Күзеңне яшьтән сакла
статья (3 класс) на тему

        Миопия – күрә карау дигән сүз. Балалар арасында ул киң таралган. Нәрсә соң күрә карау? 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuzlrne_yashtn_sakla.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль  бюджет белем бирү учреждениесе

                        “Күлле  Киме урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                        Сыйныф сәгате

                         3 нче сыйныф

                                            1. Тешләрне саклау

                                            2. Күзеңне яшьтән сакла

                                     Төзеде:  Хамитова Р.Г. башлангыч сыйныф укытучысы

        Максат:   Укучыларны сәламәтлекне сакларга, шәхси гигиена                  

                           кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлылык тәрбияләргә        

                            тәрбияләргә  

                      Конфет аша – тешеңне          

                                    сакла !

        Теш гигиенасын төгәл үтәмәү, дөрес тукланмау – авыруның башы. Тешләрне карап чистартып тормасаң, анда калган азык калдыкларыннан микроблар бик тиз үрчеп китә. Тешнең бозылуы, чери башлавы ( кариес) – теш авыруларның иң таралган төре. Кариес башлануны тешнең төсе тоныкланудан, тап барлыкка килүен белеп була. Аннан ул таплы урын минерал матдәләр белән тәэмин ителми, тешнең эмале ярыла, зарарлана.

      Теш авыруларына авыз куышлыгындагы башка чирләр дә керә: әйтик, шешләр, аңкау канау, сынган казналыклар. Болар барысы да – вакытында дәваланмау нәтиҗәсе.

       Тешләрне дөрес чистартырга кирәк. Иртән авызны су белән чайкау да җитә. Кичен тешкә кунган азык беткәнче яхшылап чистартырга кирәк.

       Һәркемнең шәхси теш щеткасы булырга тиеш. Искергән таушалганнарны кулланырга ярамый. Щетканың тешләрне ышкый торган өлеше як – якка авыша икән, ул яраксыз Андый щетка тешкә генә түгел, казналыкка да зарарлы.

       Сагызның да чамасын белергә крәк. Теш пастасын да щеткага Бер борчак зурлыгыннан артыгын салмагыз. Фторлы пасталар файдалы. Ул тешнең эмален ныгыта, тешне җимерүче кислотага каршы тора, микробларны үтерә, кариестан саклый.

   

                              Күзеңне яшьтән сакла

        Миопия – күрә карау дигән сүз. Балалар арасында ул киң таралган. Нәрсә соң күрә карау?

        Бакчада, мәктәптә баланың күзенә бик нык көч килә  Күз өчендәге мускуллар арыйлар, көчсезләнәләр, хәтта күзнең рәвеше үзгәрә. Ул бераз сузыла төшә. Мондый күз якыннан яхшы күрә, ерактан начар күрә башлый. Менә шундый хәлне күрә карау диләр Күзнең күрү мөмкинлеге елдан – ел начарлана бара.Күз эчендә шактый үзгәрешләр була. Күрә карауны кисәтү өчен,баларның күзләрен тикшереп торалар. Күз гигиенасын да саклау бик мөһим. 40 – 45 минут саен күзләргә 10 – 15 минут ял бирергә кирәк.  Күзләр өчен махсус күнегүләр дә ясарга мөмкин.

  1. Күзегезне 3 – 5 секунд каты итеп йомыгыз һәм шул кадәр вакытка ачыгыз. 6 – 8 мәртәбә кабатлагыз.
  2. 1 – 2 минут эчендә еш – еш үзегезне кыскалагыз.
  3. Баскан килеш 2 – 3 секундка карашыгызны алга юнәлтегез,аннары уң кулның имән бармагына 3 – 5 секунд карап торыгыз. 10 – 12 тапкыр кабатлагыз
  4. Кулны алга сузыгыз һәм имән бармак башына карагыз, бармакны салмак кына битегез янына китерегез. 6 – 8 тапкыр кабатлагыз
  5. Күз кабакларына 1 минут буена күз тирәли массаж

 ясагыз.

     Күз армасын өчен дөрес һәм җитәрлек яктылык төшәргә. Укыганда китапны 35 – 40 градуслы почмак белән тотарга кирәк. Яшел,сары – яшел төсләр күзләргә ял бирә. Ачык, чуар буяулар күрү органнарын, нерв системасын ярсыта һәм арыта.      

           Күзегезне саклагыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

Методическая разработка классного часа "Тешләрне сакла"

Методическая разработка классного часа "Тешләрне сакла". Полезный материал для учителей и воспитателей....