Дәрес-проект "Сәламәт булыйм дисәң"
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Максат:

  • Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау;
  • Вакытны дөрес бүләргә өйрәтү;
  • Дөрес туклану кирәклеген төшендерү;
  • Укучыларның күзаллауларын киңәйтү;
  • Укучыларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, А-3 форматындагы кәгазь битләр, төcле карандашлар, фломастер, клей, таратма материал, дәреслек  А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья”  2 нче кисәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok-proektpookr.miruslamtbulyymdisn.docx21.73 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

  • Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау;
  • Вакытны дөрес бүләргә өйрәтү;
  • Дөрес туклану кирәклеген төшендерү;
  • Укучыларның күзаллауларын киңәйтү;
  • Укучыларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, А-3 форматындагы кәгазь битләр, төcле карандашлар, фломастер, клей, таратма материал, дәреслек  А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья”  2 нче кисәк.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы:

1. Уңай психологик халәт тудыру. (слайд 1)

Минем яныма килеп, кулга-кул тотыныгыз:

- Кем бүген йокыдан яхшы кәеф белән уянды?

- Кем тирә-юньдәгеләргә хәерле көннәр теләде?

- Кем мәктәпкә яңа белемнәр алам дип, ашыгып килде? (түгәрәкләнеп кулга-кул тотыну)

Балалар бергә укыйлар: (слайд 2)

Без – акыллы,

Без – тату!

Игътибарлы, тырышлар!

Бик тырышып укысак,

Барсы да барып чыгар!

- Барыбыз да, елмаеп, яхшы кәеф белән эшебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү:

- Хәзер бер-берегез белән елмаеп исәнләшегез.

- Без ни өчен “Исәнмесез! Хәерле көн!” дип дәшәбез?

II.Уку мәсьәләсен кую:

- Балалар, бүген безнең бик әһәмиятле дәрес.

Дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? (слайд 3)

(Укучыларның җаваплары: сәламәтлек) Сәламәтлек -  кеше өчен иң  кадерле әйбер.  Ә кадерле әйберне сакларга кирәк.

  • Ни өчен сәламәтлекне сакларга кирәк? Аны ничек итеп сакларга? (слайд 4)
  • Бу сорауларга җавап табу өчен, үзебезнең сәламәтлек проектын төзергә тәкъдим итәм. Сезгә кызыклы булсын өчен, биремнәр барысы да иҗади. Эшне 3 төркемдә башкарабыз. Проектның уңышлы чыгуы сезнең  бергәләпдус һәм киңәшләшеп эшләвегезгә бәйле. Ахырда төркемнәргә үз проектларын яклау мөмкинлеге биреләчәк.

III.Уку мәсьәләсен чишү:

Бирем № 1.
Сезнең алда зур кәгазь бите бар. Без проектны шунда матур итеп эшләрбез.

Таратма материалдан “Сәламәт булыйм дисәң” сүзен табып, беркетеп, өскә уртага куегыз.

(Балалар кисеп беркетә)

Бирем № 2

“Сәламәтлек” дигәч, сез нәрсә күз алдына китерәсез? Шуны языгыз (“Сәламәтлек”сүзен беркетү, язу)

Бирем № 3.

-  Сәламәтлек турында бик күп мәкальләр бар. Сезнең алда яткан мәкальләрне табыпукыгыз, беркетегез дә, төркемнәрдә мәгънәсен аңлатыгыз:

1 төркем:

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Саф һава – тәнгә дәва.

Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.

2 төркем:

Авыру күрмәгән кеше сәламәтлек кадерен белми.

Байлыкның башы – тазалык.

Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

3 төркем:

Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – сәламәтлек.

Сау кешегә көндә бәйрәм.

Чирнең тиюе тиз, китүе озак.

Бирем № 4.

«Хәрефләр буталган» (слайд 5)

АМИТОВАНЗИ     (Авитаминоз)  (слайд 6)

- Бу сүз нәрсәне аңлата?
- Авитаминоз кайчан һәм ни өчен була?
«Авитаминоз» сүзендә нинди сүз яшеренгән?
      (Витамин.) (слайд 7)



- Витамннарның 30 якын төре билгеле. Аларны латин хәрефләре белән билгелиләр. Барлык витаминнар да организм өчен бик кирәк.В итаминнар җитми башласа организмда төрле авырулар барлыкка килә башлый. Мәсәлән, күзнең күрүе начарая, сөякләр, тире зарарлана һ.б.(слайд )

«Витаминнар әлифбасы» «Табышмаклар» карточкаларын табып беркетегез. Табышмакларны укып җавабын рәсем итеп ясагыз һәм анда нинди витамин барлыгын әйтегез. (слайд 8)

  1. Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә. (Кишер.  А витамины)

  1. Су түгел – сыек,

Кар  түгел – ак (Сөт. А витамины)

  1. Агы була, кызылы

Карасы була тагы

 Кем белә әйтеп кара?  (Карлыган.   С витамины)

  1. Алма дисәң дә алалар,

 Нәрсә соң ул балалар?   (Алма.  Е витамины)

  1. Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк

  Эче тулы күзәнәк,

Әчкелтем дә төчкелтем

Бар нәрсәдән кадерлерәк  (Ипи.     В витамины)

- Димәк, безнең организмга витаминнар җитсен һәм сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? (дөрес тукланырга) (слайд 9)

Бирем № 5.

- Азык  нинди 2 төргә бүленә?  (үсемлекләрдән  һәм хайваннардан алынган)(слайд 10 )

- “Ризыклар” дигән карточканы беркетегез.Бирелгән ризык төрләрен 2 төркемгә бүлеп беркетеп куегыз:

Чөгендер, балык, ипи, суган, сыр, сөт,борчак.

Ял минуты: (слайд 11)

- Нәрсә күрәсез? (елга буе)

- Без җәй көне елга буенда ничек ял итәбез?

- Су коенабыз – йөзеп күрсәтәләр, чумабыз, кызган ком өстендә йөрибез,күрсәтәләр)

- Кыш көне нишлибез? (слайд чаңгы шуу)

- Чаңгы шуабыз (күрсәтәләр)

Бирем № 6.

- Балалар,сез спорт белән теләп шөгыльләнәсез. Уйнарга яратасызмы?

- Хәрәкәт активлыгы һәм спорт сәламәтлек өчен кирәкме?

- “Хәрәкәт активлыгы, спорт”дигән карточкаларны беркетеп куегыз.

- Балалар, ә арыгач без нишлибез? (ял итәбез)

- Ничек ял итәбез? (җаваплар)Йокы да организм өчен бик кирәк. Вакытында йокларга ятарга һәм торырга кирәк.“Ял” дигән карточканы табып, беркетеп куегыз.

- Димәк, безгә көндәлек режимны дөрес үтәргә кирәк. “Көндәлек режим”дигән карточканы беркетеп куегыз.

Бирем №8

- Безнең проектның соңгы этабын төзү өчен кагыйдәләрне искә төшереп үтик: (дәреслек 11 бит)

1. Тешләрне көнгә ... тапкыр чистартырга кирәк.

2. Ашау алдыннан һәрвакыт  ... кирәк.

3. Ашаганда ... ярамый.

4. Беркайчан да юмаган ... ашама.

5.Һәркемнең шәхси сөлгесе, тарагы, ... булырга тиеш.

- Бу нинди кагыйдәләр? (шәхси гигиена кагыйдәләре)  Аларның сәламәтлеккә тәэсире бармы?

- “Шәхси гигиена кагыйдәләре”дигән карточканы беркетеп куегыз.

IV. Рефлексив бәяләү:

1.Рефлексия:(слайд 12)

Укучылар үз проектларын яклый.

2. Үзбәя. Укучыларны бәяләү.

3. Өй эше: Тешләр һәм аларны саклау турында мәгълүмат туплап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт булыйм дисәң...

Сыйныф сәгате....

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Сәламәт булыйм дисәң.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен киңәшләр....

Сценарий клубного часа « Сәламәт булыйм дисәң » для учащихся группы продленного дня

Мероприятие на тему «Если хочешь быть здоров»  для учителей и учащихся начальных классов, приуроченное ко Дню здоровья....