Без – табигать дуслары
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Гасимова Чулпан Галиевна

Без –  табигать  дуслары темасына сбор

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сбор15.35 КБ

Предварительный просмотр:

Без –  табигать  дуслары

Максат. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез. Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә-тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.

Җыенның барышы

  1. Табигать турында язмалар белән танышу
  2. Экологик проблемалар турында әңгәмә
  3. Кошлар турында сөйләшү
  4. Кошлар турында шигырьләр сөйләү
  5. Викторина
  • Иң кечкенә кошның исеме? 

(колибри. Авырлыгы 2 грамм, төклетура (шмель) зурлыгында, чәчәк нектарлары белән генә туена. Безнең илдә - кечкенә кош кәрлә тургай (королек) дип атала, елына 8 – 10 млн. бөҗәкне юк итә).

  • Кайсы кошның теле иң озыны?

(Тукранның 15 см. җитә)

  • Кайсы кош иң биектән оча?

(бөркет, 7 км, 2 км. биеклектән җирдәге йомранны күрә)

  • Иң зур кош?

(страус, 90 кг, биеклеге 2м 70 см)

  • Ни өчен күгәрченнәр электр чыбыгына кунмыйлар?

 (аякларында электр үткәрмәүче катлам юк)

  • Сукыр кеше дә таный торган үсемлек?

 (кычыткан)

  • Нинди дару үләннәре салкын тиюдән дәвалый?

 (үги ана яфрагы, бөтнек, мәтрүшкә һ.б.)

  • Һәр кыш саен  болан нәрсәсен югалта? 

(мөгезен)

  • Нәрсәнең колагы аякларында? 

(чикерткәнең)

  1. Җыр – “Без – бәхетле, шат балалар”