Разработка классного часа "Авылымның кызыл китабы"
классный час (1 класс) по теме

Галиева Алсу Мирхазияновна

Разработка классного часа "Авылымның кызыл китабы" ( "Красная книга моего села") на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Авылымның "Кызыл китабы"

Төзеде: Башлангыч класс укытучысы

              Галиева Алсу Мирхаҗиян кызы

               2013 ел

Максат: Региональ компоненттан чыгып, балаларда кешелеклелек сыйфатлары булдыру, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын саклау.

Үткәрү формасы: телдән журнал.

Җиназлар: региональ компонент, Татарстан Республикасының Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар, компьютер куллану. Тәрбия чарасын үткәрү өчен сыйныф сәгатьләрендә материал туплау буенча эш алып барыла: безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, яшәүче хайваннар турында мәгълүмат туплана.

Дәрес барышы:

 1 Оештыру.

2.Төп өлеш.

"Үсемлекләр”

    Үсемлекләр булмаса, Җир йөзендә организмнарның шундый төрлелеге дә булмас иде. Хайваннар да, кешеләр дә үсемлекләрдән башка яши алмый. Җирдәге бер генә тереклекнең дә үсемлекләрсез яши алмавының сере нәрсәдә соң? Беренчедән, яшел үсемлекләр кислород бүлеп чыгаралар. Кислород үсемлекләрнең үзләренә дә һәм башка организмнарга да сулау өчен кирәк. Тирә- юньдә үсемлекләр никадәр күп үссә, сулау шулкадәр җиңелрәк. Икенчедән, үсемлекләр терек булмаган табигатьнең неорганик матдәләреннән катлаулы органик матдәләр ясарга сәләтле. Бу матдәләрдән башка хайваннар һәм кешеләр, шулай ук гөмбәләр һәм бактерияләр яши алмый. Санап үтелгән организмнарның барысының да тереклеге үсемлекләргә бәйле. Үсемлек азык белән тукланучы хайваннар үлән ашый. Бу хайваннар белән ерткычлар туклана, шулай итеп, үсемлек азык ерткыч организмына да керә. Кеше, белгәнебезчә,үсемлек азык белән дә, хайваннардан алынган азык белән дә туклана. Үсемлекләр булмаса, бу азык та булмый. Җир йөзендә яшел үсемлекләр бетсә, хайваннар һәм кешеләр ачлыктан үләчәк. Соңгы ун елда үсемлекләр капламына промышленность, бигрәк тә химия, целлюлоза – кәгазь, тау промышленносте, шулай ук җылылык энергетика калдыкларының начар тәэсир итүе  үсемлекләрне бетерүгә китерә. Үсемлекләрнең табигатьтәге әһәмиятен аңлап, без үзебездә аларга карата сакчыл караш булдырырга һәм Җирдәге үсемлекләр капламын саклау өчен барын да эшләргә тиеш.Тик эшлибезме икән соң? Үсемлекләр капламы елдан ел кими.Татарстанда бөтенләй юкка чыгучы төр дә бар: Плаунсыманнардан – су асты кыягы.2 нчесе – сирәк очрый торган төрләр: тармаклы мәче чыршысы, вак керпебаш печән, испәрәк, төз тәпичә, алтынтуй чәчәге, күпьяфраклы казаяк, алтай җилдәге, яшел каеш яфрак, камыш камае, урман солычасы, кысыр кындырык, эре бака яфрагы, кызыл серкәбаш.3 нчесе – азая баручы төрләр: тараксыман абага, бук абагасы, гади күкерт үләне, Париж урман чәе, сары төнбоек, песи борчасы.4 нчесе – бетә баручы төрләр: кисенте яфраклы ачкыч үлән, Браун күпрәтлеге, куык үлән, шуышма яра үләне, кашуб викасы, күк җиләк, сазлавык уты.

    Безнең тирәбездә үсүче үсемлекләр: канлы үлән, кузгалак, Һиндыба, нарат үләне, чабыр үләне, сфагнум мүге, чык үләне, сарут, сукыр кычыткан, әрем, бака яфрагы, гөлбадран, көтүче сумкасы, тузганак, бөтнек, мелисса, үги ана яфрагы, күкебаш, кымызлык һ.б. – дару үләннәре булып торалар.Моны истә тотыгыз һәм саклагыз!

"Чәчәкләр”.

Азербайдҗан шагыйре Самед Вургунның акыллы сүзләрен тотсак, бер генә яфракны яки чәчәкне өзмичә дә табигать белән аралашудан канәгатьләнү алырга мөмкин. Ул болай дип яза:

    Авылыбыз территориясендә берсеннән – берсе матур чәчәкләр: ландыш, умырзаялар, алтынтуй чәчәге, нәүрүз гөл, кыңгырау чәчәк, күкчәчәк, ак төнбоек бетү алдында тора. Аларның барысы да авылыбызның "Кызыл китабына” кертелде. Бу чәчәкләр элек күп үсеп, хәзерге вакытта бетү алдында торалар. Аларны өзмәгез һәм саклагыз!

"Агачлар”.

Яшел дуска карата битараф булу – шулай ук зур явызлык. Ә бит кеше еш кына үсемлекнең һәлак булуын күзәтүче ролендә кала, аны коткару турында аз гына да уйлап карамый.Соңгы 10 елда Россиядә урман яну 6 мәртәбә арткан. 2006 елда гына да 65 миллион кубометр агач янган.Татарстанда 2006 елда 102 мәртәбә урман янгыны чыккан. 7 миллион сумлык зыян килгән.1979 елның салкын кышы имәннәрне зәгыйфьләндерде. Безнең якларда сәламәт,төз,матур имәннәр бик азайды. Шуңа күрә имән безнең авылның "Кызыл китабына” кертелде. Чыршы, нарат, юкә сирәгәя бара. 

Мондый тупыл агачлары      Чыршы чүплегендә          Юкә чәчәгеннән дару ясыйлар

    бездә дә үсә (Ямалы)                                              

"Бөҗәкләр”

Үсемлекләр белән беррәттән хайваннар дөньсына да (күп төрләргә) куркыныч яный. Татарстанның "Кызыл китабына” керүче төрләр: Умырткасызлар – мүк төклетурасы, зәңгәр күбәләк, кече тавискүз күбәләк – бетеп баручы төрләр, бизәкле күбәләк, кайгылы күбәләк, чуаркүз, аполлон, махаон, матур алтынкүз, мөгезборын коңгыз, язгы копшангы, киң йөзгәләк, зур энә карагы, көмеш үрмәкүч.Авылыбызның "Кызыл китабына” кертелделәр: камка, җайдаклар, алтынкүзләр. Болар барысы да бетү алдында.

Әйдәгез, бөҗәкләрне саклыйк, юкка – барга үтермик!

                   Камка                                   Алтынкүз

"Балыклар”

Татарстанда "Кызыл китапка” кергән төрләр:   - карпсыманнардан – горчак;   - лососьсыманнардан – керәкә. Кайбер төрләр бетү алдында тора. Мисал өчен – чуртан, кызыл канат, сазан, җәен, судак. Бу төрләрне дә үзебезнең "Кызыл китап”ка керттек.

                Кызыл канат                                       Җәен балыгы

"Бакалар белән еланнар”

Балалар, җәй көне бака тавышлары да азая башлады. Бу суның чиста түгеллеген раслый, ә гөберле бакаларга бетү куркынычы яный.Кара елан, бакыр елан,бакыр кәлтә дә бетү алдында.Алар да авылыбызның "Кызыл китабына”  кертелде.

               Кара елан                   Бакыр кәлтә

"Кошлар”

Табигать санитарларыбыз турында сүз алып барыйк әле. Татарстанда кошларның кайбер төрләренең саны көннән – көн кими.Менә алар:Татарстандагы төрләр: кычыткан чыпчыгы, соры сорокопут, кыр чәберчеге, урман тургае, өч бармаклы тукран, чал тукран, яшел тукран, йорт ябалагы, чыпчык ябалагы, йокычан, байгыш, карабаш шаркылдык, шөлдиләр, су тавыгы, соры торна, бүдәнә, соры көртлек, төн лачыны, елга – каракошы, бөркет, үлән бөркете, зур каракош, (бетү алдында бөркетләр торалар), кара ләкләк, зур ак челән.Безнең  яклар сулы – күлле яклар. Шуңа күрә кошлар белән тирә - якта дан тоткан.Бездә 1924 елларда Аккош та булган бит. Ә хәзер челәннәр, кыргый үрдәкләр, кыр казларының да саны азайды.Укучы:  Кошлар классына керүче төрләрдән – ләкләк, челән,торымтай, карчыга, бөркет, ябалаклар, өч бармаклы тукран, су тургае, сыерчык, сандугач безнең авылның "Кызыл китабына” кертелде. Бу  төрләрне сакларга кирәк!

               Перепёлка(бытбылдык)                                           Гади  торымтай

"Имезүчеләр”

Хайваннар дөньясы табигый тирәлекнең аерылгысыз мөһим өлеше булып тора. Аның турында кайгырту аннан акыл белән файдалануның нигезен тәшкил итә. Аерым төрләрнең үзенчәлекләрен, аларның табигатьтәге ролен өйрәнеп, кеше файдалы, сирәк очрый торган һәм бетеп баручы төрләрне саклый, аларның саны артуына ярдәм итә яисә авыл хуҗалыгы корткычларының, авыру кузгатучы һәм таратучы төрләрнең үрчүенә юл куймый. Безнең илебездә хайваннар турында кайгырту дәүләт – күләм әһәмияткә ия. 1980 нче елдан башлап хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану турында закон гамәлгә керде. Сирәк очрый торган хайван төрләре Кызыл китапка кертелде.Татарстанның "Кызыл китабына” кергәннәр: зур йокычан, урман йоклачы, борындык, гади тиен, төньяк кызыл ярканат, кәрлә ярканат,гигант әңгер ярканат, зур колаклы көрән ярканат, буа төн ярканаты, мыеклач төн чрканаты, гади шолган.Ә безнең якларда: кама, ас, бурсык, поши, борындык, җирән йомран, кондыз бетү алдында торалар. Аларны да авылыбызның "Кызыл китабы”на керттек.

                Ондатра                                 Борындык

"Куаклар. Һава”.

    Һава сафлыгын саклауның әһәмияте бик зур. Һәркемнең сәламәтлегенә тәэсир итә. Авылыбызның сулап туя алмаслык һавасын пычратмыйк. Күбрәк агач – куаклар утыртып үстерик. Һәркем үз гомерендә - 1 генә булса да агач яисә куак утыртырга тиеш!

  3. Йомгаклау.

(Укучылар кулдан ясаган Кызыл китаплары белән таныштыралар.)

Үсемлекләр һәм хайваннар тормышын аңлаучы, һәм дә табигатьне тирәнтен яратучы кеше һәрчак аның тугрылыклы сакчысы да була. Мондый кеше табигать кочагында, аның матурлыгына сокланып йөргәндә, табигатькә зарар китерми.Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә игелекле мөнәсәбәте белән җирнең байлыкларын арттырырга тиеш. Шул чагында гына без сау – сәламәт булырбыз, киләчәгебез дә өметле, бәхетле булыр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка классного часа "Деньги в нашей жизни"

Развернутый конспект  классного часа на тему "Деньги в нашей жизни". Имеется приложение для проведения игры в группах....

классный час "Кызыл - юбилейжи хоорай"

Классный час  в форме экскурсии. К 100-летию основания столицы Республики Тыва -- городу Кызылу. Достопримечательности города такие, как обелиск "Центр Азии"....

Методическая разработка классного часа «МИЛОСЕРДИЕ» (духовно-нравственная проблематика классного часа в младшей школе)

Духовно-нравственное развитие и воспитание обучающихся являются первостепенной задачей современной образовательной системы и представляют собой важный компонент социального заказа для образования....

Проект: Авылымның Кызыл китабы

Проект: Авылымның Кызыл китабы...

Классный час "Кызыл - город юбиляр"

Внеклассное мероприятие для 3 класса на тему "Кызыл - город юбиляр"...

Методическая разработка классного часа во 2 классе «Традиции – семейные и классные»

Цель: углублять представления воспитанников  о ценности семьи и соблюдении добрых традиций, объединяющих родных и близких. Задачи:- раскрывать значение понятия «семейные традиции»...

Разработки классных часов, в помощь классному руководителю.

https://ped-kopilka.ru/klasnomu-rukovoditelyu/klasnye-chasy-v-nachalnoi-shkole/konspekty-klasnyh-chasov-dlja-2-klasa.html...