И, Казан! Нурлы Казан!
классный час (3 класс) по теме

Зиннурова Нафися Сибгатулловна

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_kazan_nurly_kazan.docx26.84 КБ

Предварительный просмотр:

 И Казан!  Дәртле Казан!

                            (Тәрбия   сәгате)

Җиһазлау:

1.М.Шәймиев портреты, Р. Н. Минханов портреты

2. Флаг, герб рәсеме;

3. Кремль комплексы рәсеме.

4. Сөембикә ханбикә» портреты

5. С. Сәйдәшев, Р. Яхин, Ф. Яруллин, С. Садыкова,

 Г. Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин портретлары.

6. Җыр кассеталары: «Татарстан гимны», «Мин яратам сине, Татарстан».

7. Сәяхәт картасы.

Укытучы:  Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле көн теләп , матур итеп елмаешып алыйк.

(Гимн яңгырый)

- Укучылар, бу көй сезгә танышмы? Нинди көй бу? Нишләп бу көйне без басып тыңладык?

- Бу – Татарстан Республикасы гимны.

- Аны кем язган? әйтәаласызмы?

- Рөстәм Яхин.

-Укучылар, Республика көнен кайчан билгеләп үтәбез?(Балаларның җаваплары тыңлана. Татарстан Республикасы Президенты, Флагы , Гербы турында әңгәмә үткәрелә.)

( «Татарстан» җыры (А. Хәмзин сүзләре, Ф. Мортазинмузыкасы) яң-гырый)

Укытучы: Укучылар, сезнең уйланганыгыз бармы, ни өчен шәһәргә «Казан» дигән исем бирелде икән?

(Укучыларның фикере тыңлана)

-Риваятьләрдә Казан сүзенең килеп чыгышы турында төрле фикерләр әйтелә. (Риваят-н өзекләр тыңлана)

Укытучы: Татарстанның төп халкы – татарлар,  ләкин республикада башка милләт кешеләре дә күп яши. Шуңа да безнең республикада дәүләт теле булып ике тел – татар һәм рус телләре санала. Бу турыда шагыйрь нәрсә дип язган икән, тыңлап үтик әле. (Бер укучы шигырь сөйли.)

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дәбезнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Укучылар, мин сезне бүген Казан шәһәре буенча сәяхәткә чакырам. Сез Республикабыз башкаласы турында ниләр беләсез икән? Сәяхәт барышында гүзәл башкалабызның серле, сихри корылмалары белән таныштырырмын. Казан шәһәрендә яшәгән һәм хәзер яши торган күренекле шәхесләр турындагы белемнәрегезне барларбыз, баетырбыз. Сәяхәтебез мавыктыргыч булсын һәм ялыктырмасын өчен, ял итеп алыйк.

(Бию көе уйнала, укучылар ике төркемгә бүленә).

- Укучылар, сез сәяхәткә барырга әзерме? Алайса, кузгалдык.

(Укытучы сәяхәт картасын элә.)

Беренче тукталыш- «Серле Казан».

(Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете турында мәгълүмәтләр бирелә, риваятьләр тыңлана.)

Икенче тукталыш – «Тарихи һәм бүгенге Казан».

Казан шәһәрендә булганыгыз бармы? Нинди истәлекле урыннарны беләсез? (укучылар җавабы тыңлана)

- Ә хәзер без сезнең белән элекке һәм бүгенге Казанга «сәяхәт» итеп, аларны үзара чагыштырып алыйк.

(Тарихи һәйкәлләр күрсәтелә, тарихи буклет кулланыла.)

-Бизи анны яңа матур йортлар,

Гөлбакчалар белән урала.

Ялкынланып хезмәт учагында

Үсә  Казан – яңа зур кала.

Әйе, Казаныбыз үсә, зурая, тагын да матурлана. Казан 7 административ районга бүленгән. Соңгы елларда башкалабызда яңа биналар төзелде. Хәзер мин сезгә аларның кайберләрен күрсәтермен, ә сез белсәгез, җавап бирерсез.

(Рәсемнәр күрсәтелә, укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы: Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Өченче тукталыш - «Мәдәни Казан».

Казан элек-электән мәдәният, иҗат, сәнгать учагы булган, атаклы язучы, шагыйрь, композиторлар белән дан тоткан. Бу тукталышта без алар турындагы  белемнәребезне  барларбыз, баетырбыз.

-Ә сез Казанда яшәп иҗат иткән композиторлардан кемнәрне беләсез? (балаларның җавабы тыңлана).

Сәлих Сәйдәшев (портреты күрсәтелә)

Сәлих Сәйдәшев - татар халкының талантлы композиторы, атаклы дирижер.

(Р.Яхин, С. Садыйкова, Ф. Яруллинпортретлары күрсәтелә).

- Яхшы, укучылар. Ә сез язучы, шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез икән?

(Укучылар шигырьләрдән өзекләр укыйлар, авторларын атыйлар, портретлары күрсәтелә.)

Укытучы:

Өч төс балкый безнең бу байракта,

Ак төс-безнең намус төсебез.

Яшел төсе – безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

- Монысы кем шигыре икән? Сез ничек уйлыйсыз?

- Фәнис Яруллин (портреты күрсәтелә).

- Республикабыз күренекле, атаклы шәхесләргә бик бай. Аларның иҗаты, тормышы белән сез үскән саен күбрәк танышырсыз әле. Киләчәктә сез Татарстанның, Казанның данын тагын да югарырак күтәрерсез. Илебезнең киләчәге – сезнең кулларда. Ышанычлы алмаш булып үсегез.

«Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырый.

Сәяхәткә йомгак ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казаным – бәхетем башкаласы”.

Класстан тыш чара. Бзйге. “Казаным – бәхетем башкаласы”....

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Презентация, конспект урока, символ "Универсиада 2013" в Казани

6.09.ftxqqgxvraadzrvaak-02_.jpg! сентября 2012 года в Татарстане пройдут уроки знаний посвященные Универсиаде 2013 года в Казани. Предлагаю вам конспект урока "Универсиада 2013 в г Каани", символ, пр...

Спектакль «Однажды в Казани на озере Кабан»

Цель моей работы: развитие свободной, творческой, активной личности посредством театрального искусства.Задачи  следует выделить следующие:-работать над развитием речи, фантазии, воображения...

Портфолио Карпова Фёдора, школа №141, Казань

Здесь представлен фрагмент портфолио ученика. Я составила структуру и шаблон портфолио.  Мы с каждом из родителей обсудили содержание. Так как размер файла получается очень большой (много фотогра...