Исәнмесез,кошкайлар!
методическая разработка по теме

Хазиева Гульназ Талгатовна

Исәнмесез,кошкайлар! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Исәнмесез,кошкайлар!20.91 КБ

Предварительный просмотр:

                           

Исәнмесез,

кошкайлар!

                                 

                                                                 

                                         Хаҗиева Г.Т.

                                                                     

1алып баручы.

Бозларны кузгатты-яз җитте,

Яз җитте!

Киң җәелеп су акты,су ерып,боз үтте.

Көн ямьле,көн аяз,сайрый яз кошлары.

Яз.

Исәнмесез,кадерле дусларым!

Карлы-буранлы кыштан соң,

Килдем сезне сагынып.

Март,Апрель,Май исемле

Өч матур кызым алып.

Март.   

Тамчы тама кыектан,

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып та тып:

“Булмый аны туктатып!”

Төнлә суык шарт та шарт.

Кайсы ай мин?Әйе,март!

Апрель.

Ага юлдан гөрләвек,

Кар эчендә күлдәвек,

Агачларда бөреләр.

Җиләк кебек эреләр.

Тауда үлән терелә.

Кайсы айда? Апрельдә!

Май.

Шау чәчәктә агачлар-

Чияләр,алмагачлар.

Ак болыт төшкән кебек

Шомыртлар ап-ак күбек.

Тынмый кошлар сайравы.

Кайсы ай мин?Май ае!

(“Яз җитә” җыры.)

2 алып баручы.

Кадерле дуслар!Менә үзенең өч матур кызын ияртеп,яз да кунакка килеп җитте.Әйтегез әле, иң беренче яз килүен безгә нәрсәләр хәбәр итә?

Балалар.

 Кара каргалар.                        

Кара карга. 

Килдек,килдек,очып ерак җирдән,

Курыкмыйча ачы ,салкын җилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу,дуслар, озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап тизрәк,

Бала-чага үрчетергә кирәк.

1алып баручы.

Рәхим итегез ,яз хәбәрчеләре,түрдән үтегез.Без сезне сагынып көттек!

Сыерчык.

Ерак-ераклардан канат кагып,

Диңгезләрне кичеп,арып-талып,

Туган җиребезне сагынып кайттык,

Җылы яктан сәлам алып кайттык.

Ә үзегез ничек кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?

2 алып баручы.

Сыерчык сәгатенә 40 км.тизлек белән оча.Биш йомырка салып бала чыгара.Бер көн эчендә 2000 әкәм-төкәмне,зарарлы бөҗәкне ашый.

1алып баручы.

Файдалы кош син ,беләбез,

Менә шуңа күрә дә без

Сезне сагынып бетәбез,

Оя ясап көтәбез.

2алып баручы.

Кара әле сыерчык,башлангыч сыйныф укучылары сиңа нинди матур оялар ясап куйдылар.Кайсысына керерсең икән?

Торна.

Торыйк-торыйк дип,

Кайда оя корыйк дип?

Туган җирдә торыйк дип,

Аваз салып ерактан,

Сазлыкларга,кырларга

Очып килә торналар.

Сандугач.

Бар нәрсә тынып калгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан-куакка кунып,

Сайрыйм бит мин-Сандугач.

Төс-бит белән мактанмыйм,

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара,

Шуннан әйтерсең сүзең.

(“Минем нәни дусларым”җыры.)

Күке.

Калын урманда гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы бер кошның тавышы.

Ул ялгыз яши ,чыгармый бала,

Менә шунлыктан ямансу аңа.

Кәккүк,кәккүк.

2алып баручы.

Күке сәгатенә 100 бөҗәк ашый.Әгәр урманда зарарлы бөҗәкләр күбәйсә,аларны бер көн эчендә ашап бетерә.Аны бала чыгармый диләр.Йомырканы теләсә кайсы кош оясына салып йөри дә оныта.Хәтере начар булгач нишләсен инде,моңаеп йөрергә генә кала.

Карлыгач.

Бөтерелә тыз-быз килә

Әй,кылана карлыгач

Юк кыланмый черки куа

Карлыгачның карыны ач.

1алып баручы.

Карлыгач килсә-яз җитте, дигән сүз.Димәк,тиздән кырларда,бакчаларда кызу эш башланачак.Карлыгач сәгатенә100км.тизлек белән оча.Бер карлыгач бер тәүлек эчендә 10ар мең чебен-черки ашый,балчыкны йомшартып,түгәрәк оя ясый.

Ябалак.

“Ябалак” дип юкка гына

Бер-берегезне үртисез.

Мин бик күп файа китерәм,

Әллә шуны белмисез?

2алып баручы.

Ябалак елына 1000 кимерүчене юк итә.Әгәр һәр тычкан елына 1кг.бөртек ашый,дип,исәпләсәң ул вакытта бер ябалак 1елда 1тонна ипине саклап кала дигән сүз.

Тукран.

Тукран агач тукылдата:тук-тук-тук.

Минем томшыктан нык томшык юк-юк-юк.

Сер сынатмый бер дә томшык-тукмагым,

Чукып алам мин агач кортларын.

Тукылдатмый мөмкин түгел торырга,

Яшәр өчен кирәк хезмәт кылырга.

Балаларым азык сорый шулай ук,

Тукылдатсам гына минем тамак тук.

1алып баручы.

Рәхим  ит тукраныбыз,

Урын түрдән туп-туры

Файдалы кошыбыз безнең,

Син   бит урман докторы.

Сыерчык.

Кадерле дусларыбыз безнең сезгә бик зур үтенечебез бар.Зинһар өчен,үтәгез әле шуларны: 

-Кошларга оялар ясап эл!

- Кошлар өчен җимлекләр яса!  

-Кошларны куркытма!

-Кошларны үтермә!

-Кош ояларын туздырма!

-Йомыркаларга,кошчыкларга тия күрмә!

Бергә:

-Безне саклагыз!               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исәнмесез кошкайлар"

"Исәнмесез кошкайлар"...

Тема: Исәнмесез, кошкайлар!

Максаты: Балаларның кошлар турында белемнәрен ныгыту, дөньяга күзаллауларын киңәйтү....

Исәнмесез,кошкайлар!

Сыйныфтан тыш чара....

Исәнмесез кошкайлар!!!

Методическая разработка про птиц!!! было очень интересно пользуйтесь...