Мероприятие "Бу нинди матур кичә"
материал (3 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

Семейный праздник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bu_nindi_matur_kich.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

           

  Бу нинди матур  кичә ?

 Бу  нинди  шатлык  бүген ?

 Бумы?  Иң  истәлекле

Тантаналы  көн  бүген .

Беренче  кыңгырау  көне  

Ул  бит  шундый  шатлыклы

Шундый  көн  бу -  олы  бәйрөм  үзе

Үзгәртә  дә  куя  тормышны .

Гади  бәйрөм  түгел  бүген  

Ул  гомергә  бер  килә

Бүген  менә  мәктәпкә

Дуслар  , туганнар  килә .

Мәктәптә  без  өйрәнербез

Бик  күп  төрле  һөнәргә

Матур  рәсемнәр  ясарга

Җырларга  һәм  биергә .

Без  булабыз   беренчеләр

Безне  танып  калыгыз

Үзегезнең  гаиләгә

Кабул  итеп  алыгыз .

Без  барыбыз  унбишәү :

  1. чибәр  кыз ,  5  малай

Малайларны  елатмабыз ,

Усал  түгел  без  алай .

Укырга  килдек  без  бүген

Танышып  китик  әйдә ,

Исемнәрне  отып  калу   авыр   түгел  бер  дә .

Быел  инде  мин  зур  егет ,

Мәктәпкә  барам .

Өр –яңа  дуслар  белән

Шунда  очрашам .

Бераз  гына  куркып  торам ,

Ничек  укырмын  диеп .

Укытучы  апам  мине

Яратыр   микән  диеп  .

Сагындырып  искә  төшә

Кайчагында  бакча  да ,

Кире  алмаслар  шул  инде ,

Бик  барасы  килсә  дә .

Юк  инде  , укырга  барам ,

Белем  алырга  кирәк .

Хыялларны  чын  итәргә ,

Үсәргә  кирәк  тизрәк .

Хуш , күңелле  бакчабыз

Без  сине  бик  яраттык .

Инде  саубуллашабыз  ,

Мәктәпкә  ашыгабыз  .

Барыбыздан  мең  рәхмәт

Яраткан  бакчабызга ,

Безне  иркәләп  үстергән

Яраткан  апаларыбызга .

Менә  , әни , мин  дә  үстем ,

Укучы  булдым  инде .

Бакчага  түгел  ,  мәктәпкә ,

Йөртерсең  хәзер  мине .

Укырмын  гел  4 кә ,5 кә

Булышырсың  үзең  дә .

Гел  сөенеч  нуры  шулай

Балкып  торсын  йөзеңдә .

Ник  кирәктер  шушы  мәктәп ?

Ябасы  да  куясы  .

Шунда  әле  вакытыңны

Әрәм  итеп  ятасы .

Ул  дәресләре  дисеңме ?

Кырыгар  минут  бара .

Апа ,китәсе  килә ,  дип

Иртәрәк  китеп  кара  ?

Билгесе  дә  ник  кирәктер  ?

Ни  икеле  ,  ни  бишле .

Мәктәп  эчендә  йөргәндә

Кәчтүм  киеп  йөрешле .

Үскәнем  ,син  исеңдә  тот ,

Уку  бит  ул  бик  кирәк ,

Киләчәк  тормышың  өчен

Уку  булыр  бер  терәк .

Мәктәпкә  кергәч  , дустым ,

Тырышып  укырга  кирәк .

Ялкауланып  ятмаска .

Ялкаулар  һәм  такылдыклар ,

Ялганчы  һәм  елаклар

Кирәк  түгел  мәктәпкә !

Дәресләрдә  бөтенесен

Кирәк  белеп  калырга .

Тапкырларга  да  бүләргә ,

Кушарга  да  алырга .

Күнегүләр  эшлисе  бар ,

Мәс әләләр ,мисаллар .

Ә  мисаллар  ,кайчагында  ,

Чишелмиләр  ,  усаллар  .

“Өйрәтәләр  мәктәпләрдә “  җыры

Көзге  кыңгырау  авазы

Яңгырады  колакта .

Хыялларны  алып  китте

Киләчәккә ,  еракка .

Сентябр  нең   чакыруы  

Иң  матур  бер  көй  кебек

Кадерен  белгән  балага  

Мәктәп  туган  өй  кебек .

Әй , мәктәбем ,  мәктәбем ,

Син  белем  таратасың .

Һәр  баланың   күңелен  

Син  үзеңә  тартасың  .

Әй ,  мәктәбем ,  мәктәбем ,

Көн  дә  килә  барасым .

Авылымның  уртасында

Син  балкып  утырасың  .

Хәзер  безне  мәктәп  көтә ,

Кыңгыраулы  зур  мәктәп .

Әти  ,  әни , бу  юлга   сез

Чыгардыгыз  җитәкләп .

Анда  да  без   сынатмабыз ,

Менә  күрерсез  әле  .

Бу  бит  безнең  балабыз  дип ,

Горурланырсыз  әле .

Ак   кәгаз     буйлап  үтәр

Безнең   тәүге  юлыбыз .

Оста  эшчеләр  итәр

Безне  оста  кулыбыз .

Өйрәнербез  тормышта

Бик  күп  төрле  һөнәр  без .

Бер  дә  куркып  тормыйча

Айга  хәтле  менәрбез .

Без  җилдә  чыныгып

Кояшта  янганбыз ,

Дәү  булып  үскәнне  

Сизми  дә  калганбыз .

Алда  мәктәп , кулда  чәчәк ,

Куанабыз  барыбыз ,

Барыгызга  рәхмәт  әйтеп ,

Без  мәктәпкә  барабыз .

Мин  кечкенә , ә  сумкам  зур ,

Күтәрәм  көчкә  генә

Беренче  сыйныфка  барам ,

Укырмын  5 кә  генә .

Чәчәкләр  тотып  кулга ,

Без  чыктык  матур  юлга .

Һәркем   белә  әлбәттә ,

Без  барабыз  мәктәпкә .

Кулга  тотып  Әлифбан  ы   , без  мәктәпкә  барырбыз

Дәрес  итеп  сүзләрне

Тиздән  укый  алырбыз .

Җиңел  булсын  укулар ,

Дөрес  булсын  язулар .

Без  инде  укучылар ,

Безне  көтә  парталар .

Дәфтәр  саен  биш  булсын ,

Ерактан  көлеп  торсын .

Беренче  кыңгырау  чакыра  алга !

Беренче  кыңгырау  озата  юлга !

“Күңелле  тәнәфес “  җыры   башкарыла .

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.

"Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....

Нинди кеше үстерәбез

Тәрбиядә гаилә климаты...

Дәрес планы: "Нинди үсемлекләр була?"

Дәрес темасы                 Нинди үсемлекләр була?Дәреснең максатыҮсемлекләрне уртак һәм үзенчәлекле билгеләрен чагышты...

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе для русскоязычных групп на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."На уроке использованы приемы, способствующие формированию ...

Тема:«[Йа] өнө ниндәй хәреф менән тамғалана».Открытый урок по башкирскому языку, 2 класс, КМО учителей начальных классов, 20.03.2019 год

Тема: [Йа] өнө ниндәй хәреф менән тамғалана. Нығытыу дәресе.  Маҡсат: 1) Я хәрефенең ҡалын ижекле һүҙҙәрҙә яҙылыуын миҫалдарҙа күрһәтеү был хәреф ингән һүҙҙәрҙе күреп  яҙырға өйрәтеү;2)...

Нинди ул Татарстан?

Сыйныф сәгатеТема: Нинди ул Татарстан?Максат: Укучыларның Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен тирәнәйтү;Республикабызга карата мәхәббәт һ кызыксыну тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, проектор, DVD...