2015-2016 уку елына тәрбия эшен оештыру планы
классный час (3 класс) на тему

Гаязова Гульфия Рафкатовна

2015-2016 уку елына тәрбияви

 

максат:

 

-  Укучыларны шәхес буларак тәрбияләү, максатчанлык, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтен һәм милли үзаңын үстерү, тирә-як мөхиткә сак караш тәрбияләү, хезмәткә әзерләү, сәламәтлекләрен ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2015-16_trbiya_gotov.docx39.7 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында

каралган

Беркетмә №1,

“                  ”  2015 нче ел

МБ җитәкчесе __________

Ч.Т.Шакирова

Килешенгән

тәрбия  эшләре буенча

директор урынбасары

_______И.Т. Назмиев

“                  ”  2015 нче ел

Расланган

Олыяз гомуми урта белем

бирү мәктәбе директоры:

_______ Г. Х.  Хазиев

2015 нче  елның 01нче  сентябрьның 83\5  нче номерлы приказ нигезендә гамәлгә кертелде

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесенең Балыклы авылындагы филиалы

3-б  сыйныфы укучылары

 белән тәрбия эшен

оештыру планы

Сыйныф җитәкчесе:

Гаязова Гөлфия Рәфкатовна

2015/2016 нче уку

2015-2016 уку елына тәрбияви

максат:

-  Укучыларны шәхес буларак тәрбияләү, максатчанлык, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтен һәм милли үзаңын үстерү, тирә-як мөхиткә сак караш тәрбияләү, хезмәткә әзерләү, сәламәтлекләрен ныгыту

 бурычлар:

  • Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып класстан тыш эшләр, класстан тыш чаралар оештыру.
  • Класстан тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү системасы аша укучыларда тәрбиялелек, танып-белү активлыгын, сәнгать, физик, интеллектуальлек һәм лидерлык сәләтен үстерү.
  • Тәрбия эшен дөрес оештырып балалар коллективы формалашуга шартлар тудыру; укучыларның танып-белү, сәләт мөмкинлекләрен тулы файдаланып тормышта үз урыннарын таба алучы шәхес тәрбияләү.
  • Илгә лаеклы гражданнар тәрбияләү;
  • Тормышта үз урыннарын табарга юнәлеш бирү.

Класска, аның тәрбиялелек дәрәҗәсенә кыскача психологик – педагогик характеристика

3 нче класска 3  бала кабул ителде. Барысы да тулы булган гаиләдә   тәрбияләнә. Сәламәтлекләре уртача, төп физкультура  группасында. Бер укучының күз күреме начаррак. Күзлек кия. Хроник авырулы балалар юк. Барысы да актив, бирелгән эшне төгәл башкарырга тырышалар.  Уку дәверендә  сөйләм телләре, фикерләү дәрәҗәләрен, хәтер  һәм башка уку һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып барыла.  

         Укучыларның әти - әниләре белән элемтә тотыла, үзара киңәшләшеп, коллектив туплау өстендә эш алып барыла.

        

  1. Галиев Илһам Нурсил улы 2006 нче елның 8 нче  августында Кукмара районы Балыклы авылында туган,2 ел балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2013 нче елда 1нче класска укырга керде. Гаиләдә өлкән бала.  Әти-әни тәрбиясендә яши. Сөйләме чиста. Бик хәрәкәтчән һәм аралашучан. Тырышып укый, дәресләргә даими әзерләнеп йөри.

  1.  Закиров Рамазан Рөстәм улы 2007 нче елның 26 гыйнварында   Кукмара районы  Балыклы авылында туган, балалар бакчасына йөрмәгән. 2013 нче елда 1нче класска укырга керде. Рамазан күпбалалы гаиләдә   уртанчы бала. Математика һәм рус теле фәннәре авырдан бирелә.

  1.   Насретдинов Раиф Раниф улы 2006 нче елның 7 нче октябрендә Кукмара районы Балыклы авылында туган,  1 ел балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2013 нче елда 1нче класска укырга керде.  Раиф күпбалалы гаиләдә  уртанчы бала.  Күп сөйләшми, җитди һәм төгәл бала. Дәрестә игътибарлы. Спортны ярата, милли көрәш белән шөгыльләнә.

2014-2015 нче уку  елы дәвамында үткәрелгән тәрбия чараларына анализ.

   2014-2015 нче уку елын уңышлы гына тәмамладык. Балалар барысы да сау-сәламәт, авыручылар юк, программа материалын үзләштерделәр.

    Уку елы дәвамында класста шактый гына тәрбияви чаралар үткәрелде. Укучылар әлеге чараларда бик актив катнаштылар. Октябрь аенда   “Уңыш бәйрәме” үткәрдек. Укучыларга шигырьләр,җырлар, табышмак- мәкальләр аша табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген күрә белергә һәм сакларга өйрәтү кебек сыйфатлар тәрбияләнде.

    Шулай ук Яңа ел бәйрәменә дә укучылар бик теләп әзерләнделәр. Класс бүлмәсен бәйрәмгә бизәделәр, шигырьләр, җырлар әзерләделәр, рәсемнәр конкурсында катнаштылар, костюмнарны әти-әниләре ярдәме белән ясадылар. Әтиләр тарафыннан боз сыннары ясалды.

  Әниләр көнен дә билгеләп үттек. Укучылар әниләренә бүләкләр әзерләделәр, җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр һәм бәйрәм көнне әниләр белән бергә уеннар оештырдык.

  Һәр ел саен билгеләп үтә торган 8 нче Март һәм 23 нче февраль ,бәйрәмнәрендә дә укучылар сынатмадылар. Малайлар һәм кызлар арасында КВН ярышлары үткәрелде. Әти-әниләргә укучылар үз куллары белән истәлек бүләкләре ясап тапшырдылар.  Җиңү бәйрәмендә Олыяз авылында үткәрелүче тантанада катнаштык. Тирә-як табигатьне саклау һәм чиста тоту, мәдәният елына багышланган   сыйныф сәгатьләре  үткәрелде. Анда укучылар да чыгыш ясадылар. Рәсем конкурсларында катнаштык.

  Төрле чаралар үткәрү укучыларда бердәмлек, татулык, бер-берсен хөрмәт итү һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.  Яңа   уку елында класс коллективын туплау өстендә эшне дәвам итәргә, укучылар белән тагын да матуррак чаралар ясарга, матурлыкны күрә белергә, барлык укучыларның актив катнашуына ирешергә телибез.

Укучылар турында мәгълүмат

№ п/п

Фамилиясе,  исеме, әтисенең исеме

Туган елы

Ата-анасының исеме

Адресы

1

Галиев Ильгам

Нурсилович

08.08.2006

Галиев Нурсил

Галиева Гөлгенә

д. Балыклы,ул.

Центральная,

дом 38

тел:3-98-13

2

Закиров Рамазан

 Рустемович

26.01.2007

Закиров Рөстәм

Закирова Энҗе

д.Балыклы,ул.

 Центральная,

дом 57,

 тел. 39-6-63

3

Насртдинов Раиф

Ранифович

07.10.2006

 Насретдинов Раниф Насретдинова Гөлчәчәк

д.Балыклы,

ул.Тукая,

дом 13,

тел.39-7-88

Сентябрь -“Әй мәктәбем – белем учагы...

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш тәрбияләү

 Китапханәгә экскурсия.

“3сентябрь-террорчылыкка каршы теләктәшлек көне»-(кл.сәг)

2.Патриотик һәм гражданлык тәрбиясе

1 нче  сентябрь – Белем бәйрәме. “Исәнме, мәктәп”.

3.Әхлак тәрбиясе.

  “Безнең мәктәп – белем йорты” (әңгәмә)

Антикоррупция –(кл.сәг)

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Сыйныфта гөлләр утырту, аларны карап тәрбияләү.

Класс җыелышы: поручениеләр билгеләү.  

  Класста дежур торуны оештыру.

Табигый материаллар җыю.

 Мәктәп бакчасында көзге эшләрдә катнашу.

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

“Юлларда сак бул!” кл сәг.

6. Эстетик тәрбия

Иҗат эшчәнлеге

  “Бу минем сыйныф”          

 Сыйныф почмагын тулыландыру.

Балалар өчен чыга торган газета-журналларга язылу.

7. Экологик тәрбия

Табигатькә экскурсия.

“Алтын көз” иҗади эшләргә  конкурс

8.Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, хокук тәрбиясе

Эвакуацияләү тренировкасы үткәрү

“Укучыларның бурычлары һәм хокуклары”-(кл.сәг)

  -Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09)үтәлешен башкару өчен дежурлык.

“Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

9.Гаилә

Ата-аналарны белем бәйрәменә чакыру, уку елының бурычлары белән таныштыру.

Октябрь –«Матурлык бер көнлек, игелек – мәңгелек»

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Халыкара укытучылар көне.        

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

Телдән журнал: ” Минем туган җирем”.

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

“Яхшы гадәтләр” (дис. сәг.)

Сөйләшү әдәбе

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

“Ипи-иң зур байлык”(с.сәг)

  “Уңыш бәйрәме” кичәсендә катнашу

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

 “Дөрес утыруның файдасы” (әңгәмә)

“Витаминнар- сәламәтлек дуслары”  (сыйныф сәгате)

6. Эстетик тәрбия

Иҗат эшчәнлеге

Классны бизәү. Уңыш бәйрәменә җырлар, биюләр өйрәнү .

  Уңыш бәйрәме

7. Экологик тәрбия

“ Өйдә-берүзем”-(кл.сәг)-янгын куркынычсызлыгы

“Көзге муллык” күргәзмәсе

 Татарстанның бөек шәхесләре (с.сәг)

8.Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, хокук

 Батырлык, кыюлык турында китаплар, хикәяләр уку

“15-октябрь-Хәтер көне”

Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09)үтәлешен башкару өчен дежурлык.

“Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

9. Гаилә

Гаиләләрдә балалар өчен газета-журналларга язылу.“Уңыш” бәйрәме

Ноябрь Сәламәтлек – иң зур бәхет”

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Татар сөлгесе — күңел көзгесе”. (кл. сәг.)

2015 ел-әдәбият елы. Иң күп китап укучы.

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

  Татарстан символлары

4.11.- “Халык бердәмлеге көне”

6. 11. – “Татарстан Республикасы Конституциясе көне”

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

Урамда йөрү әдәбе”(кл. сәг.)

Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Табигый материаллар кулланып эшләнгән әйберләр күргәзмәсе.

 Әниләр көненә бүләк әзерләү.

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Класстагы тәртип һәм чисталык турында әңгәмә.

“ Сәламәтлек сәгате: “ Саф һава- тәнгә дәва” (кл.сәг.) ”

 Көзге каникулга  инструктаж үткәрү

6. Эстетик тәрбия

Акция. “Китапны саклагыз!”

7. Экологик тәрбия

  “ Кошлар-яшеллек сакчылары?” (кл. сәг.)

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Батырлык, кыюлык турында китаплар,хикәяләр уку.

-  Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09) үтәлешен башкару өчен дежурлык.

  “Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

9.Гаилә

“Мактаргамы, җәза бирергәме?” Доклад.

Ата-аналар җыелышы.

Декабрь “Театр яктылыкка, нурга илтә…»

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Иң яхшы, иң чиста дәфтәрдән, иҗат эшләреннән күргәзмә оештыру.

-“Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка  өйрәтә”(кл.сәг)

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

   “Гаиләдә милли гореф-гадәтләр.”

  Х.Мулланур абый белән элемтәдә тору.

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

   Рольле уен. Җәмгыять урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре.

 “ Безнең туганнар”-(кл.сәг)

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

“ Табын әдәбе” (с.сәг.)

 “Карлы әкият”.

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

“Грипптан ничек сакланырга?” темасына (кл.сәг)

-“Ура,кышкы  каникул!”- инструктаж үткәрү.

 Юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә.

6. Эстетик тәрбия

Яңа елга карата рәсемнәр ясау

Кабинетны уенчыклар ясап бизәү

7. Экологик тәрбия

-“Гүзәллек серләре” Әңгәмә.

Кышкы табигатькә экскурсия.

Кошларга җимлекләр ясап элү, күзәтү.

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

10 декабрь –кеше хокукларын яклау көне

-12 декабрь -Россия Конституциясе көне”

 “Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09)үтәлешен башкару өчен дежурлык

9.Гаилә

Балаларның сәламәтлеге турында ата-аналар белән берлектә кайгырту

Гыйнвар“Татар дигән горурисемем бар!»

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Укуда тырыш, игътибарлы укучыларны мактау

2. Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

“Гаиләдә милли гореф-гадәтләр.”

Балалар матбугатенә күзәтү

3. Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

“ Начар гадәтләр безгә юлдаш түгел. Хокук бозу.” (кл. сәг.)

“Культуралы кеше нинди була?” (дис. сәг.)

 Антикоррупция(кл.сәг)

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

 -Гаиләдә гадел хезмәт  (Әңгәмә).

-Кошларга җимлекләр кую

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Кышкы уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

Саф һавада уеннар, ярышлар.

Саф һавада чаңгы белән табигатькәэкскурсия.

6. Эстетик тәрбия

  Кунакта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре. Әңгәмә.

7. Экологик тәрбия

Рәсемнәр күргәзмәсе: “Табигать –Анабызны, сакла!”.

Су-табигать күрке” (с.сәг.)

8. Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

 “Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел” (кл.сәг)

 Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09).

9. Гаилә

Балаларның дөрес туклануы турында әңгәмә

Февраль Туган илне саклау-    һәркемнең изге бурычы”

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

“ Китапчык-серле янчык”. (кл. сәг.)

 “Иң чиста дәфтәр!”конкурсы

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

“Ватанны саклаучылар көненә” үткәрелә торган  кичәдә катнашу

“Муса Җәлил – патриот шагыйрь”(кл. сәг.) (15. 02.)

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

“Әтием һәр эшкә өлгер!” әңгәмә

Бүләкне ничек бирергә? Практикум

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

“Күңелле стартлар” (23 февральгә багышлап)

Әтиләргә бүләк әзерләү

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Чаңгы белән табигатькә экскурсия.

Кышкы уеннар вакытында куркынычсыз урыннар сайлау турында әңгәмә.

 “Ничек ял итәргә?”(кл.сәг)

6. Эстетик тәрбия

Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсем конкурсы

7. Экологик тәрбия

“Экологик лото” уены

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Канун .Матдә. Хокук...”-.яңа төшенчәләр (кл.сәг)Хокук бозуларны булдырмау.

“Терроризмга юл юк”  Әңгәмә

9.Гаилә

“Әтиләр сүзе-күңелнең күзе”. Кичә.

 Әтиләрне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлау.

 Әти-әниләрнең дәрескә килүләрен оештыру

Март “Жирдә иң изге кеше –әни, димәк!”

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

“Вакытны дөрес бүлү, көн режимы” темасына әңгәмә

“ Дуслык” (с.сәг.)

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

  “Нәүрүз бәйрәме” ( с.сәг.)

Халыкара хатын-кызлар көне” (8. 03.)

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

“Ягез әле, кызлар!” конкурсы

Иң-иң яратканнарыбыз”  ( с.сәг.)

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

“Әниләргә иң яхшы бүләк” конкурсы

“Татар халык ашлары” (әңгәмә)

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

“Яман гадәтләрдән саклан”  (с.сәг.) Хокук бозу.

6. Эстетик тәрбия

“Халыкара театр көне” (27. 03)  

 “Халыкара музей көне” . Музейга экскурсия

7. Экологик тәрбия

”Бөтендөнья су көне” (22. 03)

 “Халыкара җир көне” (21.03)

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Халыкара хатын-кызлар көне.

“Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

9.Гаилә

Ата-аналар җыелышы «Гаилә тәрбиясенең кайбер мәсьәләләре»

Апрель “Без Тукай оныклары”

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

“Тукай халык күңелендә”. (с. сәг)

 Шигырь конкурсында катнашу

«30-апрель-янгын  сүндерүчеләр көне(әңгәмә)

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

26 апрель – Г.Тукайны искә алу көне

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

“ Су – табигать күрке”(с. сәг.)

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Мәктәп яны территориясен чистартуда катнашу.

Сыерчык  оялары ясап кую.

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре .”Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе”(с.сәг)

6. Эстетик тәрбия

Язгы табигатькә экскурсия

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү.

7. Экологик тәрбия

2.04- бөтендөнья җир көне.

“Кешеләр, саклагыз җиремне”.  (кл. сәг.)

Бөтендөнья кошлар көне-1.04.

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

-Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09)үтәлешен башкару өчен дежурлык.

 “Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

9.Гаилә

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору. Ата-аналар җыелышы.

Доклад.  “Башлангыч сыйныфта экологик

тәрбия  бирү “

Май - “Тынычлык!- дип тибә,

                   Миллионнарның йөрәге”

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

 1 июнь – балаларны яклау көне.

9 май-Җиңү көне

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

“Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый” (митинг)

 Х. Мулланур абый белән элемтәдә тору. (әфганчы)

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

Тынычлык һәм милләтләр дуслыгы турында җырлар,шигырьләр өйрәнү

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

1май – Яз һәм хезмәт бәйрәме (кл. сәг.)

Өмә. Мәктәп ишегалдын җыештыру, яшелләндерү.

Чәчәкләр утырту.

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

 “Юлларда тәртип булсын” (с.сәг.)

6. Эстетик тәрбия

Иҗат эшчәнлеге.

“Сабантуй”да катнашу

“Һәрвакыт булсын тынычлык”. Бөек Ватан сугышына  карата рәсем күргәзмәсе.

7. Экологик тәрбия

 “Ут дус та, дошман да.”(с.сәг.)

“Ага чишмә челтер-челтер”(с.сәг.)

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне.

-Инструктаж һәм таныштыру  ФЗ № 71(28.04.09)үтәлешен башкару өчен дежурлык.

 “Хокук бозуларны булдырмау”  темасына әңгәмә.

9. Гаилә

Җәйге ялны ничек оештырырга?(балалар белән берлектә ата-аналар җыелышы)   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж.

Ата-аналар комитеты составы.

Фамилиясе, исеме, атасының исеме

Эш урыны

Телефон

Йөкләмә

1.

Гарипова Лилия

тәрбияче

39-8-01

Тәрбия эшен

2.

Салихов Расим

Янил, колледж

39-7-02

Уку эшчәнлеге

3

Галиева Гөлгенә

СХПК”Урал”

39-8-13

 Туклану сыйфатын


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия эшенең календарь-тематик планы

Класс җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы.         Класс җитәкчесенең оештыру-тәрб...

Сыйныф җитәкчесе- тәрбия эшен оештыручы.

Класста сыйныф җитәкчесенең роле, эшчәнлеге....

2013-2014 уку елына тәрбия планы.

Бу файлда тәрбия эшенең кыскача эчтәлеге күрсәтелә....

План методического сопровождения ФГОС на 2015 - 2016 уч.год

В данной статье описаны мероприятия методического сопровождения федерального образовательного стандарта основного общего образования в образовательном учреждении.Разработанная модель методического соп...

2015 – 2016 нчы уку елына башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсенең эш планы

Район методик темасы: Педагогның һөнәри стандарты белем бирү стандартларын тормышка ашыруның төп ресурсы.Мәктәп метод темасы:  ФГОС ка күчү шартларында укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә проблем...

Тәрбия эшенең перспектив планы

Айлык план 1 нче сыйныф өчен...

Анализ конечных результатов работы школы на первой ступени обучения за 2013 – 2014, 2014-2015, 2015-2016, 2016-2017, 2017-2018 учебный год

Выписка из анализа   конечных результатов работы начальной школы за 2013-2018 уч. годы...