Шырпы уенчык түгел.
классный час (4 класс) по теме

Хазиева Гульназ Талгатовна

Сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shyrpy_uenchyk_tugel.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     Сыйныф  сәгате:

Шырпы уенчык түгел

 

        

Максат :  укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казалар сәбәпче булуын төшендерү: ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;

1укучы:

Борынгы грек мифларында  “кешеләргә утны Прометей атлы алла бүләк иткән”, диелә. Ул аны Олимптан урлаган һәм моның өчен каты җәза алган.Кеше утны үзенә буйсындырган,аннан теләгәнчә файдалана башлаган.Ләкин бу яктылык һәм җылылык чыганагы үзе белән бик сак эш иткәнне ярата, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәндә, ул фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин. Янгын-матди байлыкларны юк итә,кеше гомеренә куркыныч тудыра торган сихри көч.

2укучы:

Ут хәвефе күп очракта торак йортта, мунча, абзар-кура тирәсендә чыга.Электр ярдәмендә эшли торган җиһазларның күбесе янгын чыгу ихтималын да арттыра. Ләкин фаҗиганең төп сәбәбе-куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, балаларның ут белән шаяруы.

3укучы:

Җәй башында тирәк мамык очыра.Ул йорт тирәсенә, тәрәзә аша бушлыкларга кереп тула. Балалар әлеге мамыкка ут төртеп, җир буйлап

Ялкын йөгергәнен күзәтергә ярата. Мондый  “уен” күп вакыт янгын чыгуга сәбәпче була.

3укучы:

Бәйрәм вакытларында, яңа ел бәйрәме алдыннан,фейерверк кабызу,сигнал утлары яндыру гадәткә керде. Алар белән саксыз эш итүнең аяныч нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм.

5укучы:

Инде янгын иминлеге кагыйдәләренең   иң мөһимнәрен искә төшерик. Аларны балалар һәрвакыт белеп торсын:

___ шырпының уенчык түгеллеген һәрвакыт истә тотыгыз.

___ төзелеп бетмәгән йорт,сарай тирәләрендә ут белән шаярырга ярамаганны беләсез,шуны иптәшләрегезгә дә төшендерегез.

___ табылдык буяу савытларын, сыеклык  тутырылган шешәләрне утта яндырырга ярамый.

___ газ белән эш иткәндә,сак булыгыз.

6укучы:

Янгын чыкканда,иң башта нишләргә? Бу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кыен хәл ителә торган мәсьәлә.

7укучы:

Иң мөһиме-үзеңне кулда тотарга, каушап калмаска кирәк.Әгәр төтен исе,янган,көйгән ис сизсәң,аның кайдан чыкканын  эзләп тап.

8укучы:

Әгәр фатирда янгын чыкса,һәм инде аны үз көчең белән сүндерә алмыйсың икән, бүлмә ишеген ябып, тиз генә тышка чыгарга,өлкәннәрне чакырырга, “01” телефоны белән шалтыратып, янгын сүндерү  хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

9укучы:

Янгын сүндерүчеләрне чакырганда,төгәл адресыңны; урам исемен; йорт номерын; фамилияңны хәбәр ит. Ашыкмыйча,төгәл итеп сөйлә.

10укучы:

Электр челтәренә тоташтырылган җиһазларга ут капса,аларны розеткадан алмаган килеш,су сибәргә ярамый.Иң башта фатирга ток килүне туктатырга,шнурны розеткадан алырга, калын җәймә белән томаларга.

11укучы:

Фатирдан мөмкин кадәртизрәк чыгып китәргә ашыгыгыз,әйбер коткару  турында уйлап та карамагыз-гомерегезне саклагыз.

12укучы:

Чыгу юлына мүкәләп яки шуышып барырга кирәк:идәнгә якынрак булган саен һава температурасы түбәнрәк.

13укучы:

Бер тапкыр урамга чыккач,яңадан йортка керү турында уйламагыз.Беренчедән анда хәл кискенләшкән,икенчедән сезне эзләүче булмаячак.

14 укучы:

Ут белән эш иткәндә,һәрвакыт сак булыйк! Үзебезне һәм тирә –юньдәгеләрнең иминлеген һәрвакыт  кайгыртып торыйк!

“01” телефоныннан беркайчан да  файдаланырга туры килмәсен иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты