Нинди ул Татарстан?
классный час (2, 3 класс)

Сыйныф сәгате

Тема: Нинди ул Татарстан?

Максат: Укучыларның Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

Республикабызга карата мәхәббәт һ кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, DVD уйнаткыч.

Материал: презентация, “Татарстан – Республикам” җыры, гимн, “Алтын безнең җир” җыры, иншалар.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

Тема: Нинди ул Татарстан?

Максат: Укучыларның Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

Республикабызга карата мәхәббәт һ кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, DVD уйнаткыч.

Материал: презентация, “Татарстан – Республикам” җыры, гимн, “Алтын безнең җир” җыры, иншалар.

                                        Барышы

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Музыка тыңлау “Минем Республикам”

- Укучылар, бүген сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

(1 нче слайд)

2. Уку мәсьәләсен чишү.

1) - Татарстан Республикасы турында нәрсәләр беләсез?(2 нче слайд)

- (укучыларның җаваплары)

 -  Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектына керә, ягъни Россиянең бер кисәге. Татарстанның мәйданы 68000 кв.км. Татарстанда 3 800 000 кеше яши. Казанда 1 200 000 кеше яши. Төрле милләт кешеләре яши, иң күбе татарлар. Республикада 43 район, 20 шәһәр, 22 шәһәр тибындагы авыл бар.

Татарстан 1920 нче елның 27 маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республика булып барлыкка килгән. 1992 нче елдан Татарстан Республикасы дип йөртелә. (3,4 нче слайдлар) Татарстанның зур шәһәрләре Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә.

2) - Балалар, ә сез Татарстанның нинди  символларын  беләсез?(5 нче слайд)

-Герб, флаг, гимн.

- Герб турында  нәрсәләр  сөйли аласыз?

- Гербта канатлы ак барс сурәтләнгән,....

- Гербның авторы Татарстан рәссамнар союзы әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (6 нчы слайд).Герб 1992 нче елның 7 февралендә кабул ителгән.

3) –Флаг турында нәрсәләрсөйләр идегез?(7 слайд)

- Флагта өч төс.

-Һәр төс нәрсәне аңлата?

- Флаг 1991 нче елның 29 нчы ноябрендә кабул ителгән. Авторы Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

4)(8 слайд)  –Гимн – ул тантаналы җыр. Татарстан гимны 1993 нче елның 14 июлендә кабул ителгән. Авторы татар халкының бөек композиторы Рөстәм Яхин.

- Гимнны кайчан яңгыраталар?

- Иртән радио, телевидение тапшырулары, төрле ярышлар башланганда,......

- Гимнны ничек тыңлыйлар?

- Басып.

(Гимн тыңлау)

5)-  Һәр республиканың җитәкчесе була. Ул кем дип атала?

- Президент.

- Ә сез Татарстан Республикасының президентын беләсезме соң?( 9слайд)

- Әйе, балалар. Татарстанның беренче президенты Шәймиев Минтимер Шәрип улы иде. Ә хәзерге президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы.(10 слайд)

6) – Балалар, Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Казан.(11 слайд)

- Казан турында нәрсәләр сөйли аласыз?

4. Күнекмәләр формалаштыру.

1) – Балалар, сезгә Татарстан турында хикәя язып килергә иде. Ягез әле, шуларны укып китегез.(12 слайд)

- Балалар чыгышы.

5. Йомгаклау.

- Балалар, бүгенге сыйныф сәгатендә сез нәрсәләр белдегез?

- ........

Әйдәгез, сыйныф сәгатен Б.Рәхмәт шигыренә Ф.Хатыйпов язган “Алтын безнең җир” җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.

"Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....

Нинди кеше үстерәбез

Тәрбиядә гаилә климаты...

Дәрес планы: "Нинди үсемлекләр була?"

Дәрес темасы                 Нинди үсемлекләр була?Дәреснең максатыҮсемлекләрне уртак һәм үзенчәлекле билгеләрен чагышты...

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе для русскоязычных групп на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."На уроке использованы приемы, способствующие формированию ...

Тема:«[Йа] өнө ниндәй хәреф менән тамғалана».Открытый урок по башкирскому языку, 2 класс, КМО учителей начальных классов, 20.03.2019 год

Тема: [Йа] өнө ниндәй хәреф менән тамғалана. Нығытыу дәресе.  Маҡсат: 1) Я хәрефенең ҡалын ижекле һүҙҙәрҙә яҙылыуын миҫалдарҙа күрһәтеү был хәреф ингән һүҙҙәрҙе күреп  яҙырға өйрәтеү;2)...