Исемең матур , кемнәр куйган
классный час (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Исемең матур , кемнәр куйган15.47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Исемең матур , кемнәр куйган?

Максат. Татар исемнәре, аларның барлыкка килүе, ясалыш үзенчәлекләре, мәгънәләре турында мәгълүмат бирү; үз исемеңнең мәгънәсен ачыкларга омтылыш тудыру; татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Материал. Г.Ф.Саттаров "Татар исемнәре сүзлеге”, "Салават күпере” журналы, интернет ресурслар.

Сыйныф сәгатенең барышы

1. Исәнләшү.

2. Дәреснең темасы hәм максатлары белән таныштыру.

3. «Исеменә күрә җисеме», «Исеме җисеменә туры килсен» кебек гыйбарәләрнең  мәгънәсен аңлату, фикер алышу. Исем кушкан вакытта кешенең киләчәктә булырга тиешле үзенчәлеген күз алдында тотып, мәгънәсенә игътибар итеп, исем сайлауның кирәклеге турында әйтү. Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: кешенең исеме аның алдагы тормышына йогынты ясый икән. Шуңа да hәр әти-әни үз баласына мәгънәле, матур исем кушарга тели.

4. Укучылардан исемнәренең мәгънәсен сорау.

5. Хәзерге татар исемнәренең барлыкка килү катламнары турында сөйләү. Иске татар теле катламы. Гарәп теленнән кергән исемнәр катламы. Фарсы теленнән алынган исемнәр катламы. Рус hәм Көнб.Европа телләреннән кергән исемнәр катламы. Бөек Октябрьдән соң барлыкка килгән яңа татар исемнәре катламы.

6. Саф hәм катнаш исемнәр турында мәгълүмат бирү.

7. "Татар исемнәре сүзлеге” белән таныштыру. Бу сүзлек 1981 нче елда нәшер ителгән. Анда ун меңгә якын кеше исеме тупланган. Авторы –галим, шагыйрь Г.Ф.Саттаров. Ул Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туып үскән. Галимнең фотосурәтен карау.Сүзлек белән эшләү принципларын аңлату. Укучыларның исемнәренең мәгънәсен ачыклау, язып кую.

8. "Ромашка” уенын уйнау. Таҗны өзү, исемнең мәгънәсен сүзлектән табу.

9. Кеше исемнәре кергән җырлар турында сөйләшү. "Кәрия-Зәкәрия” җырын тыңлау, кушылып җырлау. Андагы исемнәрнең мәгънәсен ачыклау.

10. "Кем белә?” уены. Язучы hәм шагыйрьләрнең портретларына карап тану. Исемнәрен әйтү. Алар турында белгәннәрне кыскача гына сөйләү. Исемнәренең, сүзлектән карап, мәгънәсен ачыклау.

11. “Исем алыштыру” уены.

12. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Әдәп башы - матур гадәт.

2 класста әдәби укудан йомгаклау дәресе "Әдәп башы -матур гадәт"...

Исеме - нэселе йозе.

Защита проекта "Моё имя", в 1 классе...

Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр иҗатында-Казан”.

Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау....

Исемең матур-кемнәр куйган!

Ачык чара конспекты...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек"

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек" , әдәби укудан дәрес конспекты, 4нче сыйныф...