"Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү- сәламәтлекнең нигезе"
классный час по теме

Галиева Алсу Мирхазияновна

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате.
( Презентациясе дә бар)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klass_segate_shekhsi_gigiena_kag.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү-

сәламәтлекнең нигезе

(Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате)

Төзеде: Башлангыч сыйныф укытучысы                                           Галиева Алсу Мирхаҗиян кызы

2013 ел

Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү — сәламәтлекнең нигезе

Максат:

  • Балаларга сәламәт булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген      төшендерү;
  • яңа төшенчәләр белән таныштыру;
  • сәламәт яшәү рәвеше алып баруга кызыксыну уяту;
  • чисталык-пөхтәлек тәрбияләү.          

Җиһазлау: Компьютер, проектор, презентация, теш щёткалары һәм теш пастасы.

Дәрес барышы:

I. Оештыру, максатлар белән таныштыру.

Ни өчен чиста-пөхтә йөрергә кирәклеге турында әңгәмә.

— Көн саен юыну, чисталыкны саклау күп кенә йогышлы авырулардан котылырга мөмкинлек бирә. Организмга тире, зур булмаган җәрәхәтләр, борын, авыз, күз һ. б. әгъзалар аша төрле микроблар эләгә. Алар кул биреп күрешкәндә, йөткергәндә һәм көндәлек куллану әйберләре (сөлге, сабын, тарак һ. б.) аркылы да бер кешедән икенчесенә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә чисталыкны саклау, организмны чыныктыру бик әһәмиятле. Бүгенге сыйныф сәгатендә без бик әһәмиятле шәхси гигиена кагыйдәләренең кайберләрен искә төшерербез.

II. Төп өлеш.

Презентация слайдлары буенча шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерү.

  • Ваннада яки душта юыну.

Сәламәт балага көн саен ваннада яки душта юыну файдалы. Андый мөмкинлек булмаганда, тәнне юеш сөлге белән сөртергә мөмкин. Ләкин түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту мөһим:

тән тиресе коры булганда — көнаралаш, ә кайбер тире авырулары булганда 2 — 3 көнгә бер тапкыр юынырга киңәш ителә;

кер сабыны белән юынудан сакланырга кирәк;

юынганда тәнне кирәгеннән артык ышкырга ярамый, чөнки тире җәрәхәтләнергә мөмкин;

ваннада озак утырырга киңәш ителми, су суынса, салкын тию ихтимал.

  • Күзләрне саклау.

Күзләрне саклауга аеруча игътибар итү сорала. Күз кабагы, керфекләр күзләргә чүп, тузан керүне бераз тоткарлый. Ләкин күзләр җәрәхәтләнергә, төрле инфекцияләр эләгергә мөмкин. Шуңа күрә, түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту әһәмиятле:

юынганда күз кабагын яхшылап юарга кирәк; шулай эшләгәндә, күз кырыйлары ялкынсынуны һәм пычрак эләгүне булдырмаска мөмкин;

һәр кешенең сөлгесе аерым һәм чиста булырга тиеш;

күзне беркайчан да пычрак кул белән уарга ярамый;

күзгә чүп керсә, аны чиста кулъяулык белән җайлап кына чыгаралар;

очлы башлы әйберләр тоткан килеш йөгерү тормыш өчен куркыныч;

җәй көне һавада озак йөргәндә, кояштан саклагыч күзлек кияргә;

химик матдәләр белән сак булырга;

күзгә артык көч килмәсен өчен, яхшы яктыртылган урында гына укырга кирәк;

күзләрне вакытында ял иттерергә;

әгәр дә күзләр нык кычытса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк;

күрү сәләте начарайса, бу хакта әти-әниеңә әйтергә һәм күзләрне дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә.

  • Колакларны саклау.

Колакларны саклау кагыйдәләре:

колакны артык көчле тавышлар тәэсир итүеннән сакларга;

колакны очлы әйберләр белән чистартырга ярамый;

томау төшкәндә борынны артык нык көч куеп сеңгерергә ярамый; шулай ук җыелган лайланы эчкә суыру да зыянлы, чөнки урта колакка инфекция эләгүе ихтимал;

томау төшкәндә, тиз арада дәвалану мөһим; моның өчен халык медицинасына да, заманча даруларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ләкин башта врач белән киңәшләшсәң яхшы булыр;

әгәр дә колагың авыртса яки начар ишетә башласаң, бу хакта өлкәннәргә әйтергә, врачка күренергә кирәк.

  • Тешләрне саклау.

Тешләр бозылмасын һәм уртлар ялкынсынмасын өчен, авыз куышлыгын һәрвакыт чиста тоту шарт. Тешләрне саклау өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

бер елга ике-өч тапкыр теш табибына күренергә;

яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, йомырка, сөт ризыклары белән тукланырга;

һәр ашаудан соң авызны чайкарга, йоклар алдыннан тешләрне чистартырга; теш чистартуның да үз тәртибе бар;

тешләргә кысылган әйберләрне медицина җебе ярдәмендә алырга мөмкин;

конфет һәм башка татлы ризыкларны күп ашамаска.

 III. Ял минуты.

“Тешләрне дөрес чистартыйк!” уены.

  • Кул һәм аякларны саклау.

Кул һәм аякларны саклау кагыйдәләре: кул һәм аяклар тәннең башка урыннарына караганда ныграк пычрана, шуңа күрә алар-ны еш юып торырга киңәш ителә;

тырнакларны үз вакытында кисеп, чистартып торырга кирәк, тырнак читләрен төптән үк кисәргә ярамый, чөнки инфекция эләгүе ихтимал;

еш кына бармакка яки аяк табанына шырпы кадала. Аны мөмкин кадәр тизрәк тартып алырга кирәк. Моны өлкәннәр башкарса, әйбәтрәк;

кул һәм аяк бармакларын шешә борынына, төрле машина һәм механизмнарга тыгарга; өлкәннәрдән башка, станок һәм кисүче эш коралларына һәм көнкүреш техникасына кагылырга ярамый;

яланаяк килеш асфальт, куе булып үскән үлән, елга яры буйлап йөгерергә ярамый, чөнки аякка пыяла, кадак һ. б. кадалуы ихтимал; аяк киеме уңайлы булырга тиеш.

  • Йокларга яту.

Балалар көне буе уйнап, йөгереп, күп энергия сарыф итәләр. Шуңа күрә, организмны ял иттерү өчен, йокы кирәк. 5-7 яшьлек балалар тәүлеккә 10 сәгать, ә 8-10 яшьлекләр иң кимендә 9 сәгать йокларга тиеш.

Йоклар алдыннан яхшылап юынырга, чиста урынга ятарга кирәк.

 Кич белән куркыныч фильмнар карау, шау-шулы уеннар уйнау, бәхәсләшү, әйләнә-тирәдәгеләр белән ачуланышу аеруча зыянлы.

 Йокларга 2-3 сәгать кала ашарга кирәк; шулай эшләгәндә, йоклаганда ашкайнату органнары да ял итәр.

 Яхшы җилләтелгән, караңгы бүлмәдә бик йомшак булмаган яки махсус урын-җирдә йоклау әйбәтрәк.

Җәй көне форточканы (яки балконны) ачып куярга мөмкин.

IV. Йомгаклау.

Чиста-пөхтә кешене бар кеше дә хөрмәт итә, аның дуслары да күп була. Сәламәтлек — ярты байлык ул! Ә сау-сәламәт кеше өчен байлыкның икенче яртысын табу берни түгел ул! Уңышлар сезгә, балалар!

Слайд №2

Без дөньяны сизә, тоя, ишетә һәм күрә алуыбыз белән бәхетле, матур һәм сәламәт!

Слайд №3

Матур һәм сәламәт буласың киләме? Әлбәттә!

Ләкин аның өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк!

Слайд №4 

Көн саен ваннада яки душта юыну файдалы.

Слайд №5

Тәнне юеш сөлге белән сөртергә дә мөмкин.

Слайд №6

Түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту мөһим:

Слайд №7

Иң күп информацияне күзләр аша алабыз, шуңа күрә аларны саклауга аеруча игътибар бирергә кирәк.

Слайд №8

Юынганда күз кабагын яхшылап юарга;

Слайд №9

Һәр кешенең сөлгесе аерым һәм чиста булырга тиеш;

Слайд №10 Күзне пычрак кул белән уарга ярамый;

Слайд №11 Күзгә чүп керсә, аны чиста кулъяулык белән җайлап кына чыгаралар;

Слайд №12

Кояштан саклагыч күзлек кияргә; 

Слайд№13

Химик матдәләр белән сак булырга;

Слайд №14 Күзләрне вакытында ял иттерергә;

Слайд №15

Күрү сәләте начарайса, табибка мөрәҗәгать итәргә;

Слайд №16

Колакларны саклау кагыйдәләре:

Артык көчле тавышлар тәэсиреннән сакланырга;

Слайд №17

Колак-борыннарга бернәрсә дә тыгарга ярамый!

Слайд №18

Борын сеңгерүнең дә үз тәртибе бар...

Слайд №19

Томау төшсә…

Слайд №20 

Әгәр дә колагың авыртса...

Слайд №21

Тешләребез ак һәм нык булсын!

Слайд №22 Теш табибы — безнең тешләрнең дусты ул!

Слайд №23

Ничек дөрес тукланырга?

Слайд №24

Теш чистартуның да үз тәртибе бар...

Слайд №25

Күп ярамый!

Слайд №26

Кул-аякларны саклау

Слайд №27

Кул-аякларны еш юып торырга кирәк

Слайд №28

Аяклар кайчан ял итә?

Слайд №29

“Йокы ястык сорамый!”
дисәләр дә...

Слайд №30

Ярамый!

Слайд №31

Ортопедик мендәр нәрсә ул?

Слайд №32

Сәламәтлек — ярты байлык!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час «Личная гигиена и гигиена жилища»

Классный час(нетрадиционный урок по изобразительному искусству) Цель: научить детей некоторым правилам личной ги­гиены (уход за лицом, руками, ртом, ногтями, телом, волосами, за интимными места...

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....

Спорт- сәламәтлек нигезе.

Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле бул...

Туклану – сәламәтлекнең нигезе

Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү, дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәй...

Дөрес туклану- сәламәтлекнең нигезе

Балаларга туклану белән сәламәтлекнең тыгыз бәйләнештә булуын , дөрес туклану сәламәтлекнең нигезе булуын аңлату...

Туклану – сәламәтлекнең нигезе.

Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү,дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәйләнештә  булуын  аңларга  булышу...