Сценарий классного часа "Природа - наше богатство" на татарском языке
классный час (1 класс) по теме

Сценарий классного часа для 1-3 классов на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_priroda_nashe_bogatstvo.doc89 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйрәм барышы.

Алып баручы.     Рәсем ясый улым.

        Оныткан да бар дөньясын

        Рәсем ясый улым.

        Дәфтәрендә алсу күбәләкле,

        Шау чәчәкле болын.

        Болын өсләп, куыша-куыша,

        Ак болытлар йөзә.

        Болытлар белән шаярып,

        Балкып кояш көлә.

        Әнкәсенә сыенып йоклый

        Нәни генә колын.

        Буяуларын сайлаганда

        Ниләр уйлый улым?

        Ә мин уйлыйм, тиздән үсәр,

        Әти булыр улым.

        Булыр микән шул чакларда

        Күбәләкле болын?

Уйнар микән нәни колын

Болын өсләрендә

Хушланырмы күбәләкләр

Чәчәк өсләрендә?

        Калмасмы тик рәсемнәрдә

        Күбәләкле болын?

        Әй, кешелек, кая илтер

        Синең барыр юлың?

Сания Әхтәмова.

Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле ата-аналар! “Табигать язмышы – безнең язмыш” дип исемләнгән очрашуыбызны башлыйбыз. Без аны юкка гына Сания Әхтәмованың “Рәсем ясый улым” шигыреннән башламадык. Чынлап та, кешелекнең барыр юлы озынмы? Иминме? Без бүген шул турыда сөйләшербез.

        Табигатьтә иң көчле һәм иң акыллы җан иясе – Кеше. Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан-яңа сораулары туган. Җавап эзләп, кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Шуларның берсе – экология фәне. “Экология” сүзе ике грек сүзеннән ясалган: “йорт” – “ойокос” һәм “фән” – “логос”. Димәк, экология йорт турындагы фән. Барлык җан ияләренең-үсемлекләрнең дә, хайваннарның да, кешеләрнең дә йорты – табигатьтә. Тереклек яшәсен өчен суларга һава, эчәргә су, ашарга азык һәм үсәргә Кояш җылысы кирәк. Кешенең йорты гадәттә дүрт стенадан һәм түшәмнән тора. Ә җәнлекләрнең йорты – урман, басу, болын, таулар, диңгезлэр һәм күлләр. Димәк, табигать ул – уртак йортыбыз. Билгеле инде, кеше үзе яши торган йортына – табигатькә  һич зыян китерергә теләми. Ләкин аның  табигатькә йогынтысы зур. Чөнки, кеше, табигатьне үзгәртеп, үзенә җайлаштырырга тырыша: йортлар, юллар сала, завод- фабрикалар төзи, сазлыкларны киптерә, урманнарны кисә, елгаларны буып куя. Кайчакта ул үзе эшләгән эшнең булачак нәтиҗәсен алдан күрә алмый һәм,үзе дә сизмәстән, зур фаҗигаләрнең сәбәпчесенә әйләнергә мөмкин.

        Бервакыт кытайлылар үз илләрендәге барлык чыпчыкларны кырып бетерәләр. Ни өчен дисезме? Бик күп ашлык бөртеге ашап, чыпчыклар иген уңышына зур зыян китерә, диеп уйлыйлар алар. Ләкин эш бер дә кытайлылар уйлаганча барып чыкмый. Киресенчә, ике-өч елдан уңыш бик күпкә кими. Чөнки чыпчыклар юкка чыккач, бөҗәкләр шулкадәр күпләп үрчиләр, хәтта алар бөтен игеннәрне ашап бетерәләр. Кешеләр шунда гына үзләренең ялгышларын аңлыйлар. Чыпчыклар үзләре ашлык бөртекләрен бераз чүпләсәләр дә, балаларына һич тә бөртек ашатмыйлар, ә басудагы шул корткыч бөҗәкләрне, аларның личинкаларын ташып ашаталар. Шуның белән  иген басуларын корткычлардан  саклыйлар икән. Бу бәладән котылу өчен, кытайлылар чыпчыкларны чит илләрдән сатып алып кайтырга мәҗбүр булалар.

        Шушындый кызганыч хәлләр килеп чыкмасын өчен, кешеләр нәрсә эшләргә тиеш соң? Без бүген шул турыда сөйләшербез.

        Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Әлбәттә, сезнең машинага, поездга, самолетка утырып сәяхәт иткәнегез бардыр.

        Ә бүген без сезнең белән класс бүлмәсеннән чыкмый гына сәяхәт итәрбез, хыялда гына.

(Магнитофон язмасында урман тавышлары, кошлар сайравы яңгырый)

        Балалар сезнең күз алдыгызга нинди күренешләр килде?

(Балалрның җавапларын тыңлау)

        Әйе, без урманга сәяхәт итәчәкбез. Урман дигәч, төз наратлар, ак каеннар, карт имәннәр, мәһабәт пошилар, аю-бүреләр күз алдына килеп баса.  Безнең илебез – урманнар иле. Җир йөзендәге барлык урманнарның якынча 1/3өлеше безнең илдә. Ә урманның кеше өчен нинди файдасы бар соң? (Урман беркемгә дә дошман түгел, ул һәркемгә дус. Хайваннар белән кошлар өчен урман – туган йорт һәм туендыручы. Урман басуларны җилдән саклаучы. Урман җирне матурлый, һаваны чистарта)

Дөрес әйтәсез, балалар. Урман – кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга – бүрәнә, өстәл ясарга – такта, кәгазь, шырпы һ.б. Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре... Кыскасы, урман “бүләк итә” торган байлыклар санап бетергесез.

        Урман һәрвакыт матур: кышын да, язын да, көзен дә. Әмма, урманның иң матур чагы – җәй көне. Ә хәзер сез җәйге урман турында кызлар башкаруында җыр тыңларсыз.

Барган идем.

                                                       В. Әхмәтшин көе, Латыйп сүзләре.

Барган идем әти белән урманга –

Нинди генә сайрар кошлар юк анда.

Куакларда – сандугачы, былбылы...

Моңа кадәр күргәнмени мин моны?

                                  Тыңладым сайрауларын кошларның,

           Урман тулы гел моң икән дусларым!

           Куакларда – сандугачы, былбылы...

                                 Моңа кадәр күргәнмени мин моны?

Алып баручы. Чынлап та, урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, агач яфракларының кыштырдавы, кошлар сайравы – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урманда бер генә көн булсаң да, рәхәтләнеп ял итәсең, уку һәм эш өчен яңа көч туплыйсың. Урманның чиста, саф һавасы сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.

        Урман белән танышуны агачлардан башлыйк. Безнең урманнарда нинди агачлар үскәнен  беләсезме икән? Мин агач исемнәрен атыйм, сез безнең урманнарда үсә торган агач булса кул чабыгыз.( Имән, саксаул, усак, каен, мандарин, чыршы, нарат, баобаб, юкә һ.б.).

        Хәзер шушы агачларның берничәсе белән якыннан танышырбыз. (Укучылар агачлар турында сөйлиләр.)

Алып баручы. Безнең яшь рәссамнарыбыз агачларның кышкы портретларын ясаганнар. Нинди агачларның рәсемнәрен күрәсез? (Кышкы рәсемнәре буенча агачларны тану)

Алып баручы. Балалар, урманда агач күпме? (Күп) Чынлап та урманда агачлар бик күп сыман, күпме киссәң дә бетмәс кебек. Әмма, соңгы елларда гына җир йөзендәге урманнарның бик күп өлеше киселгән, юкка чыккан. Сакламасак, яңаларын утыртмасак урманнар бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин.

1 укучы Фазыл Шәехнең “Йөрәгем мөрәҗәгате” шигырен укый.

Йөрәгем мөрәҗәгате

Якташларым! Кардәшләрем!

Һава җитми суларга.

Йөрәгем әрни, карасам

Киселгән чыршыларга.

        Елатмагыз Яңа елда

        Җир-ана чыршыларын!

        Мәңгелек яшел урманның

         Дәртле шат җырчыларын!

Кимсетмәгез якты көндә

Яшел чыршы улларын!

Алар бизи матур итеп

Сезнең гомер юлларын.

        Ләкин мәсхәрә ителә

        Чыршы туган ягымда

        Җырлау харам яраланган

        Яшел чыршы янында.

Турамагыз Яңа елга

Җир-ана чыршыларын!

Яшь урманнар белән бизәп

Яктыртыгыз Җир шарын!

Алып баручы. Урманның иң якын дусларын беләсезме? Әлбәттә, урман дуслары – кошлар. (магнитофон язмасында кош тавышлары яңгырый). Ә ни өчен аларны урман дуслары дип өйөртәләр соң? (балаларның җавапларын тыңлау).

Алып баручы.Кошлар табигатьне бизи, алар – урман санитарлары, кошлар – үсемлек орлыкларын таратучылар. Кошлардан башка табигать бөтенләй җансыз кебек тоелыр иде. Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә700дән артык төр кош яши. Татарстанда исә җәй көннәрендә - 200, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар – бик тә ашамсак тереклек ияләре. Әгәр дә кешедә кошлар аппетиты булса, ул көнгә ким дигәндә 40  ипи ашар иде. Кошларның 90% якыны бөҗәкләр белән туклана. Әйтик, бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 6 мең чамасы зарарлы бөҗәкләрне юк итә. Песнәк исә тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

         Гимназиядә  кошларга багышланган төрле чаралар оештырыла. Без дә сезнең белән бик теләп катнашабыз ул чараларда. Кыш көне җимлекләр ясап, урманга барып, элеп кайттык, яз көне кош оялары  ясадык. “Кызылтүш – ел кошы” рәсемнәр конкурсында катнаштык, кошларга багышланган шигырьләр иҗат иттек. (1 укучы үзе язган шигырен укып китә)

Кошларга ярдәм итәм.

Кечкенәдән гел шулай,

Урам буйлап йөргәндә,

Күзәтәм кошчыкларны

“Чырык-чырык” дигәнгә.

Мин бәләкәй чагында,

  Кошкайларның барсы да

           Кечкенә кошчык иде,

Барсы да чыпчык иде.

Инде үсәрәк төшкәч,

Дүртенчегә дә күчкәч,

Кошларның  исемнәрен беләм,

Хәлләренә дә керәм.

              Ипи валчыгы бирәм,

Кайчак “сало” да эләм,

Көнбагышын да сибәм,

           Тары ярмасы бирәм.

Кайчак онытып калсам,

Я йокларга ятсам,

Кошларым килеп җитә,

Тәрәзә “шык-шык” итә.

           Кар бураннар өргәндә,

Кышкы салкын көннәрдә,

Гел шулай җимнәр бирик,

              Кошларга ярдәм итик!

Гүзәл Мөбәрәкҗанова

Алып баручы. Балалар, сез кошларны беләсезме икән? Тактага беркетелгән кош рәсемнәренә карап, кроссворд чишәргә кирәк. Кроссвордларның берсенә - бездә кышлаучы кошлар, ә икенчесенә күчмә кошларның исемнәре язылырга тиеш.

К

У

П

Ш

Ы

Л

Т

У

К

Р

А

Н

К

Ү

Г

Ә

Р

Ч

Е

Н

К

А

Р

А

Б

Ү

Р

Е

К

Ч

У

К

Ы

Р

 

С

Ы

Е

Р

Ч

Ы

К

К

Ү

К

Е

К

А

Р

Л

Ы

Г

А

Ч

С

И

Р

Т

М

Ә

К

О

Й

Р

Ы

К

Ү

Р

Д

Ә

К

Алып баручы. Урман – җәнлекләр өчен йорт та әле ул. Безнең як урманнарында яши торган җәнлекләрне санап китегез әле. Аларның берничәсе турында балалар сөйләп китәр.(Укучылар җәнлекләр турында сөйлиләр)

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, ял  итеп алыйк.

“Аю булып йөреп күрсәтергә”. , “Куян булып сикерергә”.

Алып баручы.  Урманны  ни өчен “Яшел даруханә” – “Зеленая аптека” дип атыйлар?(балаларның җавапларын тыңлау).

        Урман үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны дәвалый. Татарстанда – 360 төрле үсемлек файдалы, 42 төрле үсемлекне дару ясау максаты белән җыялар. Барлык даруның 30% дару үләненнән ясыйлар. Сез нинди дару үләннәре беләсез?

Дару үләннәре турында тыңлап китик.

Шифалы табиблар.

  • Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың?
  • Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан.Шуны дәваларга чабам!
  • Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?
  • Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!
  • Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш?
  • Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!
  • Бака яфрагы, Бака яфрагы!..
  • Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!
  • Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?
  • Искәндәр  дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән! Юньсез!

Алып баручы. Урманнар – безнең җиребезнең бизәге. Ш.Галиевның “Кеше урман кисә” дигән шигырен тыңлап китик.

Кеше урман кисә.

Алдан-арттан кисә,

Уңнан-сулдан кисә.

Кисә, һаман кисә.

Бигрәк яман кисә.

Кеше урман кисә.

Эшләр кайнап тора,

Балта уйнап тора.

Ә кәккүк кычкыра,

Моңаеп кычкыра.

Урман бетә, дип,

Ниләр көтә, дип.

Кеше тыңлап тора,

Кеше сорап тора:

Күпме яшәрмен,

Кәккүк, санап кара?

Кәккүк болай дип

Әйткән шул чакны:

-Яшәрсең, урман

Яшәгән чаклы...

Балта туктап тора

Кеше уйлап тора.

Алып баручы. Укучылар, сез нәрсә уйлыйсыз бу хәлләр турында? Кеше ни өчен уйга баткан? Кәккүк нигә кешегә: “Яшәрсең, урман яшәгән чаклы”, - дип җавап биргән? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

Алып баручы. Дөрес әйтәсез, балалар. Кешенең тормышы табигать

 белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманнарны корытып бетерәләр икән, димәк, кеше үзен-үзе юк итә дигән сүз. Ул чагында кешелек тә юкка чыга. Чөнки аңа яшәргә җирлек калмый.

        Безнең бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук ике бөек елга – Идел белән Чулман бергә килеп кушылган җирләрне үзләштерә башлаганнар. Бу  җирләр мәһабәт урманнар белән капланган булган. Безнең әби-бабаларыбыз табигать байлыкларыннан бик сак файдаланганнар.Беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Яшь киекләрне ауламаганнар, кечкенә балыкларны да кире суга җибәргәннәр, яшь агачларны кисмәгәннәр. Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан-буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы булып саналган. Мондый тәрбия төрле йола, риваять, җыр, бәет аша бирелгән. Хәзерге көндә дә баларга эклогик тәрбия  бирү – һәр ата-ананың бурычы.

“Экологик тәрбия - әхлак тәрбиясенең бер өлеше”. (Хәзрәт чыгышы.)

Алып баручы. Бүгенге көндә йөзләрчә төр  үсемлек һәм хайваннарның һәлак булып бетү куркынычы бар. Җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган махсус китап бар – “Кызыл китап”. “Кызыл китап” – кешелекнең вөҗданы. Ул китапны һәр дәүләт чыгара. Безнең илдә “Кызыл китап”  1978 елда чыкты. Ни өчен китап кызыл төстә? Кызыл төс – кисәтү төсе: “Кешеләр, туктагыз,уйланыгыз! Төзәтеп булмаслык бәла булырга мөмкин! Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра ул. Татарстанда да бар ул китап. Кызганычка каршы “Кызыл китап”ка кертелгән хайваннар, кошлар, үсемлекләр саны артып тора. “Кызыл китап”  турында сөйләгәндә Ә. Габидинең шигырь юллары искә төшә:

Нигә шулай табигатьнең

Ямен тетәбез икән?

Кызыл китапка үзебез

Килеп кермәбез микән?

Юкка чыгып баручы җәнлек, кош-корт, үсемлекләрне саклау өчен төрле тыюлыклар төзелә. Шундыйларның берсе -  “Түбән Кама милли паркы”. Тыюлыклар төзү – дәүләт эше. Ә без  сезнең белән нинди өлеш кертә алабыз соң? (Балаларның җавапларын тыңлау)

Алып баручы. Әйе, табигатьне кадерләп, саклап тормасак, ул бозыла, ямен югалта. Укучылар, әйдәгез, бергәләп табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлыйк. (Тактага табигатьне саклау билгеләре куелган)

  • 1. Урманда үзеңнән соң чүп-чар калдырмаска.
  • 2. Агачларны сындырмаска.
  • 3. Кош, кырмыска ояларын туздырмаска.
  • 4. Чәчәкләрне җыймаска.
  • 5.Урманда ут якмаска.
  • 6.Кош балаларын  кулга алмаска.
  • 7.Бөҗәкләрне тотмаска.
  • 8. Урманда тавышланмаска.

Алып баручы. Табигать ...

  Ни чаклы көчле, дәһшәтле булса, шул кадәр үк самими һәм безнең тарафтан яклауга, саклауга мохтаҗ икән. “Балыкка – су, кошка – һава, җәнлеккә - урман, таулар, ә кешегә Туган ил кирәк. Табигатьне саклау – ул Ватанн саклау дигән сүз.”

1 укучы. Ак каенкай тирбәләдер

               Талгын җилләр иссә дә,

               Каеннарны сындырма да,

               Каеннарны кисмә дә.

              Ап-ак каен бар халыкны күзәтә,

            Табигатьне саклагыз, дип кисәтә.

2 укучы.    Табигать китабын укырга

        Килегез урманга, балалар,

        Анда бар аланнар.

        Аланда – хуш исле чәчәкләр,

        Тимәгез, өзмәгез аларны,

        Матурлык дөньясы бит алар.

3 укучы.  Сузып, сузып сайрый кошчык,

                 Канатын кага-кага.

        Оя ясыйк, җимлек элик,

        Ярдәм итик аларга.

Хөрмәт итик аларны!

5 укучы. Туган як күгендә йолдызлар

        Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

        Мин үскәч корыса соңгы тал,

        Серемне кемнәргә сөйләрмен?

6 укучы. Сандугачлар бизсә бакчамнан,

        Ят күрсә җиремне торналар,

        Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

        Корыса күкеле урманнар.

7 укучы. Тургайлар очмаса биектә,

        Тозланса саф сулы чишмәләр,

        Саекса илемдә елгалар,

        Киләчәк буыннар нишләрләр?

8 укучы. Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

        Саф һава аллатсын битемне,

        Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Бергә. Кешеләр, саклагыз Җиремне!

Укучылар бергәләшеп җыр башкаралар

 “Кояшлы ил”. Ә.Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы.

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аны  гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

        Һавасы да, җире дә,

        Салават күпере дә,

                                           Яңгыры да, кары да -

        Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Методическая разработка по внеклассному чтению "Муса Джалиль- в наших сердцах..." (на татарском языке)

Методическая разработка по внеклассному чтению в 4 классе, где учащиеся знакомятся   с   жизнью и творчеством   великого татарского поэта -героя М.Джалиля....

Сценарий классного часа Наши бабушки

Проведение классного часа приуроченного к международному женскому дню....

Сценарий классного часа "Наше здоровье - в наших руках"

Данный классный час пропагандирует здоровый образ жизни среди школьников, показывает значимость правильного питания в жизни подростков....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Сценарий ко Дню Матери (на татарском языке).

Сценарий праздника "День Матери" на татарском языке....