саулыклар?
Йокларга иртә ятсам да
Йомылмыйдыр күзләрем.
Гел уфылдап, сыкыранып,
Аунап үтә төннәрем.
Тукран: Әйт дөресен яшермичә,
Тартасың, я эчәсең...
Аю: Әйе, тартам,Тукранкай,
Ә син каян беләсең?
Тукран: Күпме төтен суырдың син,
Кил әле үлчәп карыйк.
Утыр әле, куй аркаңны,
Үпкәңне тыңлап алыйк(тыңлый).
Әйе, Аю , син авыру
Зур гәүдәле булсаң да.
Бу зәхмәттән котылып булмый,
Хәтта Аю булсаң да.
Аю: Куркынычмы? Үлмәм микән?
Тукран: Тартуыңны ташламасаң,
Хәлең начар, чамала,
Үпкәңнең шактый өлешен
Каплап алган сумала.
Аю: Тәмәкене?! Трубканы?!
Барысын да ташларгамы?
Юк, ташламыйм! Будыралмыйм!
Яңадан башларгамы?
Тукран: Киңәшемне тотмасаң,
Ташламасаң, булыр соң.
Үз өнеңдә озакламый
Аягыңны сузарсың.
Алып баручы: Ниһаять, аю тәмәке тартуын ташларга, дигән карарга килде.Үзенең трубкасын, тәмәкесе белән савытын куе үсемлекләр арасына ыргытты.
- Балалар, шундый көчле, зур аю нинди бәлагә тарыды?
- Аю нигә авырды?
- Тәмәке тарту аюга нинди зыян китерде?
- Аю ниди дөрес карар кабул итте?
- Укучылар, бу әкият сездә нинди фикерләр уятты?(укучыларның җаваплары тыңлана)
5. “Сәламәтлек турында мәкальләр төзе” уены.
Укучыларга кызыл һәм зәңгәр төстәге карточкалар өләшенә. Карточкаларның кызылларына мәкальнең беренче кисәге, ә зәңгәрләренә ахыргы өлеше язылган. Кызыл һәм зәңгәр карточкаларны кушып, дөрес итеп мәкальләр төзергә.

Байлык - бер айлык, башка бүрек табылыр.
Байлыкның башы - чирдән яман дошман юк.
Баш сау булса, таш та ярып була.
Баш сау булмаса, саулык - гомерлек.
Гыйлемнән яхшы дус юк, куркуны – беркайчан да.
Таза булсаң, ләкин тиз югала.
Саф һава - сатып алып булмый.
Сәламәтлек – җәүһәр, тазалык.
Саулыкны мал күзгә күренми.
Чирне дәвалап була. тәнгә дәва.


6.Викторина “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз”.
Класс ике группага бүленә. Алып баручы командаларга чиратлап сораулар бирә. Дөрес җавап өчен командаларга баллар бирелә.
Сораулар :
1.Аны бернинди акчага да сатып алып булмый(сәламәтлек).
2.Вакытның рациональ бүленеше(режим).
3.Чисталык турындагы фән(гигиена)
4.Тәмәкедә була торган агулы матдә(никотин).
5.Яшел елан(аракы).
6.Яшелчә һәм җиләк-җимештән сыгылган сыеклык(сок).
7.Кыш көне су коенучы кеше(морж).
8.”Ак үлем”(наркомания).
9.Һаваны чистартуның иң гади ысулы(җилләтү).
10.Организмны салкынга ияләштерү(чыныгу).
11.Бу үсемлекнең сыгынтысын сөялләрне бетерү өчен йод урынына кулланалар(төче үлән(чистотель)).
12.Тән пншкәндә нинди үсемлекләрне кулланалар(алоэ. Каланхоэ).
13.Нинди җиләкне температура төшерү өчен кулланалар(кура җиләге).
14.Үзең теләп никотин белән агулану(тәмәке тарту).
15.Наркоманның яраткан үсемлеге(мәк).


7.Йомгаклау өлеше.

1.Сораулар буенча әңгәмә:
-Кешеләр ни өчен тәмәке тарталар?
-Бу гадәт нинди начар нәтиҗәгә китерә?
-Сигаретта нинди начар әйберләр бар?
-Сигарет организмга нинди зыян китерә?
-Сигаретны тартып карарга ярыймы?
-Әгәр синең яныңда берәр кеше тартып торса нәрсә эшләргә кирәк?
-Нәрсә ул алкоголь?
-Нәрсә ул наркотиклар?
-Алар нәрсә белән бер-берсенә охшашлар?

2.Укытучы сүзе.
-Көнгә бер кап сигарет тартсаң, бер елга 500 рентгенга якын нурланыш аласың дигән сүз. Күп еллар тәмәке тарткан кешеләрнең үпкәсе каралып, череп баручы массага әверелә.Үпкә белән бугаздан тыш йөрәккә, кан тамырларына зур зыян килә.Тәмәкене озак вакыт һәм дәвамлы тарту вакытыннан элек картаюга китерә.Тәмәке тартучыларда ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәте еш очрый.Ул иммун системасын зарарлый. Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә тәмәкене бер генә мәртәбә тартып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – кискен рәвештә баш тарту.
Димәк, тәмәке, аракы, наркотиклар күп бәхетсезлекләр, авырулар тудыралар икән.Укучылар, исегездә тотыгыз, сәламәтлек – кешенең иң төп байлыгы, аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Үзегезнең хыялларыгызны тормышка ашыру өчен сезгә беренче чиратта, әлбәттә, сәламәтлек кирәк булачак.
3.Өйгә эш : газета-журналлардан никотинның зарары турында гыйбрәтле мәкаләләрне укып барырга, гаиләдә әңгәмә корырга.

Кулланылган әдәбият : “Как сохранить здоровье школьников”, О.Н.Руднякова, издательство “Учитель”, Волгоград, 2008 год. “Саулыгым-байлыгым”, В.С.Михайлов, А.С.Палько, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991. “Школьнику о вреде никотина и алькоголя”, Москва, “Просвещение”, 1985, “Курение и его профилактика в школе”, Александров А.А., Александрова В.Ю., 1996.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Сәламәт булыйм дисәң.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен киңәшләр....

Сценарий клубного часа « Сәламәт булыйм дисәң » для учащихся группы продленного дня

Мероприятие на тему «Если хочешь быть здоров»  для учителей и учащихся начальных классов, приуроченное ко Дню здоровья....

Дәрес-проект "Сәламәт булыйм дисәң"

Максат:Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау;Вакытны дөрес бүләргә өйрәтү;Дөрес туклану кирәклеген төшендерү;Укучыларның күзаллауларын киңәйтү;Укучыларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшлә...