Туклану – сәламәтлекнең нигезе.
классный час (2 класс) на тему

Гарданова Зимфира Музафаровна

Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү,дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәйләнештә  булуын  аңларга  булышу;  үзеңнең  сәламәтлегең  өчен  кайгыртучанлык  һәм аны  саклый  белү  хисләрен       тәрбияләү.Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Сәламәтлекне саклау, ныгыту- һәркемнең кулыннан килердәй эш. Авырмагыз, исәнлек, саулык сезгә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tuklanu_-_slamtleknen_nigeze.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туклану – сәламәтлекнең  нигезе.

(тәрбия  сәгате)

Тема:    Дөрес  туклану – сәламәтлек  нигезе.

Максат: Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү,                                  дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәйләнештә  булуын  аңларга  булышу;  үзеңнең  сәламәтлегең  өчен  кайгыртучанлык  һәм аны  саклый  белү  хисләрен       тәрбияләү.

Форма:   әңгәмә.

Җиһазлау:  “Сәламәтлек  иле  картасы”,  туктамышлар  исеме  язылган карточкалар;  кеше  рәсеме;  продуктлар,  витаминнар  рәсеме, Явызкак -  Шакшыкай  рәсеме.

Әзерлек  эше:  Сәламәтлек  турында  мәкальләр  өйрәнү, табышмаклар,  әңгәмә  өчен кирәкле  рәсем һәм  схемалар әзерләү.

                             Дәрес  барышы.                                     

I.                  Оештыру.

Исәнләшү, бер – беребезгә исәнлек – саулык  теләү.

Укытучы:  Аяклар бергә, куллар  аста.  Тирән  сулыш  алабыз. Кул-ларны  әкрен  генә  өскә  күтәрәбез.  Без  нык,  көчле  агачлар.  Таза  юан  агачлар  кояшка  үрелә.  Безнең  тәнебез  көч-куәт,  сәламәтлек  белән  тула.

                     Чыршыдай  биек  бул,

                      Имәндәй  таза  бул,

                     Сау – сәламәт  бул!

Балалар, бүген  без  “Сәламәтлек  иленә”  сәяхәтебезне  дәвам  итәбез.  Бүген  без  “Туклану”  тукталышында  булырбыз,  “Шәф-

кать  бабай”  патшалыгында  кунакта  булырбыз.

II.              Актуальләштерү.

-         Әйдәгез,  иң  элек  алда өйрәнгәннәрне  искә  төшереп

үтик. Хәзер  мин  сәламәтлек  турында  мәкальләр  әйтә  башлыйм,

ә  сез  дәвам  итәрсез.

     “Саулык -   (зур  байлык)”

     “Сәламәт  тәндә -  (сәламәт  акыл)”

     “Сәламәтлек  ул  -  кул  астындагы  (хәзинә)”

2.      Узган  дәресләрнең  берсендә  без  “Чисталык – сәламәтлекнең нигезе” дип өйрәнгән  идек  һәм  Явызкай – Шакшыкайны  үз  арабыздан  куып  җибәргән  идек.  Әммә ул  бүген  тагын  безнең  янда.Ул  сезнең  бар  нәрсәне  исегездә  тотуыгызга  шикләнә  һәм  берничә  сорау  бирергә  тели.

         Явызкай – Шакшыкай:  Чисталык  дип  бик  сөйләнгән  буласыз  инде.  Чисталыкны  булдыруда  нәрсәләр  ярдәм  итә, шуны  беләсез  микән?Хәзер  сезгә  табышмаклар  әйтәм: җавабын  тапсагыз - шунда  ук  юк  булам,  ә таба  алмасагыз - мәңгегә  сезнең  белән  калам.

-Үзе  шома,  күбеккә  күмә,

Хуш  исле  ул, я  кем  белә?  (сабын).

- Аркасында  сөяге,  сөягендә  мыегы

Ак  каймакны  агарта,

Мыегы  белән  чистарта. (теш  щеткасы).

- Он түгел,  үзе ак, авызыңа  куеп  бак,

Тешне  агарта,  ап – ак  итә,

Бу ни  була  әйтеп  бак.  (теш  пастасы).

-  Кирәк  була  мунчада

Минем  исемем  - (мунчала).

- Битне – кулны  корыта,

Чисталыкны  ярата.  (сөлге).

III.           Яңа  теманы  аңлату.

Укытучы:  Әйткәнемчә,  без  бүген  “Туклану”  тукталышында.  Әйтегез  әле,  нинди  кеше  сәламәт  була  соң?  ( Балаларның  җаваплары  тыңлана).

- Әйе,  сәламәт  булу  өчен  чисталыкны  яратырга,  күбрәк  хәрәкәтләнергә,  вакытында  һәм  дөрес  тукланырга  кирәк.

Туклану  өчен  кешегә  нинди  әгъзалар  ярдәм  итә.  (  Рәсем  буенча  эш).

   Кеше  азык  белән  бергә  организмның  үсүе,  яшәве  өчен  кирәк  булган  барлык  матдәләрне  ала.  Организм  өчен  төп  энергияне  углеводлар,  аксымнар,майлар  бирә.  (  Углеводларга,  аксымннарга,  майларга  бай  продуктларны  билгеләү).

    Бертөрле  ашамлыклар  кешегә  хәрәкәтләнү,  уйлау  көче (бал,  карабодай,  йөзем һ. б.),ә  кайберләре  көч  бирә (ит,  май,  эремчек,  балык  һ.  б.).

  -  Ә  ничек  уйлыйсыз,  нинди  ашамлыкларда  витаминнар  күп?

      Витаминнар  ни  өчен  кирәк? 

           Нинди  витаминнар  беләсез?

-  Әйе,  укучылар,  А,  В,  С,  Д   витаминнары  була.

А  витамины:  “  Әгәр  зур  үсим,  әйбәт  күрим,  тешләрем  нык  булсын  дисәгез,  сезгә  мин  кирәк!  Мин  кишердә,  сөттә,  йомыркада  күп”  -  ди.

В  витамины:  “  Әгәр  көчле  булам,  юк – барга  борчылмыйм,  сәбәпсез  еламыйм  дисәгез,  сезгә  мин  кирәк!  Мин  иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”- ди.

С витамины: 2 әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп,”- ди.

 -Күргәнегезчә, үсү һәм сәламәт булу өчен организм күп төрле ризык таләп итә.Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк:

  -бер үк вакытта ашарга тырыш;

   -көнгә дүрт тапкыр бер үк сәгатьтә аша: иртән өйдә - беренче иртәнге аш. Мәктәптә- икенче иртәнге аш, мәктәптән соң – төшке аш, кич белән кичке аш;

  коры-сары ашама. Аштан беркайчан да баш тартма: анда дөрес аш кайнатуга ярдәм итә торган матдәләр бар;

  -ашыкмыйча гына аша. Ризыкны яхшылап чәйнә;

  - ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә: укыма, телевизор карама, бәхәсләшмә.

IV.Кире информация алу.

 Без Сәламәтлек илендә сәяхәт иткәндә Шәфкать бабайның алмалары да өлгереп җиткән. Әмма бу алмалар – хикмәтле. ( Алма җыю уены)

 Алмалар артындагы сораулар:

1.    Сәламәтлеккә нәрсәләр уңай йогынты ясый?

2.    Ни өчен туклануда яшелчәләр куллану кирәк?

3.    Витаминнар ни өчен кирәк? Нинди витаминнар беләсез?

v. Йомгаклау.

   Димәк, дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Сәламәтлекне саклау, ныгыту- һәркемнең кулыннан килердәй эш. Авырмагыз, исәнлек, саулык сезгә.

 

 

 

 

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү- сәламәтлекнең нигезе"

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате.( Презентациясе дә бар)...

Туклану – сәламәтлекнең нигезе

Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү, дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәй...

Дөрес туклану- сәламәтлекнең нигезе

Балаларга туклану белән сәламәтлекнең тыгыз бәйләнештә булуын , дөрес туклану сәламәтлекнең нигезе булуын аңлату...

«Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе»

Тема: «Дөреc  туклану – сəламəтлек  нигезе»Максат:  Балаларның  сəламəтлек   турында     күзаллауларын киңəйтү, дөрес  туклану белән сәламәтлеклә...

Хайваннарның туклануы һәм туклану чылбыры.

-         тукланулары буенча хайваннарны төркемнәргә бүлү һәм аларның бәйләнешен күрсәтү;-         туклану чылбыры турын...