Тәрбия эшенең календарь-тематик планы
календарно-тематическое планирование (2 класс) по теме

Низамова Ландыш Айниятулловна

         Класс җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы.

         Класс җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән класста дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_eshe.docx759.97 КБ

Предварительный просмотр:

Эшчәнлек төрләре

1 - атна   1 - 3

2 - атна 5 - 10

3 - атна 12 - 17

4 - атна  19 - 24

5 - атна  26 -1.10

Танып белү эшчәнлеге

Белем бәйрәме. Тантаналы линейкада катнашу. “Мәктәп иле” буенча сәяхәт оештыру.

Уку әсбапларына карата сакчыллык турында әңгәмә. “Көндәлек – укучының көзгесе”.

Рәсемнәр конкурсы “Мин тиздән зур үсәрмен һәм сайлауга барырмын”.

Көзге табигатькә экскурсия. Табигать, кошлар, хайваннарны күзәтү.

“Компьютер янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

Без нинди газета-журналларны беләбез?

 «Сабантуй»да кунакта. Рамазан ае турында әңгәмә кору.

15 сентябрь - Татарстан Варислар Берлеге туган көне.

“Сабыйга” журналы белән танышу.

“Классный журнал” белән танышу.

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

Юлда йөрү кагыйдәләре, үз-үзеңне әхлаклы тоту турында әңгәмәләр.

Татарстанның символика- лары (гимн, герб, флаг) белән таныштыру.

Әңгәмә: “Ашханәдә үз-үзеңне әдәпле тотасыңмы?”

Укучыларның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре турында әңгәмә.

“Син өлкәннәрне ничек хөрмәт-лисең?” Ветеран укытучылар белән очрашу.

Эстетик эшчәнлек.

Әңгәмә“Кешеләргә ничек шатлык таратырга?”

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнү.

15сентябрь - А. Алишның туган көне.

Чүпрәле. Районның танылган шәхесләре белән таныштыру

Тәнәфесләрдә уеннар оештыру.

Спорт эшчәнлеге.

Физминуткалар өйрәнү. Тәнәфестә уйнау өчен хәрәкәтле һәм тыныч уеннар өйрәнү.

Иртәнге гимнастик күнегүләр комплексын өйрәнү.

Сәламәтлек көнендә катнашу. Поход.

Уеннар, физминуткалар өйрәнү.

“Үз-үзеңә массажны ничек ясарга?”.

Хезмәт эшчәнлеге.

 Дежур укучыларның   вазифалары белән таныштыру.

Мәктәп яны тәҗрибә участогына экскурсия.

Сыйныф бүлмәсен тәртиптә тоту.

Хезмәт дәресләре өчен табигать материаллары җыю

Өлкәннәргә бүләк ясау.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләр белән уку елына бурычлар һәм максатлар турында әңгәмә үткәрү. Әти-әниләр комитеты утырышы үткәрү.

Яфизов Айдарның сәламәтлеге турында сөйләшү.

Измайлова Гелфинурны математика дәресенә чакыру, аның укуы турында, индивидуаль ярдәм турында сөйләшү.

Зайнетдинова Фәридәне  математика дәресенә чакыру

Әти-әниләрне дәресләргә чакыру.

Экологик эшчәнлек.

Бүлмә гөлләре белән танышу.

Мәктәп яны тәҗрибә участогына экскурсия.

 “Син нинди бакча гөллләре беләсең?”, бакчада чәчәк орлыклары җыю.

Әңгәмә: “Син таби-гатьне яратасыңмы? Аны ничек сакларга?”

“Күчмә кошлар белән саубулла-шабыз”

Сыйныф сәгатьләре.

“Яңарыш” дәресе. Тарихи һәйкәлләрне торгызу

“Мин укучы, минем хокукларым һәм бурычларым”

“Әдәплелек нәрсә ул!”

“Гражданин һәм сайлаулар”

“Өлкәннәрне хөрмәтлик!”

Тормыш куркынычсызлыгы

кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Әңгәмә:“Мәктәпкә барган-да һәм кайтканда юлда йөрү кагыйдәләре”, “Физкультура дәресләрен-дә һәм тәнәфесләрдә уйнаганда нинди куркынычсызлык кагыйдә-ләрен истә тотарга кирәк?”

“Җирдә яткан электр чыбыклары янында сак бул!”, “Гадәттән тыш куркыныч ситуация килеп чыкканда нишләргә?” әңгәмә.

“Хезмәт дәресләрендә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк?”, “Сүндерүгә караганда янгынны кисәтү җиңелрәк”.

“Уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләре”, “Юлны аркылы чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләре”. Экскурсия алдыннан әңгәмә .

“Электр прибор-лары белән куллана беләсеңме?”

Эшчәнлек төрләре

1 - атна   3 - 8

2 - атна 10- 15

3 - атна 17 - 22

4 - атна  24 - 29

Танып белү эшчәнлеге

Минем яраткан дәресләрем. Әңгәмә үткәрү

Әниләр турында мәкаль һәм шигырьләр уку

“Минем яратып укыган китапларым”. Әңгәмә.

Көз темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештыру.

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

5 октябрь - Укытучылар көне.

10.10 – “Сабантуй” газетасының туган көне. (1924ел)

"Хәтер көне"

Мәктәп музеена экскурсия.

 

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

“Укучының хокуклары һәм бурычлары”

Әңгәмә. “Нинди кеше бәхетле була?”.

“Китап” операциясе.

“Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга?”

Эстетик эшчәнлек.

 5.10-Укытучылар көне.

13.10- Гөлназның  туган көне. Сөмбелә бәйрәменә әзерләнү.

Җыр конкурсына әзерләнү

“Көзге букет” конкурсына әзерләнү.

Спорт эшчәнлеге.

Саф һавада уеннар оештыру.

“Чисталык – сәламәтлек нигезе”.

Иртәнге гимнастик күнегүләр комплексын өйрәнү.

Тәнәфестә уеннар оештыру.

Хезмәт эшчәнлеге.

Кышын кошларны сыйлау өчен миләш, орлыклар туплау.

Әңгәмә. “Хезмәт төбе – хөрмәт ”

“Минем өйдәге көндәлек эшләрем”.

Сыйныф бүлмәсен тәртиптә тоту.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләрне дәрескә чакыру.

Әти-әниләрне дәрескә чакыру.

Укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен билгеләү буенча тест үткәрү.

Ата-аналар җыелышы: “Баланың көндәлек режимы”

Экологик эшчәнлек.

4.10 – Тереклекне халыкара яклау көне. Урманда үз-үзеңне дөрес тоту.

Әңгәмә. “Без чүпләрне кая ташлыйбыз”.

Әңгәмә. “Табигатьне ничек сакларга?”

Син нинди дару үләннәрен беләсең?

Сыйныф сәгатьләре.

"Салымнар турында белемнәр”

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

“Китап белем чишмәсе”.

“Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел...”

Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

“Имгәнүләрдән ничек сакланырга?”

Хезмәт дәресләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре, инструктаж.

“Юл билгеләре”

Көзге каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре, инструктаж.

Эшчәнлек төрләре

1 - атна           31.10 - 5

2 - атна          14 - 19

3 - атна         21 - 26

Танып белү эшчәнлеге

Зирәкләр, тапкырлар клубы эшчәнлеге. 

 “Без-китап докторлары”.

Белем-бәхет ачкычы

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

7 ноябрь - Россиядә хәрби дан көне.

“Сабантуйда” кунакта.

Әңгәмә: “Тәмәкенең кеше организмына зыяны”

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

6 ноябрь - Татарстан конституциясе көне.

Әңгәмә: “4 ноябрь- халыкларның бердәмлек, килешү көне”.

“Сүзең белән дә, эш-гамәлләрең белән дә гадел бул”

Хокук законнырын бозу нәрсәгә китерергә мөмкин?

Эстетик эшчәнлек.

“Минем укытучым”-иҗади эшләр конкурсы

“Әнием минем!” – фотокүргәзмә.

"Әниләр көне" бәйрәмендә катнашу.

Спорт эшчәнлеге.

 “Елның төрле фасылларында ничек киенергә?”

“Күңелле стартлар”

“Саф һава – тәнгә дәва” (әңгәмә).

Хезмәт эшчәнлеге.

"Сумка"операциясе.

Әңгәмә:  “Мәктәп җиһазына карата синең мөнәсәбәтең”.

Әниләргә бүләк әзерләү.

Сыйныф бүлмәсен җыештыру.

“Кыш бабай остаханәсендә”.

Әти-әниләр белән эш.

Гаиләдә мактау һәм җәза куллану. Белем, укуга мөнәсәбәтформалаштырудагаиләнең роле

Игътибарлылык ничек тәрбияләнә?

Ата-аналар конференциясе.

Экологик эшчәнлек.

Әңгәмә: “Илебездә экологик халәт”.

Чисталык һәркемгә кирәк

Без кошларга ничек булышабыз?

Сыйныф сәгатьләре.

Авылдаш шагыйрь Шәрәф Мөдәррис турында сөйләшү

Көзге каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре, инструктаж

Иң кадерле кеше җирдә-Әни!

Эшчәнлек төрләре

1 - атна   28.11 - 3

2 - атна 5 - 10

3 - атна 12 - 17

4 - атна  19 – 24

Танып белү эшчәнлеге

Зирәкләр, тапкырлар клубы эшчәнлеге.

Әңгәмә:  “Балаларның хокуклары. Конвенция.”

Халкыбызның гореф- гадәтләре белән танышу.

Конкурс “Кем иң тапкыр укучы?”

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне.

“Илдә ниләр бар икән?”

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар белән танышу.

Яңа ел бәйрәмнәренең тарихы белән танышу.

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

Операция «Сумка» “Яфракны – агач, кешене кием бизи”.

Әңгәмә:  “Кеше хокуклары декларациясе” .

“Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.”.

“Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән”.

Эстетик эшчәнлек.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек.

Кыш бабай остаханәсендә

Яңа ел бәйрәменә карата рәсемнәр конкурсы үткәрү.

Яңа ел бәйрәмен үткәрү.

Спорт эшчәнлеге.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне(1.12)

Саф һавада уеннар уйнау.

Әңгәмә: “Бүген дус, иртәгә дошман.” (наркомания)

“Сабантуй” газетасы буенча.

“Сәламәтлек” операциясе.

Табигатькә экскурсия.

Хезмәт эшчәнлеге.

Яңа ел уенчыклары ясау.

“Кыш бабай остаханәсендә”.

Кошларга җимлекләр элү.

“Кыш бабай остаханәсендә”.

Яңа ел уенчыклары ясау.

“Кыш бабай остаханәсендә”.

Сыйныф бүлмәсен җыештыру.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләрне дәрескә чакыру.

Белем алуда омтылыш тәрбияләүдә гаиләнең роле

Сулейманова Диләнең урамдагы тәртибе турында сөйләшү

Ата-аналар җыелышы: “Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле”

Экологик эшчәнлек.

Әңгәмә: “Кардагы пычрак кайдан килә”?

Әңгәмә: “Мин яратам сине, туган авылым!”

Җимлеккә килгән кошларны күзәтү.

Табигатькә экскурсия.

Сыйныф сәгатьләре.

Куркынычсызлык нәрсә ул

“Юл йөрү сабаклары”

Транспорт чараларын беләсеңме?

Урамда үз-үзеңне тоту әдәбе

Тормыш куркынычсыз-лыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Әңгәмә: “Тайгак юлларда сак бул!”

Әңгәмә: “Юл билгеләрен беләсеңме?”

Әңгәмә: “Яңа ел бәйрәмнә-рендә ут белән сак бул! Шарт-латкыч уенчыклар белән шаярма!”

Кышкы каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре,инструктаж.

Эшчәнлек төрләре

1 - атна   9 - 14

2 - атна 16 - 21

3 - атна 23 -28

4 - атна  30 – 4

Танып белү эшчәнлеге

Кышкы каникул тәэсирләре белән уртаклашу

Зирәкләр, тапкырлар клубы эшчәнлеге.

Кем? Нәрсә? Ни өчен?

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

Без нинди газета – журналлар яздырып алабыз?

Әңгәмә : «Китап-белем чишмәсе”-мәкаләләр язу.

Дөнья хәлләре белән танышу.

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

“Матурлык бер көнлек, игелек – гомерлек.”.

Дәфтәрләр күргәзмәсе оештыру.

Әңгәмә: “ Урам, җинәятьчелек, наркомания.”

(“Сабантуй” газетасыннан)

Эстетик эшчәнлек.

2011 нче ел-                                                 елы

“Биибез, җырлыйбыз – күңелле яшибез”-Тәнәфесләрдә ял оештыру.

 Гаделлек, дөреслек турында сөйләшү.

Спорт эшчәнлеге.

Чаңгыда шуу.

Әңгәмә.  “Ничек чыныгырга?”

Таудан чана, чаңгы шуарга бару.

Хезмәт эшчәнлеге.

Дәреслекләр ремонтлау.

Әңгәмә. “Син үскәч кем буласың?”.

Кошларга ярдәм итү.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләрне дәрескә чакыру.

Йомшаграк укучыларның әти-әниләре белән элемтәдә булу

Укучы почмагында ниләр бар? Өйләрендә булу.

Экологик эшчәнлек.

Без – табигать балалары.

Кызыл китап белән танышу.

Кошларга ярдәм итү.

Сыйныф сәгатьләре.

3 чиреккә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру.

“Дөрес туклану серләре”

“Янгын-минем дустым һәм дошманым”

Тормыш куркынычсыз-лыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Әңгәмә. “Салкыннан ничек курыкмаска?”

“Транспортларның тормоз юлы”.

Эшчәнлек төрләре

1 - атна  6 - 11

2 - атна 13- 18

3 - атна 20 - 25

4 - атна 27- 3

Танып белү эшчәнлеге

Тест үткәрү. “Үз-үзеңне танып бел! ”

Зирәкләр, тапкырлар клубы эшчәнлеге.

Ярыш-кичә: “Егет кешегә җитмеш төрле Һөнәр дә аз”

“Зирәклек патшалыгында”

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

Дөнья хәлләре белән танышу.

“Минем республикам” – викторина.

Ярыш-кичә: “Егет кешегә җитмеш төрле Һөнәр дә аз”

Газета-журналлар битләре буенча...

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

Үз-үзеңә хуҗа була беләсеңме?

Кл.сәгате: Герой –шагыйрь М.Җәлил тормышы һәм иҗаты.

“Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың” - әңгәмә.

«Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне».

Эстетик эшчәнлек.

“Син укытучы булсаң…”

23 февральгә әзерлек.

Ярыш-кичә: “Егет кешегә җитмеш төрле Һөнәр дә аз”

“Минем яхшы гадәтләрем” -әңгәмә.

Спорт эшчәнлеге.

Әңгәмә. “Нәрсә ул микроб?”

Ничек авырмаска? Авыр-ганда үзеңә һәм иптәшеңә ничек ярдәм күрсәтергә?

Тауга чаңгы шуарга бару.

“Кем күбрәк уен белә?”

Хезмәт эшчәнлеге.

Китаплар ремонтлау.

Әтиләргә бүләкләр ясау.

Малайларга һәм әтиләргә бүләкләр ясау.

Сыйныф бүлмәсен җыештыру.

Әти-әниләр белән эш.

Өйдә дәрес әзерләгәндә ярдәм итүдә әти-әни роле

Зайнетдинова Гөлназның, Айсылуның өйләрендә булу.

Идрисова Ләйсәннең өендә булу.

Әти-әниләрне дәрескә, бәйрәмгә чакыру.

Экологик эшчәнлек.

Кошларга ярдәм күрсәтү.

Табигатьне саклау – һәркемнең бурычы.

Кошларга ярдәм күрсәтү.

Сыйныф сәгатьләре.

Балыкка су, кошка һава,кешегә туган ил кирәк

Авылым тарихы

Герой –шагыйрь М.Җәлил тормышы һәм иҗаты.

Ватанны саклаучылар кө-не.Әтиләрне һәм малай-ларны бәйрәм белән котлау.

Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Урамда, транспортта үз-үзеңне әдәпле тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

Әңгәмә. “Күзләреңне сакла!”

Бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.

“Электр приборлары белән куллана беләсеңме?”

Эшчәнлек төрләре

1 - атна  5 - 10

2 – атна 12 - 17

3 - атна 19 - 24

4 - атна  26 - 31

Танып белү эшчәнлеге

Әниләр турында шигырьләр конкурсы.

Син нинди китаплар укыйсың?

Һәр укучы-эзләнүче

Нәрсә?Кайда?Кайчан?

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

Яңалыклар дөньясында.

Балалар нинди журналлар укый?

Музейда булу.

 “Әби-бабайларның истәлекләре”

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

Мин өйдә нинди

эшләр эшләргә булышам?

“Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар”.

Алкоголь һәм аның зыяны турында әңгәмә.

Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың.

Эстетик эшчәнлек.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне.

Нәүрүз бәйрәменә әзерләнү.

Нәүрүз бәйрәменә әзерләнү, катнашу. Китаплар күргәзмәсе оештыру.

Кыздар белән матурлык турында әңгәмә.

Спорт эшчәнлеге.

 Әңгәмә. “Иң файдалы ризыклар”.

“Кем беренче?” – күңелле ярышлар.

Саф һавада уеннар. Табигатькә экскурсия.

Күңелле стартлар.

Хезмәт эшчәнлеге.

Әниләргә һәм кызларга бүләк әзерләү.

Әти-әниләр белән берлек-тә сыерчыкларга оялар элү.

Сыйныф бүлмәсен җыештыру.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләрне дәрескә чакыру.

Баланың мөмкинлекләре

Ата-аналар җыелышы: “Әти-әни һәм мин аерылмас дуслар”.

Экологик эшчәнлек.

Экологик минут. Тәрәз төбендә тәҗрибә үткәрү. “Фасоль үсентесенең тишелеп чыгуы һзм үсүе”.

Әти-әниләр белән берлектә сыерчыкларга оялар элү.

Сыйныф сәгатьләре.

Әнием кадерлем

Әти –әнием һөнәре

Нәүрүз бәйрәме.

Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Түбәдән кар төшү куркынычлыгын истә тотып түбәләр яннарында йөрмәү һәм сак булу.

“Янгынга каршы көрәш чаралары”. Әңгәмә. “Яз көне сулыклар янындагы куркынычлыклар”

Юл-транспорт фаҗигәләренең төп сәбәпләре.

Язгы каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре, инструктаж.

Эшчәнлек төрләре

1 - атна  2 - 7

2 – атна 9- 14

3 - атна 16 – 21

4 - атна  23-28

Танып белү эшчәнлеге

2- Халыкара балалар китабы көне.

Кем? Нәрсә? Ни өчен?

“Минем иң яраткан китабым.”

26 апрель-Туган тел көне

Тест үткәрү. “Укучының тәрбиялелек дәрәҗ.тикшерү”.

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

Язгы каникул тәэсирләре белән уртаклашу.

«Космонавтика көне»

18-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.

22- Бөтендөнья китап көне.

Әңгәмә. “Бөек Ватан сугышы хәтирәләре”

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

“Гыйлем – нур, наданлык – хур.”- әңгәмә.

Мәктәп музеенда булу.

Әңгәмә. “Велосипедчы нәрсә белергә тиеш?”

1-Яз һәм хезмәт бәйрәме.

Эстетик эшчәнлек.

1.04-Халыкара көлке көне.

“Әдәпленең күлмәге сәдәфле”-әңгәмә

Бәйрәм- кичә: “ Г.Тукай- сүнмәс йолдыз ул”

29-Халыкара бию көне.

Спорт эшчәнлеге.

Бөтендөнья сәламәтлек  көне.

Саф һавада уеннар оештыру.

“Минем сәламәтлек программам”

Дару үләннәре җыю.

Хезмәт эшчәнлеге.

Каен бөреләре җыю.

Мәктәп территориясен чистартуда ярдәм итү.

Әңгәмә. “Мин язгы эшләрдә әти-әниемә ничек булышам”

Мәктәп яны тәҗрибә участогында чәчәкләр утырту.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләрне дәрескә чакыру.

Зайнетдиноваларның өендә булу.

Сулейманова Чулпанны дәрескә чакыру

Балаларның өендә булу.

Экологик эшчәнлек.

Экология һәм сәламәтлек атналыгы. Табигатькә экскурсия. “Табигатьнең уянуын күзәтү”.

Кошлар – безнең дусларыбыз!

Мәктәп яны территотриясен чистарту һәм яшелләндерү.

Безнең якка очып килгән кошлар турында әңгәмә кору.

Сыйныф сәгатьләре.

Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы

«Космонавтика көне»

Шигърият бәйрәме.

 Чернобыль фаҗигасе.”

Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Юлда йөрү кагыйдәләре буенча викторина үткәрү.

Әңгәмә. “Янгын вакытында нишләргә?”

Елга ярларында сак бул!

“Шырпы уенчык түгел, сак бул!”

30 – Янгыннан саклану көне. 1 майда үзеңне тәртипле тоту, тормышны саклау кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә.

Эшчәнлек төрләре

1 - атна   30 - 5

2 - атна 7 - 12

3 - атна 14 - 19

4 - атна  21 – 26

Танып белү эшчәнлеге

Радио көне.

Зирәкләр, тапкырлар клубы эшчәнлеге.

“Үзеңне танып бел!”

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

Җиңү көненә багышланган митингта катнашу.

Газета –журналлар буенча сәяхәт.

Минем иң яраткан газетам.

28- китапханә көне. Китапханәгә экскурсия.

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

Җиңү көненә багышланган митингта катнашу.

Әңгәмә.«Батырлык. Кыюлык. Олы җанлылык.”

“Районыбызның истәлекле урыннары”.

“Хокук бозучылар кемнәр алар? Аларга нинди җәзалар бирелә?”

Табигатькә экскурсия.

Эстетик эшчәнлек.

Җиңү көненә багышланган митингта катнашу.

Язгы табигатькә экскурсия.

18- Халыкара музейлар көне.

Фермага экскурсия.

Спорт эшчәнлеге.

Рәсемнәр конкурсы: “Матур киләчәк.”

“Күңелле стартлар”

Сәламәтлек көне.

Поход.

Хезмәт эшчәнлеге.

Җиңү көненә багышланган открыткалар ясау.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү.

Әти-әниләр белән эш.

Әти-әниләрне дәрескә, чакыру.

Әти-әниләр белән анкетирование үткәрү.

Ата-аналар җыелышы: “Бала тәрбияләүдә гаилә традицияләре.”

Экологик эшчәнлек.

Әңгәмә. “Без тирә-юньне ничек саклыйбыз”

Язгы табигатькә экскурсия.

Беседа. «Кояш, һава һәм су – безнең иң якын дусларыбыз»

Сыйныф сәгатьләре.

 «Тәртип бусагадан башлана»

“Районыбызның истәлекле урыннары”.

“Исәнме, җәй!”

Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Митингка барганда

куркынычсызлык

кагыйдәләре.

Экскурсиягә барганда

куркынычсызлык

кагыйдәләре.

Җәйге каникул чорына куркынычсызлык кагый-дәләре буенча инструктаж.

Экскурсиягә барганда

куркынычсызлык

кагыйдәләре.

Эшчәнлек төре

Чаралар

Танып белү эшчәнлеге.

Мәктәп кагыйдәләре иленә сәяхәт. Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә булу.Үстерешле танып белү уеннары оештыру. Авыр балалар белән  индивидуаль эш алып бару. Сәләтле балалар белән дифференцияләштерелгән эш алып бару. Балалар арасында үзара ярдәм оештыру. Газета һәм журналлар белән информация сәгатьләрендә танышу.  Сыйныф сәгатьләре уздыру. Һәр укучының йөреш һәм өлгерешен контрольда тоту. Балаларның психологик үзенчәлекләрен ачыклаучы тестлар уздыру.

Иҗтимагый сәяси эшчәнлек. 

Информация сәгатьләре уздыру: «Сабантуй», «Сабыйга», «Көмеш кыңгырау», «Салават күпере», «Авыл офыклары» газета һәм журналларына “сәяхәт”, энциклопедия битләре буенча “сәяхәт”. Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолаларын өйрәнү. Туган як тарихын өйрәнү. Сыйныф активынаң эшен җанлардыру, үзидарә эшен оештыру.

Әхлак, хокук эшчәнлеге.

 «Тормыш куркынычсызлыгы техникасы, янгын куркынычсызлыгы, юлда йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрү. Укучыларның үзара мөнәсәбәтләрен җайга салу. Сыйныфта бердәм психологик климат тудыру. Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм үсеш динамикасын өйрәнү. Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең үтәлешенә ирешү. Үз-үзеңне әдәпле тоту турында әңгәмәләр. Әхлак, хокук темаларына газета-журналлардан мәкаләләр укып анализлау. Өлкәннәр турында әңгәмәләр.

Эстетик эшчәнлек.

Балаларны әйләнә-тирәбездәге (өйдә, мәктәптә, урамда) матурлыкны  күрә белергә өйрәтү.  Балаларда әдәбият, сәнгать, музыкага карата кызыксыну уяту. Татар һәм рус шагыйрьләре, рәссамнары, композиторлары, язучыларының тормышы һәм иҗаты белән танышу. Халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары белән таныштыру. Укучының тышкы кыяфәте турында кайгырту, мәктәпкә бары тик мәктәп формасыннан йөрүләренә ирешү. Укучыларның туган көннәрен билгеләп үтү.

Спорт эшчәнлеге.

 Сыйныфта һәрвакыт чисталыкны саклау. Укучыларның индивидуаль сәламәтлек программасын үтәүләренә ирешү, уңышларын язып бару. Физминуткалар өйрәнү һәм аларны дәресләрдә даими үткәрү. Тәнәфесләрдә уеннар оештыру. “Сәламәтлек көннәрендә” даими катнашу. Күңелле эстафеталар үткәрү. Иртәнге зарядка комплексын өйрәнү. Сәламәтлек почмагын тулыландыру. Сәламәтлек паспортын тутырып бару.

Начар гадәтләрне кисәтү, бетерү буенча әңгәләр, сыйныф сәгатьләре үткәрү.

Хезмәт эшчәнлеге.

Сыйныфта үзидарә эшен оештыру. Дәреслекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү, китапларны ремонтларга өйрәтү.  Мәктәп җиһазына, уку әсбабларына карата сакчыл караш тәрбияләү. Бүлмә гөлләре үстерү. Эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру. Сыйныфта дежур торуны оештыру. Айга бер тапкыр генераль җыештыру уздыру. Макулатура, каен бөресе җыюда катнашу.

Әти-әниләр белән эш.

Гаиләләрне, әти-әниләрнең бала тәрбияләүгә карашын өйрәнү. Ата-аналар җыелышларында анкетирование, тестирование үткәрү. Гаиләләргә рәхмәт хатлары җибәрү. Әти-әниләрне дәресләргә, бәйрәмнәргә чакыру, алар  белән индивидуаль консультацияләр үткәрү. Әти-әниләр комитеты эшен җанландыру. Укучыларның өйләрендә булу.

Экологик эшчәнлек.

Табигать турында китаплар, газета-журналлардан мәкаләләр уку. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү. Дару үләннәрен өйрәнү. Укучыларда әйләнә-тирәгә карата сакчыл караш тәрбияләү. Күзәтү көндәлекләрен тутыру.

Табигать почмагын тулыландыру. Бүлмә гөлләрен тәрбияләп үстерү. Кошларга ярдәм итү.

Сыйныф сәгатьләре.

Һәр атнада сишәмбе көнне үткәрү.

Тормыш куркынычсызлыгы

кагыйдәләре буенча әңгәмәләр.

Куркынычсызлык техникасы, янгынга каршы куркынычсызлык, юлда йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрү.  Укучыларны юлларда, эштә, авылда, шәһәрдә, сулыклар янында, көнкүрештә үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру һәм өйрәтү.

      2  нче сыйныфта 6 укучы. Аларның 5 се кыз бала, 1 се - малайлар.

Барлык балалар да тулы гаиләләрдән.

Гомүмән алганда, укучылар бик хәрәкәтчән, сыйныф эшләрендә бик теләп катнашалар, төрле мавыгулары бар, кызыксынучылар,  мөстәкыйльлеккә омтылышлы балалар да бар.. Сыйныфта барлык укучыларның да эш вазифалары бар. Эш вазифалары балаларның теләкләрен исәпкә алып бирелә, ел дәвамында һәр укучы үзе теләгән берничә вазифаны башкарып карый.

Сыйныфта иң актив укучылар – Идрисова Ләйсән, Зайнетдинова Айсылу

Төгәллекләре, пөхтәлекләре белән аерылып торучы балалар – Зайнетдинова Гөлназ, Яфизов Айдар

Аерым игътибарны таләп итүче балалар – Измайлова Айгөл

Сөләйманова Дилә – бик кыю бала. Бик кызыксынучан, күп белергә омтылучан, Һәрвакыт үзенең фикерен әйтә., мөстәкыйль эшлэргэ омтыла, күп вакытта инициатива белдерә.

    Идрисова Ләйсән – бик тыйнак, сабыр бала. Дәрестә бик игътибарлы, барлык эшләрне бик төгәл башкара. Пөхтәлеге, җыйнаклыгы белән аерылып тора. Үзен әдәпле тота белә, оештыру сәләтенә ия, өстәмә эшләргә дә ярата.

Зайнетдинова Гөлназ - бик аралашучан, кыю кыз. Укытучыга, иптәшләренә ярдәм итәргә ашкынып тора.

Укучылар бер коллектив булып тупланып киләләр. Һәрвакыт бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләшеп, бер-берсен тыңлап эшләргә өйрәнеп киләләр. “Безнең сыйныф – бердәм гаилә” принцибына таянып эш итәбез. Әти-әниләр балаларына карата бик игътибарлы, сыйныф җыелышларына, конференцияләргә даими йөриләр, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда катнашалар, балаларының тәртипләре, укулары белән даими кызыксынып торалар.

Тәрбия эшенә анализ

       Бу уку елында 4 сыйныфында 14 укучы  укыды. Аларның 7 се кызлар, 7 се малайлар.

Уку елы дәверендә сыйныфта тәрбия эше алдан төзелгән перспектив план нигезендә алып барылды, куелган максатны һәм бурычларны үтәүгә  юнәлтелде.

Тәрбия эшчәнлегенең максаты: “Һәр баланың гомуми үсешен һәм шәхси үзенчәлекләрен үстерү”.

Тәрбия эшчәнлегенең бурычлары:

         - Укучыларда аралашу һәм әхлак культурасы тәрбияләү;

-Укучылырның танып белү активлыгын үстерү;

-Укуга, хезмәткә, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү;

-Сыйныфта балаларның иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;

-Сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләре тәрбияләү.

        Башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак, балаларда мәктәпкә карата җитди караш сизелә, һәр үткәрелгән чарага балалар бик теләп катнаштылар, мөстәкыйльлек һәм иҗади эшчәнлеккә омтылалар. Алар барысы да мәктәпкә теләк белән, яратып йөрделәр, мәктәп кагыйдәләрен үтәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнделәр. Сыйныфта балаларның иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудырылды.  

Балалар барысы да кызыксынучан, күп белергә омтылучан, һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Бу уку елында һәр укучының үз вазифасы булды, алар еш кына алыштырылып торылды. Нәтиҗәдә укучы үзе теләгән эшне башкарып карый алу мөмкинлеге алды. Мәсәлән, Хаертдинова Ләйлә үзенең иң яхшы командир була алуын күрсәтте, һәр яктан төгәл, эзләнүчән, ярдәмчел кыз, укуда да, эштә дә алдынгы, башкаларга үрнәк бала. Мустафин Салават үзенең идеялары белән шаккатырды. Мәсәлән, ул класста шашка турниры оештырып җибәрде, аннан соң кызлар һәм малайлар арасында үзләре яраткан рәсемнәр конкурсы  һ.б. Сагитова Рамилә бар кешене үзенең оста җырлавы белән таң калдырды. Иң авыр укучы Нуртдинова Фәнисә үзенең китап укуы, оста итеп эчтәлек сөйләве белән сокландырды. Ләкин әле класста мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәнеп бетә алмаучылар да бар. Газимов Айдарга һәрвакыт аерым игътибар кирәк. Ул үзе көчле бала булуына карамастан, еш кына начар холыкларын күрсәтә, үзенең эшләренә җавап бирә алмый, уйламыйча тәртип бозу очраклары күзәтелә.  Тыштан караганда бик тыныч бала, ләкин астыртынрак, укытучы күрмәгәндә шулай ук үзенең эше өчен җавап бирә алмый, бик таркау малай, гаиләдә тәртипкә өйрәтелмәгән.

Уку елы дәверендә һәр дүшәмбе көн атналык эшне планлаштыруга багышланды, балаларның ял көннәрен ничек үткәрү турында, кәефләре турында сөйләшүләр алып барылды.

Сишәмбе тәрбия сәгате көне. Күбесенчә, балалар газеталары файдаланып үткәрелде. Балалар да үзләренең газеталарын («Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын») алып килеп алар буенча фикер алышулар үткәрелде. Тематик әңгәмәләрдә энциклопедияләр, белешмә китаплар, мәктәп һәм авыл китапханәсеннән алынган китаплар файдаланды. Каранаева Гөлназ  2 атнага бер мәртәбә килә торган “Непоседа” журналын һәрдаим алып килеп торды, андагы башваткычларны бергәләп эшләдек, танып-белүгә юнәлтелгән мәкаләләр буенча фикер алышулар үткәрдек. Шулай итеп балалар үз фикерләрен әйтергә, иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәнә башладылар. Әти-әниләр белән һәр гаиләдә газета-журналлар яздыртып алу, аларны балалар белән бергәләп уку турында сөйләшенде.

Чәршәмбе – политинформация үткәрелә торган көн. Бу көнне балалар аеруча яраттылар. Чөнки бу көнне балалар яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр, кызыксынган сорауларына җаваплар табалар, туган проблемаларга чишелеш табалар. Сыйныф сәгатьләрен төрле формаларда үткәрергә тырыштык. Балаларга аеруча ярыш, үстерешле уеннар  формасында үткәрелгәннәре ошады.

Пәнҗешәмбе – үзидарә көне. Бу көнне балалар билгеләнгән вазифалары буенча башкарылган эшләре турында сөйләштеләр, бер-берсенә ярдәм оештырылды, юлда йөрү, янгынга каршы чаралар турында әңгәмәләр үткәрелде.

Җомга - әти-әниләр белән эш көне. Бу көнне әти-әниләр белән җыелышлар, әңгәмәләр үткәрелде, балаларның өйләренә барылды, шәхси әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук әти-әниләр бик теләп дәресләргә йөрделәр, укыту методикасы белән таныштылар, балаларның дәрестә активлыгын, эшчәнлеген үз күзләре белән күреп нәтиҗә ясадылар. Шимбә - балалар белән атналык эшкә йомгак ясау көне. Алар белән атна буена башкарылган эшләрне анализладык, тәртип, тырышлык турында сөйләштек.

Эшчәнлек төрләре буенча 4 нче сыйныфында башкарылган эшләр.

1. Танып белү эшчәнлеге.

Уку елы мәктәп кагыйдәләре иленә сәяхәт белән башланып китте. Үстерешле танып белү уеннары оештырылды. Авыр балалар белән  индивидуаль эш, сәләтле балалар белән дифференцияләштерелгән эш алып барылды. Балалар арасында үзара ярдәм оештырылды. Газета һәм журналлар белән информация сәгатьләрендә танышулар үткәрелде.  Сыйныф сәгатьләре уздырылды. Һәр укучының йөреш һәм өлгереше контрольда тотылды. Балаларның психологик үзенчәлекләрен ачыклаучы тестлар уздырылды. Балалар белән мәктәп һәм авыл китапханәләренә экскурсияләр оештырдык, элемтәне ел дәвамында тотарга тырыштык. Мәктәп китапханәсе оештырган китап атналыгында катнаштык, С.Маршакның “Теремок” әкиятен сәхнәләштереп башлангыч сыйныфлар, әти-әниләр  алдында чыгыш ясадык, “Радуга талантов” дигән конкурсның зона этабында 1нче урынны алдык. Шушы әкиятне балалар бакчасына барып күрсәттек, нәниләр бик канәгать калдылар.

Һәр ел фасылына багышлап экскурсияләр оештырылды, кошлар, хайваннар тормышы күзәтелде, өйрәнелде, рәсемнәр күргәзмәләре оештырылды. Сәләтле балалар белән “Зирәкләр, тапкырлар клубы”нда  эш алып барылды. “Кем? Нәрсә? Кайчан”, “Уку белән хезмәт янәшә”, “Минем хокукларым һәм бурычларым”, “Сиңа уку ошыймы?”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Туган тел көне”, “Бөтендөнья театр көне”, “Халыкара балалар китабы көне”, “Кем? Нәрсә? Ни өчен?”, “Минем иң яраткан китабым.” темалары астында әңгәмәләр алып барылды. “Иң чиста дәфтәр”, “Исәнме, Көз!”, “Кем иң тапкыр укучы?”, “Егет кешегә җитмеш төрле Һөнәр дә аз” конкурслары, шигырь сөйләүчеләр, рәсемнәр конкурслары үкәрелде. Балалар «Сабантуй» газетасында чыгып килә торган Мөстәкыймовлар олимпиадасында катнаштылар.  5 укучы “Русский медвежонок» 9 укучы “Кенгуру”, 10 укучы “Зирәк тиен” конкурсында катнаштылар.  “Вертолеты глазами детей” дигән район күләмендәге рәсем конкурсында  “Огонь и дети”, “Дети войны” дигән конкурсларда катнаштылар (11 укучы).

2. Иҗтимагый сәяси эшчәнлек.

       Информация сәгатьләре уздырылды: «Сабантуй», «Сабыйга», «Көмеш кыңгырау», «Салават күпере», «Туган як», “Непоседа” газета һәм журналларына “сәяхәт”, энциклопедия битләре буенча “сәяхәт”. Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолаларын, туган як тарихын өйрәндек. Сыйныф активынаң эшен җанландырып, үзидарә эшен оештыру. “Нинди телевизион тапшыруларны яратып карыйсың?”, Өлкәннәр көне, “Сабантуй” газетасының туган көне. (1924ел), "Хәтер көне",  Халыкара пассажирлар көне,  Кеше хокуклары көне, Халыкара инвалидлар көне, «Космонавтика көне»,   Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне, “Халыкара пассажирлар көне”, Бөтендөнья китап көннәре билгеләнеп үтелде. Музейга экскурсия, “ “Бөек Җиңүгә-65”, «Районыбыз геройлары – безнең горурлыгыбыз, “Минем республикам” дигән темаларга әңгәмә үткәрелде. Бөек Җинүнең 65 еллыгы уңаеннан “Без хәтерлибез” дигән тема астында үтә торган иншалар бәйгесендә катныштык. Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнаштык. Даими  укучыларның  “Тамчы” оешмасын турында белемнәрен камилләштереп тордылар, горурланып галстукны чиста, пөхтә итеп тагып йөрделәр.

3. Әхлак, хокук эшчәнлеге.

«Тормыш куркынычсызлыгы техникасы, янгын куркынычсызлыгы, юлда йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде. Укучыларның үзара мөнәсәбәтләрен җайга салып, сыйныфта бердәм психологик климат тудыру өстендә эш алып барылды. Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләре һәм үсеш динамикасын өйрәнелеп барылды. Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең үтәлешенә ирешергә тырыштык. Үз-үзеңне әдәпле тоту турында әңгәмәләр, әхлак, хокук темаларына газета-журналлардан мәкаләләр укып анализладык. Өлкәннәр турында әңгәмәләр үткәрелде. Татарстанның символика- лары (гимн, герб, флаг) белән таныша башладык. Ветеран укытучылар белән очрашуда катнаштык. “Безнең нинди хокукларыбыз бар?”, “Тәрбияле бала нинди була?”, “Хокук законнырын бозу нәрсәгә китерергә мөмкин?”, “Кеше хокуклары декларациясе”,  “Ашханәдә үз-үзеңне әдәпле тота беләсеңме?”, “Әти-әниләргә, туганнарга, күршеләргә карата шәфкатьлелек”, “ Урам, җинәятьчелек, наркомания.”, “Герой –шагыйрь М.Җәлил тормышы һәм иҗаты”, “Мин өйдә нинди эшләр эшләргә булышам?”, “Алкоголь һәм аның зыяны”, “Табын әдәбе. Икмәккә сакчыл караш”, “Районыбызның истәлекле урыннары”, “Хокук бозучылар кемнәр алар? Аларга нинди җәзалар бирелә?”, “Велосипедчы нәрсә белергә тиеш?”, “Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга?”, “Табын әдәбе. Икмәккә сакчыл караш”, “Кунакчыллык. Кунакта үз-үзеңне тоту әдәбе”, “Үз-үзеңә хуҗа була беләсеңме?”,  “Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар”  темалары астында әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре узды.

 Әдәп-әхлак темасына багышланган хикәяләр һәм мәкалаләр укып анализланды, еш кына “Әгәр син шушы герой урынында булсаң нишләр идең?” дигән сорау куеп фикер алышулар үткәрелде.

4. Эстетик эшчәнлек.

Балаларны әйләнә-тирәбездәге (өйдә, мәктәптә, урамда) матурлыкны  күрә белергә өйрәтү, балаларда әдәбият, сәнгать, музыкага карата кызыксыну уяту буенча эшләр башкарылды. Татар һәм рус шагыйрьләре, рәссамнары, композиторлары, язучыларының тормышы һәм иҗаты белән таныштык. Халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары белән таныштык. Укучының тышкы кыяфәтен даими күзәтеп, мәктәпкә бары тик мәктәп формасыннан йөрүләренә ирешелде. Укучыларның туган көннәрен билгеләп үтелде.

А. Алишның туган көне, укытучылар көне, Ф.Әхмәдиевның туган көне, Г.Тукай, М. Җәлилнең, Шәүкәт Галиевның туган көннәрен билгеләп үттек.  Көз бәйрәме  “Сөмбелә”, "Әниләр көне" бәйрәмендә,  Яңа ел бәйрәмендә катнаштык 1 нче сыйныф укучыларын “Әлифба бәйрәме” белән котлап бүләкләр ясадык, укучылар үзләренең теләкләрен әйтеп аларны котладылар. Кызлар арасында “Ягез әле, кызлар!” конкурсы оештырдык.  

5. Спорт эшчәнлеге.

Сыйныфта һәрвакыт чисталыкны саклау өстендә эшләдек. Укучыларның индивидуаль сәламәтлек программасын үтәүләренә ирешеп, уңышларын язып бардык. Физминутлар өйрәндек һәм аларны дәресләрдә даими үткәрдек. Тәнәфесләрдә уеннар оештырылды. “Сәламәтлек көннәрендә” даими катнаштык. Күңелле эстафеталар үткәрдек. Иртәнге зарядка комплексын өйрәндек. Сәламәтлек почмагын тулыландырып сәламәтлек паспортын тутырып бардык.

“Чисталык – сәламәтлек нигезе”, “Минем көндәлек режимым”, “Елның төрле фасылларында ничек киенергә?”, “Витаминнар тормыш чыганагы”,  “Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне”, “Бүген дус, иртәгә дошман.” (наркомания), “Ничек чыныгырга?”, “Нәрсә ул микроб?”, “ Ничек авырмаска? Авырганда үзеңә һәм иптәшеңә ничек ярдәм күрсәтергә?”, “Иң файдалы ризыклар” темаларына әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре узды. “Күңелле ярышлар”, таудан чана, чаңгы шуарга барулар оештырылды. Һәр көнне физзарядка белән башлап, барлык үткәрелгән чараларны да сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелттек.

6. Хезмәт эшчәнлеге.

Сыйныфта үзидарә эшен оештыруны башладык. Дәреслекләргә карата сакчыл караш, мәктәп җиһазына, уку әсбабларына карата сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшләдек,  китапларны ремонтларга өйрәндек. Бүлмә гөлләре үстердек. Эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыртык, аларны үтәргә өйрәндек. Сыйныфта дежур тору оештырылды. Айга бер тапкыр генераль җыештыру уздырдык. Мәктәпьяны тәҗрибә участогында эшләдек, чәчәкләр утырттык. “Син кичә өйдә нинди эш башкардың?” – һәр укучы өчен куела торган сорау безнең сыйныфта. “Хезмәт төбе – хөрмәт ”,  “Минем өйдәге көндәлек эшләрем”, “Мәктәп җиһазына карата синең мөнәсәбәтең”, “Минем әти-әниемнең һөнәре”, “Мин язгы эшләрдә әти-әниемә ничек булышам”дигән темаларга әңгәмәләр үтте, Әниләр көне һәм 8 март уңаеннан балалар үз куллары белән әниләренә, 23 февральдә әтиләренә бүләкләр әзерләделәр, кошларга җимлекләр ясап элдек һәм балалар аларга җим салып тордылар. Класста китапларны ремонтларга өйрәндек һәм кулга “авыру” китап эләгүгә аңа ярдәм кулы сузарга сөйләштек. Мәктәптә каен һәм нарат бөреләре җыюда катнаштык.

7. Әти-әниләр белән эш.

 Әти-әниләр һәм балалар белән эш дәверендә “Путь к успеху” программасыннан файдаланылды. Андагы эш юнәлешләре, методик материаллар, тестлар файдаланылды. Гаиләләрне, әти-әниләрнең бала тәрбияләүгә карашын өйрәнү максатыннан ата-аналар җыелышларында анкетирование, тестирование үткәрелде. Гаиләләргә рәхмәт хатлары җибәрелде. Әти-әниләрне дәресләргә, бәйрәмнәргә чакырып, алар  белән индивидуаль консультацияләр үткәрелде. Укучыларның өйләрендә булдым.

Үткәрелгән ата-аналар җыелышларының темалары: “9-10 яшьлек кызларның һәм малайларның үсеш үзенчәлекләре”, “Балаларның һәм әти-әниләрнең хокуклары һәм бурычлары”, “Гаиләнең тәрбияви көче”, “Гаиләдә мәхәббәт.”

 8. Экологик эшчәнлек.

 Табигать турында китаплар, газета-журналлардан мәкаләләр укыдык. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттек. Дару үләннәрен өйрәндек. Укучыларда әйләнә-тирәгә карата сакчыл караш тәрбияләү буенча эш алып барылды. Күзәтү көндәлекләрен тутырып бардык.Табигать почмагын тулыландырдык. Бүлмә гөлләрен тәрбияләп үстерергә өйрәндек. Кошларга ярдәм иттек, әти-әниләр белән берлектә балалар кышын җимлекләр элеп кошларны җимнәр белән сыйлап тордылар, язын сыерчыкларга оялар ясап агач башларына элделәр.

        4 нче сыйныфтагы балаларның эшчәнлеген анализлаганнан соң алга түбәндәге бурычларны куярга кирәк:

Укучыларда аралашу һәм әхлак культурасы тәрбияләүне дәвам итү;

Укучылырның танып белү активлыгын, омтылышын, иҗади сәләтләрен үстерү;

Укуга, хезмәткә, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

календарь-тематик план -4

Әдәби укудан календарь-тематик план...

Сыйныф җитәкчесе- тәрбия эшен оештыручы.

Класста сыйныф җитәкчесенең роле, эшчәнлеге....

календарь- тематик план по татарскому языку для 1 класса татарской группы

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфта татар балаларын укыту өчен татар теленнән календарь- тематик план. Атнага 2 сәгать исәбеннән....

календарь- тематик план по татарскому языку для 1 класса татарской группы

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфта татар балаларын укыту өчен татар теленнән календарь- тематик план. Атнага 2 сәгать исәбеннән....

календарь- тематик план по Элифбе для 1 класса татарской группы по ФГОС

1нче сыйныфта әлифба һәм  әдәби уку дәресләрен укыту өчен ФГОС буенча календарь тематик план...

2015-2016 уку елына тәрбия эшен оештыру планы

2015-2016 уку елына тәрбияви максат: -  Укучыларны шәхес буларак тәрбияләү, максатчанлык, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтен һәм милли үзаңын үстерү, тирә-як мөхиткә сак караш тәрбияләү, хезм...

Тәрбия эшенең перспектив планы

Айлык план 1 нче сыйныф өчен...