Нинди кеше үстерәбез
материал на тему

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Тәрбиядә гаилә климаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nindi_keshe_usterbez.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Нинди кеше үстерәбез?”

Ата-аналар җыелышында ясалган чыгыш

Һәрберебезнең үсеше гаиләдә башлана. Үз-үзеңә, үзеңнең көчеңә, мөмкинлекләреңә ышану, авырлыкларны җиңә белү – болар барысы да дус, җылы мөнәсәбәтле гаилә атмосферасында барлыкка килә.

Тәрбиядә гаилә климаты дип әти-әнинең тормышын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, гаиләнең рухын әйтергә була  

Гаилә – катлаулы үзара мөнәсәбәтләр дөньясы. Төрле гаиләләрдәге уңышсызлыкларның сәбәпләре дә төрле. Болар – балага карата чын игътибар, чын кызыксыну, чын хөрмәт булмау. Әгәр гаиләдә балага ышаныч белдерсәләр, аның эшчән булуын хупласалар, баланың табигый сәләтләре нинди булуга карамастан әти-әнисе аның укуына, үсешенә уңай тәэсир итә алалар.

Бала рухи яктан сәламәт булып үссен өчен гаиләдәге тормышны, бала белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә?

Балагызның шәхес булуын, мөстәкыйльлеген , гадәти булмавын хөрмәт итегез. Балада горурлык хисе тәрбияләгез. Үз-үзен хөрмәт итүче кешене башкалар да хөрмәт итәләр, яраталар. Үзен хөрмәт итмәүне бала кичерә алмый. Шуны истә тотыгыз: ярату өчен нәрсә дә булса кирәк түгел, ә хөрмәт итүне ниндидер гамәлләр, эшләр белән яулап алалар.

Баланы башкаларга ошатырга тырышып, 5-кә,4-кә генә укуын таләп итеп аның шәхесен ирексезләмәгез, җәберләмәгез.

Уңышсызлыклары өчен, дуслары белән аралары бозылу өчен, яисә өйгә эш күп бирелгән булса балагызны кызгана белегез. Әгәр  сез аны кызгансагыз, ул да сезне кызганырга өйрәнер.Кызгану хисен белмәгән кеше үзе кызганыч.

Баланы кешеләрнең хаталарын кичерергә өйрәтегез. Һәр кешенең хаталанырга хакы бар, көчсез кеше генә башкаларның хаталарын гафу итми, көчле кеше хатаны аңлый, кичерә. Әгәр сез хаксыз булсагыз баладан гафу үтенә белегез, шулай эшләсәгез балагыз да гафу үтенә белер. Башкаларның ялгышларын, кимчелекләрен кайвакытта күрмәскә кирәклеген дә аңлатыгыз. Кеше хатасын күреп гыйбрәт алырга, үз-үзе өстендә эшләргә өйрәтегез.

Үз-үзегезне дә, балагызны да нинди булса шундый итеп кабул итегез. Яхшы укырлык сәләте юк икән баланың, аны мәктәптәге уңышсызлыклары өчен битәрләмәгез. Бу гамәлегез белән аның балачагын бозмагыз.

Эшчән булу, сәламәтлек, яхшы кәеф – гаиләнең яхшы психологик климатының күрсәткечләре.

Нормаль  эмоциональ үсеш алу өчен балага әти-әнисенең яратуы, игътибары кирәк.

Бала белән каты чаралар кулланып мөгамәлә итү аның кимчелекләрен көчәйтә генә. Балага бирелгән җәзалар һәм әйтелгән әрләү сүзләре аның баш мие структурасын бик нык үзгәртергә һәм моның нәтиҗәләре гомере буена үзен белгертергә мөмкин. Галимнәр фикеренчә, психик  җәрәхәтләр, тән җәзалары, хәтта балага җиңелчә генә сугу, шулай ук тавыш күтәрү һәм әрләү нәтиҗәсендә дә хасил була икән. Мондый гамәлләр баланың баш миенең мөһим зоналарына зарар китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә күңел төшенкелеге, һәрчак борчылу тойгысы һәм башка хисси кәефсезлекләр барлыкка килә.

Тикшеренүләр раслаганча, начар мөгамәләгә дучар булган балаларның баш мие яхшы шартларда тәрбияләнгән балаларның миеннән шактый аерыла. Мәсәлән, беренчеләренең баш миенең ике ярымшарын тоташтыручы нерв төене – ә ул төп мәгълүмат тапшыру юлы булып тора – уртачадан 40% ка кечерәк икән. Нәтиҗәдә мондый балаларда бер ярымшардан икенче ярымшарга мәгълүмат зур кыенлык белән һәм акрын тизлектә күчә.

Галимнәрнең тикшеренүләре балаларның чит йогынтыларга ни дәрәҗәдә сизгер булуын күрсәтә. Баш мие нигездә бала вакытта үсә, һәм ул шактый дәрәҗәдә әйләнә-тирәгә бәйле.

Бер психолог берничә төрмәдә тикшеренүләр үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: иң рәхимсез җинаятьләрне эшләүчеләрнең барысы да балачакларында кыйналган булганнар.

Әгәр балагызга физик җәза бирәсез икән, сез аның ин мөһим әйберсен – туган йортының җылысын, яшәү рәхәтен тартып аласыз. Бала әти-әнисе исән булуга карамастан үзен ятим итеп тоя.

Курку булган җирдә дуслык та, ышану да була алмый. Үзләре һәм балалары арасындагы рухи якынлыкны җимереп әти-әниләр үзләрен киләчәктә ялгызлыкка дучар итәләр.

Балагызны тормышта көчле булырга өйрәтегез. Аны авырлыктан сакламагыз, авырлыкны җиңергә өйрәтегез. Кешенең рухи дөньясы җыр белән, елмаюлар белән генә түгел, уйланулар, күз яшьләре белән дә төзелә.

Кыз бала белән ешрак сөйләшегез, кызлар сүзгә игътибар итәләр. Ир бала белән күбрәк эшләгез, малайлар практик эшкә тәэсир итәләр.

Баланың гамәлләренә тискәре бәя бирүне чикләгез: бу гамәл аның күңелен яралый, ачулы итә. Гамәлләренә тискәре бәя бирү еш кабатланса бала әкренләп бөтен нәрсәгә битараф була башлый. Кешеләргә тискәре бәя бирүдән тыелыгыз. Балалар өчен бу авыр күренеш.

Әтинең, әнинең сүзе иң беренче чиратта тынычландырырга, өмет бирергә тиеш. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче ата-аналарның гаиләсендә тәрбия эше үзеннән-үзе яхшы, җиңел бара. Ярату – тәрбия бирүнең иң яхшы, ышанычлы коралы.  

Чыгышны әзерләү өчен “Мәгариф” журналы материаллары кулланылды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.

"Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

Дәрес планы: "Нинди үсемлекләр була?"

Дәрес темасы                 Нинди үсемлекләр була?Дәреснең максатыҮсемлекләрне уртак һәм үзенчәлекле билгеләрен чагышты...

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе для русскоязычных групп на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."На уроке использованы приемы, способствующие формированию ...

Тема:«[Йа] өнө ниндәй хәреф менән тамғалана».Открытый урок по башкирскому языку, 2 класс, КМО учителей начальных классов, 20.03.2019 год

Тема: [Йа] өнө ниндәй хәреф менән тамғалана. Нығытыу дәресе.  Маҡсат: 1) Я хәрефенең ҡалын ижекле һүҙҙәрҙә яҙылыуын миҫалдарҙа күрһәтеү был хәреф ингән һүҙҙәрҙе күреп  яҙырға өйрәтеү;2)...