Имин хәрәкәттә-бәрәкәт
классный час (3 класс) по теме

Данную работу можно использовать на внеклассных мероприятиях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл imin_kherekette-bereket.rar2.86 МБ
Microsoft Office document icon imin_khrktt-brkt.doc51.5 КБ

Подписи к слайдам:

Имин хәрәкәттә-бәрәкәт
Чараның нәтиҗәлелеге
Укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен куллана белү күнекмәләрен формалаштыру .Укучыларда юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләренә, юл инспекторлары эшенә карата кызыксынучанлыкны арттыру.Балалар һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү.
эчтәлек
Билгеләрнең исемен әйтегез.Һәр билге кайсы төркемгә керә?Кайсы урынга куела?
Велосипедчы юлы белән кисешү
Велосипедта йөрү тыела
Велосипед юлы
Җәяүлеләр чыгу урыны
Җәяүлеләр чыгу урыны
Җәяүлеләргә чыгу тыела
Тапкырларга - табышмак ! Барам, барам - очы юк.
Ике аяклы үгез Маңгаенда куш мөгез
Ат түгел кешнәми,Йөз аттан ким эшләмиҮзе тыр да тыр килә,Я, нәрсә бу, кем белә?
Җәяүлеләр өчен белешмә. Җәяүлеләр ......... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә ......... буйлап .......... каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан ........ якка, ә урам(юл) уртасына җиткәч..........якка кара. Урам аша чыкканда ....... игътибарлы булырга кирәк.
тротуар
юл кырые
транспортка
сул
уң
бик


Предварительный просмотр:

                

       (Әти-әниләр hәм балалар катнашында сыйныфтан тыш чара.)

Максат:

1.Өйрәтү.Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне камилләштерү.Әти-әниләргә hәм балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең hәм аны үтәүнең әhәмиятен төшендерү.

2.Үстерешле.Логик фикерләү сәләтен,күзәтүчәнлекне,игътибарлылыкны,хәтерне үстерү.

3.Тәрбияви.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту уңай караш тәрбияләү.Бала-гаилә-мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Җиhазлар: компьютер,слайдлар,сигнал карточкалары,биремле  карточкалар,юл билгеләре.

Уен барышы:

         Бу уен-ярыш әниләр hәм балалардан торган гаиләләр арасында үткәрелә.Әтиләр-җанатарлар.Жюри составы килгән кунаклар арасыннан сайланыла.

         Уен берничә турдан тора.Командаларга 1, 2, 3, 4, 5 саннары язылган сигнал карточкалары таратыла.Экраннан слайдлар күрсәтеп барыла.Алып баручы биремне укый,hәр гаилә кайсы җавапны дөрес дип таба,шул сан куелган карточканы күтәрә.Дөрес җаваплар өчен фишкалар бирелә.

        Алдан өйгә эш итеп юл хәрәкәте кагыйдәләре турында җыр,шигырь,мәзәкләр өйрәнергә hәм яңа юл билгесе уйлап килергә бирелә.Турлар арасында гаиләләр әзерләп килгән чыгышларын күрсәтәләр.

       Алып баручы: Исәнмесез,кадерле әти-әниләр,хөрмәтле кунаклар hәм укучылар!Бүген сезне бу залда күрүемә бик шатмын.Әйдәгез,бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик.Бу атна безнең мәктәбебездә “Юл йөрү әлифбасы” на багышланды.Башлангыч сыйныфларда өйрәнгән белем hәм күнекмәләребезне бүген кулланып карыйк әле.(уенның тәртибе аңлатыла).

      Алып баручы: Хөрмәтле катнашучыларыбыз!Уеныбызның исемен белү өчен түбөндәге карточкаларны кирәкле тәртиптә тезегез.

     (Җавап урыннарда тезелә.)

      Алып баручы: Әйе,юлларда имин йөрү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә hәм төгәл үтәргә кирәк.

       Юлда йөргән кешеләрне

       Хәвеф-хәтәр сагалый.

       Кагыйдә белмәгәннәргә

       hәрчак куркыныч яный.

I тур. Бу нинди билге?

     

      Алып баручы: Юл билгеләре бик күп.Алар җәяүлегә дә,транспорт йөртүчегә дә булышалар.Аларны 8 төркемгә бүләләр:

      -кисәтүчеләр;

      -өстенлек билгеләре;

      -тыючылар;

      -күрсәтмә бирүче билгеләре;

      -махсус күрсәтмә бирүче;

      -мәгълүмат бирүче билгеләр;

      -хезмәт күрсәтүгә ишарә итүчеләр;

      -өстәмә мәгълүмат бирүче билгеләр;

     Сорау. Шушы билгеләр арасыннан кайсысы тыючы билгеләр төркеменә керә?

(Дөрес җавап чыга hәм дөрес җавап бирүчеләргә фишкалар бирелә)

Беренче тур тәмам.Беренче гаилә чыгышы.

II тур. Юл билгеләрен җый.

      Сорау. Юл билгеләрен кайсы команда дөрес hәм тизрәк җыя?

(Командаларга кәгазьгә ясалган,берничә кисәккә киселгән юл билгесе бирелә.Команда членнары hәр кисәкне табып,магнит тактасына бербөтен итеп җыярга тиеш).

     Алып баручы:Командалар уйлый торсын,ә без гаиләләре өчен җан атып утыручы әтиләр белән бер уен уйнап алыйк.Кадерле әтиләр!Түбәндәге тамга нәрсәне аңлата? (әтиләр җавап бирә)

     Алып баручы:Әйе,бу тамга-“зебра”,ягъни җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны.Ләкин бу “зебра”-серле.Анда безнең әтиләребез өчен сораулар яшеренгән,hәрбер әти  бер ак буйны тартып ала hәм сорауга җавап бирә.Дөрес җавап өчен бер фишка бирелә.Ул фишканы әтиләр үз гаиләләренә тапшыра.Сез әзерме хөрмәтле әтиләр?

     -Балагыз юлда имин йөрсен өчен сез гаиләгездә нинди чаралар күрәсез?

     -Бала белән юл аркылы ничек чыгарга? (баланың беләзегеннән тотып)

     -Светофорның туган илен атагыз.(Англия.Лондон,1968 ел).

     -Автомобильнең тизлеге 120 км/сәг.Ул нинди юлдан бара? (шәhәрара)

     -Кайсы транспорт төре иң беренче Россиядә уйлап табылган? (трамвай)

     -Кытайда киң таралган транспорт төре.(велосипед)

(Командаларга hәм әтиләрнең җавапларына нәтиҗә ясала.)

Икенче гаилә чыгышы.

                                     

III тур.Тапкырларга – табышмак.

    Алып баручы: Кадерле уенчылар,хәзер сезнең зирәклекне тикшереп карыйбыз.Моның өчен сезгә табышмакларга җавап бирергә туры киләчәк.

     1 сорау.

       Барам,барам-очы юк. (юл)

     2 сорау.

       Ике аяклы үгез

       Маңгаенда куш мөгез. (велосипед)

     3 сорау.

       Ат түгел кешнәми,

       Йөз аттан ким эшләми

       Үзе тыр да тыр килә,

       Я,нәрсә бу,кем белә? (трактор)

(Җавапларның дөреслеген слайдтагы җаваплар белән тикшерү.)

Өченче гаилә чыгышы

IV тур. Җәяүлеләрнең хәрәкәтен аңлат.

   Алып баручы: Хәзер без IV турыбызны башлыйбыз.Слайдта бирелгән рәсем буенча сез җәяүлеләрнең хәрәкәте турында сөйләргә тиеш буласыз.

   Сорау.Бу рәсемдә кайсы малай нинди ялгышлык эшли?

Дүртенче гаилә чыгышы.

V тур. Ялгышны тап!

   Алып баручы: Хәзер күрсәтелгән расем буенча ялгышны табабыз.Дөрес аңлатма бирүчеләргә фишкалар тапшырыла.

VI тур. Хикәя төзеп сөйлә.

    Алып баручы: Бу турда рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә кирәк.

    Сорау: Юл аша ничек дөрес чыгарга?

    Гаиләләр чыгышы.

VII тур. Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр юлда йөргәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?Моның өчен сез бирелгән җөмләләргә тиешле сүзләрне табып өстәп язарга тиеш буласыз.Аннан соң җөмләләр укып чыгыла.

    Алып баручы: Хөрмәтле уенчылар hәм тамашачылар! Без хәзер өйгә бирелгән биремне тикшереп алыйк.Гаиләләр үзләре әзерләп килгән юл билгеләрен яклап чыгыш ясыйлар.

(гаиләләр чыгышы)

    Алып баручы: Шушы  уеннар белән безнең ярышыбыз тәмам.Өй эшләрен hәм hәр турдагы нәтиҗәләрне берләштереп жюри нәтиҗә ясый.Фишкалар санала.Иң күп фишка җыйган гаиләгә “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче гаилә” дигән исем бирелә hәм алар җиңел машина белән бүләкләнә.(уенчык машина бирелә)

     Уенда катнашкан hәр гаиләгә төрле номинациядә исемнәр бирелә.Мәсәлән,”Иң тапкыр гаилә”,”Иң җитез гаилә”,”Иң игътибарлы гаилә”,h.б.

      Алып баручы: Кадерле кунаклар,әти-әниләр hәм балалар!Бүген кулланган белемнәрегезне hәр көнне,hәрвакытта да истән чыгармыйча тормышта кулланырсыз дип ышанабыз.

      Алып баручы: Бәйрәмебезне шигырь белән йомгаклыйсыбыз килә.(бер укучы алдан ятлаган шигырьне сөйли)

      Без авылда яшибез.

Без авылда туып үстек

Авыл-торган җиребез.

Аның киң урамнарында

Без иркенләп йөрибез.

Сирәк-мирәк машиналар

Урамнан үткәлиләр.

Малайлар юл уртасында

Кайчак туп типкәлиләр.

Үзләрен алар, янәсе,

Батыр диеп саныйлар,

Трактор арбасына да

Тагылып баргалыйлар.

Өлкәннәр: “Сак булыгыз!”-дип,

Торалар hәрчак әйтеп.

-Карап кына йөрегез,-дип

Торалар гел кисәтеп.

Әйдәгез,колак салыйк без

Олылар сүзләренә.

Кайгы-хәсрәт,күз яшьләре

Китермик үзләренә.    

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

"Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә

Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча уен-кичә....

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Максат:1. Укучыларның  юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү. 2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә балаларн...

Тема: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт” (Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)

Тема: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт”(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)         ...