" Ак чәчәкләр ява,дөнья матур..."
методическая разработка по чтению (2 класс) по теме

Зайнагова Лилия Рафиковна

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 2 нче сыйныфта үткәрелгән әдәби уку дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_klassa_dbi_uku.docx22.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Ак чәчәкләр ява, дөнья матур...”

Максат: ТБУУГ: укучыларны сынлы сәнгать әсәрләрен игътибар белән карый һәм күзәтүләр аша   гомумиләштерә белергә өйрәтү, А.Пластовның “Беренче кар” картинасы һәм Г.Тукайның “Буран” шигырьләре аша кышкы матурлыкка соклану хисе тәрбияләү;

                ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын                 күрсәтү.

                КУУГ: йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү

Материал. Г.М.Сафиуллина ,М.Я.Гарифуллина  Әдәби уку 2 класс дәреслек ( 101-103 битләр)

                  Г.М.Сафиуллина ,М.Я.Гарифуллина  Дәреслек-хрестоматия 2 класс 35 бит

                   Мөстәкыйль эш дәфтәре 36 бирем

Җиһазлау: компьютер,проектор, экран, магнитофон,рамкалар,лупалар,кар бөртекләре

Дәрес барышы.

I.      Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

  1. Әйдәгез әле балалар ,бер-берегезгә кулларыгызны биреп, нык итеп тотынышыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Җылылык тоясызмы? Бу җылылык сезнең йөрәгегездән килә. Шул җылылыкны бер дә кызганмыйча дусларыгызга, туганнарыгызга, тирә-юньдәгеләргә өләшеп яшәгез.Елмаегыз балалар. Бары тик елмайган кеше генә хәерле матур эшләр эшли ала.

      II.    Актуальләштерү

Бүген мәктәпкә килгәндә сез нәрсәләр күрдегез? Табигать белән ни турында сөйләштегез?

  1. Бүгенге иртә синдә нинди тойгылар уятты? Ни өчен?
  2. Синең кар яуганны күзәткәнең булдымы? Ул нинди?
  3. Көннең беренче яртысында без мәктәптә тырышып белем алсак, дәресләрдән соң кыш безне үзенең күңелле уеннарына,шома тауларына дәшә.Бүген кыш безнең дәресебезнең дә кунагы. Кунакка буш кул белән килмәгәндәй, ул да сезгә тылсымлы биремнәр алып килгән.

     III.     Уку мәсьәләсен кую.

  1. Проблемалы сорау кую.
  1. Без бүген дәрестә нишләрбез икән?
  2. Кыш турында әсәрләр укырбыз.(сөйләшербез)

      IV.    Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Укымышлы ябалакка ияреп Музей йортына бару.
  2. Кышның бер матур көнендә Әмир белән Әминә карт имән куышында яшәүче Укымышлы Ябалак янына барырга уйладылар.Чөнки ул – бу урман, анда яшәүчеләр, аларның әби-бабайлары турында күп белә торган иң акыллы кош.

Урман тын. Кошлар тавышы да ишетелми.Биек агачлар арасыннан күренгән саран кояш нурлары яктысында, берән-сәрән генә төшә торган кар бөртекләре ялтырап,җемелдәп куыш уйныйлар.

-Әмир,сиңа бу кар явуы ошыймы? – дип сорады Әминә. – Ә мин кар явуын шундый яратам. Әйтерсең, һавада ак күбәләкләр бөтерелә.

-Син бигрәк хыялый икәнсең, - диде Әмир.

  1. Бүгенге дәрес темасын чагылдырган картинаны табу.
  1. Музей йортына барып, кар яву күренешен чагылдырган картинаны тап.
  2. Аны кем язган?
  3. Ул ничек атала?
  4. Картина исеменә туры киләме?
  5. Рамкалар белән эш. Картинаны өлешләргә бүлү.
  6. Ничә өлешкә бүлдең? Аларга исем уйла. Ә хәзер һәр өлешкә бирелгән исемнәрне әйтеп кара.Нинди өлешләр?
  7. Балаларны игътибар белән күзәт. Аларның йөзләре нигә шат?(йөзләрен лупа белән карау)
  8. Картинада нинди кошларны күрәсең? Кошлар кар яуганга сөенерләрме? Юк, ни өчен?   ( лупа белән эш)
  9. Өй түбәләрен күзәт.Ни өчен кар аз? Өй янында гына нинди агач үсә?

V.        Дәрес материалы өстендә эш.

  1. Г Тукайның “Буран” аудиозапись тыңлау.
  2. Шигырь өстендә эш.
  1. Пышылдап уку
  2. Сүзлек эше ( Каф тау, бихисап,рәхимсез)
  1. Сорауларга җавап:
  1. Шагыйрь буранны нәрсә белән чагыштыра? Әсәрдән шул урыннарны табып укы.
  1. Катлаулы биремнең шартлы билгесен табыйк.
  1. Биремне бер бала укый.
  2. Охшаш һәм аермалы якларын табу.
  1. Куплетлап уку

Физкультминут ( быел без буранны күрмәдек , әйдәгез әле үзебез буран булып күрсәтик әле.)

  1. Буран төрләрен атау. БУРАН – көчле җил белән купкан кар өермәсе; җил белән күтәрелеп,бөтерелеп йөри торган ком,тузан өермәсе.

Җәяүле буран – җирдәге карны себереп исә торган җил-буран;

Карлы буран – ишеп кар яуганда чыккан җил-буран;

Сыерчык бураны,карга бураны – тиздән сыерчыклар,каргалар кайтуын хәбәр итә торган бураннар;

Өермә буран,сыргак буран – кары өскә ябыша торган буран.Бу бураннар барысы да кыш көне була.

  1.  Дәрес материалын беренчел ныгыту
  1. Балалар ,ә сезнең җәйге буран турында ишеткәнегез бармы?
  2. юк
  3. Бар икән шул, җәй көне дә кар ява икән.

  1. Дәреслек-хрестоматиядән В.Нуриевның “Җәйге кар” хикәясен уку.
  1. Укытучы укуы.
  2. Бу хикәяне безнең райондашыбыз Вакыйф Нуриев язган. Вакыйф Нуриев Арча районы Сеҗе авылында  1958 елда туган. Ул балалар язучысы.Татарстан Язучылар союзында эшли.

  1. Сүзлек эше ( объектив)
  2. Сорауларга җавап:
  3. Малай нәрсә төшерергә уйлый? Аның характеры турында ниләр әйтә аласың?
  4. Хикәя ни өчен “Җәйге кар” дип атала? Кар булмау фотога төшерү өчен кыенлык тудырамы? Малай ситуациядән ничек чыга? Шул юлларны табып укы. Синеңчә, бу малайдан чын фотограф чыгармы?

VII.       Өйрәнгәннәрне ныгыту

  1. Укучыларның хикәяне чылбыр буенча укулары.

Физкультминут(  Кар бөртекләре оча) әйләнеп йөргәндә өстәлдән берәр кар бөртеге алып китәләр. Аның артына өй эшләре язылган.)

Өй эшләре: 1 вариант А.А.Пластовның “Беренче кар” картинасы буенча хикәя төзергә

  1. вариант В.Нуриевның “Җәйге кар” хикәясен дәвам итеп сөйләргә.
  1. Мөстәкыйль эш.
  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендәге 36 биремне эшләү (зәңгәр карандашыңны алып, кыш көне нинди төс өстенлек итә,шуны буя)
  1. Йомгаклау.Рефлексия.
  1. Алларыгыздагы кар бөртекләрен карагыз әле.Бу сезнең өй эшегез.Китап эченә тыгып куегыз,буталмасын,чөнки эшләр бертөрле генә түгел. Ә бүгенге дәрестә тырышып эшләгән өчен Билгеләр куям.
  2. Табигатьне шагыйрьләр , язучылар – сүзләр белән, ә рәссамнар буяулар белән тасвирлый. Бүгенге дәресебез белән без моңа кабат инандык. Табигать нинди генә торышта булмасын, йөзебездән шатлык, күзләребездән нур китмәсен.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Әдәп башы - матур гадәт.

2 класста әдәби укудан йомгаклау дәресе "Әдәп башы -матур гадәт"...

Әдәп башы - матур гадәт

2 сыйныфта әдәби укудан дәрес презентация...

"Матур көннәрнең шатлыгын алмасын юл бәласе"

VII Республика "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" исеме астында узган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Туган авылым, Иске Җияш, гел матур бул, мәңге яшь!

Иске Җияш авылы тарихын , көнкүрешен, урманнарын, сулыкларын, басуларын өйрәнү....