Әдәп башы - матур гадәт.
методическая разработка по чтению (2 класс) на тему

2 класста әдәби укудан йомгаклау дәресе "Әдәп башы -матур гадәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dp_bashy-matur_gadt..doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

              Тема: Әдәп башы- матур гадәт. Йомгаклау дәресе.

(Уку дәресе, 2 сыйныф.)

Максат:

1.Укучыларны “Әдәп башы – матур гадәт” темасы буенча төрле әсәрләрне уку процессында әдәплелек турында алган белемнәрен системага китерү, үткәннәрне ныгыту.

2.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда әдәплелек, тәрбиялелек сыйфатлары, бер-берсенә, өлкәннәргә, ата-аналарга карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Кояш рәсеме, туп, әдәплелек турында язылган мәкальләр, бүләкләү өчен ясалган медальләр, журналлар("Сабыйга","Ялкын","Салават күпере") телдән журнал,язучылар портреты, компьютер, графопроектор, магнитофон.

Материал: “Уку китабы” С.Г.Вагыйзов,Р.Г.Вәлитова, 1 кисәк, 2 сыйныф.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. 

 

          - Исәнмесез, укучылар! Балалар, матур итеп басыйк, бүген  безнең дәрескә  кунаклар да килде.                         

II. Кереш өлеш.

  1. Балалар, безнең өчен хәзерге вакытта бик күп газета-журналлар чыга.

Менә алар ( күргәзмә: “Салават күпере”, “Сабыйга”, “Ялкын”) һәм менә тагын бер журналны карап мәктәп укучылары игътибарына тапшырырга буламы икәнен ачыклап китәрбез.

  1. Безнең татар халкында “Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә” дигән

әйтем бар. Димәк башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиеш. Ә моның өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? (хезмәтне ярату, намуслы, батыр, тугрылыклы, шәфкатьле, мәрхәмәтле, инсафлы, игътибарлы булу һ.б.)

  1. Нинди матур сүзләр болар һәр кешене бизи торган сыйфатлар. Болар

барсы да әдәплелекнең нигезе. Бүген без шул хакта сөйләшербез. Без дәресебезне “Әдәп башы – матур гадәт ”дигән исем астында телдән  журнал рәвешендә үткәрербез. (Слайд)    

III. Төп өлеш.

- Әйдәгез әле бергәләп журналыбызның беренче битен ачыйк. “Тылсымлы сүзләр” дип атала. (Слайд). Көнебез матур, күңелебез күтәренке булсын өчен, безгә үсәр өчен кояш җылысы кирәк. Әйдәгез әле, балалар, бергәләп кояшны чакырыйк.(Слайд.Язулар чыга.)

Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.(Слайд. Күңелсез кояш)

  1. Карагыз әле балалар, кояшыбыз күңелсез бит безнең, аңа тагын нәрсәләр җитми.
  2. Нурлары.
  3. Аның күңелен күтәрү өчен безгә нәрсәләр эшләргә кирәк.
  4. Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. (Кояш нурларына тылсымлы сүзләрне әйтеп ябыштырту. Слайд.Күңелле кояш) 

Слайд:Тылсымлы сүзләр язылган.

  1.  Ни өчен алар кирәк? (Кешеләргә яхшы йогынты ясыйлар).
  2.  Ә сез аларны дөрес куллана беләсезме? Кайчан кулланасыз? Слайд күрсәтелә Тылсымлы сүзләр язылган һәм рәсемнәр күрсәтелгән: (Кешегә үтенечең төшсә, йомышың булса,зинһар өчен , үтенеп сорыйм; Кешегә ялгыш бәрелсәң, ялгыш сүз әйтсәң гафу үтенергә кирәк, өстәл артында ашап туйгач, берәр яхшылык эшләгәч рәхмәт әйтергә, йокыдан торгач хәерле иртә теләргә, йокларга ятканда тыныч йокы теләргә һ.б.)
  3. Әйе, нинди матур сүзләр болар. Яхшы сүз - җан азыгы диләр бит. Һәр иртәдә - хәерле көн, кичен – тыныч йокы тели белегез. Бу сүзләрне ешрак әйтеп  һәркемне ешрак шатландырыгыз. Ул сүзләрне куллансагыз, сөйләмегез тагын да матурланыр, чын күңелдән әйтсәгез, әдәпле бала булуыгыз күренер. Бер әби (слайд) әйтә торган була. Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз сезне берәү дә яратмас. Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый? (Укучыларның җавабын тыңлау).
  4. Әйе. Нинди әсәрне укыганда без сезнең белән тәмле сүзнең нинди булуын белдек. (“Тәмле сүз” Әминә Бикчәнтәева).
  5. Матур сүзләр ишетеп өлкәннәр сезгә елмаерлар, аларның кәефләре күтәрелер. Ә сез үзегезгә матур сүзләр әйткәндә үзегезне ничек хис итәсез соң?
  6. Әйдәгез әле балалар без дә үзебезнең күңелебезне күтәрик, бер җырлап алыйк. Слайд. Җыр : “Тылсымлы сүзләр”
  7. Рәхмәт, балалар. Бик тырыштыгыз. Димәк, сезгә журналның бу бите ошады. Шулаймы?
  8. Алайса, икенче битебезне ачып дәвам итсәк була.

Журналыбызның икенче битен бергәләп ачыйк әле. “Мәсьәләләр” дип атала. (Слайд. Укучылар инсценировкалар күрсәтәләр.) 

 (Һәр инсценировкадан соң укучылар җавапларны анализлыйлар, нинди хаталар җибәрелүен ачыклыйлар).

*Бер малай, сагыз чәйни-чәйни, юлны аркылы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби атлый. Ә малай күрми дә.

- Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

-Әбинең сумкаларын күтәреп, юлны аркылы чыгарга булышыр идек.

* Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: “Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына икән?” – дип эндәшә. Ә бала: “Аптыратма инде, шунда гынадыр”, -ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

- Олы кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.Мин ул бала урынында булсам, әбигә күзлеген табып бирер идем.

- Һәм ялкау булмаска кирәк.

- Олы кеше синең белән басып сөйләшсә, син дә бас.

* Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйберсе бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара. “Бабай, -ди ул аңа, -сезнең бер төргәгегез төшеп калды”.- Юк улым, үземдә”, - ди бабай. Ә малай: “Бабай, синең бит биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүрт кенә”. Бабай аңа каршы болай ди: “Улым син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән.”

- Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне белмәгән? Аның урынында сез булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

- Ул малайга бабайның төргәкләрен санап бармаска иде, күтәрешеп барырга кирәк иде. Ә ярдәм кулы сузучыларга өлкәннәр бик рәхмәтле , бу бала әдәпле диярләр иде.

- Әйдәгез, шәфкатле булыйк, әби-бабайларга һәрвакыт игътибарлы булыйк, аларга ярдәм итеп торыйк.

Журналыбызның өченче битен бергәләп ачыйк әле. “Минем беләсем килә” дип атала.

-Балалар, монда серле конвертлар бар.Алар журнал укучылардан килгән. Артларында без укыган әсәрләрдән өзекләр язылган, сез аларның нинди әсәрдән икәнен белергә тиешсез?

- “Минеке тимә! Үзем күтәрәм! Ул бөтен уенчыкларны да үзе күтәреп китәргә азапланды”. (“Минеке тимә!” Абдулла Әхмәд. Гөлгенә исемле кыз). (Слайд) 

-“Кашык ашар өчен куелган, аның белән чәч тарамыйлар” (“Өстәл янында” Әминә Бикчәнтәева.)(Слайд)

- “Кит, кит, бирмим, я ватарсың- диде дә Илдар яныннан выжлап шуып та, китте”. (“Яңа чана” Рәйсә Ишморатова. Райлә исемле кыз.)(Слайд)

- “Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның ике улы булган, ди. Уллары дус яшәмәгәннәр”. (“Сак-сок” бәете).(Слайд)

(Әсәрләрне искә төшергәндә, ярамаган гамәлләр әңгәмәдә тагын бер кат ачыклана).

 - Рәхмәт , балалар, тырыштыгыз. Китапларны күп укысак, күп беләчәкбез икән. “Күп укыган күп белә” дигән мәкаль бар. Без дә шул мәкаль белән килешәбез.

  1. Тагы бер табышмакның җавабын әйтегез әле:

                        Үзе түгәрәк,

                         Урыны түрдәрәк,

                         Эче тулы күзәнәк;

                         Әчкелтем дә төчкелтем

                         Бар нәрсәдән кадерле.    (Икмәк).(Слайд)

  1. Ипи турында нинди әсәр укыдык? (“Ипи кадере” Афзал Шамов)
  2. Ул малайларны “Әдәплеләр иленә” кертәләрме?
  3. Юк.
  4. Ипине ничек кадерләргә кирәк соң? (Валчыгын коймаска, җиргә ташламаска)
  5. Ни өчен ипине кадерләмиләр? (Ипи кадерен белеп үсү өчен яшьтән үк эшләп үсәргә кирәк.)
  6. Әйе, эшләп ашасаң гына ризык тәмле була.

   

  Физкультминутка. "Уйный-уйный, укый-сөйли

                                    арып-талып беттеләр".    Ял итү.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз мәктәпкә.

“Хәерле юл” теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бердә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

 “Мәкальләрне дәвам итегез” дигән “Кара-каршы әйтешү” уены уйнап китәбез.(Слайд)

  1. Әдәпленең күлмәге сәдәпле, (үзе матур гадәтле)
  2. Киеменә карап каршы алалар, (акылына карап озаталар)
  3. Тырышкан табар, (ташка кадак кагар)
  4. Иптәшең үзеңнән (яхшы булсын)
  5. Татлы сүз җан азыгы, (яман сүз-баш казыгы)
  6. Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне)

  1. Бу мәкальләр кайсы хикәя, я шигырьгә карата әйтелә?(Слайд)

      А) Дус акчадан кыйммәт.(Ә. Бикчәнтәева “Тәмле сүз”)

       Б) Күзең белән күрмәгәнне кешегә сөйләмә (З.Әхмәров “Әләкче”)

       В) Кем эшләми, шул ашамый. (А.Шамов.Ипи кадере)

Журналыбызның дүртенче битен ачыйк әле. Бу бит “Тискәре сыйфатлар” дип атала. (Слайд). Анда –ма, -мә кушымчалары язылган.

- Укучылар, шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшләрне эшләргә яравын, ә кайсыларын ярамавын аңлаткан сүзләр әйтегез.

- Укучылар сүзләр әйтәләр һәм аңлаталар (алдама, мактанма, сугышма, тәртип бозма, усалланма, шапшак булма, әләкләмә һ.б.)

- Слайд. Рәсемнәр күрсәтү.Һәр рәсемне аңлату.

- Әгәр дә тәртипле, әдәпле укучылар буласыгыз килсә, бу эшләрне сез беркайчан да эшләргә тиеш түгелсез. Чөнки сез бүгенге дәрестә алган белемнәрне исегездә, күңелегездә калдырырга тиешсез.

Журналыбызның бишенче битен ачыйк. “Әнкәм йорты- алтын бишек” дип атала. (Слайд)

   - Күптән түгел генә ноябрь ахырында без нинди бәйрәмне үткәрдек әле?

    - Әниләр көне бәйрәме

      -Әниләргә багышлап балалар сез бик матур иншалар язган идегез берничәсен укып китегез әле.Слайд.(Берничә бала инша укый.Проект эшчәнлеген күрсәтә.)

- Әйе, балалар,әниләр –иң кадерле кешеләр. Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз.Тылсымлы матур сүзләрне аларга һәр көн әйтегез.Аларга игътибарлы булыгыз, һәр эштә булышыгыз.

- Карасак, журналыбыз ахырына якынлашканбыз. Ахыргы битебез “Соңгы сүз” дип атала.(Слайд)

V. Йомгаклау.

-Дәрестә эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйк:

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)(Әдәпле булырга, олыларны хөрмәт итәргә, иптәшләргә яхшы мөгаләмәдә булырга, матур сүзләр генә сөйләргә, алдашмаска, сугышмаска һ.б.)

  1. Сез бик әдәпле укучылар икәнсез. “Әдәплеләр илендә” андый кешеләрне бик яраталар. Шуның өчен мин сезгә “Әдәплеләр иленең хөрмәтле кунаклары” дигән медальләр бүләк итәм. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкальдә бар: “Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт”. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Бүген күргәннәрне, ишеткәннәрне мәктәбегезнең башка укучыларына да сөйләрсез.

- Журнал ошадымы?         

- Укучылар игътибарына тапшырсак буламы? (теләкләрне уку)

IV. Өй эше бирү.

Өй эшләрен карап китик:

 а) үзең теләгән хикәягә рәсем ясарга.

Б) укылган берәр хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

VI.Билгеләр кую. -Рәхмәт балалар, бик тырыштыгыз. бик актив булдыгыз. Чын итеп белемнәрегезне, осталыкларыгызны күрсәттегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Әдәп башы - матур гадәт

2 сыйныфта әдәби укудан дәрес презентация...

Синең каршыңда башым иям, Муса Җәлил! (презентация)

Синең каршыңда башым иям, Муса Җәлил! (презентация)...

" Ак чәчәкләр ява,дөнья матур..."

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 2 нче сыйныфта үткәрелгән әдәби уку дәресе эшкәртмәсе...

XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы

Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар тел — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан ...

Ата-аналар өчен чыгыш: "Бәхет-башы тәүфыйк"

Әти- әнисе дөрес тәрбия бирмәгән,узындырган бала-бәхетсез бала....