Доклад для родительского собрания.Тема "Укучының өйдә дәрес әзерләвен оештыру"
материал (1 класс) по теме

Лотфуллина Алсу Камалутдиновна

Доклад для родительского собрания.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshyna_doklad.docx19.85 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар җыелышы.1 класс.3 чирек.

Тема:Укучының өйдә дәрес әзерләвен оештыру.

Максат: гаилә һәм мәктәп арасында уртак омтылышка,теләктәшлеккә корылган үзара элемтә булдыру,ата-аналарга  баланың дәрес әзерләвен дөрес оештырырга ярдәм итү.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, ата-аналар.

 Җыелышка әзерлек:

  1.  Ата-аналар арасында анкета уздыру һәм анализ ясау.

       2)САНПИН нормалары белән таныштыру.

Кулланылган әдәбият:

Җыелыш планы:

  1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.
  2. Тренинг “Өйдә бала ничек дәрес әзерли?”
  3. Анкеталарга нәтиҗә.
  4. Сыйныф җитәкчесе чыгышы.

5)Йомгаклау. Җыелышның карары.

                                          Җыелыш барышы:

1)Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

Исәнмесез,хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без ата-аналар җыелышын “Укучының өйдә дәрес әзерләвен оештыру”дигән темага багышларбыз,сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз.

2)Тренинг  “Балагыз ничек дәрес әзерли?” (Анкета сорауларынаҗавап бирү)

1.Вакыты җиткәч үзе әзерли башлыймы?

2.Сез аны көчләп утыртасызмы,теләп әзерлиме?

3.Белмәгәнне сездән сорыймы?

4.Сез ярдәм итәсезме?

5.Ничек ярдәм итәсез?

  1. Анкеталарга нәтиҗә.

4)Сыйныф җитәкчесе чыгышы:

  Бала мәктәпкә йөри башлагач.укытучы аны укырга,язарга,санарга һәм мәсьәлә чишәргә генә түгел.класста үз-үзен тәртипле тотарга.дәрестә тыныч утырырга, сөйләгәнне  игътибар белән тыңларга,сорауга дөрес һәм тулы җавап бирергә өйрәтә.

  Ә инде укучының өйдә дәрес әзерләвен оештыруны ата-ана үз өстенә алырга һәм дөрес оештырырга тиеш.

  Кызганычка каршы,кайбер әти-әниләр бу мөһим эшкә җитәрлек игътибар итмиләр,бөтен йөкне укытучылар өстенә аударырга тырышалар.Икенче берәүләр исә киресенчә баласы укуда артта кала башласа, моның сәбәпләрен ныклап тикшереп тормыйча,аларны ялкаулыкта гаепләп,битәрләргә тотыналар.Бәлки бала дәрескә мөстәкыйль әзерләнә алмыйдыр?Өй эшен кат-кат укып та аңлап җитмидер?Әгәр шулай икән баланы ялкаулыкта гаепләмәгез.Аның күңелен тагын да төшерерсез.Бу очракта ата-анага укытучы булырга кирәк.Өй эшләре бирелмәсә дә беренче сыйныфтан ук дәрестә үткән материалны җайлап кына кабатларга,матур язуны да күзәтеп барып ныгытырга кирәк.Бу алга таба баланы өй эшләрен эшләргә күнектерү була.

Укытучы кушканны балаларга үзләре эшләп бирүче ата-аналар да юк түгел.Ләкин моның белән сез аңа ярдәм итмисез,бәлки зыян гына саласыз.

  Балаларның дәрес әзерләгәндә башта кагыйдәне белүен тикшереп карагыз.Дәрестә ниләр үткәнне исенә төшертегез.

  Белем алу авыр хезмәт.Ул зур тырышлык, түземлек таләп итә.Шуңа күрә аңа иң башта шартлар тудырырга кирәк: тыныч урын,аерым өстәл,телевизор, компьютердан читтә булса тагы да  әйбәт.Билгеле бер вакытта әзерләвен тикшерегә кирәк(мәктәптән кайткач 1-1,5 үтсен).Игътибарын читкә юнәлтмәсен өчен өстәлдә чит әйберләр булмасын.Шулай ук СанПин нормаларын да белергә кирәк.

Башлангыч сыйныф укучысы өй эшен 1,5-2 сәгать үтәргә тиеш.Баланы тәртипкә өйрәтегез. Дәрес хәзерләп бетерүнең соңгы  этабы – портфель тутыру. Эш беткәч бала  иртәгесе уку көненә кирәк бөтен әйберне  сумкасына тутырып куярга тиеш. Бу аңа үз-үзенә ышаныч тудырырга ярдәм итә, психологик яктан тынычландыра.

  Баланы мәктәпкә йөри башлаган көннәреннән үк тырышып укырга,өйгә бирелгән эшләрне үтәргә өйрәтү бик әһәмиятле.Бу безнең уртак тырышлыктан тора.

  Хәзер ин сезгә бер презентация тәкъдим итәм.( презентация)

5)Йомгаклау:

 Җыелышка бәяләмә яздыру. Бу җыелыштан сез үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?.

Җыелыш карарын чыгару:

1.Балага өй эшләрен үтәгәндә дөрес ярдәм итәргә.

2.Компьютер ярдәмендә генә әзерләмәскә.

3.Мәктәп белән элемтәдә торырга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

доклады для родительских собраний

Тексты докладов для родительских собраний в 1-ом классе 2010-2011уч.г....

доклад на родительском собрании в первом классе режим дня в жизни школьника

данный материал использовался при выступлении на собрании с родителями будущих первоклассников...

Доклад к родительскому собранию - Воспитание ненасилием в семье .

Познакомить с отношениями  между детьми и родителями в семье ученика ......

Доклад на родительском собрании. 3 класс."Мой ребёнок становится трудным".

Перед собранием было проведено анкетирование детей. На собрании родители тоже заполнили анкеты. Затем вместе обсуждали анкеты и проблемы, возникшие в некоторых семьях, и находили нужное их решение....

Доклад для родительского собрания Родители -советчики, родители - друзья

в докладе расскрывается роль родителей в воспитании детей....

Укучының өйдә дәрес хәзерләвен оештыру

Беренче тапкыр укырга кергән баласына яшь әти-әнигә дәрес хәзерләтергә өйрәтүдә ярдәмлек...