Исәнмесез кошкайлар!!!
методическая разработка (3 класс) на тему

Самигуллина Файруза Инсафовна

Методическая разработка про птиц!!! было очень интересно пользуйтесь

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koshkaylar.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Муниципаль бюджет бирү учреждениесе

“Киров урта гомуми белеем бирү мәктәбе”

Исәнмесез кошкайлар!

Әзерләде: Ф.И. Сәмигуллина

Актаныш, 2013

Март. Апрель. Май.  Язгы кояшның назлы нурларын тоеп, кыш буена кар астында татлы йокымсыраган уләннәр уяна, бөреләр уяна.  

Язның тәүге чәчәге умырзая кояшка елмая, безгә елмая.

Бөре чуклары белән

Сыерчыклары белән.

Яз килә, яз килә

Яз ишекләрдән керә

Яз тәрәзәдән керә,

Кар суында йөгерә

Яшеллеккә төренә

Яз кукри-тетри һава

Яз кошлар белән кайта

Язны һэркем ярата.

Яз. Һава саф. Табигатьтән хуш ис аңкый: улән исе, бөре исе, чәчәк исе…

Кунеллэребездэ –бәйрэм хисе. Әйе-әйе, бәйрәм хисе кунеллэребездә.. Чөнки яз-бәйрәмнэр фасылы.

Бозларны кузгатты

Яз житте. Яз житте,

Киң жәелеп су акты

Су ерып боз үтте

Көн ямьле, көн аяз,

Сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз

Без бит яз дуслары.

            Исәнмесез ,кадерле дусларым. Мине таныйсызмы?  Мин яз булам. Карлы-буранлы, салкын кыштан сон, туган ягыбызга әйләнеп кайттым. Э сез дусларым  язны яратасызмы?

Яратабыз.

Кара каргалар килде,

Тубәдән тамчы тама

Көндез көн жылы була,

Суына кичкэ таба.

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерэлэр.

Гөрләвеклэр агалар

Күктән кояш елмая.

Каңгылдашып торналар

Тезелеп утте бая.

Инешләрдә коена,

Каңгылдаша үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөллэр алып килә яз.

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп доньяга

Зэңгәр бозлар агып ките

Зәңгәр сулы дәрьяга.

Шаулап акты гөрләвекләр

Яуды ләйсән яңгыры

Шэһэрдэ дэ, авылда да

Янгырады яз жыры.

           Җылы яктан безнен сагынып көткэн кошларыбыз кайтты. Алар шатланып сайрыйлар, сызгыралар, кунелле жырлар җырлыйлар. Ә без алар кайтуына матур оялар ясадык. Менә алар: 1 класстан –Шәвәлиев Гадел, 2 класстан –Салахов Динар , Гиздуллина Камилә, 3 класстан –Нургалиев Ришат, 4 класстан-Сабиров Илдус. Без ясаган матур ояларга рәхим итегез дускайлар!

Кышның салкын бураннары үтә,

Менэ кабат җиргә язлар житә.

Таллар бөре ача, кояш көлә,

Кара карга жиргә тавыш бирә.

Килдек ,килдек, очып ерак жирдән,

Курыкмыйча ачы, салкын жилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без.

Гафу дуслар, озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап , тизрәк

Бала-чага үрчетергә кирәк.

Чу! Туктагыз, таныгыз,

Бу бит таныш моңыбыз.

Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме-оздерә

Ерак тугел, якында

Әнэ теге топольда,

Бу бит таныш сыерчык

Сыерчыгым очып чык.

 Ерак -ераклардан канат кагып .

Диңгезләрне кичеп, арып талып,

Туган жиребезне сагынып кайттым,

Жылы яктан сәлам алып кайттым.

Э үзегез ничек  кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?

Бик ямансу булды кышлар,

Сездән башка, якын дуслар.

Әмма без тик ятмадык,

Урманнарны, бакчаларны,

Корткычлардан сакладык.

Безнең дуслар-балалар

Безне кунак иттеләр.

Жимлек ясап элделәр

Тәмле җимнэр сиптеләр.

           Ана песнэк 10-15 йомырка сала һэм ике атна утырып бала чыгара. Балаларын бергәләп 20 көн үстерәләр. Кайбер песнәкләр бер жәй эчендә ике мәртәбә бала чыгара.

Исәнмесез, кошкайлар!

Сез киләсен белдек без.

Агачларга матур, матур

Өйлэр ясап элдек без.

Хэзер инде сайрашыгыз

Оялар сайлашыгыз

Жиләк-жимеш бакчасында

Сез кубрәк кайнашыгыз.

Торыйк, торыйк, торыйк, дип

Кайда оя корыйк, дип

Туган жирдэ торыйк, дип

Аваз салып ерактан,

Сазлыкларга, кырларга

Очып килә торналар.

Әйтегезче дусларым,

Беләсезме сез безне?

Карлыгач.

Койрык озын, ак түшем,

Кыска томшык мин үзем.

Соңга калып киләм мин

Чебен,черкилэр чүплим,

Үз эшемне беләм мин.

Шәулегән

Мин шәулегән дигән кош,

Соры канат, соры түш.

Үрмәләч

Агач буйлап , өстән аска үрмәлим мин.

Әгәр белсәң, исемемне әйтеп бир, син!

Сандугач

Төскә-биткә мактанмыйм,

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тынлап кара,

Кемлегемне белерсең.

Тукран

Тукран агач тукылдата

Тук-тук-тук

Минем томшыктан нык томшык

Юк-юк-юк

Сер сынатмый бер дә

Томшык-тукмагым

Чукып алам мин

Агач кортларын.

Тукылдатмый мөмкин тугел торырга

Яшәр өчен кирәк хезмәт кылырга

Балаларым азык сорый шулай ук,

Тукылдатсам гына минем тамак тук.

Чебенче

Чебен, черки ашыйм мин,

Чисталыкны яклыйм мин

Кешеләрне бизгәк дигән

Авырудан саклыйм мин.

Яр карлыгачы.

Оя корам ярларда,

Су эчә алам очканда

Э тизлектә бары тик

Керәшәдән калышам.

  Карлыгачлар килсә-яз житте дигән сүз. Димәк, тиздән кырларда, бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якта карлыгачнын 3 төре киң таралган: авыл, шэһэр, яр карлыгачы. Карлыгач сәгатенә 100 км тизлек белән оча. Бер карлыгач бер тәулек эчендә 10 ар мең чебен-черки ашый. Алар, балчыкны йомшартып, тугәрәк оя ясыйлар.

Тургай

Кырлар өстеннән очам,

Күлдән иелеп су эчәм.

Сайравым белән-жырларга,

Шигырь юлына күчәм.

Челән

Мин-саз кошы, камышлыкта

Качу жаен беләм мин

Исемемне эйтеп кара

Озын томшык , челән мин.

Чукыр

Салкыннардан курыкмыйм мин

Кышын бала чыгарам.

Куке

Бала чыгармыйсыз, диеп

Гаеплисез, мин беләм

Йонлач кортларны аулыйм мин

Мактаулы шунын белән.

         Күке сәгатенэ 100 бөжәк ашый. Әгэр урманда зарарлы бөжәкләр күбэйсэ, ул аларны берничэ көн эчендә ашап бетерә.

            Кадерле дусларым, күргәнегезчә, сезгә ямьле, жылы көннәр генә түгел, файдалы, кадерле дуслар да алып киләм икән. Чәчәкле язны яраткан кебек , канатлы дусларны-кошларны да яратыгыз.

Исәнмесез, кошкайлар,

Безнен якын дускайлар-

Чәукәләр, акчарлаклар,

Сыерчыклар, тургайлар!

Кыштан туеп беттек без

Сезне сагынып көттек без

Сезне көткән арада

Күп дәресләр үттек без.

Инде яз килде көлеп,

Сулар ага йөгереп,

Без оялар ясадык

Сез килер көнне белеп.

Саубуллашмыйк, очрашырбыз.

Урманнарда, кырларда.

Бакчаларда, тургайларда.

Болыннарда,кулләрдә.

Рэхмэт, дуслар! Оялар һэм

Жимлеклэр элгән очен

Бурычлы булып калмабыз

Сайрарбыз иртэ-кичен.

Бакчаларны, басуларны.

Жырга, монга урарбыз.

Зарарлы божэклэр белэн

Балаларны сыйларбыз.

Э хэзергэ, хушыгыз,

Безнен дэ куп эшебез.

Сыерчык 40 км/сэг тизлек белэн оча. Биш йомырка салып бала чыгара. Бер сыерчыкнын гаилэсе бер кн эчедэ 2000 экэм-токэм, зарарлы божэклэр ашый. Жэй буена аларнын бер гаилэсе 100 000 корткычны юк итэ.

Сандугач майнын беренче яртысыннан жырлый башлый, июльдэ жырлаудан туктый. Оясын жир остендэ яки чокырда ясый. Август урталарында очып та китэлэр. Алар кышларга Узэк Африкага тикле бара.Кышлау урынында алар жырламыйлар.

Сыерчыклар булып сайрый-сайрый,

Горлэвеклэр булып жырлый-жырлый.

Хэм чэчэклэр булып колэ-колэ

Жиргэ-илгэ апрель килэ.

Боре булып борын тортэ-тортэ,

Янгыр булып тэрэз чиртэ-чиртэ

Язгы жиллэр булып исэ-исэ,

Назлы кояш булып балкый-балкый,

Курэсенме, Апрель атлый….


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исәнмесез,кошкайлар!

Исәнмесез,кошкайлар!...

"Исәнмесез кошкайлар"

"Исәнмесез кошкайлар"...

Тема: Исәнмесез, кошкайлар!

Максаты: Балаларның кошлар турында белемнәрен ныгыту, дөньяга күзаллауларын киңәйтү....

Исәнмесез,кошкайлар!

Сыйныфтан тыш чара....